Логотип Казан Утлары
Роман

ФӘХРИНЕ ҮТЕРЕП ТАШЛАДЫЛАР (дәвамы)

– Сез беләсезме минем улымның хәзер кайда икәнен? – диде Диләрә калтыравык тавыш белән. – Беләм. – Кайда ул?!

(Романны башыннан монда басып укыгыз)

 16. Белем – хәсрәт ул 

– Мин шушы секундтан башлап бер сүз дә әйтмим! – диде Хамис. – Мине юрист өйрәтеп куйган иде, андый-мондый хәл килеп чыкса, дип. Конституциянең 51 нче статьясы нигезендә мин үземә каршы, шулай ук якын туганнарыма, якын кешеләремә каршы показанияләр бирмәскә могу.

– Ай-һай ансат кына котылмакчы син ә, Хамис! – диде Зөлмәт, елмаеп. – Тик төлке никадәр генә хәйләкәр булмасын, аның туны кеше өстендә. Ярар соң алайса, син дәшми генә утыр, мин сөйлим. Шулай итеп, җәмәгать гаепләнүчеләр эскәмиясендә бүген утыручыларның берсе – Шәрәфуллин Хамис Халит улы. 1980 елның 19 июлендә Ульяновск өлкәсе Кычыткан авылында туган. Өйләнгән, өч баласы бар. «Кызыл балан» фирмасының генераль директоры. Компаниянең ни өчен шулай аталганын беләсеңме соң син, Хамис?.. Дәшмисең, белмисең чөнки. Кадыйр Шукшинның «Калина красная» фильмын карарга бик ярата иде, шуннан килеп чыккан исем ул.

– Кадыйрның ни катнашы бар Сансызның фирмасына? – диде Галимҗан.

– Сансызның ни катнашы бар Кадыйрның фирмасына, дип сорасаң, дөресрәк булыр, – диде Зөлмәт. – Чынлыкта «Кызыл балан»ның төп максаты ярты дөньядан җиләк-җимеш кайтартып сату түгел, гәрчә ул эш тә уңышлы гына алып барылса да. Бу фирманы Кадыйр заманында акча чистартыр өчен, аны легаль счетларга салу схемасын булдырыр өчен оештырган иде. Баштагы мәлләрдә ул, әлбәттә, мондый ук зур колачлы компания түгел иде әле, акча әйләнеше дә әллә ни зур түгел иде анда. Менә шул чакларда Кадыйрга бу фирмага кемнедер директор итеп куярга кирәк булган.

– Хамис, син Кадыйр белән бергәләп эшләдеңмени? Аралашып тордыгызмы әллә сез? – дип сорады Диләрә.

– Аралашмадым мин беркем белән дә! – дип кырт кисте Хамис. – Мин, гомумән, аңламыйм бу кешенең ни лыгырдаганын!

– Хәзер аңларсың, – диде Зөлмәт. – Кадыйр кассирына Хамис белән элемтәгә керергә кушкан, директор вазифасын Сансызга бирик, тик ул фирманың минеке икәнен белмәскә тиеш, дигән.

– Ник аңа? – дип сорап куйды Галимҗан.

– Ну, бердән, белгән кеше, авызлыклап тотарга уңайлырак, – дип аңлатты Зөлмәт. – Икенчедән, сез нәрсә, Кадыйрны белмәгән кешедәй утырасыз? Аңа кызык булган, нишләр икән Хамис, дип уйлаган ул. Кадыйрның кассиры эзләп тапкан Хамисны. Ул чакта Сансыз «Жигули»га запчастьләр сату белән маташкан. Ялган запчастьләр инде, әлбәттә. Иртәме-соңмы эләктерәләр сине барыбер, утыртып куялар, бездә дә андый куркыныч бар барын, тик аның тормышка ашу ихтималы нульгә омтыла, дигән кассир. Хамис озын-озак уйлап тормыйча, ризалашкан. Ә нәрсә, шәп бит инде? Арт җыртып, әллә ни эшлисе юк, үзеңә үзең хуҗа дисәң дә була. Каядыр, ниндидер мифик хуҗа бар барын, тик аның исемен әйтергә теләмиләр, ә акчасын түләп барсалар, нигә кирәк соң ул, аның исеме, әйеме, Хамис? Шулай итеп Сансыз зиц-председатель вазифасына керешә. Бик тиздән ул үзенең генераль директор булуына чынлап торып ышана башлый. «Кызыл балан»да бухгалтер булып эшләүче Кадыйрның кассиры гына аны, артыгын кылана башласа, әледән-әле тәртә арасына кертеп куйгалый. Эш бара, Кадыйр Хамисны күзәтүдән кызык таба, бар да ал да гөл... Кебек иде соңгы вакытларга кадәр, әйеме, Хамис?

– Ә ни булды соңгы вакытларда? – дип сорады Илгизәр.

– Хамисның көймәсе комга терәлде, – диде Зөлмәт. – «Кызыл балан» бүген банкрот хәлендә, бөлде Сансыз, кесәсендә җилләр уйный. Ул бүген монда, бу очрашуга, зур өметләр баглап килгән иде дә соң, яңа контракт төзү турында сүз барыр дип уйлаган иде, тик килешү ул уйлаганча акча белән бәйле түгел, башка нәрсәгә кагылышлы булачак.

– Шундый бер тип кешеләр бар, – дип куйды Галимҗан уйчан гына. – Ничегрәк атыйм икән аңлашылсын өчен? Шыр куык инде болар, кыскасы, бушны бушка аударып, бушка гомер уздыручылар. Өч тиенлек белемнәре юк боларның, биш тиенлек акыллары. Тик нигәдер шундый кешеләргә тормыш итүләре күпкә җиңелрәк була. Җайлы бит агым уңаена агып барулары. Кызыктыргыч, вәсвәсәле нәрсә ул, Фәйзуллин да язган бит, «Башны салларга салып, китәсе иде агып», дип. Галёрадагы кол кебек ишкәк ишәсең юк, берни турында уйларга кирәкми. Суда батмый торган кизәк сыман агасың да агасың. Кайчагында шулай да була, зур көчле дулкын күтәрелеп, бу кизәкне ул бер дә уйламаган, күз алдына да китерә алмаган биеклеккә менгезеп куя. Кизәк үзе белән ни булганын аңлый алмый, әлбәттә, тизәк бит ул, мие юк тегенең, үзем ирештем барысына да дип тоя, шуңа ышана. Әзрәк башлырак, уйлый белә торганрак кеше булса, шикләнеп калыр иде, мин бу урынга лаекмы соң, осталык-сәләтем бармы бу эшкә, хезмәт күнекмәләрем җитәрлекме, дияр иде. Ә бу кизәк, юк, берни уйламый, беләме-юкмы барып тотына, боерыклар тарата башлый, зур эшчәнлек имитацияли. Бер шундый чиновникны беләм мин. Аны дусты күтәргән. Дусты бик шәп, талантлы, акыллы кеше иде. Иде дип, исән әле ул, зур урында гына эшләми инде хәзер. Ә заманында бернинди ярдәмсез, җонлы кулсыз, бары үзенең тырышлыгы, зирәклеге белән генә шактый югары менә алды ул. Бу мин әйткән чиновникны да гел үзеннән калдырмый иде, монысы карьера баскычы буенча күтәрелгәндә автомат рәвештә тегесе дә өскә үрмәләде. Тик әйткән бит Чехов, Россиядә талантлы кеше чиста гына була алмый, дигән. Нидер килеп чыккан инде анда, мин бөтен ваклыкларына кадәр белеп бетермим, кыскасы, очырдылар бу яхшы кешене постыннан. Гаҗәпләнерлек берни юк инде монда, киресенчә, аның номенклатура арасында шулай озак тоткарлануына таң калырлык. Ә теге шырт куык үз урынында калды. Хәтта тагын да югарырак постка билгеләделәр әле. Иң кызыгы, төгәлрәге, кызганычы шунда ки: элеккеге постында яхшы эшләгән өчен түгел, ә урлашып яткан өчен, ул җитәкләгән юнәлештәге эшләр бөтенләй туктап, уңышсызлыкка дучар булган өчен. Ярар, монда бик килеп чыкмады инде, янәсе, әйдә, менә монда эшләп карале, дигән сыманрак булды ул. Яңа урында да җиң сызганып, җайга салынган эшне җимерүгә кереште теге. Шуңа күрә, җәмәгать, Сөләйман пәйгамбәр юкка гына әйтмәгән инде: акылың күп булса, хәсрәт-сагышларың да артыр; әгәр дә кем дә кем белемен арттыра икән, шул кайгы-көенечләрен дә күбәйтә, дигән. Саклагыз балаларыгызны белем кебек олы хәсрәттән. Достоевский, Фолкнер, Мәһдиев, Еники китапларын яшереп куегыз, чыгарып ташласагыз, тагын да яхшырак булыр. Чеховны шундук яндырыгыз. Тукайның «Гали белән кәҗә»сен белсә бала, артыгы кирәкми. Бузова китап язган, ди. Менә шуның китабын алып бирегез балага, файдалы булыр. Музыка белән бик сак кыланырга кирәк. Классиканы, гомумән, балага тыңлатырга ярамый. Катгый тыела! Сәйдәшев, Бах, Бетховен, Чайковский, Яхиннарга бала күңелләренә үтеп керер өчен сыңар мөмкинлек тә бирергә ярамый. Үсеп килүче буынга джаз куркыныч, ул аңа үтергеч тәэсир ясый. Блюз да зарарлы, һәлакәткә илтә. Балалар Тиматины тыңларга тиеш, шул ук Бузованы. Ул вапшы маладис хатын: китаплар да яза, җырлар да чыгара, үзе шуларны җырлый да. Аңа «атказанган укытучы» исемен бирергә кирәк, күбрәк булсын иде шундыйлар. Мин боларны тик торганнан гына әйтмим, үзем кечкенәдән җыен сафсата укып үстем. Йә Гётены, йә Гогольне, йә Әмирханны, йә булмаса бөтенләй Салих Батталны. Ә кемнәрне тыңладым мин? Әйтергә дә оят. Моцарт, Шопен, Сара Садыйкова, Илһам Шакиров башкаруындагы татар халык җырларын. Ә инде «Пинк Флойд»лар, «Кино»лар, «Сак-Сок»ларны тыңлый башлагач, бөтенләй түбән тәгәрәдем. Нәрсәгә ирештем нәтиҗәдә? Җан тынычсызлыгы, рухи эзләнүләр, үз-үзеңне өйрәнү, танып белергә тырышу, бу дөньядагы урыныңны табарга тырышу, әйләнә-тирәдә барган иҗтимагый тормышка тәнкыйди караш һәм башка шуның ише фәлсәфә-фәлән. Әйтсәң, кеше көләрлек, билләһи. Даниэла Стилны укыган булсам, «Чай Вдвоем»ны, Сабринаны тыңлаган булсам, бәлки прокурор булып китәр идем, үскәч. Яки депутат, яки полиция полковнигы. Алтын унитазга гына утырыр идем, шутка ли! Тик алай килеп чыкмады, төкердем мин тормышыма, гафу итегез купшы сүзләрем өчен. Балаларыгыз минем кебек булмасын дисәгез, – ялварып сорыйм сездән, үтенәм! Аларның киләчәген хәзер үк юкка чыгармагыз. Саша Спилбергның ваннага су урынына чипсы тутырып юынганын карыйлармы? Карасыннар, ярамый, димәгез. Китапларга килгәндә... Хәер, юк, укырга кирәкми берни дә! Сезнең балалар бәхетле тормышка лаек...

– Мин берни аңламадым, син хәзер ни сөйләдең? Кем турында булды бу? – дип куйды Хамис.

– Погода әйбәт бүген, ди, Сансыз, – дип елмайды Диләрә.

– Ә ник алай булды? – дип сорап куйды Илгизәр Зөлмәткә карап. – Ни булды?

– Нишләп «Кызыл балан» банкротлыкка чыкты? Кадыйр үлгәнгәме?

– Әйе дә, юк та, – дип авыр сулады Зөлмәт. – Фирма бәлки әле тагын бик күп еллар шул җиләк-җимеш белән уңышлы гына эшләр иде, ләкин Кадыйрның васыятен үтәп, мин аның бөтен активларын саттым, һәрбер фирмадагы барлык акча-капиталларны әйләнештән чыгардым.

– Нигә? – диде Илгизәр.

– Әйтәм бит, Кадыйрның васыяте шундый иде.

– Ну, окей, чыгардыгыз акчаны әйләнештән, шуннан? – диде Илгизәр. – Бу бит максат түгел, нидер эшләү өчен шулкадәр күп акча кирәк булган бит инде сезгә. Нинди зур эш ул?

– Кадыйр бөтен булган байлыгын мохтаҗларга таратырга кушты: Кипишьның әнисе Хәлимә яшәгән картлар йортына, башкаларына, авыру балаларга ярдәм итүче фондларга, хосписларга, мәчет төзелешләренә, Диләрә бала тапкан роддомга, аның малае тәрбияләнгән балалар йортына һәм башкалар, һәм башкаларга.

– Балалар йортына? – диде Диләрә. – Сез ни әйттегез балалар йорты турында? Кабатлагыз әле, зинһар.

– Сезнең малаегыз тәрбияләнгән балалар йортына Кадыйр хәйрия ярдәме күрсәтергә кушты. Без анда спортзалга ремонт ясадык, туплар, фитнес өчен җиһазлар, балаларга спорт киемнәре алып бирдек.

– Ә минем улым анда түгелдер инде хәзер?

– Кабул итә алмадым мин ул баланы, ярата алмадым, дигән идегез бит әле?

– Баштагы мәлләрдә генә булды ул җүләрлек, – диде Диләрә. – Яшь чак бит, җүләр чак. Нинди коточкыч зур хата ясавымны аңлатып бирерлек кеше дә булмаган шунда ичмасам. Ике еллап чамасы узгач, улым турында торган саен күбрәк уйлана башладым мин, аны эзләп тапмакчы булдым, тик кая ул... Әйтмәделәр роддомнан кая җибәргәннәрен... Таба алмадым мин аны.

– Ә Кадыйр тапты, – диде Зөлмәт.

– Сез беләсезме минем улымның хәзер кайда икәнен? – диде Диләрә калтыравык тавыш белән.

– Беләм.

– Кайда ул?!

– Сезнең белән бер вакытта балалар тудыру йортында кырыкның теге ягына чыккан хатын яткан. Аның да язмышы бик кызыклы, роман язарлык! Императорга сөйлисе калган да бит моны, хәзер соң инде... Кыскасы, әйбәт кенә яшәп яткан бу, ире белән ике кыз үстергәннәр. Әйтәм бит, кырык яшькә җиткәч, моңа егерме яшьлек бер егет гашыйк булган. Менә гел артыннан калмый йөргән, кем әйткәндәй, иркенләп тын алырга да җай бирмәгән бу хатынга – яратам, бетте-китте! Миңа кияүгә чык! Җыеп әйткәндә, бу хатынны гаиләсеннән аерып алып, өйләнгән бу егет моңа. Ике-өч ел чамасы балага уза алмый интеккән бу хатын, ә теге егеткә бала кирәк икән. Табибларга йөри торгач, ниһаять, авырга узган бу. Сезнең белән, Диләрә ханым, бер тирәләрдә тапкан баласын. Тик өч көннән баласы йоклап яткан җирдән кисәк кенә кычкырып куйган да үлеп тә киткән. Бу хатын кайгысыннан кая барып бәрелергә белми котырганда, палатада аның белән бергә яткан икенче бер хатын, моны тынычландырырга теләптер инде, әйткән шунда: «Әнә бит бер малайны анасы калдырып чыгып китте, шуны ал үзеңә», – дигән. Суга баткан кеше саламга да ябыша бит, бу хатын да табиблар янына барган да, бирегез ул баланы миңа, дигән, өзми дә куймый, ди. Үз дигәнен иткән бит, алган шул баланы үзенә тәки. Дөрес, роддомда чакта бирмәгәннәр, ярты еллап чамасы узгач, балалар йортыннан барып алган ул аны. Сезнең улыгыз, Диләрә ханым, Кононов Кирилл Константинович исемле. Алма алмагачтан ерак төшми ди, Россия Эчке эшләр министрлыгының Өфе юридик институтында укый, киләчәктә дөньяны җинатьчеләрдән чистартырга хыяллана.

– Менә шулай ул! – дип куйды Галимҗан.

– Нәрсә шулай? – дип сорады Илгизәр.

– Бәләкәй чакта каз бәбкәсе саклаганда, әз генә игътибарсыз булсаң, авызыңны ачып торсаң, карга килеп бәбкәләреңне алып китә бит? Монда да шулай: татар аз гына абынса, чүт кенә ялгышса да, баласы Константин була да куя.

– Кирилл, – дип төзәтте Зөлмәт.

– Константин атасының исеме. Тәрбиягә алган атасының...

– Кирилл... Улым...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 10, 2022

Фото: unsplash
 

 

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев