Логотип Казан Утлары
Роман

Һиҗрәт. "Йә – китәбез, йә – үләбез!"

Мөхәммәтҗан картның бөтен туганнары һиҗрәткә әзерләнә ... иң борчыганы – тумыштан телсез-чукрак кызы Хөснибикәнең дә, иренә ияреп, күз күрмәгән җирләргә чыгып китәргә җыенуы. Җитмәсә, авырлы да. Яшьтән анадан ятим калган, әле үзе дә балалыктан чыгып җитмәгән бу бичаракай ул чит-ят җирләрдә газап чикмәсме, ким-хур булып йөрмәсме – ата кешенең йөрәген менә шул уйлар да телгәли...

Тарихи роман

Мөхәммәтҗан карт ничә көннәр буе җанына урын таба алмый, әле карурманнарга чыгып китә, әле күл буена барып утыра, әле атын җигеп, Тарага юл ала... Кая барса да, күңелендә, телендә бер сүз – «һиҗрәт», илдән китү, дин-ислам хакына туган яклар белән мәңгегә бәхилләшү. Электән мулла кеше буларак, иманга куркыныч янаганда, һиҗрәтнең мәҗбүрият икәнлеген ул белә, әмма шушында тамыр җибәргән, нигез корган, гаилә тоткан ир-ат буларак, аның тота-каба гына кубарылып чыгып китәсе дә килми. Олыгайган көндә анда аларны ни көтә, газеталардан күренгәнчә, Төркиянең үзендә дә әллә ниләр булып ята, яшьләр хакимиятне дер селкетә, ирек даулыйлар. Дөрес, анда мөселманнарга дин тотарга ирек бар, әмма заманалар үзгәреп, аларда да Рәсәй илендәге кебек булмасмы – монысын беркем дә әйтә алмый...

Мөхәммәтҗан картның бөтен туганнары һиҗрәткә әзерләнә, инде сатыласы маллар очсыз бәягә сатылган, анда баргач яшәп китәргә бераз мая тупланган, кешеләрдә сәфәр дәрте, юл мәшәкате... Аларны инде бер нәрсә белән дә үгетләп, ниятләреннән кире кайтарып булмый. Мөхәммәтҗан картны иң борчыганы – тумыштан телсез-чукрак кызы Хөснибикәнең дә, иренә ияреп, күз күрмәгән җирләргә чыгып китәргә җыенуы. Җитмәсә, авырлы да. Яшьтән анадан ятим калган, әле үзе дә балалыктан чыгып җитмәгән бу бичаракай ул чит-ят җирләрдә газап чикмәсме, ким-хур булып йөрмәсме – ата кешенең йөрәген менә шул уйлар да телгәли... Шул ук вакытта үзе дә алар белән ерак юлга кузгалырга җыенмый, әниләре баладан үлеп киткәч, итәк тулы ятим белән калды, хәзер шуларны кеше итәсе, аякка бастырасы бар. Монда ул һәр куакны, һәр агачны, һәр кошны, һәр җанварны белә, үзе исән чагында балаларын ач итмәсен дә белә, ә менә чит-ят илдә аны нәрсә көтеп тора – әйтә алмый...

Менә бүген дә ул, Тулпар атын җигеп, өяз каласы Тарага юл алды. Анда качып кына Габдрәшит хаҗи кайткан, дигән сүзләр йөри, Мөхәммәтҗан карт аның белән очрашырга дип махсус бара. Габдрәшит хаҗи – тирә-юньдә иң күренекле, иң укымышлы кеше, иң гайрәтле, туры сүзле хәзрәт. Атасы ягыннан – җиде буын ахуннар, дин әһелләре, бохаралы, анасы ягыннан – гайрәтле мишәр һәм себер татарлары токымыннан. Яшьтән ятим калып, Аллаһ ярдәме белән Мәккә-Мәдинәләрдә белем алган, Коръәнне яттан белгән, Тара мәчетендә имам булган, мәктәп-мәдрәсәләр тоткан, хәтта ки бөтен Рәсәй мөселманнарының казые булган абруйлы кеше! Халык аны хөрмәт итә, сүзенә ышана, ул әйткәнне эшли иде. Һәм шушы кеше, туган якларына кайтып, авылдан-авылга йөреп, халыкка дөнья хәлләрен сөйли башлады, Рәсәйне бик куркыныч чорлар көткәнен аңлатты, мәчетләр ябылачак, манаралар киселәчәк, муллалар атып үтереләчәк, дин бетереләчәк, диде. Халык телсез калды, болай да гасырлар буе бу илдә җәһәннәм газаплары күргән татарларны инде милләт буларак, инде мөселман буларак юкка чыгу көтә иде. Исән калу өчен бары бер генә юл бар, ул – бу Аллаһ каргаган илдән китү, дин-ислам хакына һиҗрәт кылу иде...

Югыйсә, алар заманында бу җирләргә ислам динен тарату, дәгъват кылу өчен килгәннәр иде бит! Себердә яшәп яткан җирле халыкларның ислам диненнән шактый ерак торуларын ишетеп, бирегә әле хан заманнарында ук Бохара якларыннан күренекле дин әһелләре – сәедләр һәм шәехләр, укымышлы галимнәр килде. Дөрес, себер татарларының бер өлеше инде бик борынгы чорлардан – Багдад хәлифәте заманнарыннан, соңрак Үзбәк хан вакытларыннан ук ислам динен кабул иткән булганнар, әмма мәҗүсилектә калганнары да бар икән. Һәм гасырлар буе, бигрәк тә Күчем хан заманнарында Себердә ислам динен тарату өчен Бохара тарафларыннан дәгъватчы-миссионерлар килеп торды, Мөхәммәтҗан картның нәсел башы да шуннан. Картларның сөйләүләре буенча, алар бераз соңрак килгән, Әвәсбакы шәехнең Фәйзи шык, Алим шык, Ашкы шык, Баба шык улларыннан киткән зур нәсел ул, шуңа күрә, Тарадан башлап, шушы Яланкүл, Аубаткан, Үләнкүл, Рәчәп авылларының яртысы – Шиховлар фамилиясен йөртә. Мөхәммәтҗан картның үзенең дә фамилиясе Шихов, ә авыл халкы аларны йә шыклар дип, йә бохарилар дип атый. Шыклар – шәехләр дигәнне, ә бохари-бохаралы – Бохара тарафыннан килүчеләр дигәнне аңлата.

Ә Бохара тарафыннан, дине бер булса да, милләте буенча төрле кешеләр килгән – монда Алтын Урданың затлы татарлары да, зәңгәр күзле, ак йөзле таҗиклар да, кап-кара Африка мөселманнары – гарәпләр дә, халык телендә сартлар дип йөртелгән үзбәкләр дә булган. Соңрак алар барысы да бер исем – бохаралы дип йөртелә башлаган, дистә меңнәрчә себер татарлары арасында таралып, алар белән аралашып-кушылып яшәп киткәннәр, әмма беркайчан да үзләренең кемлекләрен онытмаганнар. Мөхәммәтҗан карт та җиде буынны гына түгел, кырык буын бабаларын белә, аларның бу дөньяга кайлардан таралганын да яхшы белә. Анда кәҗә тиресенә гарәпчә язылган, уклауга чорналган мең еллык нәсел шәҗәрәсе саклана, һәм ул Мөхәммәд пәйгамбәргә барып тоташа.

Әйе, Мөхәммәтҗанның атасы – Мөхәммәтрәхим, аның атасы – Сөецбакы, аның атасы – Мөхәммәтрәхим, аның атасы – Мырза шык, аның атасы – Фәйзи шык, ә ул – Әвәсбакының улы, бу – кырыгынчы буын. Ә нәсел башы Мөхәммәд галәйһиссәламнең кызы Фатыйма һәм аның балаларыннан китә, шәҗәрәгә шулай дип язылган. Шуңа күрә, нинди авыр елларда да, алар пәйгамбәр нәселе дәвамчылары булуларын онытмадылар, ислам хакына шушы җиргә ябышып яттылар, Себернең кара урманнарын ислам нуры белән нурландырдылар. Һәм нинди авыр вакытларда да, аерым кешеләр китсә дә, алар ил белән кубарылып һиҗрәткә китү турында уйламадылар, үзләрен Ходай тарафыннан шушы җирләргә ислам таратырга җибәрелгән илчеләр дип аңладылар, шушы фикергә гомер буе тугры булып калдылар. Һәм менә өммәт алдына, милләт алдына, бөтен җитдилеге белән, котылгысызлыгы белән һиҗрәт мәсьәләсе килеп басты...

Әйе, бу һиҗрәт дигәннәре авылларны гына түгел, гаиләләрне дә икегә бүлде – берәүләр «йә – китәбез, йә – үләбез», диделәр, икенчеләр аларны кузгалмаска үгетләде, мондагы тормышның да уңай якларын табарга тырыштылар. Ике якта да хаклык бар иде. Һиҗрәт турында сүз, дин-ислам хакына Госманлы иленә – Төркиягә күчеп китү мәсьәләсе Идел-Уралда гына түгел, Себердә дә күтәрелеп-күтәрелеп ала, илдәге хәлләргә карап, халыкның да кәефе үзгәреп тора. Себер татар авылларында дин Казан якларындагы кебек көчле булмаса да, монда да иман хакына җир читенә китәргә әзер торучылар бар, бигрәк тә бохаралы дип йөртелгән аксөяк нәселләр нык торалар иде. Дөрес, моңа кадәр патша хакимияте аларга артык каты кагылмады, аз санлы катлам, дип, бохаралылардан хәтта гаскәргә дә алмадылар, укымышлы бу татарлар җирле халык белән түрәләр арасында арадашчы булып торды. Әмма заманалар үзгәрә, ханнар вакытында ук Себергә ислам динен таратырга килгән бохаралы мөселманнарның да баш очында кара болытлар куера, ил өстенә шомлы афәт киләсен алар җаннары-тәннәре белән тоялар иде...

«Һиҗрәт», «һиҗрәт», дисәләр дә, дин-ислам хакына бөтен нәселең, хәтта ки авылың белән кубарылып, туып-үскән җирләреңне мәңгегә калдырып, бер белмәгән якларга чыгып китәргә күпләр әзер түгел иде. Шуңа күрә бу мәсьәлә сузылды, сүз куерды, бергәләп китә алмагач, кайберәүләр аерым-аерым да һиҗрәткә дип Төркиягә чыгып киттеләр, әмма төп халык һаман нидер көтте, өмет итте. Китик, диючеләр дә, калыйк, диючеләр дә ул арада тәмам шомарып, чарланып беттеләр, ике яктан да берсеннән-берсе дәһшәтле дәлилләр китерелде, гади халык тәмам гаҗиз булды. Әмма соңгы елларда Рәсәйдә барган шомлы үзгәрешләр, мөселманнарны эзәрлекләүләр, кулга алулар, төрмәләргә утыртулар һиҗрәт яклыларны көчәйтте. «Монда калсак, безне дә шушы хәл көтә», дип, алар авылдан-авылга йөреп, мәчет-мәдрәсәләрдә чыгышлар ясадылар. Өяз башкаласы Тарада исә һиҗрәткә кузгалырга теләүче себер татарларының исемлекләре төзелде, патшага прошение-гаризалар язылды, инде юл хәстәрләре күрелә башлады.

Халыкның ашыга-ашыга туган җирләрен ташлап китәргә җыенуының төп сәбәбе булып чукындыру куркынычы тора иде. Себер урыслар тарафыннан яулап алынганнан бирле, менә инде берничә гасыр буе, җирле халыкларны көчләп чукындырулар беркайчан да туктап тормады. Биредә әлмисактан бирле яшәгән иштәк-остяк-вогуллар, себер татарлары, кыргыз-кайсаклар авылы-авылы белән дә, аерым-аерым да чиркәүләргә куып кертелде, чукынырга теләмәгәннәр төрмәләргә, монастырьларга ябылды, мәңгегә каторгага сөрелде. Көчләп чукындырылган җирле халыкның бер өлеше әкренләп урыска әйләнде, берничә буында үзенең асыл телен дә, изге динен дә, кемлеген дә онытты, әмма каракучкыл йөзләре, кысык күзләре аларның урыс түгеллеген кычкырып тора иде. Һәр патша килгән саен үз тәртибен кертте, чукындыру да бер көчәеп, бер йомшарып торды, әмма беркайчан да ахыргача туктамады.

Башка җирле халыкларны урыс диненә куып кертү тизрәк барса да, попларга себер татарлары белән шактый озак изаланырга туры килде. Алар арасына асылташлар булып сибелгән бохаралылар һәм казан татарлары дин-ислам өчен үләргә дә әзер иделәр, алар бу иманны себер татарларына да кертә алдылар. Шуңа күрә урыс поплары чукындырып киткәннән соң да, себер татарларының бер өлеше барыбер качып кына ислам динен тотты, түрендә икона булса, сандыгында Коръәне ятты, муенында мәҗбүриләп асылган калай тәре булса да, күлмәк изүендә изге сүрәләр язылган бөтие яшерелгән иде. Әмма бу хәл ачылган очракта аларны төрмә көтә, хәтта каторгага сөргән очраклар да була. Урыс поплары бигрәк тә унсигезенче гасыр башларында нык котыра, башкисәр Ермак һәм Явыз Иван чукындырып бетерә алмаган себер татарларын ят дингә күндерүне Пётр патша һәм аның патшабикә кызлары, христиан дине әһелләре, архимандритлар, митрополитлар дәвам итә. Губерна һәм епархия үзәге булган Тубылда чиркәү суды оештырыла, анда менә шушы «яшерен мөселманнар«га җәза бирү белән шөгыльләнәләр, шул рәвешле, йөзләрчә, хәтта меңнәрчә себер татарын яңадан исламга кайткан өчен җәзалыйлар. Урыс дин әһелләре һәм хәрбиләре, патша хакимияте белән берләшеп, чукынырга теләмәгән татарларны тереләй утларда яндырудан башлап, мәңгелек сөргеннәргә хәтле сөрәләр, аларның затлы нәселләрен юк итәләр... Себердәге барлык мәчетләр дә диярлек ут төртеп яндырыла, мәктәп-мәдрәсәләр җимертелә, чукынмаган татарлар үз авылларыннан куыла, исән калганнары чукынган милләттәшләре өчен дә салым түли, рекрут бирә башлыйлар.

Бу коточкыч хәлләрне Тарада, Иртыш-Ишим буендагы татар авылларында да яхшы хәтерлиләр, чөнки ул хәлләр аларның туганнары, якыннары белән дә булды бит! Шуңа күрә, тагы чукындыру сүзе чыга икән, аңа җавап итеп, һиҗрәткә чакыру яңгырады, милләт фаҗигасенә тиң Гөлбостан авылы тарихы сөйләнде. Ул авыл Иртыш елгасы буенда, Ишим тамагында урнашкан, бик борынгы, хан заманнарыннан калган сала, дөресрәге, элеккеге кала була. Хәзер аның урынында «Керәшен кыры» дип аталган бушлык, тоташ каберлекләр... Гөлбостан халкы борын-борыннан үзенең затлылыгы, шыклар-шәехләр нәселеннән укымышлы бохаралылар яшәве белән аерылып торган, төп халкы исә саргат кабиләсеннән себер татарлары булган.

Алар Ермакка каршы да арыслан кебек сугышалар, бирелмиләр, патша гаскәрләре дә аларны тиз генә буйсындыра алмый, ә менә урыс поплары шушы борынгы ханнар авылының башына җитә. Чукындыруга алар тиз генә бирешмиләр, тәре күтәреп килгән урыс попларының да кайберләрен алдалап, кайберләрен куркытып, кайберләрен сатып алып кире боралар. Әмма алар тирәсендәге тимер кыршау кысылганнан-кысыла бара, бу тирәдә алардан башка чукынмаган татар авылы калмый, инде чират Гөлбостанга да җитә. Башта авылның аксакалларын, шәех-муллаларын урлап, Тубыл төрмәсенә ябып, канга батырып кыйныйлар, аларга нахак ялалар ягалар, христиан динен кабул итмәсәләр, үлем белән яныйлар. Нәтиҗәдә, бу аксакалларның бер өлеше төрмәдә юкка чыга, бер өлеше, муеннарына тәре асып, авылга әйләнеп кайта. Нәфрәт белән үзләренең йөзләренә төкергән авылдашларына алар болай ди: «Без җанны саклап калу өчен тәреләрен астык, чөнки Коръәндә дә гомерне саклап калу өчен динеңне яшерергә мөмкин, диелгән. Әмма без күңелебез белән барыбер мөселман булып калдык, тормышыбызда да мөселманлыкны алып барырбыз. Урыс поплары авылга килгәндә, аларча булырбыз, алар киткәч, үзебезчә – татарча-мөселманча яшәрбез». Һәм шулай яши башлыйлар да – поплар Гөлбостанга килгәндә – икона һәм тәре, алар китү белән – намазлык һәм түбәтәй... Әмма бу уен озакка бармый, поплар килеп, авылның чукынган һәм чукынмаганнарын аера башлыйлар, имеш, пакь христианнар «поганый басурманнар» белән бергә яшәргә тиеш түгел икән, димәк, мөселман-татарлар туган авылларын ташлап китәргә тиеш булалар. Гөлбостанда мәчет тә тыела, тиз арада чиркәү салып куялар, Казан ягыннан килгән керәшен татарын анда поп итеп билгелиләр. Ә ул һәр кешене күзәтеп, теркәп, билгеләп бара, чиркәүгә йөрүләр, бала тугач, чукындыру һәм язып куюлар, кеше үлгәч, аны христиан гадәте буенча күмүләр аның өстендә була. Шушыларны аз гына бозсаң да, авылга атлы казаклар килеп җитә, тагы яткырып суктырулар, тагы судлар, тагы төрмәләр...

Шушы куылулардан, эзәрлекләүләрдән, суд һәм төрмәләрдән тәмам алҗыган, бу хәлдән һичнинди чыгу юлы тапмаган себер татарлары аянычлы язмышлары белән килешә башлыйлар. Кемнәрдер – авылын ташлап сукбайга әйләнмәс өчен, кемнәрдер – калган гомерен төрмәдә уздырмас өчен ыңгырашып булса да поп әйткәннәр белән ризалаша... Дөрес, караңгы төннәрдә авылдан чыгып качып, кара урманнар, төпсез сазлыклар аша кыпчак далаларына барып җитүчеләр, аның аша Бохарага юл тотучылар да була. Хәтта дин-ислам хакына Төркия, гарәп илләренә һиҗрәт кылучылар булганын да әйтәләр, әмма бөтен халык ул юлга баса алмый, күпләр туган авылларында кала һәм яшәр өчен чукынырга мәҗбүр була. Әмма патша хакимияте аларны чукынгач та тынычлыкта калдырмый – бу татарлар яшереп үз диннәрен тотып ятмасыннар өчен, яңа фәрманын чыгара. Бу фәрман буенча, чукынган җирле халык вәкилләре үз милләттәшләре белән гаилә кормаска, бары тик праваслау урыслар белән генә өйләнешергә, кияүгә чыгарга тиеш булалар. Моның белән патша хакимияте берничә мәкерле максатын тормышка ашыра – җирле халыкларны, шул исәптән, себер татарларын да ана теле мохитеннән аера, аларның берничә буында урыска әйләнүенә юл ача. Икенчедән, элеккечә качып үз диннәрен тотуга, исламча яшәүгә барлык юлларны да яба. Шушы хәбәрләрне алгач, Гөлбостанның мәҗбүри чукынган татарлары катгый карарга киләләр – моннан соң беркемгә дә кияүгә чыкмаска һәм өйләнмәскә!

«Без гомеребезне саклап калу өчен кяфер динен алырга мәҗбүр булдык, үлем куркынычы астында муеныбызга тәре астык. Моның өчен Аллаһтан көне-төне кичерү сорыйбыз, без күңелләребез белән барыбер мөселман булып калдык... Инде бездән соң килгән буыннар боларны онытыр, урыслар белән гаилә корып яшәп, урыска әйләнер, кяфер булыр... Шуңа күрә, үзебездән кяфер нәсел калдырмас өчен, васыять итеп әйтәбез – ир балаларыбыз беркайчан да өйләнмәсен, кыз балаларыбыз беркайчан да кияүгә чыкмасын! Бу – безнең әманәт, васыятебез, соңгы догабыз...»

Һәм шулай була да – Гөлбостан авылы егетләре өйләнми, кызлары кияүгә чыкмый картая, үзләреннән кяфер нәсел калдырмыйча, әлеге авыл халкы әкренләп зиратка күчеп бетә... Хәзер ул урын «Керәшен кыры» дип атала... Әлбәттә, бу хәбәр бөтен Себергә тарала, татарлар аны елый-елый тыңлыйлар, башкаларга да тараталар. Халык инде соңгы чиккә килеп җиткәч, мәчетләр беткәч, мөселманнарга кара урманнарда да урын калмагач, бохаралы Алим Шихов исемле кешене Петербургка, патшабикәнең үзе янына җибәрәләр. Пәһлеван кыяфәтле, тавышыннан диварлар дерелдәгән, аяк атлавыннан идәннәр сыгылып торган Алим шыкны патшабикә Елизавета Петровна кабул итә. Үз каршында баһадир кыяфәтле, башы түшәмгә тигән, өстенә затлы киемнәр кигән татар ир-атын күргәч, ул, шаярткан булып:

– Сездә, Сибириядә, бөтен татарлар да шушындый богатырь-баһадирмы? – дип сораган.

Алим шык та югалып калмаган, мыек астыннан гына елмаеп:

– Әйе, нәкъ шулай, патшабикә галиҗәнапләре, татарлар барысы да шундый, әмма мин алар арасында әле иң бәләкәе, – дип җавап биргән.

Әлбәттә, Алим шәехнең төп сүзе себер татарларының аянычлы язмышы турында булган, һәм төп таләбе – динебезгә тимәскә, халыкны салымнар белән бумаска, татар җирләренә урысларны күчереп утыртмаска! Әлбәттә, бу таләпләрнең барысы да үтәлмәгәндер, әмма патша хакимияте дә вакыты-вакыты белән татар бугазыннан кулын ычкындырып торган, чөнки җирдә эшләргә дә кеше кирәк булган.

Инде бу шомлы көннәр тәмам артта калды, заманалар үзгәрде, чукындырулар да яңадан әйләнеп кайтмас, дип торганда гына, дөньялар тагы болгана башлый, Себер өстенә тагы чукындыру шомлыгы тарала... Бу инде егерменче гасырның башлары була... Көтмәгәндә, Тубылда яңа чукындыру үзәге ачып куялар, аны «Противомусульманская миссия» дип атыйлар, ягъни, ул турыдан-туры мөселманнарга каршы эшләргә тиеш була. 1900 елның 15 февралендә Синод указы белән ачылган бу карагруһ оешма, бөтен Себергә, бигрәк тә, ислам диненә ябышып яткан татар авылларына таралып, халык арасында христиан динен «кодалый» башлыйлар. Әлеге мәкерле гамәлләренә алар бик нык әзерлек белән тотыналар – башта себер татарлары өчен аларның үз телләрендә сүзлекләр һәм китаплар чыгаралар, аларны язуда һәм таратуда Казаннан махсус җибәрелгән керәшен татарлары нык булыша. Бу китапларның барысы да диярлек ислам динен түбәнәйтүгә, христиан динен күтәрүгә юнәлтелгән була. Миссионерлар турыдан-туры Коръәнгә мөрәҗәгать итеп, аның сүзләрен-аятьләрен бозып, халыкка изге китапны үзләренчә аңлата башлыйлар. Шулай ук себертатар телендә Мөхәммәд пәйгамбәрне хурлаган китаплар да дөнья күрә. Ефрем Елисеев исемле поп-миссионер, керәшен татары, мөселманнарга каршы көрәштә бөтен игътибарын мәктәп-мәдрәсәләргә юнәлдерә, аларда бары тик урысча укытып һәм христиан дине дәресләре кертеп кенә татарларны җиңәргә мөмкин, дигән нәтиҗә ясый.

Патша хөкүмәте моны тиз ишетеп ала... Һәм патша хөкүмәте шушы юнәлештә чаралар да күрә башлый. Гасырлар буе барган көчләп чукындырудан соң әле яңа аякка басып килгән татар милләтен мәктәп-мәдрәсәләре аша кабат чукындырырга уйлый. 1905 елның маенда империя хөкүмәте әлеге мәсьәлә буенча махсус киңәшмә җыя, анда татар әлифбасын урысныкына алыштыру, мәктәп-мәдрәсәләрдә мәҗбүри урыс телен кертү, балаларны урыс рухында тәрбияләү мәсьәләләре карала. Бер елдан, ягъни 1906 елның мартында бу кагыйдәләр аерым җыентык булып басылып чыга һәм аларны үтәү мәҗбүри булып тора. Милләт моңа каршы күтәрелә, бу хәлләрне яңа чукындыру, дип атый, хакимият исә каршы чыккан татарларны җәзалау юлына баса. Милләтнең күренекле уллары тагы төрмәләргә ябыла, алар чыгарган газеталар ябыла, мәктәп-мәдрәсәләренә йозак салына...

Романның дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбызда укып барыгыз.

 

"КУ" 7, 2017

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Көтэбез . бик киң итеп язылган . тарих . география йөзеп рэхэтлэнеп укырлык роман ахрысы .