Логотип Казан Утлары
Роман

ФӘХРИНЕ ҮТЕРЕП ТАШЛАДЫЛАР (дәвамы)

«Санчо, син ничә тапкыр урлаштың, ничә тотылдың?» – ди. Кем санаган инде аны, мин әйтәм, үземне белгәннән бирле урлашам инде, – дим.

10. Бәхәскә урын юк
– Сөйли башлаган идем бит, Профессор, бер гаепсезгә утырам, дигәч,
башта моңа әллә ни зур игътибар да бирмәдем дип? – Зөлмәт, исегезгә
төшерә торыгыз дигәндәй, пауза алды, үзенә су салып, ашыкмыйча гына
эчте. – Ләкин берсендә ничектер сорап куйды бу миннән: «Санчо, син
ничә тапкыр урлаштың, ничә тотылдың?» – ди. Кем санаган инде аны, мин
әйтәм, үземне белгәннән бирле урлашам инде, – дим. – Тотылган чаклар
да күп булды, 14 яшьтән бирле башның төрмәдән чыкканы юк», – дим.
«Бәлки сиңа башка берәр нәрсә белән шөгыльләнеп карарга кирәктер? –
диде Профессор. – Бик шәп карак димәс идем мин сине, рас шулхәтле күп
тотылгач», – ди. «Ни соң ул берәр нәрсә?» – дим. «Анысын инде син үзең
хәл итәргә тиеш, Санчо, – диде Кадыйр. – Үзеңә ни ошый соң? Кем буласың
килә?» «Белмим», – дим. «Ну, ярар, нинди китаплар укырга яратасың?»
– ди бу. «Китап укыганым юк, укый да белмим бит мин, иҗекләп, көчкә-
көчкә укыйм», – димен. «Мин сине өйрәтермен, Санчо! – диде Профессор.
– Китаплар укый торырсың, үзеңә шөгыль сайларсың, аннары, моннан
чыккач, шул һөнәргә өйрәтә торган җиргә укырга керерсең», – ди. «Хәзер
уку бөтен җирдә түләүле бит», – дим тегеңә. «Түләрсең, кирәк булса!»
– диде Профессор. «Каян алып түлим соң, урлашыйммы тагын», – дим.
«Урлашмыйча да аның кадәр генә акча табып була, – диде Кадыйр. – Мин
сине официант эшенә өйрәтәм – манераларга, клиентлар белән ничек
сөйләшергә кирәклеген аңлатырмын, башкасын да».
Зөлмәт Хамиска елмаеп карады:
– Сезгә газлы су кирәкме, газсызмы? – Аннары җитдирәк итеп дәвам
итте. – «Эшләгән акчаңны укуга тотарсың, – диде Кадыйр. – Кеше
булырсың! Санчо, сиңа бу сасы кишлактан арынырга кирәк!» – диде. Һәм
сүзендә торды!
– Гафу итегез, аңламадым... Нинди кишлак? – диде Галимҗан. Хамис
аңа усал итеп карап куйды.
– Кишлак, конверт, дядин дом – төрмәне икенче төрле шулай атап
йөртәләр, – дип, аңлатма бирде Зөлмәт. – Чынлап әйтәм, мин Профессор
белән очрашканчы юньләп сөйләшә дә белми идем, гел сүгенеп кенә аңлата
идем бөтен нәрсәне. Эллочка-людоедка кебек утыз сүз белгәнмендер бәлки.
Профессор мине китаплар укырга мәҗбүр итте, тел байлыгын арттырды,
гомумән, белем эстәргә өйрәтте.
– Адвокат причём соң монда, аңламадым әле мин чё-то?! – дип бүлдерде
Хамис.
– Ә, адвокатмы?! Дюманың «Граф Монте-Кристо» романын укып
чыктым да мин, Кадыйр белән сөйләшеп утырабыз шулай. Бу граф турында
китте инде сүз, үч татлымы, әллә ачымы, кеше үзенең язмышына хуҗамы,
юкмы, гомумән, тормышта гаделлек бармы, юкмы – шулар турында. Шунда
ул үзенең беренче мәртәбә ничек төрмәгә эләккәне турында сөйләде.
– Беренче мәртәбә? – дип сорап куйды Илгизәр? – Ә ул барысы ничә
мәртәбә утырды?
– Тә-ә-әк, – дип, күңеленнән нидер исәпли башлады Зөлмәт. – Беренче
юлы 105 нче статья белән унике елның тугызын утырган ул. Чыккач, бер
ел чамасы иректә йөргән дә, 222нче статья белән сигез ел биргәннәр.
– Нинди статья соң ул? – дип сорыйсы итте Галимҗан.
– Незаконная купля-продажа, хранение и перевозка оружия, – диде
Зөлмәт автоматтан аткан кебек. – Часть четвертая, пункт А – совершенная
группой лиц по предварительному сговору. Без танышканда, ул сигез елның
өчесен утырган иде инде.
– Сигезен дә утырып бетердеме? – дип кызыксынды Илгизәр.
– Юк, алты елдан соң чыкты, условно-досрочно. Тагын бер елдан 228
нче статья белән тагын өч ел бирделәр, анысы наркотиклар өчен. Ике елдан
чыкты, – диде дә Зөлмәт тынып калды. – Чыкмаса, бәлки хәзер исән дә
булыр иде...
– Ә адвокат причём? – дип, үзенекен тукыды һаман Хамис.
– Адвокатмы? – Зөлмәт Хамиска карап, аның балаларча беркатлылыгына
ирексездән елмаеп куйды. – При том монда адвокатлар, чөнки алар да
һәрчак булыша алмый дигәннән киткән сүз иде бит бу! Кадыйр үзенең
беренче мәртәбә ничек төрмәгә эләгүен сөйләде дим бит. Кыш иде, ди, бик
соң иде инде, ди, репетициядән кайтып бара идек, ди. Кыскасы, сез үзегез
дә бик яхшы беләсез инде ни булганын. Профессор шул төн турында бәйнә-
бәйнә сөйләгәч, бигрәк тә «Братва! Кипиша закололи!» – дип кычкырды
кемдер дигәч, мин шундук Вальтерны искә төшердем.
– Анысы кем тагын? – дип сорады Галимҗан.
– Пановкага кадәр Ухтада 8 нче колониядә утырган идем. 158 нче статья
белән өч ел биргәннәр иде миңа ул чакта, машина урлаган өчен. Нигә
урладым инде мин ул машинаны, дурак? Исерек баштан инде шул һаман...
– Шунда таныштыңмыни Валет белән? – дип сорады Илгизәр.
– Валет түгел, Вальтер. Үз исеме Владимир Обухов. 162 нче статья –
разбой, групповое вооруженное ограбление – ун ел, – дип төгәллек кертте
Зөлмәт. – Аны Ухтага китергәндә, минем өч ай чамасы гына утырасы калган
иде инде. Оятсызлыкның теге чигенә чыккан бер мудак инде ул Вальтер!
Андыйлар хәтта төрмәдә дә сирәк очрый. Гел булмасын иде дә бит алар.
– Нинди соң ул? – Галимҗан борын очына шуып төшкән күзлеген тагын
күтәртеп куйды.
– Нинди иде диген, юк инде ул, – Зөлмәт моны ничектер канәгатьлек
хисе белән әйтте. – Холыксыз иде, ниндидер тынычсыз иде һәрчак, шырт
иткән тавышка да, ачуым да бер килмәгәе, усрак җиле иссә дә куркудан
тәннәре тартышып куя иде. Юкка гына да ярсып китүчән иде үзе. Теле гел
тик тормый инде, бертуктаусыз нидер сөйли иде бу. Шул урлашулар, кызлар
турында инде, хәтта ничә кешене, ничек үтергәне турында да рәхәтләнеп,
тәмләп, озын-озаклап сөйли торган иде. Иң беренче булып, мин үземнең
дустымны үтердем, дип сөйләде мактанып.
– Ничек дустын? – диде Галимҗан, кашларын сикертеп.
– Нигә үтергән инде ул аны? – дип сорады Илгизәр салкын гына.
– Кыскасы, урам бандасы оешкан булган боларның, пытыушниклардан
торган, – дип сүзен дәвам итте Зөлмәт. – Вальтерның дусты булган Кипишь
кушаматлы. Шул бандадан кемдер ничектер ялгышып, татарча КВН
уенына килеп эләккән. Ошаган моңа, икенче юлы дусларын чакырган.
Кипишь барган, Вальтер, татарча аңламагач, бармыйм, дигән. Икенче
көнне Вальтерны үрти башлаганнар болар. Их, җүләр син, нигә бармадың
инде, шундый чибәр кыз уйный анда, дигәннәр. «Чё за курица?» –
дип кызыксынып киткән Вальтер. Ну, моңа әйткәннәр инде, Диләрә
Бәхтегәрәева, журфакның өченче курсында укый, КВН командасы йолдызы,
дигәннәр. Хәтта кайсы общагада, ничәнче бүлмәдә торганын, «50 лет
СССР» ДКсында репетицияләргә йөргәненә кадәр белешеп куйганнар.
– Синең аркада башланган всё ызначит?! – диде Хамис, Диләрәгә ачу
белән карап.
– Сансыз! Ни сөйлисең син?! – Галимҗан кулларын йодрыклап торып
басты.
– Всё нормально, Буржуй, – диде Диләрә тыныч кына һәм никтер
урысчага күчеп. – Если тебе от этого легче, думай так, Хамисик. Дуракам
закон не писан.
– Җүләр сүзне чын булса да сөйләмә, ди торган иде минем бабай, Хамис,
– диде Илгизәр. Ул уйларында һаман нидер анализлап утыра иде. Аннары
официантка карап әйтте: – Шуннан?
– Ну, сөйләгәннәр инде тагын Вальтерга, – дип дәвам итте Зөлмәт. –
Гел дүрт кешелек компания белән йөриләр – Диләрә һәм тагын өч егет,
дигәннәр. Бик нык аптыраган моңа Вальтер. «Она со всеми троими что
ли?..» – дигән. Юк, аның егете Кадыйр исемлесе, бу компаниянең лидеры,
дип аңлатканнар. «Я думал её директор универа дерёт или хотя бы директор
ДК», – дип көлгән Вальтер.
– Универда директор түгел инде, ректор, – дип куйды Галимҗан.
– Урам эте бит ул Вальтер! Ул каян белсен инде ректор икәнен, Буржуй?!
Кысылма инде кирәкмәгән җиргә, пажалысты! – диде Хамис, чырайларын
сытып. – Бырат, давай, дальше сөйлә.
– Кыскасы, Вальтер әйткән: «Разобраться надо с этой тёлкой», – дигән.
Менә шунда Кипишь үз гомерендәге соңгы хатасын ясаган. «Куда уж тебе
с ней разбираться?! Она же звезда там!» – дигән. Бөтенесе кычкырып
көлгәннәр Вальтердан. «Смешно тебе, Кипишь, да? Посмотрим, кто будет
последним смеяться», – дигән Вальтер. Үпкәләү катыш нәфрәт кереп
оялаган моның күңеленә.
Зөлмәт бераз дәшми торды, аннары нидер исенә төшкәндәй дәвам итте:
– Алга таба ни булганын беләсез инде. Алар сезне сагалап торган
репетициядән кайтканда, килеп бәйләнгәннәр, башланган махач1, шул
ыгы-зыгыдан файдаланып, Вальтер дустына пычак белән кадаган. Ул бу
турыда ничектер шулай әйтте... Әйтерсең ниндидер бер гадәти хәл, көн
саен була торган әйбер турында сөйләде. «Маминкиным сынком уж был,
вечно твердил мама, мама. И даже когда подыхал чё-то по-татарски про
маму сказал», – дип лыгырдады Вальтер. «Әнигә әйтмәгез, үтерә ул мине!»
– Үлгәндә дә, әнисе өчен борчылган мескен бала, аңа хәсрәт китерәсе
килмәгән, – дип куйды Диләрә.
– Кадыйрның икенче ходкасыннан2 соң таптык без ул апаны, – диде
Зөлмәт. – Җитмеш алты яшь иде инде аңа, Картлар йортында яши иде. Ничә
тапкыр әйттем Профессорга, анда барудан мәгънә юк, башы киткән инде ул
хатынның дип, юк, үзенекен итте – килеп, гаепле түгеллеген, аның малаен
башка кеше үтергәнен, ни өчен үтергәнен сөйләп бирде. Махсус карап
тордым шул карчыкның күзләренә, берни чагылмады аларда, аңламады
ул бернәрсә дә.
– Җитмеш алты яшьлек карчык дисезме? Ничә яшьтә тапкан соң ул
Кипишьны? – диде Илгизәр, кашларын җыерып.
– Кәримне, – диде Зөлмәт. – Кипишьның мулла кушкан исеме Кәримулла
булган. Соңарып кына тапкан аны анасы – кырык бер яшьтә.
– Ә син каян беләсең?! – дип куйды Хамис.
– Беләм, – диде Зөлмәт. – Әйттем бит инде, мин сезгә караганда яхшырак
беләм күп әйберләрне, дидем. Кыскача гына әйткәндә, ул апаның...
– Исемен дә беләсеңдер бит, ник әйтмисең? – диде Диләрә.
– Бер дә әйтмәдемме?
– Юк.
– Хәлимә исемле иде ул.
– Берәр бәхетле Хәлимә бар микән җир йөзендә? – диде Диләрә, ачынып.
– Ник алай дисең? – дип аптырады Хамис.
Диләрә дәшмәгәч, аның өчен Илгизәр җавап бирде:
– Диләрәнең әнисе дә Хәлимә исемле.
– Ул Хәлимә апаның Кипишьтан 18 яшькә зуррак кызы булган, – дип
дәвам итте Зөлмәт. – Бик матур, бәхетле гаилә булганнар, ире белән икәүләп,
кем әйткәндәй, җил-яңгыр тигерми 18 яшькә кадәр үстергәннәр кызларын.
Мәктәпне бетергәч, ул Мәскәүнең ниндидер бик кәттә югары уку йортына
укырга кергән. Август ахырында әтиләре кызларын машинага утыртып,
1 Сугышу
2 Ходка — төрмәдә утыру
кием-салымнарын багажникка төяп киткәннәр икәүләп Мәскәүгә. Юлда –
автокатастрофа, аталары шундук үлгән, кызлары икенче көнне бүлнистә.
– Әниләре ник болар белән бармый калган? – дип сорады Илгизәр.
– Ә ул авырлы булган шушы Кәрим белән. Ире белән уйлашканнар да,
кызыбыз өйдән чыгып киткәч, безгә бик күңелсез булыр бит дип, тагын
бер бәби алып кайтырга булганнар. Күз алдына китерәсезме сез бу баланың
анасына никадәр кадерле булганын? Ул аңа тузан да кундырмаган! Беркемнән
бер кыек сүз дә әйттермәгән хәтта! Ә Вальтер... – диде дә Зөлмәт тынып калды.
– Ә шулай да бу Кәрим ни өчен алай әйтте икән? «Әнигә әйтмәгез, үтерә
ул мине!» – диде Илгизәр. – Баласытыклык та бар бу сүзләрдә, әнисенә
чиксез зур мәхәббәт тә, әллә ниләр бар монда!
– Мин дә күп уйладым бу турыда, – диде Зөлмәт. – Бәлки соңгы арада
ана белән улы арасындагы мөнәсәбәтләр киеренкерәк булгандыр. Бәлки бер
ачуы килгәндә анасы: «Бәреп үтерәм мин сине тагын шул малай-шалайлар
белән урамда күрсәм!» – дип әйткән булгандыр. Кайсы анага баласының
шпана белән бәйләнеп китүе ошасын? Без хәзер фаразлый гына алабыз
инде, чамалап кына әйтә алабыз.
– Шул Вальтер кычкырганмы соң, «Братва! Кипиша закололи!» – дип? –
Илгизәр бик арыган кыяфәттә иде, дога кылган кебек учлары белән битен
сөртеп алды.
– Әйе, Кәримнән читкәрәк китеп баскан да кычкыра башлаган. Аның
куана-куана сөйләгәне хәзер дә күз алдымда тора. Минем кулда перчатка
иде, пычакны Кипишь янына ташладым, диде. «А этот фраер подошёл, взял
перо в голые руки, там остались его отпечатки и дело на него повесили», –
дип, шыр-шыр көлгән иде козёл! Хәзер көлә алмый инде, хәзер, гомумән,
берни дә эшли алмый. Аңа эләккән җеннәр ялкау түгелдер, тырышып
эшлидер, казаны астына утынны кызганмыйча, күп итеп ыргытып
торалардыр дип ышанасы килә...
– Үлгәнен каян беләсез? – дип сорады Илгизәр.
Зөлмәт мыскыллы гына ирен чите белән елмаеп дәвам итте:
– Вальтер турында сөйләп биргәч, Кадыйр адвокатын чакырды. Мин
чынлыкта кем гаепле икәнен беләм, әйдә яңа суд оештыр, диде. Тик
адвокат, берни барып чыкмаячак, диде. Профессорның өмет утын яна
башламас борын сүндерде. Мондый эшләрне судта яңадан карау законда
бик тәфсилләп язылган икән, аның үз шартлары бар, ди. «Бер уголовникның
икенчесе белән сөйләшеп утырганда ишеткәне алар өчен пүчтәк нәрсә генә
бит ул! Эш буенча яңа тикшерү ачу өчен берничек тә нигез була алмый бу.
Чифирны күбрәк эчеп ташлагансыз, диячәкләр генә. Вальтер да, әйе, мин
үтердем аны, дими билгеле. Нишләп үзе теләп кимендә тагын ун ел төрмә
өстәсен инде ул үзенә?!» – диде адвокат.
Зөлмәт Хамиска карады:
– Менә причём адвокат!
– Тәки язмадымы жалобаны ысволоч?! – дип сорады Хамис, нәфрәтләнеп.
– Язды язуын, файдасы гына булмады. Суд не нашёл оснований для
пересмотра дела, диде адвокат.
– Шуннан соң Кадыйр үзе суд оештырды Вальтерга, шулаймы? – дип
сорап куйды Илгизәр.
– Ә сез каян беләсез? – дип аптырады Зөлмәт.
– Тәгаен белмим инде, чамалыйм гына.
– Братва тиз тапты Вальтерны, Профессор сорагач, – диде Зөлмәт. –
Кемеровода 40 нчы зонада утыра иде. Үлеме алдыннан Кадыйрдан хат
тоттырдылар аңа. Хатның эчтәлеген яттан беләм, Кадыйр әйтеп яздырган
иде. «Не могу пожелать тебе ни доброго дня, ни здравия, ублюдок. Знай,
ты казнён за то, что убил Кипиша, изуродовав тем самым мою жизнь, а ты
ещё исковеркал судьбы сотен, а может тысяч людей. Рад, что смог очистить
белый свет от такой гниды, как ты. Сдохни, падла! Профессор».
Бераз дәшми утырдылар. Беренче булып, Диләрә телгә килде:
– Исләрең китәрлек инде! – диде ул. – Вальтерны кызганудан әйтмим,
син әйткәндәй, тырыш җеннәр эләксен иде аңа, Аллаһының ачы каһәре
төшсен! Тик шулай да, уйлап карасаң, кеше бит төрмәдә утыра, аны бит
хөкүмәт саклый. Ә монда заказ биргәннәр дә, шалт (!) – ул үтәлгән дә!
Пиццага заказ бирсәң дә алай җайлы гына булмыйдыр әле кайчак.
– Җайлы гына түгел, сез ялгышасыз, – диде Зөлмәт. – Бик катлаулы,
үтә мәшәкатьле эш булды ул. Хәтта Профессор кебек авторитетлы, сүзе
үтүчән кешегә дә! Вальтер ике елдан иреккә чыгарга тиеш иде, воляда
аның эшләрен төгәлләү күпкә җайлырак булыр иде, әлбәттә, тик Кадыйр
көтә алмады. Бөтен булган абруен шушы эшкә җикте, акча кызганмады
һәм һәрвакыттагыча үз дигәненә иреште. Аның иң кызыгы шунда: 40 нчы
колония начальнигы белә Вальтерга заказ килгәнен, кайсыдыр бер шестак
әйтә аңа.
– Кем ул шестак? – дип сорады Галимҗан. Бу юлы нигәдер Хамистан.
– Стукач! – диде тегесе ачу белән.
– Тик барыбер берни эшли алмый, – дип дәвам итте Зөлмәт, елмаеп.
– Ничек инде төрмә начальнигы берни эшли алмасын? Шулай да буламы?
– диде Илгизәр бик ышанып бетмичә.
– Тормышта була барысы да, агы да, карасы да, – дип көйләп җибәрде
Зөлмәт. – «Бәхәскә урын юк» дигән фильмны караганыгыз бармы сезнең?
Кемерово колониясендә дә шул кинодагыча килеп чыга инде.
– Ни турында әле ул фильм? – дип сорады Илгизәр.
– Боксчылар турында, нык кызык кино! – диде Зөлмәт. – Дөнья чемпионы
отельдә горничнаяны тотып көчли дә, утыртып куялар моны. Ә бу төрмәдә
бер карт карак утыра. Кәкрәеп беткән инде бу, бүген булмаса иртәгә үләсе.
Шул карак дөнья чемпионы белән төрмә чемпионы арасында рингта
очрашу уздырмакчы була. Бөтен нәрсәне дә әзерләп бетердек дигәндә
генә, ЧП килеп чыга. Төрмәдәге тоткыннар теге яки бу чемпион җиңүенә
акча куялар бит инде, шуңа алар ике лагерьга аерылган була. Ашханәдә
төшке аш вакытында юктан гына ике зек талашып китәләр. Берсе дөнья
чемпионы яклы була, икенчесе төрмә чемпионы яклы. Ну, шуннан китә инде
ыгы-зыгы, махач ике лагерь зеклары арасында. Сугышны көчкә туктаталар
вертухайлар. Туктатуын туктаталар да, тик төрмә начальнигы матчны тыя,
уздырырга рөхсәтем юк, ди.
– Искә төште бугай. Аннары бу ата карак үз янына төрмә начальнигын
чакыртып ала, имеш, – диде Илгизәр.
– Әйе, әйе! – дип тагын да җанланыбрак сөйли башлады Зөлмәт. – Мин
сезгә хәзер джентльменнарның эшләрен ничек алып барганын сөйләп
күрсәтмәкче булам, ди карт карак төрмә начальнигына. Моннан утыз еллар
элек мин мистер Лински белән эшли идем, ди. Безнең казино бар иде, тик
шәһәрнең мэры комарлы уеннарга каршы иде, ул казинода начар кешеләр
генә җыела, дип уйлый иде. Мистер Лински миңа әйтте, син ул мэрга аңлат,
диде, казино ябылмаячак, ул һәрвакыт эшләп торачак, монда бәхәскә урын
юк, мәсьәлә хәл ителгән һәм бу карар яңадан каралмаячак. Ә менә мэрның
ике юлы бар: берсе – аның банктагы счётына зур суммадагы акча килергә
мөмкин, икенчесе – аны үтерергә мөмкиннәр, үзе сайласын, диде мистер
Лински, дип сөйли карт карак. Төрмә начальнигы сорый моннан, нишләде
соң мэр, ди. Үлде ул, ди тегесе. Аның машинасы шартлады нигәдер, ә ул
үзе шул машина эчендә янып үлде, ди. Төрмә начальнигы ярдәмчесеннән
сорый, бу картның сүзләренә колак салырга кирәк дип уйлыйсызмы сез,
янау бит бу, ди. Белмим инде, үзегезгә карагыз, ди ярдәмчесе, тик минем,
мәсәлән, үз машинамда янып үләсем килми, ди. Шунда карт карак тагын
телгә килә. Сезнең счётка күчәсе суммага килгәндә, без бу турыда сез
ялдан кайткач сөйләшербез инде, ди. Нинди ялдан, дип аптырый төрмә
начальнигы. Сез бит иртәгә диңгез буена ял итәргә китәсез, ди карт карак,
без барыбыз да сез гаиләгез белән бик рәхәтләнеп ял итеп кайтырсыз
дип ышанабыз, ди. Джентльменнар эшләрен менә шулай алып бара, ди.
Кемеровоның 40 нчы колониясендә Сурик Андижанский утыра иде ул
чакта, шул булышты Профессорга. Вальтерны одиночкага бикләп куйганнар
шестак әләгеннән соң. Сурик шунда төрмә начальнигына «Бәхәскә урын
юк» дигән шушы киноны сөйләп күрсәткән. Шуннан Вальтер янына
Сурикның кешесен утыртканнар. Бер тәүлек буе диярлек җәзалаган ул аны,
Вальтерның үкергәннәрен ярты төрмә ишетеп торган.
– Ниндидер абсурд дөньяда яшибез без, – дип авыр сулады Диләрә. –
Бандитлар төрмә начальнигы белән сөйләшеп, икенче бер җинаятьчене
тәүлек буена җәзалыйлар.
– Ә сезнең нишләп шулай исегез китә моңа, Диләрә ханым? – диде
Зөлмәт. – Әйтерсең лә, үзегез төрмә начальнигы күрмәгән кеше.
– Күргән кеше, күргән кеше, – дип, тагын бер авыр сулады Диләрә. – Тик
болай булырга тиеш түгел.
– Тиеш түгел әйбер до чурта инде ул! – дип кыстырды Хамис.
– Нигә?! Әйбәт бит инде! Кем әйткәндәй, бүре дә тук, куй да юк, – дип
көлде Зөлмәт. – Төрмә начальнигы принципиальлек күрсәтә ала, әлбәттә,
бик теләгәндә. Тик кирәкме соң ул аңа? Караклар иртәме-соңмы ул
Вальтерны барыбер үтерә, заказ түләнгән чөнки. Зирәклек күрсәтмәсәң,
Сурик Андижанский төрмәдә бунт күтәрергә, янгын чыгарырга да күп сорап
тормый ул. Аның ише нәрсәләр өчен начальство баштан сыйпап мактамый,
орден да бирмиләр, погонга йолдызлар да өстәлми. Ә зеклар гел сугышып,
гел бер-берсен имгәтеп, үтереп тора инде алар. Шуның өчен аларга яңа срок
өстиләр. Вальтерны үтергән өчен дә Сурик кешесенә җиде ел бирделәр.


(Ахыры киләсе санда)

"КУ", 09, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев