Логотип Казан Утлары
Роман

Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)

«Нәфисә турында артык сүз язмагыз, бөтенләй сорашмасагыз, арурак булыр...» дип язганнар. Димәк, нәрсәдер булган. «Баласы да бар, исән генә Ташкенда яши» дигән хәбәргә дә сөенәм инде. Ул Солтангәрәй беләндер, чөнки «Солтангәрәй дә авылда тормый» дип язалар.

(Әсәроне башыннан МОНДА басып укыгыз)

***

Зөһрә белән Зәйнәпбану Енисейдан су ташып, әлеге дә баягы балык ашы пешерергә чаннарының астына ут тергезделәр...
Инде язгы ташулардан соң, су шактый гына чистарган. Енисей өстендә зур-зур балыклар уйнаклый. Елга өстендә шап-шоп итеп әле анда, әле монда, тын гына агып яткан елганы уятырга теләгәндәй, кояш нурларында алтын тәңкәләрен ялтыратып сикерешәләр. Көн шундый җылы, рәхәт. Ылыс, нарат сагызы, тагын әллә нинди хуш исләр китереп, акрын гына язгы җилләр исә.
Зөһрә тын гына агып яткан Енисейга, яр буенда суга иелеп үскән,
азрак туган якның тал агачына охшаган, ләкин яфрагы озынча агачларга, яр буендагы төрле-төрле чәчәкләргә карап торды да, күзләренә яшьләре җыелып, үзе дә сизмичә уфтанып куйды.
Безнең Мишә елгасына да бөдрә таллар су эчәргә иелгәннәрдер, су буенда сусыл сары төнбоеклар, кояш нурларында җылынып, сагышлы күзләрен зәңгәр күкләргә төбәп тынып калганнардыр. Болыннар шау чәчәктәдер. Юк, иртәрәктер әле... Инде Зөһрә белмәгән яңа яшьләр үсеп җиткәндер. Хатынның күз алдыннан Чакрактау буйларында, Ялантау, Кыйгасар болыннарында печән өстендәге бәхетле чаклары, үзенең Габдрахманы белән ничек итеп печән өстендә ашкына-ашкына эшләп йөргән вакытлары килеп басты да үзе дә сизмәстән бөтен җаны белән сулкылдап куйды.
Бергәләп, күмәкләшеп эшләү, тыныч-рәхәт тормыш, әти-әни исән,
өй тулы бала-чага – тулы бәхет булган лабаса! Кайтсын иде шул матур тормышлар! Гаиләсе яңадан Алансудагы чарлаклы өйләренә җыелсын, гәпләшә-гәпләшә, тәмле итеп чәй эчсен иде. Базар көнне һәрвакыттагыча, вәкарь белән генә атлап, әтисе Хәбибулла килеп керсен иде. Зөһрә, әйтерсең, төш күрә. 

– Менә, балалар, Теләче базарыннан сезгә күчтәнәч алып кайттым әле, – ди әтисе, букчасыннан озын бауга тезгән клиндерләр, кәнфит һәм нарат сагызына май кушып ясалган берничә коймак чыгарыр. Монысы кызы
белән оныгы Нәфисәгә. Рәшиткә дә:
– Улым, сиңа да сагыз биримме соң? – дисә, Рәшите:
– Кит, дәү әти, булмаганны сөйләмә, егет кеше сагыз чәйнимени? Сагыз чәйнәгән егетләргә сакал чыкмый бит ул, аннары соң, су буенда торучы Әхми кебек, хатын-кыз күк сакалсыз йөрерсең. Тик син миңа ул сагызны бир әле, кирәге чыгар йә кармакка алыштырып алырмын, – дип, сагызны гайкалар, әллә ниткән тимерләр салган кесәсенә салып куя.
– Әһә, – дип көлә Хәбибулла карт, – димәк, ул сагызны берәр кызга бирәсең инде. Берәр кызга күзең төштеме? Чөнки бер малай да сагызны кармакка алыштырмас, сагыз чәйнәсәләр, аларга да сакал чыкмый бит инде. Берәр кызга инде бу сагыз, – дип, оныгын ирештерә дәү әтисе.
– Дәү әти, мине җүләргә саныйсыңдыр син, ул чәрелдекләргә сагыз хәтле сагыз бирәм, ди, булмаганны. Ул кызлар бит кирәксә-кирәкмәсә дә, акырып еларга гына торалар, чебен тимәс чер итәр бит алар. Кирәге чыгар әле.
– Сиңа әйтәм, нәрсәгә дип баланы ирештерәсең син, ә? Карт җүләр, биш яшьлек балага бәйләнә! Нинди кыз, нинди күз төшү? – ди җиз иләктән бодай оны иләп, әчегә коймак пешереп китергән дәү әнисе Фәгыйлә. – Әйдәгез әле, оланнар, әйдәгез әле, менә әчегә коймак пешереп, каз маенда коендырып кына майлап алып килгәнием. Суынганчы ашап алыгыз әле.
Ул арада, Нәфисә зелпеләр, комнар белән ышкый-ышкый, Тереклек суында ялтыраткан җиз самавыр күңелләрне җилкетеп җырлый-җырлый өстәлгә менеп кунаклый да юка зәңгәр кытай фарфорыннан эшләнгән чынаякларга җимешләп, сөтләп чәй ясап эчәләр. Бай, бәрәкәтле, бәхетле тормыш!
Рәшит исә тиз генә чәй эчеп ала да җирән чәчле Сәлимәне сөендерергә күршеләренә чаба. Зөһрәне сизми дип белә инде. Атна саен шулай улы күрше кызына сагыз ташый, гайкалар, әллә ниткән тимерләр янында яткан, гәҗиткә төргән, нарат исләре килеп торган бер коймак сагыз җанын җилкендереп, күңелен җылытып тора. Ул Рәшитнең Сәлимәгә сагыз бирәсе
бәхетле минутларын көтә.
– Әй сәнә-ә-ә, – дип сузачак бите көнбагыш чәчәге кебек сипкелле Сәлимә, – алмыйм, дәү әтиең базарга барган саен миңа сагыз бирәсең. Әле мин бу арада сумала чәйнәдем. Нарат сагызы кебек үк тәмле түгел инде, шулай да ярап тора, – дигән булыр, ә үзенең йөзе балкып китәр, күзләре ут кебек кабыныр. – Үзең чәйнә, тәмле ул, – дияр. Гел шулай ди ул, гел шулай дигән була, җирән.
– Мә, ал инде, – дияр Рәшит. – Мин җегет кеше бит, кеше көлдереп, сагыз чәйнәп утырмам, ал, алайса ташлыйм.
– Тилеме соң син, шундый тәмле әйберне ташларга. Бир соң алайса, – дип, авызындагы кара сумаланы кабарып торган ирене читенә теле белән этеп чыгарып, ап-ак тешләре белән ылыс исе килеп торган сагызны кертләтеп кенә тешләп алыр. Сумаланы исә сукмак читенә төкереп ташлар.
– Рәшит, Рәшит, шундый тәмле, рәхмәт сиңа, яме! Мә, син дә кырыеннан гына китеп алып чәйнәп кара әле, мин беркемгә дә әйтмәм синең сагыз чәйнәгәнеңне, валлаһи, дим, мин бит җүләр түгел атна саен сагыз биргән кеше турында сөйләп йөрергә. Әни әйтә, кызым, ди, беркайчан да кеше турында начар сөйләмә, үзең турында сөйләгән күк буласың, ди.
– Кирәкми, – дияр Рәшит, – чәйнәмим. Мин ир кеше, ник әле мин
кача-поса сагыз чәйнәргә тиеш, хатын-кыз күк? Дәү әти атна саен Теләче базарына бара ул. Киләсе атнада чуртан тота торган кармак алып кайтам, диде, алайса гел чабак кына тотып алып кайтам. Әни әйтә, ул чабакны әнә мәчегә бир, ди. Мин көн буе балык чиерткәнен көтеп утырам, ә ул мәчегә бир, ди. Менә чуртан тотсаммы...
Янына чиләк-көянтәсен күтәреп, Зәйнәпбану килеп туктагач кына
шундый татлы уйларыннан айнып китте Зөһрә. Яргаланып беткән арык куллары белән ябык, талчыккан йөзеннән күз яшьләрен сыпырып төшереп елмайгандай итте.
– Һай Зәйнәп, менә тын гына агып яткан Инәсәйгә сокланып карап тордым да үзебезнең Мишә суларын, илдә калган әти-әниемне искә төшереп җебеп киттем әле. Кызым Нәфисәмне искә төшердем. Ничек яшәп яталардыр? Нәфисәмнең кызы бар, диләр. Солтангәрәй турында ләм-мим бер сүз юк. Ташкенда, ди, кызым. Гыйниятулла абыйның хатынына да яза күрмәгез, Нәфисәне бетерерсез дип язалар. Кайларда гына тилмереп йөри икән, бәгырькәем, берүзе бит, янында серен сөйләр кешесе дә, кайгысын уртаклашыр якыны да юк, уналты яше тулганчы ук ялгыз башы калды, әле очарга да өйрәнмәгән кош баласы сыман! Авылдан өч айга бер хат килә. Әле аны да монда башта укып тикшерәләр, соңыннан гына, үзләренә кирәкмәгән җирләрен сызып, бозып, безгә тапшыралар. Үзебез язган хатны
да ачык килеш кенә алалар.
«Нәфисә турында артык сүз язмагыз, бөтенләй сорашмасагыз, арурак булыр...» дип язганнар. Димәк, нәрсәдер булган. «Баласы да бар, исән генә Ташкенда яши» дигән хәбәргә дә сөенәм инде. Ул Солтангәрәй беләндер, чөнки «Солтангәрәй дә авылда тормый» дип язалар. Аларның бергә никах укытып яшәүләре турында язсалар, ни була? Гаҗәбенә ни диярсең, валлаһи?! Үзәкләребез өзелеп, илдән берәр хәбәр килгәнне көтеп
ятканыбызны беләләр бит инде. Кызымның хәлен белдерергә ярамыйдыр, күрәсең. Шуннан куркалардыр.
– Зөһрә апа, Зөһрә апа, – дип кабатлады Зәйнәп. – Ул исән бит, шуңа сөенергә кирәк. Әнә минекеләр барысы да бетте, берсе дә калмады. Әгәр шушы каһәрләнгән җәһәннәмдә сезне очратмаган булсам, мин дә беткән идем. Әти-әнием, абыем сезгә рәхмәтләрен әйтеп яталардыр. Нәфисәнең дә тормыш юлында игелекле кешеләр очрамаганнардыр, дисеңме? Алла теләсә, әле алда матур көннәр булыр, илгә кайтырбыз. Кызыгызны эзләп
табарсыз. Күр, ничек матур булып, Әминәбез үсеп килә. Күз генә тия күрмәсен, бигрәкләр матур, нурлы бала. Камил әйтә, Әминә безнең Нәфисә апага охшаган, ди. Апай да шундый матур иде, толымнары тубыгына тиеп торалар иде, ди. Солтангәрәй абый белән шундый да пар килгәннәр иде, ди. Барысы да әйбәт булыр. Әйдә, меник, Зөһрә апа, су кайнап чыккандыр, утын өстәдем, балыкларны чистартыйк. – Зәйнәпбану баскыч-баскыч итеп ясалган Енисей ярыннан өскә менеп китте.

***

Шундый матур җылы көн иде.
Енисей өстендә сикерешә-сикерешә алтын балыклар уйный иде.
Тайга ягыннан искән җил, агач ябалдашларын тибрәтеп, ылыс, нарат сагызы исләрен китерә иде.
Йөзембикә әбисе кәфенлеген суган кабыгына манып, алсу-саргылт төскә кертеп, балитәкләп Әминәгә кулдан гына күлмәк тегеп кидергән иде.
Рәшит кармакларын күтәреп, күрше малае Костя белән Енисей ярына – балыкның иң күп чиертә торган урынына, агачлар белән каймап алынган, үзләре генә белгән җиргә киттеләр. Язга чыкканнан бирле балыкны кәрзинләп-кәрзинләп ташыды малай. Үзләреннән калганын әле эштән бушый алмаган, балык тоту мөмкинлеге булмаган тоткыннарга да пешереп илттеләр.
Йөзембикә абыстай урманнан кайтып кермәде. Тайга җәенең бер көне ел туйдыра дип, җиләк җыеп киптерде, әллә нинди үләннәр җыйды. Көзгә таба эрбет чикләвеге, тагын әллә ниләр. Шуңа күрә дә хәлфә гаиләсе башка тоткыннарга караганда кышны хәллерәк чыга иде. Аннан соң ни дисәң дә, ашау-эчү җире – ашау-эчү җире инде, акмаса да тама. Ат аунаган җирдә төк кала, ди.
Йөзембикә абыстай, үзләренең земләнкесеннән ерак та булмаган бер ачыклыкта мүк җиләге аланлыгы күреп, тиз генә берәр тырыс җыеп алып кайтасы булды. Берәр сәгатьтән Әминә йокыдан торганчы әйләнеп кайтырмын дип уйлады ул.
Әминә таралып йоклап ята иде, бергә уйный торган каршы земләнкедә торучы Катя исемле кыз кереп уятты.
– Амина, давай вставай, на улице так тепло, солнечно, пойдём играть.
Әминә уянып, йокысыннан торасы килмичә әйләнгәләп ятты да торып, Йөзембикә абыстай теккән балитәкле күлмәген киде. Өстәл өстендәге бер телем ипине алып, авызына кабам дигәндә, Катяның күзләрен тутырып карап торуын күргәч, ипиен, уртага сындырып, кызга сузды.
– Мә, Катя, аша.
Тегесе ипине тиз генә эләктереп алды да комсызланып ашый башлады. Аннан кызлар үзләре уйный торган Сөзгәк тау башына чаптылар. Ул тау читтән караганда, үгез башына охшаган булганга, аны Сөзгәк тау дип атаганнар.
Йөзембикә абыстай урманнан кайтып керми иде. Утрау-утрау булып үсеп утырган ягельдән мендәрләр, асларына салып ятарга киезләр әзерләде. Сирәк кенә булса да кызыл бөрлегән табып алып кайтты. Аның артыннан сазанак, күк җиләк, кара җиләк өлгерә. Озак та тормый гөмбәләр өлгерә башлый, йөнтәс гөмбә, ак гөмбә... Барысын да җыя Йөзембикә карчык.
Агач ботакларына тезеп, күләгәдә киптерә дә кышкылыкка капчыкларга тутырып куя.
Ә урман эчендә йөри торган түгел – кигәвене, черкие... Битлек киеп тә котылып булмый ул канечкечләрдән. Алар әллә кайлардан җай табып кереп, җаныңа тияләр! Вак сукыр черкиләре тагын! Саргылт кигәвене тешләсә, күзеңнән утлар чыга. Кайсы көннәрдә тәмам эштән чыгып, шешенеп
кайтып керә Йөзембикә абыстай. Әрнү, кычынуларга түзә алмыйча, кеше күрмәгәндә елап та ала. Ләкин алда озын кышлар бар. Ничек булса да, түзәргә, тырышырга кирәк. Әтисе дә: «Кызым, тырыш булсаң, түзем булсаң, бу дөньяларда югалып калмассың, ачтан үлмәссең. Чөнки табигать үз баласын туендырырлык тәгамне бирә ул. Тик аны хасиятләп, вакытында
җыйнап алырга гына кирәк. Йоклап ятмасаң, барысы да булыр», – дип әйтә иде.
Йөзембикә абыстай тырысына саз җиләге тутырып кайтып кереп, агач сәндерәдә Әминәне күрмәгәч, куркып, тирә-якны әйләнеп чыкты, тик таба алмады. Катяның әти-әнисе урман кисүдә, земләнке ишеген таяк белән генә терәтеп куйганнар, кызлары өйдә юк.
Абыстай аптырап, арлы-бире йөреп, арып-талып, хәсрәтләнеп,
земләнкесенә кайтты һәм урындык вазифасын үти торган агач бүкәнгә килеп утырды. Нигәдер йөрәгенә әллә ниткән шом, курку оялады. Кая китәргә мөмкин иртүк, әле кояш күтәрелеп кенә килә. Әллә Ходаем... Тоткыннар арасында уголовниклар, чын җинаятьчеләр күпме! Кемнедер үтергәннәр, хатын-кызларны көчләгәннәр дигән хәбәрләр һәрдаим ишетелеп тора. Юк- юк! Алла сакласын, андый уйларны башка да китерергә ярамый. Аның җаныннан да якын Әминәсе алар кулына эләкмәс. Катя белән каядыр уйнап йөридер. Ул аксыл чәчле, зәңгәр күзле кызга инде алты яшь. Тукта, Катяларга кайтмадылар микән дип, көч-хәл белән урыныннан кузгалып, абыстай тагын чыгып китте.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев