Логотип Казан Утлары
Роман

ФӘХРИНЕ ҮТЕРЕП ТАШЛАДЫЛАР (ДӘВАМЫ)

– Юк, мин аның белән әле судтан соң тагын ике мәртәбә очраштым, – диде Диләрә. Ниндидер масаю-эреләнү кебек төсмер бар иде аның бу сүзләрендә, карашы да өстән аска юнәлгән иде. – Кайда? – дип сорады беркатлы Галимҗан. – Кайда булсын инде, төрмәдә!

8. Ул шикләнә иде
– Юк, мин аның белән әле судтан соң тагын ике мәртәбә очраштым,
– диде Диләрә. Ниндидер масаю-эреләнү кебек төсмер бар иде аның бу
сүзләрендә, карашы да өстән аска юнәлгән иде.
– Кайда? – дип сорады беркатлы Галимҗан.
– Кайда булсын инде, төрмәдә!
– Син Кадыйр янына төрмәгә бардыңмыни? – Хамисның шаян кәефе
бер мизгелдә эреп югалды.
– Ә нигә син моңа шулкадәр гаҗәпләнәсең?
– Ничек керттеләр соң сине анда? – дип, Хамис Диләрәгә якынрак килеп
утырды.
Р А В И Л С А Б Ы Р
39
– Сөйли китсәң, бик озак була инде ул, – диде Диләрә.
– Ә без бүген беркая да ашыкмыйбыз, – диде Илгизәр, аның тавышында
салкын канлылык ярылып ята иде.
– Суд булып, Кадыйрга унике ел биргәч, минем өчен тормыш туктады.
Мин тулай торак бүлмәсендәге караватымда җиде көн тора алмыйча яттым.
Аннары дус кызлар җилтерәтеп торгыздылар. Үзләре белән лекцияләргә
алып бардылар, алып кайттылар, үзләре ашаганда утыртып ашаттылар.
Ай ярым чамасы узгач, беркая да бармыйм дип карышсам да, авылга,
бер таныш кызларының туена алып кайтып киттеләр. Туй мәҗлесендә
минем каршыга чәчләре яртылаш чаларган абзый туры килде. Тора-бара
аның төрмә нәчәлнигы булуы беленде. Кадыйр утыра торган төрмәнең.
Кызлар барып ялварганнар моңа, Диләрәне егете белән күрештерегез әле
дип, ничектер күндергәннәр. Ул мине чакырып китерде дә, шимбә көнне
килерсең, тик очрашу минем кабинетта, минем күз алдында була, диде.
Мин бардым, кердем моның кабинетына, Кадыйрны да шунда китерделәр...
– Ничек иде соң Кадыйрның хәлләре? – дип сорап куйды Илгизәр. Ул
уйларында үзенчә ниндидер бик тирән анализ ясый иде, ахрысы.
– Ә нигә син моны егерме ел узгач кына сорыйсың? Ник теге вакытта
кызыксынмадың? – диде, гаепләп, Диләрә.
– Хәзер генә түгел, ул чакта да кызыксына идем! Мин аңа берничә хат
язып карадым, тик ул җавап бирмәде, – диде тыныч кына Илгизәр.
– Мин дә язган идем бер-ике хат, миңа да җавап килмәде шул. – Галимҗан
тагын түшәмдәге рәсемнәрне күзәтүгә күчкән иде.
– Миңа да! – диде Хамис.
– Алдашма, син хат язмадың, – Диләрә Хамисның борын төбендә имән
бармагын чайкады.
– Ә син каян беләсең?
– Кадыйр әйтте.
– Кайчан?
– Икенче очрашуда.
– Туктале, Диләрә, син беренче очрашу турында сөйләп бетермәдең бит
әле, – диде Галимҗан үпкәләгәндәй. – Ниләр сөйләштегез инде Кадыйр
белән?
– Төрмә нәчәлнигы карап-тыңлап утырганда, ни сөйләшәсең инде?
«Сәлам. – Сәлам». «Ни хәлләрең бар? – Әйбәт». «Сиңа ниләр кирәк,
посылка белән ни салыйм? – Кирәкми бер әйбер дә, монда бөтен нәрсә
дә бар...»
– Икенче очрашуга ничек күндерә алдың төрмә нәчәлнигын? – дип
сорады Илгизәр. Ул уйга батып, иягенә таянып утыра иде.
– Кадыйр белән очрашудан соң минем хәлләрем тагын да авырайды.
Аның белән янәшә булу, аның назларын тою теләге чыдый алмаслык итеп
йөрәгемне кимерде. Аңа кадәр җаным гына сызласа, аннан соң бөтен
тәнем авырта, ничектер бөтен нервыларым тартыла башлады. Рәхмәт
төшкере, төрмә нәчәлнигы кабинетында зонтигым онытылып калган икән.
Шалтыраттым мин моңа. Килеп ал зонтигыңны, ди. Бардым, свидание
сорадым 24 сәгатьлек. Ярамый бит, ди. Тик шулай да бер шартымны үтәсәң,
булдырып булыр, ди...
ФӘХРИНЕ ҮТЕРЕП ТАШЛАДЫЛАР
40
– Нинди шарт? – дип куркып сорады Галимҗан.
– Ә син белмисең как будто бы! – диде Хамис, мыскыллы елмаеп.
– Әй, чукынып китсен дөньялары, дидем дә үтәдем мин ул шартны!
Кадыйр белән булу теләге шулкадәр көчле иде, гомереңне бир дисәләр
дә, ике дә уйламыйча бирә идем мин ул вакытта! – Диләрә туктап калды,
яңакларыннан аккан күз яшьләрен сөртте. – Свиданиеләр өчен махсус
ясалган бүлмәдә Кадыйр белән без икәү бер тәүлек үткәрдек. Төрмәдә
уздырылган булса да, ул минем гомеремдә иң бәхетле көн...
– Ни өчен безнең хатларга җавап бирмәгән инде Кадыйр?
– Ә ул шикләнә иде, – дип Диләрә өч дусның өчесенә дә күз йөртеп
чыкты, әйтерсең лә һәрберсен бәяли иде.
– Ничек инде? – Хамисның кашлары тагын өскә менеп китте.
– Аңламасаң, Кадыйрның сүзләрен кабатлый алам.
– Кабатла.
– «Мин үтермәдем ул егетне, Диләрә! Ну, өчесе арасыннан кайсыдыр бер
сука өчен унике елга тыгып куйдылар, ләкин мин барыбер бер кайтырмын
– әзерләнеп торсын, хәсис!» – диде.
– Менә кайткан инде Кадыйр, димәк, – диде Илгизәр һаман да шул ук
уйчан кыяфәттә. Аннары кисәк кенә Диләрәгә күтәрелеп карады: – Мин
шуңа аптырап утырам әле, Диләрә! Син боларны безгә нигә сөйләдең?
– Бәй, сорадыгыз бит?!
– Без сорамаган булсак та, син барыбер сөйләр идең, шулаймы? Ничектер
алдан репетициясен ясап куйган концертка охшап тора бит әле бу, ә?
– Миңа да бер дә ошамый бу кәмит, – диясе итте Галимҗан.
– Миңа калса, Кадыйр безнең белән ниндидер уен уйный, кагыйдәләрен
дә ул үзе уйлап тапкан, – дип дәвам итте Илгизәр. – Диләрә, сине Кадыйр
җибәрде бит, әйеме?
– И-и-их, җибәрсен иде мине монда Кадыйр! – диде Диләрә җан ачысы
белән. – Миннән дә бәхетле кеше булмас иде! Тик гафу итмәде ул мине...
– Гафу итмәде? Нәрсә өчен? – Галимҗан Диләрәнең кулын учына салды.
Тегесе шундук кулын кире тартып алды:
– Төрмәдә Кадыйр белән уздырган тәүлек тәэсирендә озак хыялланып
йөрдем әле мин, – диде ул, ничектер кискен генә, Галимҗанга ачуланды,
ахрысы. – Аннан соң авырга узуымны белдем. И, шатланганнарым! Йөрәгем
астында бала йөрткәндә, миннән дә бәхетле кеше юк иде бу дөньяда! Чөнки
мин ул баланың Кадыйрның дәвамы булуына инанган идем. Бары тик тугач
кына улымның атасы төрмә нәчәлнигы икәнен аңладым – шул ук йөз, шул
ук күзләр, шул ук куллар, хәтта тырнак формаларына кадәр охшаган иде...
– Диләрә-ә-ә, – дип сузды Галимҗан.
– Ә Кадыйр бу турыда каян белде соң? – Илгизәр уйларында һаман
ниндидер төеннәр чишәргә азаплана иде.
– Кадыйр ул бар нәрсәне дә белә, аннан нидер яшерү – мәгънәсез. Мин аңа
гафу үтенеп, хат яздым, безнең төрмәдә уздырган әкияти көнебез ни бәрабәренә
алынганын аңлаттым. Ә ул аны мин әйтмәсәм дә, белә иде инде. Шуның белән
вәссәлам! Кадыйр, күрәсең, мине үз тормышыннан сызып ташлады...
– Алайса, малаең белән икегез яшисез инде? Ничә яшь аңа? Унтугызмы?
– дип сораулар яудыра башлады Галимҗан.
Р А В И Л С А Б Ы Р
41
– Белмим... Исән булса, унтугыздыр, әйе, – диде Диләрә салкын гына.
– Ничек инде исән булса? – Галимҗанның үз колаклары ишеткәнгә
ышанасы килми иде.
– Кабул итә алмадым мин ул баланы... Ярата алмадым...
– Кайда соң ул хәзер?
– Белмим.
– Ничек инде белмисең?
– Шулай инде, белмим. Роддомда калдырдым мин аны.
– Диләрә-ә-ә! – дип сузды Галимҗан.
Берара тынып тордылар. Аннары Илгизәр телгә килде:
– Ә Кадыйр? Сез бүтән очрашмадыгызмы аның белән?
– Юк. Дөрес, мин аның исәнлеге, ничек яшәве турында төрле юллар
белән белеп торырга тырыштым. Төрмәдән ул тугыз елдан чыкты. Аннан
соң әле тагын ике мәртәбә утырды. Сөйләүләренә караганда, ул инде
элеккеге Кадыйр түгел, ә ата каракка әйләнгән. Өч ел чамасы элек шундый
хәбәр килеп иреште – имеш, аны кайсыдыр төнге клубта атып үтергәннәр.
Мин барып, үз күзләрем белән хәтта аның каберен күреп кайттым, тик
үлгәненә барыбер ышанмыйм! Ул исән, Кадыйр исән! – диде дә Диләрә
үксеп-үксеп еларга тотынды. – Аны сезнең өчегезнең берегез кабергә тыгып
куйды! Кайсыгыз үтерде ул егетне?! Кайсыгыз аркасында Кадыйр төрмәгә
эләкте?! Кем безнең бәхетне челпәрәмә китерде?! Әйтегез хәзер үк!
Диләрәнең әче тавышын ишетеп, официант чыкты:
– Гафу итегез... Сезгә ашлар кертергәме соң?
– Ыслушай, малай! Нинди кеше син, ә?! – дип җикеренде аңа Хамис. –
Таптың ашау турында сөйләшер вакыт! Ник кирәкмәгән җиргә кысылып
йөрисең? Мин синең директорыңа иртәгә үк шалтыратам, ысчитай, ышту
син уволен!
– Аңладым. Тагын бер мәртәбә түбәнчелек белән гафу үтенәм! – диде
официант һәм кире үз бүлмәсенә китте. – Хистән тора дәвам, хистән тора
– туган телең дигән Ана йортка җыелып килә алыр күчтән тора...
Диләрәдә истерика башланды. Ул умырткасыз җанвар кебек ничектер
идәнгә шуышып төште, шунда сузылып ятып үкси-үкси елады. Илгизәр
белән Галимҗан аны күтәреп, кире коляскасына утыртып куйдылар,
тынычландырырга тырыштылар. Тик Диләрә аның саен ныграк ярсый гына
барды. Ахыр чиктә Хамис түзмәде:
– Җитте сиңа, Диләрә! Булды, тынычлан! – диде. – Ычкына язгансың
бит инде Кадыйр дип. Үзе исән, ди, үзе каберен күрдем, ди, үзе сез тыгып
куйдыгыз кабергә, ди. Берни аңларлык түгел! Компетентный органнар
эшне тикшерде, суд булды. Вина доказана, диделәр. Үлгән дигән хәбәре
бар, кабере бар, кансы кансоф! Ни кирәк инде тагын? Всё! Эшкә нокта
куелды, дело закрыто и отправлено в архив...
– Хами-и-ис! – дип, башын күтәрде Диләрә. – Нишләп шундый аңгыра
соң син?! Әйтеп тора бит сиңа Илгизәр, ниндидер уен уйный Кадыйр дип!
Ул җыйган бит безне монда. Мин сизәм аның исән икәнен!
– Ә кабере?
– Инсценировка ул, аңлыйсыңмы?! Спектакль!
– Туктагыз әле, туктагыз! Монда хискә бирелүнең, артык эмоцияләрнең
ФӘХРИНЕ ҮТЕРЕП ТАШЛАДЫЛАР
42
файдасы юк, аек акыл белән эш итәргә кирәк безгә бүген, – диде Илгизәр.
– Егерме елга кире кайтырга кирәк, теге каһәр суккан төнгә.
– Ә минем барасым килмәгән иде ул көнне ДКга! Исегездәме, берүзең
генә калмыйсың инде дип, өстерәп алып киткән идегез мине? – диде
Галимҗан, ничектер акланып.
– Синең кайчан үз теләгең белән берәр җиргә барганың булды соң? Без
кеше арасына керттек инде син авыл сарыгын! – диде Хамис ачулы тавыш
белән.
– Сансыз тәре!
– Карагыз әле, тулай торакка кайтканда очраган егетләр көтүеннән
берәрсе булса да дискотекада очрамадымы соң безгә? – дип сорады Илгизәр.
– Юк ла инде! Теге чакта следовательләр йөз кат тикшерде бит инде
моны! Ул бандитлар бит гел икенче яктан киләләр иде, безгә каршы
очрадылар! – диде Хамис, хаклыгына нык ышанып.
– Шулай да исегезгә төшереп карагыз әле тагын бер кат?
– Иртә белән нәрсә ашадың дип сора! – Галимҗанның җавабы шул булды.
– Төшерәсе-нитәсе юк инде монда! Туйдым мин сезнең белән юкны
бушка аударып! – дип, кул селтәде Хамис.
– Туйсаң, бар кайтып кит! Кем тота сине? – дип ырылдады Илгизәр.
– Китәрмен дә шул! – Хамис зур-зур атлап, чыгу ягына таба киткән иде,
тик ике-өч адым ясау белән туктап калды.
– Ник китмисең? – дип сорады Хамистан Илгизәр, күзләрен кыса төшеп.
– Ну-у-у, – дип сузды Хамис. – Матур түгел бит инде сезне бу хәлдә
ташлап китеп бару.
– Кайчаннан матурлык турында уйлый башладың соң әле син, Сансыз?!
– дип сорап куйды Галимҗан.
– Әллә хат искә килеп төштеме? – диде Илгизәр.
– Ә син каян беләсең? – Хамисның да авызы ачылып калды.
– Мин дә хат алдым, – диде Илгизәр ниндидер бер өметсезлек белән.
– Сиңа да выгодный коммерческий предложение ясадылармыни?
– Юк, миңа коммерческий түгел, миңа рухи тәкъдим ясадылар, – дип
җавап бирде Илгизәр. – Галимҗан да монда хат алганга килгән дип беләм.
Шулаймы, Галимҗан?
– Әйе, минекен дә рухи тәкъдим дип атасаң ярый.
– Хамис, тыңлале игътибар белән. Кадыйр да әнә Диләрәгә үзенең гаепле
түгеллеген әйткән, – дип, Илгизәр нидер аңлата гына башлаган иде, Хамис
аны бүлдерде:
– Ул аны Диләрә каршында чистенький калу өчен генә әйткән!
– Ай-һай! Ә нигә алайса ул бездән шикләнгән? – дип сорау куеп, Илгизәр
Хамисны да уйланырга мәҗбүр итмәкче булып тырышты. – Син күз алдыңа
китерәсеңме, ничәмә-ничә еллар буена ул төрмәдә утырганда, көн саен шул
кичтә булган вакыйгаларны уйларында яңарткан, гаепле кешене эзләгән.
Һәм, ахыр чиктә, ул аны тапкан!
– Ә син каян беләсең? – Хамисның бирешәсе килми иде.
– Тапмаса, ул безне бергә җыймас иде. Аңлагыз инде, безнең барыбызның
да тормышында иң мөһим көн бүген! Кадыйр кемнәндер үч алырга, аны
хөкем итәргә җыена! – диде Илгизәр, ачынып.
Р А В И Л С А Б Ы Р
43
– Кемнәндер түгел, безнең барыбыздан да үч алырга, – дип тәгаенләде
Галимҗан.
– Безгә аның килүенә ничектер әзерләнергә кирәк! – диде Илгизәр.
– Без Кадыйрдан яхшырак итеп әзерләнә алмабыз шул. Ул бездән бер
адым, юк алай гына түгел, дүрт-биш адым алданрак бара, ә соңга калганга
– сумала, – диде Галимҗан, авыр сулап.
– Син ни тәкъдим итәсең соң? Аңгыра сарык кебек, Кадыйр килеп, безне
манчыганын көтеп утырыйкмы? – дип кычкырды Илгизәр.
Шунда үз бүлмәсеннән тагын официант килеп чыкты.
– Туган телең дигән Ана йортка җыелып килә алыр күчтән тора. Ә чын
язмыш үзең язган гына, аздан тора дәвам, аздан гына, – дип сөйләнә-сөйләнә
кәнәфигә барып утырды. Хуҗаларча аягын аякка салды, кулларын күкрәк
алдына җыеп куйды. Барысы да берни аңламыйча башта аңа, аннары бер-
берсенә караштылар.
– Әнигә әйтмәгез, үтерә ул мине, – диде официант.
– Нәрсә дидең си-и-ин? – дип сузды Хамис. Официант дәшмәгәч,
башкалардан сорады: – Ни ди ул?
– Кадыйрдан сәлам, ди, – Илгизәр башын түбән иеп, идәндәге бер
ноктага карап катты.
9. Кешенең күзенә кара да елмай
– Финита ля комедия! – диде официант, аннары Илгизәргә текәлеп
карады: – Майор.
Тегесе идәннән күзен алмыйча гына, әйе, беләм, аңладым, дигәндәй
килешеп, әкрен генә башын селкеде.
– Нинди сәер кеше син шулай да?! – диде официантка Хамис, тагын
кабынып китеп. – Беркем аңламый торган абракадабра мыгырданып, тик
йөрисең шунда! Сыразы әйтеп булмыймы турыга ни кирәген?
– Контракт, – дип җавап бирде аңа официант. Хамис, нидер аңлап,
шундук тынып калды. Аннары официант Галимҗанга борылды:
– Практикантка.
Галимҗанның коты алынды, куркуыннан маңгаенда тир бәреп чыкты,
куллары калтырый башлады.
– Сезне Кадыйр җибәрдеме? Сез беләсезме аны? Сөйләгез, зинһар, безгә
аның турында. Кадыйр исән бит, әйеме?! – дип өмет тулы сораулар яудыра
башлады Диләрә официантка.
– Юк, исән түгел. Бүген ул үлгәнгә нәкъ бер ел тулды. Рухы шат булсын...
Диләрәнең, әйтерсең лә бу тормыш, бу дөнья белән бәйләп торучы
кылдан нечкә ниндидер бер җебе өзелгәндәй булды. Юк, ул җан ачысы
белән колаклар ярылырлык итеп кычкырмады, дөресрәге, бу кычкыру
аның күңелендә генә яңгырады, аны беркем ишетмәде. Тыштан исә аның
эчендә барган хис-тойгылар давылы берничек тә чагылмады. Бары гәүдәсе,
тавышсыз елаганын белгертеп, калтырый-дерелди, тагын ихтыярсыз гына
идәнгә шуышып төште.
Ирләр дәшми утырдылар. Аларның күңелләрен нинди уйлар айкады
икән?..
ФӘХРИНЕ ҮТЕРЕП ТАШЛАДЫЛАР
44
Галимҗан көзгедә сәер сурәтләр күрүдән курыкса да, кызыксынучанлыгы,
шул якка борылып карау теләге гел күңелен кытыклап, ымсындырып торды.
Ахыр чиктә ул карашын көзгегә ташламыйча булдыра алмады. Ә анда
Кадыйр рингта кем беләндер бокс уйнарга җыена иде. Бокс бияләйләрен,
шлемнарын киеп куйган, бер урында сикергәләп, кулын кулга бәргәләп
тора. Икенче почмактагы боксчы башта арты белән баскан иде, менә ул да
алды белән борылды. Әмма кеше түгел, эт башлы үлем алиһәсе Анубис иде
бу. Галимҗан күзләрен бер мизгелгә йомып торды. Ачса, көзгедә Ялтаның
диңгез буе урамы чагыла иде. Шул урам буйлап ашыкмый гына граф
Монте-Кристо һәм язучы Галимҗан Ибраһимов сөйләшеп баралар. Алар
өстендә зур ап-ак оча торган шар эленеп тора. Икенче мизгелдә болар икесе
инде казинода, ә крупье – Кадыйр. Аның башында – түбәтәй, ә өстендә
френчны хәтерләткән татар милли костюмы иде. Рулетка урынында – яңа
гына пешкән, парлары чыгып торган бәлеш. Әллә Галимҗан күзен йомып
алды, әллә көзге бер мизгелгә кап-карага әйләнде, тик яңадан пәйда булган
күренеш мондый иде: төрмә сәкесендә Галимҗан Ибраһимов ята, үзе
бертуктаусыз кан төкерә-төкерә, буыла-буыла ютәлли. Аның каршында ак
халат, ак башлык кигән бер ир утыра иде. Галимҗан аны табиб дип уйларга
да өлгермәде, ир йөзе белән аңа борылды һәм аның доктор түгел, Анубис
икәне ачыкланды...
Бераздан Хамис торып басты, үзенә генә бер рюмка коньяк салып эчте,
аннары килеп Диләрәне күтәреп, коляскасына утыртып куйды. Галимҗан
аңына килгәндәй булып, ярдәм итмәкче иде, Хамис аның касыгына терсәге
белән китереп төртте, комачаулап йөрмәле, янәсе.
Ул арада офицант үз бүлмәсенә барып, ниндидер китап күтәреп килде.
Тышында исеме әллә каян кычкырып тора иде. Зур хәрефләр белән
«Фәхрине үтереп ташладылар» дип язылган иде анда.
– Менә монда Кадыйрның бөтен тормыш юлы язылган, – диде официант.
– Сезнең киләчәктә бу китапны укып чыгарга вакытыгыз җитәрлек булачак
әле. Хәтта берничә мәртәбә укып чыгарга. Кадыйр аны махсус заказ белән
Императорның үзеннән яздырды.
– Император? Кем соң ул? Мин андый язучыны бер дә белмим
нишләптер? Әллә берәр яшь каләм тибрәтүче үзенә шундый псевдоним
алганмы? – диде Галимҗан.
– Язучылар союзында эшли ул. Аларда да бездәге кебек тәртипләр
булып чыкты, – диде официант, елмаеп. – Ну, почти бездәге кебек инде.
Кушамат тагалар бер-берсенә мәсәлән. Такмасалар, үзләренә үзләре уйлап
чыгаралар хәтта!
– Ә ни өчен китап яздырырга булган Кадыйр? – диде Илгизәр. Ул һаман
башын түбән иеп, идәндәге бер ноктага текәлеп утыра бирә иде.
– Укырсыз үзегез. Анда язылган барысы да. Тик бераз соңрак, яме? –
диде официант. – Хәер, мин сезгә хәзер ул китапның кыскача эчтәлеген
болай да сөйләп бирәм инде.
– Сез кем буласыз соң? Кадыйрны күптәннән беләсезме? – дип, башын
күтәрде Илгизәр.
– Дүртне алып килдем, – диде официант, китапка карап. – Киткәндә,
берәрне алырсыз.
Р А В И Л С А Б Ы Р
45
Аннары ул китапны кире үз бүлмәсенә илтеп куйды. Кире килгәч,
бүлмәдәгеләргә тагын бер кат күз йөртеп чыкты.
– Сез бер дә үзгәрмәгәнсез, бар да нәкъ Кадыйр сөйләгәнчә, – диде ул,
ирен чите белән генә елмаеп. – Үзем белән таныштырырга вакыт җиткәндер.
Санчо булам мин, Кадыйрның дусты. Кәефе яхшырак чакта ул мине Санчо
Панса дип атый иде.
– Санчо? Үз исемең шундыймы? – дип, Галимҗан борын очына шуып
төшкән күзлеген күтәреп куйды.
– Нишләп үз исеме булсын инде? Буржуй үз исемең ыштули? – диде
Хамис, бераз җанланып.
– Татарда теләсә нинди исем булырга мөмкин, – диде Галимҗан. –
Карбюратор да, Альянс та, Даздраперма да, Организация да, хәтта Оргазм
Мәхмүтович дигән бер кешене беләм мин!
– Зөлмәт минем исемем, – диде официант.
– Кем? Зөлфәт дидеңме? – дип, төгәллек кертмәкче булды Хамис.
– Юк, Зөлфәт түгел, Зөлмәт! – диде официант ачулы тимер тавыш
белән. Күрәсең, бу сорауны ул меңенче мәртәбә ишеткәндер инде. –
Зөлмәт Сәгыйрев. Кадыйр белән танышкан вакытымны белгән булсагыз,
сез мине хәзер танымас идегез. Җен баласы белән бер идем мин ул чакта!
Сугышудан башы чыкмаган бер калай әтәч идем. Үзсүзле, бәйләнчек,
тешләк, чәнечкеле, җор малай идем яшьрәк чакта. Кибет басып, 158 нче
статья белән ике елга утыргач – чираттагысы! – Пановка төрмәсендә
таныштык без Профессор белән.
– Кайсы профессор ул? – дип сорап куйды Галимҗан.
– Ә-ә-ә, сез белмисездер әле, – дип елмайды Зөлмәт. – Кадыйрның
кушаматы бит ул – Профессор. Университетта укыган җирдән утыртып
куйганнар бит аны. Бер гаепсезгә! Хәер, төрмәдә бөтенесе дә бер гаепсез
утыра инде...
– Ничек? – дип, күзлеген төзәткәләп куйды Галимҗан.
– Төрмәдә беркем дә сиңа, мине дөрес утыртып куйдылар, дип
әйтмәс! – дип аңлата башлады Зөлмәт. – Мин яшь кызны көчләп, 131
нче статья белән утырдым, мин кеше үтереп 105 нче статья белән монда
эләктем, дип сөйләшеп утырмыйлар анда – барысы да гаепсез! Ну, яки
абсолют күпчелеге дип әйтик инде. Шуңа күрә Профессор, бер гаепсезгә
утырам, дигәч, мин моңа башта әллә ни зур игътибар да бирмәдем. Ләкин
берсендә...
– Гафу итегез бүлдергәнгә, – диде Илгизәр һәм уң кулын йодрыклап, сул
учына чалт итеп сугып куйды. – Диләрә бүген Кадыйр турында сөйләгәндә,
ата каракка әйләнгән диде. Дөресме бу?
– Кем соң ул ата карак?
– Ну-у-у, – дип сузды Илгизәр, ничек аңлатырга белмичә. – Ягъни бу
кыек юлга белеп җиткермәве белән түгел, ә аңлап-уйлап, үз аңы, үз башы
белән, инанып кереп киткән кеше, димәк. Нишләгәнен, ниләр кылганын
белеп эшли торган кеше.
– Аңлап бетермәдем, – диде Зөлмәт.
– Китапта да җавап юкмы бу сорауга?
– Яхшылап эзләп карасаң, җавабы булмаса да, шуңа юлны күрсәтә
ФӘХРИНЕ ҮТЕРЕП ТАШЛАДЫЛАР
46
торган ишарәләр бардыр, бәлки. Ә болай Кадыйр беркайчан да вор в законе
булмады, ул положенец иде.
– Анысы кем тагын? – диде Галимҗан авызын ачып.
– Шактый зур кеше, аннан да өстәрәк вор в законе гына, – дип аңлатты
Зөлмәт.
– Ничек алай була икән ул? – диде Илгизәр. Ул иягенә таянып, уйларына
чумып утыра иде. – Менә ничек шулай мәктәптә әйбәт кенә укып,
университетка укырга кереп, ШТКларда катнашып йөргән малай, ир булып
җитешкәч, ата карак була да куя?!
– Ну, ул бит төрмәгә эләкте! – диде Хамис, шундый гади әйберне дә
аңламыйсың дигәндәй.
– Төрмәгә меңнәрчә, миллионнарча кеше эләгә. Барысы да каракка
әйләнми бит. Үз вакытын утырып кайткач, яңадан җәмгыятьнең нормаль
кешеләре булып яшәүчеләр күп.
– Алары бит мужиклар, – дип куйды Зөлмәт.
– Ә менә Кадыйр...
– Мин бу турыда сезгә караганда бераз күбрәк беләмдер, Илгизәр, – дип,
сүзгә кушылып китте Диләрә. Ул бераз хәлгә килгән иде инде. – Апасы
Израильгә киткәч, нык үзгәрде ул. Бик ярата, якын итә иде бит ул апасын.
Аны ташлап киткәнчегә кадәр. Беләсез бит инде, алар икесе генә ятим
калганнар.
– Минем хәзер истә дә түгел инде, – диде Хамис. – Аның әти-әнисе
нишләп үлгән әле?
– Бик укымышлы нәселдән ул үзе, – дип дәвам итте Диләрә. – Бабалары
муллалар булган, әтисе – үзләренең эшчеләр посёлогында мәктәп
директоры. Тарих укыткан, туган як тарихын бик яхшы белгән, Себер
татарлары турында мәкаләләр яза торган булган гәзит-журналларга,
мәктәптә музей да оештырган. Тик нишләтәсең, йөрәк... Әтисе шулай
яшьли үлеп китмәсә, кем белә, бәлки Кадыйр...
– Ничә яшь булган Кадыйрга әтисе үлгәндә? – дип сорады Илгизәр.
– Дүрт. Апасына – унбер, – дип дәвам итте Диләрә. – Әниләре – көне-
төне эштә. Совхоз вакытында завхоз булып эшләгән, көн саен диярлек
тегендә-монда командировкага чапкан. Төзелеш материаллары алып кайту
дисеңме, техникага запчастьләрме, яңа сортлы орлыклармы – барысы да
аның өстендә булган. Кадыйр урамда үскән инде ул. Бары тик шул апасының
тырышлыгы белән, аның таләпчәнлеге аркасында гына китаплар укый
башлаган. Кулга китап тоттырып, ишекне бикләп куя иде, ул кыстыргыч
куйган биткә кадәр укымыйча, чыгармый иде урамга, дип сөйли торган
иде Кадыйр апасы турында. Шулай мәҗбүриләп укыта башлаган китаплар
аннары аңа ошап киткән, ул үзе дә укуга тартыла башлаган. Дөрес,
урамдагы иптәшләре дә беркая да китмәгән.
– Әнисе нишләп үлгән? – дип сорады Галимҗан.
– Кадыйрга ул вакытта ничә яшь булган? – дип өстәде Илгизәр.
– Унбиш. Рак еккан әнисен, – дип авыр сулап куйды Диләрә. – Җир җимертеп
йөргән җирдән шартлап егылды да ике айда кибеп бетте, дип сөйләгән иде
Кадыйр. Апасы иң якын кешесе иде шул. Аннары бик каты эгоист та бит ул
Кадыйр. Апасын башта гел бөтенләй кияүгә чыкмаска үгетләгән, ник кирәк
Р А В И Л С А Б Ы Р
47
ул сиңа ир, дия торган булган. Ә ул бит яһүдкә чыккан әле тагын җитмәсә.
Апасы татар кешесе белән гомерен бәйләмәгәнгә бик нык үртәлә иде Кадыйр.
Ә инде Израильгә күченеп киткәч, бөтенләй кичерә алмас булды.
– Ә нишләп бер гаиләдәге ике баланың берсе шундый ялкынлы, чын
күңелдән инанган милләтче булып үскән, ә икенчесенә кемгә кияүгә чыкса
да барыбер булган? – дип сорау куйды Илгизәр?
– Яраткандыр инде апасы теге яһүдне. Любовь зла, диләр бит.
– Артык гади аңлатма булыр иде бу, – дип, тагын уйга чумды Илгизәр. –
Бәлки, ул... Ну, ничектер... Ну, мин белмим... Бәлки, кечкенәдән чит илләр
турында хыяллангандыр ул кыз?
– Белмим инде, анысын үзеннән сорарга кирәк, – дип куйды Диләрә.
– Димәк, синең фикереңчә, апасы Израильгә киткәнгә, Кадыйр төрмәгә
эләккән? – диде Илгизәр кыланчык-катгый тавыш белән.
– Мин алай дип әйтмәдем! – диде Диләрә, ачуы чыгып. – Урамда үскән
ул, дидем. Ә апасы киткәч, бик нык үзгәрде, усалланды, дидем.
– Кадыйр төрмәгә ялгыш эләкмәгән ул, – диде Галимҗан. Аңардан
мондый сүзне беркем дә көтмәгән иде. – Аның язмышына алдан ук язып
куелган булган ул төрмә. Кадыйр, киресенчә, университетка ялгышып кына
килеп кергән. Үзең әйтәсең бит, Илгизәр, гел кисәтеп тордым, характерыңны
үзгәртмәсәң, башың төрмәдән чыкмый синең, дип әйттем аңа, дисең. Ә ул
ничек үзгәртә алсын характерын? Ул үзе булдырган, ничектер әвәләгән
характер түгел бит анда, Аллаһ биргән характер.
– Аллаһ андыйны бирмидер инде, яхшыны бирәдер, шайтан котыртып,
шундыйга әйләнәдер инде ул, – дип куйды Илгизәр.
– Ә ни өчен берсе мондый, икенчесе тегенди дигәнгә җавап бик гади,
минемчә, – диде Галимҗан. – Игътибар иткәнегез бардыр, Татарстаннан
читтә туган, читтә яшәгән татарлар бездәге милләтчеләргә караганда
кискенрәк, усалрак булалар, аларның милли мәсьәләләргә карашлары да
күпкә радикальрәк. Чөнки алар кечкенәдән дошман әйләнәсендә, сугышта
җиңелгән әсир хәлендә яшиләр. Чөнки анда, Татарстаннан читтә, татарларны
надан, аяусыз, кансыз, мәрхәмәтсез, кыргый кабилә итеп кабул итәләр, олы
туганның канына сеңгән мондый күзаллау. Аларга кечкенәдән өйдә дә шуны
сөйлиләр, балалар бакчасында да, мәктәптә дә шулай укыталар. Бигрәк тә
тарих дәресләрендә. Имеш, өч гасыр буена татарлар аларны җәберләгән дә,
аннары алар бу хәлдән туеп берләшергә уйлаганнар һәм татарларны тар-
мар иткәннәр. Ягъни татар баласына тумас борын икенче сорт кеше итеп
карый башлыйлар, аны типкәлиләр, кимсетәләр, хурлыйлар. Кадыйрның
сүзләре әле дә исемдә. Мин күргән җәбер-золымны сез күз алдына да китерә
алмыйсыз, мин бары тик Казанга килгәч кенә, үземне нормаль кеше итеп
хис итә башладым, дигән иде ул. Чөнки мин белә идем, әгәр мине урамда
тотып кыйнасалар, бу бары хулиганлык кына, Казанда татар булганым өчен
сукмаячаклар, дигән иде Кадыйр. Нигә ул шундый, апасы башка төрле
дигәнгә кайтсак, алар балачакта алган психологик травмаларын төрлечә
чишкән: Кадыйр көрәшкә күтәрелгән «әйе, мин – татар!» дип, ә апасы
көрәшергә теләмәгән, ул башка бик күпләр кебек бүтән халык массасында
эреп югалырга теләгән, татарлыгын ничек тә яшерергә кирәк булган аңа,
чөнки бу татарлык аркасында ул бик күп нужа күргән...
ФӘХРИНЕ ҮТЕРЕП ТАШЛАДЫЛАР
48
Хамис дәшми генә утырган Зөлмәткә карады:
– Ә син ничек уйлыйсың, Санчо?
– Синең өчен Зөлмәт! Белмим, мин психолог түгел. Бер әйберне генә әйтә
алам: андый кешеләр турында сөйкемле сөяге бар, диләр. Бик оста аудара
иде ул кешеләрне үз ягына, тегеләр сизми дә кала иде аның сихерләгәнен.
Теләсә кем белән идарә итә ала иде, тик үзе белән генә түгел.
– Ни дидегез? – дип сорады кисәк кенә Илгизәр. – Кабатлагыз әле,
зинһар, тагын бер тапкыр!
– Теләсә кем белән идарә итә ала иде, тик үзе белән генә түгел.
– Әйе! Нәкъ өстенә бастыгыз! Бу Кадыйрның нәкъ үзе, ул шундый:
теләсә кем белән идарә итә ала, тик үзе белән генә түгел, – диде Илгизәр,
төгәл билгеләмә табылганга шатланып. Аннары тынычрак өстәп куйды:
– Ала иде...
– Кешенең күзенә кара да елмай Санчо, дип өйрәтә иде ул мине гел, – дип
дәвам итте Зөлмәт. – Авторитетлар белән дә бик тиз уртак тел таба белә
иде. Шул ук вакытта хәтта төрмәдә дә аның кансызлыгы, рәхимсезлеге
турында легендалар йөри иде. Анысы, күрәсең, үзенең кул астында булган
сугышчылар гел куркып торсын өчендер инде. Белмим, чындырмы, юкмы,
шундый бер хәл турында сөйләгәннәр иде. Имеш тә, Профессорга бер
блатной кәрт уйнаганда, бик зур суммага җиңелгән булган да, озак кына
әҗәтен бирмичә йөргән. Кадыйр моңа соңгы срок куйган. Ул көнне дә акча
булмагач, кулларындагы һәрбер бармагын чабып өзгән, кан югалтудан
үлгән теге блатной.
Диләрә куллары белән битен каплады, Хамис чыраен сытып куйды,
Галимҗан авыр сулап, башын күтәреп, түшәмгә карап утыра башлады,
Илгизәр тагын идәндәге бер ноктага карап, тораташтай катты.
– Сезгә бу бәлки кыргыйлык булып тоеладыр, – дип дәвам итте Зөлмәт,
– тик Кадыйр үзе: «Мин дөньяны җыен үләксәдән чистартам», – ди торган
иде.
– Кәртне оста уйный идеме Кадыйр? – дип сорады Илгизәр.
– У-у-у! Оста гынамы соң?! Профессор белән кәрт уйнарга утырдыңмы,
бетте инде, җиңелдең, дигән сүз, – диде Зөлмәт. – Аның бөтен сугышчылары
да диярлек Кадыйрга бушка хезмәт итәләр иде. Дөресрәге кәрт уйнап
оттыргач, әҗәтләрен шулай түлиләр иде. Аның хәтта утырып йөри торган
мерины да...
– Кеме? – диде Галимҗан аңламыйча.
– Мерины, сарык! – диде Хамис. – Самый крутой машина – «Мерседес-
Бенц»!
– Менә шул машинасы да кәрт уйнап откан мерин иде.
– Кем белән уйнаган соң ул шулкадәр? – Галимҗан тагын аңламады.
– Шулкадәр дип... Кадыйр чурт-пуртка уйнап та тормый иде ул, зур
акчага гына! Ә меринның тарихы болайрак. Бер элеккеге эскортница килгән
берсендә, «Чикаго» клубына кәрт уйнарга, яшь чакларын искә төшерә,
имеш.
– Эскортницасы кем инде? – Галимҗан үз соравыннан үзе читенсенеп,
күзлеген төзәтеп куйды.
– Элитный проститутка! – дип кычкырып җибәрде Хамис. – Буржуй,
Р А В И Л С А Б Ы Р
49
җитте инде сиңа, тик кенә тор инде, ә! Туйдырып бетердең бит инде үзеңнең
тупой сорауларың белән!
– Син үзең тупой! Сансыз!
– Бырат, әйдә, дәвам ит! Килгән клубка эскортница, шуннан? – диде
Хамис, бик нык кызыксынып.
– Әллә ни сөйләр әйбер юк инде анда, – диде официант, елмаеп. – Сүз
дә юк, Профессорга бөтен акчаларын оттырган бу – шәп кенә сумма
инде. Аның бит әле кайтып, иренә ничектер аңлатасы да бар акчасын кая
куйганын, күп бит анда! Кыскасы, шул оттырган акчаларын кайтарам дип,
машинасын куйган бу хатын.
– Ире кем булган соң аның? – диде Галимҗан, үзе, куркып, Хамис ягына
карады.
– Мәскәүдәге кайсыдыр бер илнең консулы. Бу хатын, әйтәм бит,
яшьтән эскортница булган. Башта монда, шәһәрдә эшләгән, «Чикаго»да
еш булгалаган, аннары Мәскәүгә киткән. Шунда аңа бу консул башы-аягы
белән гашыйк булган, өйләнешкәннәр.
– Машинаны Кадыйрга язганмыни ул хатын? Нинди кәгазь тутырганнар
соң алар? – диде Диләрә, кызыксынып.
– Анысын белмим инде! – диде Зөлмәт. – Кадыйрның бик шәп адвокаты
бар иде, тапкандыр инде берәр җаен. Дөрес, ул да гел генә булышып тора
алмый иде, адвокатның көче җитмәгән вакытлар да күп булды.
– Мәсәлән? – диде Илгизәр, кызыксынып.

(Дәвамы бар)

"КУ", 09, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев