Логотип Казан Утлары
Роман

Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)

Оныгыңның өйләнгәнен күр инде син! Тизрәк кайтсыннар иде инде. Себердә туган Әминәгә дә ун яшь тулгандыр.

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

* * *

Улы Шамил Фәгыйлә түтигә Зөһрә апаларының төгәл кайсы көнне
кайтачакларын җиткерде.
– И улым, чынлап та кайтырлар, дисеңме? Күңелем һаман ышанмый. Кайта гына күрсеннәр. Балакайларым, ун ел гомер бит, ун ел гомер! Инде балаларымны күрер күк булмаган идем, – дип, Фәгыйлә карчык тагын әйберләр җыеп төйни башлады. – Менә бит, Аллаһка шөкер, сабыр иттек, көттек. Инде Ходай кавышуларны гына насыйп итсен! Менә синең генә әрмиягә китәр вакытың җитә...
– Әни, борчылма!.. Аның каруы Зөһрә апайлар кайтачак, Рәшидә апай белән Асилә апай илдә. Сиңа минсез алай авыр булмас, – дип, Шамил әнисен юатты.
– Улым, менә суккан паласларым да бар иде. Идәннәре салкын булса, боларын да аласыңмы әллә? – дип каударланды Фәгыйлә карчык.
Аннары ачкыч алып чыгып, чоландагы алагаем зур сандыкны ачты. Ачкычны боруга, күңелләрне күтәреп, матур көй яңгырады. Сандыкны Фәгыйләгә әтисе Йосыф Казаннан ясатып алып кайткан иде. Ул сандыкны кыз алырга килгән, дугаларына кыңгыраулар, кызыл башлы сөлгеләр тагылган атка көчкә күтәреп салдылар. «Ай-яй, Хәбибулла кызны сайлый да белде инде! – дип шаккатты авыл халкы. – Бирнә сандыгы адәм күтәрә алмаслык авыр, зурлыгы да кышлаган үгез чаклы булыр. Әле шуның өстенә
ачкычын борып җибәрүгә шундый да матур моңлы көй уйный башлый, ди. Сандык эчендәге кызыл малның затлылыгына, муллыгына каенанасының да исе-акылы киткән». «Миңа яшел атлас күлмәклек, әле менә нинди җөйчедән тектерергә белмичә аптырап торам. Авылда гына җүнле-башлы җөйчесе дә юк бит аның. Каенатасына – кәзәки белән түбәтәй. Хәбибуллама
алып килгән бүләкләрен күрсәгез икән әле тагын! Аяк чолгаулары гына да әллә ничәү. Аннан соңы каен энеләренә, каен сеңелләренә күптин-күп инде, чуктин-чук. Өебезне танымаслык итеп киендереп куйды, курчак өе ясады, билләһи, күрше-күлән күреп, исләре китте. – Көтү куарга барганда, күргән-белгән авыл хатыннарына Хәдичә шулай сөйләде. – Аннан соң, үзегез беләсез бит, без дә төшеп калганнардан түгел, кияү бүләген бик ару, мул итеп әзерләдек, Хәбибулламның йөзен кызартырлык итмәдек. Затлы җирдән килен алгач, тырышасың инде ул», – дип тә өстәп җибәрде каенана.

Музыка уйнап, сандык ачылган арада шуларны исенә төшерде Фәгыйлә карчык. Йөзенә моңсу елмаю иңде.
Әй гомерләр диген син, ни арада үтеп киттегез соң?! Инде китәр
вакытлар җитте. Әле яши генә башлаган кебек, бер ишектән кереп
икенчесеннән чыккан сыман гына булды лабаса! Инде менә оныгы
Камил дә Себердән үзенә хатын алып кайта, диләр. Фәгыйләнең яшүсмер малай булып киткән оныгының ул белмәгән, күрмәгән арада инде өйләнерлек егет булуына ышанасы да килми. Оныгыңның өйләнгәнен күр инде син! Тизрәк кайтсыннар иде инде. Себердә туган Әминәгә дә ун яшь тулгандыр.
Фәгыйлә карчыкка Әминәнең аянычлы язмышы турында әйтмәгәннәр иде. Карчыкның теткәләнеп беткән йөрәге бу кайгыны күтәрә алмас, дип курыктылар.
Кызы Асиләнең Сылуы белән бер тирәдәрәк туды Әминә. Сылу оныгы урак өстендә туган иде, Фәгыйләнең кара исәбе буенча Әминә көз көне бәрәңге алганда туарга тиеш. Сылудан әз генә кечерәк булыр. Нәфисәнең кызы – Газизәсе дә тугыз яшьләрдә булырга тиеш. Өч кыз бала, өчесенә дә ун-унбер яшь. Рәхәтләнеп, гөрләшеп бертуганнардай үссеннәр инде дип, күзенә тулган яшьләрен җилкәсенә таратып япкан француз яулык чите белән
сөртеп алды. Инде алдагы тормышлары матур булсын! Без күргәннәрне оныкларыма күрсәтмә, Раббым, дип, иреннәрен тибрәтеп, дога укып алды.
Сандык җырлап ачылды да Фәгыйлә карчык картлыктан, авыр эштән тупасланып беткән куллары белән үзенең яшьлеге, матур, бәхетле, бәрәкәтле тормышының хатирәләрен саклаган, балачак, яшьлек хыялларын эченә сыйдырган яшел сандык эчендәге әйберләрен сыйпап, сыпырып куйды. Аннан соң оныгы Камилгә, аның яшь хатыны Зәйнәпбануга, кызына, киявенә, Рәшитенә һәм ун яшьлек нәни кызчык Әминәгә бүләкләрен әзерләде.
Бүләкләре мул иде. Гыйниятулласы яшь вакытта әнисенә һәм Зөһрә белән Нәфисәгә зөбәрҗәт ташлы алтын йөзекләр, шундый ук зөбәрҗәт ташлы колак алкалары бүләк иткән иде. Фәгыйлә үзенә бирелгән йөзек белән алкаларны, башта көмешсыман чәй кәгазенә төреп, аннан соң кыз чагында Хәбибулласына үзе чигеп, бүләк иткән кулъяулыгына төйнәде. Нигәдер хәләле Фәгыйлә бүләк иткән кулъяулыкны кулланасы итмәде карты. «Карчык, ничек инде шундый да матур чәчәкләр чигелгән кулъяулыкка кул, борын
сөртәсең? Чигеше бигрәкләр дә тере чәчәкләр кебек бит, күр әле, чәчәк исе дә килә түгелме соң болардан? Мә, сандыкка салып куй. Кунакка барганда гына, кесәмә тыгарсың», – дип, өйләнешкәч, Фәгыйләгә кире бирде. «Сиңа әйтәм, ал инде, тагын чигәрмен. Аннан чәчәк исе килми, гөлҗиһан сабыны исе килә, – дигән иде Фәгыйлә. – Мин кулъяулыктан хуш исләр килеп торсын дип, янына исле сабын куйган идем». «Юк, – дип кырт кискән иде
Хәбибулласы, – яңа килеш торсын әле, минем өчен бик кадерле әйбер ул». «Миңа ниемә кирәк соң бу алкалар, барыбер чигәләремә төшереп башыма ак яулык ябып йөрим. Аннан соң, бу кәкрәеп каткан бармакларга зөбәрҗәт кашлы йөзекләр килешми дә», – дип уйлады карчык.
Уйлар, уйлар... Хәбибулласы авылдан чыгып качкач, Фәгыйләне канторга чакырттылар. Районнан килгән яшь кенә тикшерүче:
– Хәбибулла Муратов кая чыгып качты? Син белергә тиеш, әйтмәсәң, хәзер төрмәгә ябып куям, – дип, сәгатьләр буе тинтерәтте, җелегенә, йөрәк бәгырьләренә төште.
Тик Фәгыйлә карчыкның үз сүзе сүз булды:
– Балакаем, үзем дә аптырадым. Басудан кайткач, бүлнискә барам, йөрәгемнең бер дә рәте-чираты юк, дип чыгып киткән иде, менә шуннан күзгә-башка күренгәне юк. Көннәр буе тәрәзәдән күземне алмыйча көтәм. Берәр усал-мотагайга эләгеп, харап итмәсәләр ярар иде дип, котларым очып тора.

 Шулчак, Фәгыйләне сискәндереп, тикшерүче шап итеп өстәлгә китереп сукты:
– Исәр карчык! Ирең урынына үзеңнең утырасың киләме? Наһар, әйт әле, өендә кеме бар моның тагын, бу кортканың авызыннан сүз алырлык түгел, тешләк нәрсә! Һаман бер сүзне такылдавын белә. Бөтен эчке әгъзаларым белән сизәм: барысын да белә, тик әйтми. Ничава, районга илтеп ябып куйсалар, әйтер, анда әйттерерләр, әйтми калмас!
Шунда Наһар башындагы кызыл косынкасын йолкып атты да Фәгыйләгә ябышты:
– Син, Алла ишәге, безнең эшебез беткән дип уйлыйсыңмы? Әйт,
Хәбибулла Муратов кайда, кая качырдыгыз? Корткычлар, сезне юк итмичә, яңа блач төзеп булмаячак. Өйдә улы Шамил бар, ун яшьлек малай. Әйдә, анысын алырга кеше җибәрик.
– Ник, бу карчыкның ун яшьлек баласы бармы?
– Шулай, корткычлар картаеп беткәч тә үрчи алар. Алардан котыла торган түгел! Контр арттырып яталар.
– Улын китерегез! – дип акырды тикшерүче. – Анысы әйтер, куркытырбыз.
Фәгыйлә карчык Наһарга күтәрелеп карады да катып калды. Наһарның колагында Зөһрәнең зөбәрҗәт ташлы алтын алкалары иде. Наһар, Фәгыйләнең алкаларга карап катып калган карашын сизеп, тиз генә кызыл косынкасын колакларына кадәр төшереп, башына бәйләп куйды. Хатынның бармагындагы зөбәрҗәт кашлы алтын йөзеге, тәрәзәдән төшкән кояш нурында яктырып, нур чәчеп, җемелдәп алды.
– Алкаларың затлы икән, Наһар. Ходай рәхәтен күрергә язсын, – диде карчык.
Ә йөрәге телгәләнде. «Шушы караклар блач башында утыра бит. Без корткыч түгел, менә сез – корткычлар! Безнең нәселне генә түгел, Кукан нәселен дә корыттыгыз сез», – дип, бөтен җиһанны яңгыратып кычкырасы килде аның. Йөрәге үзенә ишетелерлек итеп дөпелдәде. Әнә, улын алырга кеше җибәрделәр. Ул әтисенең кая киткәнен әйтмәсә ярар иде.
Ул ара җилтерәтеп, Шамилне алып килделәр. Ябык гәүдәле, озынча буйлы малай, ишектән керә-керешенә исәнләшеп, бусагада ук туктап калды.
– Өстәл янына уз! – диде тикшерүче корычтай чыңлап торган тавыш белән. – Атаң кая чыгып качты?
– Ул качмады, бүлнискә китте. Йөрәге авырта, дип әйтте.
– Атаң Гарәфине кыйнадымы?
– Башта Гарәфи мине кыйнады, аннан соң әти Гарәфигә сукты. Менә, ышанмасагыз карагыз, – дип, Шамил өстендәге якасыз буй-буй ситсыдан тегелгән күлмәген сыдырып төшерде. Малайның ябык тәнендә кып-кызыл булып чыбыркы эзләре ярылып ята иде.
– Ник сиңа сукты ул Гарәфи?
– Ул безнең чабышкы атыбызны кыйнап сукага бастырмакчы булды. Мин аның кулына ябыштым. Безнең Кукан – гарәп аргамагы, ул сука сукаларга өйрәнмәгән. «Кыйнама Куканны», – дигәч, ул мине чыбыркысы белән ярды. Аннан соң әти Гарәфигә сукты. Әти качмады, ул бүлнискә китте. Ник мине кыйнады соң Гарәфи, әллә Сталин балаларны кыйнарга кушканмы? – диде
Шамил, үзсүзләнеп.

 – Сезгә каян килде ул гарәп аргамагы?
– Минем абый Ташкенда зур бәлшәвик иде, ул әтигә бүләк итте. Шундый шәп чабышкыны бетерделәр. Бәлшәвик абыйны да Үзбәкстанда Ташкенда атып үтерделәр.
Шунда, сәгать буе сорау алып аптыратканнан соң тәмам эт булып арыган Фәгыйлә дә телгә килде.
– Минем олы улым Гыйниятулла Муратов шушы блач өчен һәлак булды, ә сез мине «корткыч» дип сүгәсез. Улым, бар, сандыктан абыеңның табутта төшерелгән кәртечкәсен алып кил әле, менә бу абыеңа күрсәтербез. Безне һаман «корткыч» дип сүгәләр. Шул олы бәлшәвик – сезнең җаңа блачыгыз өчен башын салган улым – бүләк иткән атыбызны да тартып алып, сукага җиктегез. Менә бабагыз гына кайтып күземә күренсен, шунда ук Сталинга
хат яздырырга калага барабыз. Ни өчен улымның бүләген тартып алдыгыз?
– Наһар, боларның шундый аргамаклары бар идеме?
– Бар иде, иптәш нәчәлник, – диде Наһар.
– Сукага җиктегезме?
– Әйе, әрәмгә ашап ятмасын.
Озак тормады, кулына фотокарточка тоткан Шамил янә ишектә күренде.
Малай еш-еш сулый, бите кып-кызыл булып тирләп чыккан. Менә бу – әни, бусы – мин, групта ятканы – минем абый. Бу кызыллы-каралы чүпрәк таккан сакчыларның кем икәнен белмим. Алар груптагы абыйны саклыйлар.
– Ие, менә бу табутта ятучы чибәр егет – улым Гыйниятуллам. Япь-яшь килеш, чит-ят җирләрдә ятып калды бәгырь кисәгем. Ярты җаным аның янында, Үзбәк илендә калды. Җир йөзләрендә гәүдәм генә йөри, җаным әллә кайчан үлде. Өтермәнгә япсагыз да курыкмыйм. Бер кызымны сөргенгә сөрделәр, корсаклы иде, менә-менә бала табарга тиеш иде. Оныгым Нәфисәм үзен-үзе үтерде. Бабагыз да юкка чыкты, кайда булса да үлеп ята торгандыр инде бәгырькәем. Бу әшәкелеккә түзә алмыйча, йөрәге беткән
иде, бу хәсрәтләргә кеше түзә аламыни? Үземне дә җирән ваянный чыбыркы белән үтергәнче кыйнады. Бер атнадан соң гына аңыма килдем. Аннан соң, – дип сузды карчык, – вафат булган Гыйниятуллам шундый гаярь, юмарт иде. Менә зөбәрҗәт кашлы йөзегем белән зөбәрҗәт кашлы алкаларымны да Зөһрә белән Нәфисәгә һәм миңа пар итеп улым алып биргән иде, – дип,
җилкәсенә таратып япкан француз яулыгының колак тирәсен ачып күрсәтә башлаган иде, Наһар, чәчрәп торып басып, Фәгыйләгә ябышты.
– Нәрсә монда мактанып утырасың, без монда сине Сәвитне юк итәргә җыенган корткыч Хәбибулла Муратовның кайда икәнен белер өчен чакырдык, ә син алкаларың белән мактанып утырасың. Салып торып җибәрермен! – дип, ирләрчә сүгенеп куйды.
Фәгыйлә карчыкны өенә кайтарып җибәрделәр. Шул Ташкентта улын күмәргә баргач төшкән фотокарточка Хәбибулланы коткарды да инде. Аны авылга кертмәскә дигән карар чыгардылар.
Улы белән җитәкләшеп, акрын гына өйләренә таба атлады Фәгыйлә.
– Улым, – диде карчык, әнә, Наһар колагында Зөһрә апаңның алкалары, ә бармагында зөбәрҗәт ташлы йөзеге. Аларны безгә пар итеп Гыйниятулла абыең бүләк иткән иде. Күрәсеңме, алар инде Наһар колагында. Тикшерүче алдында артык сүз сөйләмәсен дип куркып, ул безне куып чыгарды.Үземнекен сандык төбенә салып куям. Җизнәңнәр исән-сау кайтсалар, Зөһрә апаңа тапшыра күр. Бу минем сиңа васыятем, ярыймы, улым.
– Әни, үзең үз кулларың белән апама бирерсең, яме.
– Мин, улым, карт кеше инде. Әгәр минем белән ул-бу булса дип кенә әйтүем, – дип, сүзен төгәлләгән иде Фәгыйлә.

Менә, Аллаһ рәхмәте, тиздән Зөһрәсенә үз куллары белән бу бүләкне тапшырачак.
Фәгыйлә карчык, бер сүз сөйләшмичә, үз уйларыннан уелып, һаман кызлары кайтышка өендә булган тормыш кирәк-яракларын әзерли, барысын да хасиятләп, төенчекләргә төйни.
– Бу көннәрне дә күрәсем бар икән. Инде кызымның гаиләсе белән
күрешә алсам, азрак җаным тынычланыр иде. Аннан соң Нәфисәм дә кайтып күренсә...
Нигәдер, Хәбибулласына авылга керергә ярамый дигән карар чыкканнан бирле, Алансу Фәгыйләгә ят булып күренә башлады. Менә инде Шамиле дә никрут, тиздән әрмиягә китәр. Берүзе нишләсен ул болын кадәр алтыпочмаклы йортта. Алла сакласын, ялгызлыктан тилергән кешеләр азмыни?! Болай да
хәтере югала бара, әйберләрен таба алмыйча интегә. Ходай хәтерсезлектән, баш буталуыннан сакласын! Балаларыңа имгәк булып ятсаң, нишләмәк кирәк? Тере килеш ләхеткә кереп ятып булмый, – дип хәсрәтләнә Фәгыйлә түти. Намаз укыган саен Аллаһка ялвара: – Раббым, кеше кулларына калдырма, бәндәләргә бәндә итмә. Үз аякларым белән кеше борчымыйча
яшәп, синең хозурыңа кеше рәнҗешләре алмыйча кайтырга насыйп әйлә!
Кичә улы:
– Әни, ат белештем, иртән иртүк калага чыгып китәм. Апаларга тагын әйберләр җибәрәсе булсаң, алып барырмын, әзерләп куй, – диде. Үзе иптәшләре янына клубка чыгып китте.

Озын буйлы, чибәр егет булып үсте улы. Инде үзенә хәерле бәндәсен бирсен! Әйбәт, акыллы, инсафлы кыз белән тормыш корсын! Әрмиягә киткәнче өйләнеп китсә, ару булыр иде дә, яшьрәк шул әле, акылы яшь. Болай да әтисе чыгып киткәннән бирле бөтен эш аның өстендә булды. Кояш Урыстау өстеннән күтәрелеп, Кыйгасар аръягына тәгәрәгәнгә чаклы гел
аяк өстендә. Ул киткәч, сыер да асрап булмас, ярар, дип уйлый Фәгыйлә. Кызым Рәшидәнең сыеры бик күп сөтле, миңа бер башыма күпме генә сөт кирәк? Исән-имин әрмия хезмәтен тутырып кайтсын. Элек кенә ул патша әрмиясендә егерме бишәр ел хезмәт иткәннәр, хәзер исә җәмгысы өч ел. Аннан соң әрмиягә бармаслык чирле-чинкә түгел. Гөрнәдирдәй егет, очраганнар, сөбханалла, күз тимәсен дип, артыннан карап калалар. Күп кызлар гашыйк үзенә. Берәрсенә сүз катса, ябышып чыгарга әзерләре дә бихисап. Тик улы гына беркемгә карамый. Әллә Аллаһтан вакыт җитмәгән,
әллә күңеленә ошаган кыз юк... Җиткән кызларны кызыктырып тик йөри. Шуңа аптырый әнисе, шуңа гаҗәпләнә.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев