Логотип Казан Утлары
Роман

Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)

Гәрәй-Григорий апасына, Факиһәнең өзгәләнә-өзгәләнә ераклаша барган поездның тимерле вагон тәрәзәләреннән кулын сузып, «Гә-рә-ә-й!» дип ачыргаланып кычкырган тавышы йөрәгенә уелып калганнан соң ниләр булганын, ниләр күргәнен, ничек итеп Мәскәү каласында гомер иткәнен сөйләр. Ә алар үзәкләре өзелеп тыңлар...

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

* * *

Григорий – Мәскәү үзәгендәге дүрт бүлмәле фатирда яшәп ятучы карт академик – кыңгырау тавышын ишетеп, акрын гына килеп, авыр имән ишекне ачты да, аптырап, килүченең йөзенә текәлде.
– Вы ко мне? Проходите.
Затлы киемнәр кигән, кулына чын күннән эшләнгән кара портфель
тоткан, күзлекле, мәһабәт гәүдәле, кара күзле ир-егет:
– Да, скорее всего, я к вам, я из Казани, – диде.
– Пройдёмте в кабинет, – дип, академик ир-егетне үз бүлмәсенә чакырды.
Җиңелчә гәүдәле, өстенә җылы халат, аягына йомшак башмаклар кигән ап-ак чәчле карт кабинетына иң башта килгән ир-атны үткәреп җибәрде, аннан соң гына үзе узды.
– Садитесь, – дип, азрак кыршыла төшкән кара күн кәнәфигә төртеп күрсәтте. Үзе имән агачыннан кырый-кырыйларын затлы итеп уеп эшләгән язу өстәле артына үтте. Җайлап кына урнашкач, алтын кысалы күзлеген салып, озак кына итеп ят ир-атка карап торды да:

– Ну-с, я вас внимательно слушаю, – дип, картлыктан төсе уңган коңгырт күзләрен кыса төшеп, тынып калды.
Керүче дә, ничектер уңайсызланып, җавап бирмичә тын гына торганнан соң сүзен дәвам итте, сөйләшүләре рус телендә барды:
– Алдан әйтүемчә мин Казаннан, – дип кабатлап, картка текәлде.
Карт әллә ничек кенә, әллә ир-атка гына шулай тоелдымы, сискәнеп киткән сыман булды.
– Әйе, мин ул шәһәрне бик яхшы беләм. Анда бит татарлар күп яши. Сез дә татардыр әле. Казанга командировкаларга еш барам. Сезне күрүгә үк рус кешесе булмавыгызны аңладым. Мин үзем тарихчы. Төрле милләт кешеләренең бер-берсеннән аерылып торганын беләм.
– Сезнең исемегез Гәрәй Мифтахетдинович бит?
Картның йөзе агарып китте. Башын аска иеп, чигәләрен уып озак
утырды. Әйтерсең каршысындагы кеше турында бөтенләй оныткан иде. Әллә йоклап китте инде, дип уйлап куйды ир-ат.
– Әйе, Гәрәй, ә әтиемнең исемен белмим. Үзем Григорий исеме белән үстем. Үстергән әтием – Матвей Сергеевич – күптән мәрхүм. Чын әти- әниемнең татарлар икәнен белеп үстем. Шул каһәрләнгән еллардан еракка китеп баручы поезд һәм тәгәрмәч тавышлары гына истә калган. Күз алдымда поезд тәрәзәсеннән карап калган кечкенә кызны да хәтерлим. Ул: «Гә-р-ә-й-й» – дип кычкыра иде. Шуннан соң әти мине Мәскәүгә алып килде. Әмма мин гомерем буе үземнең чын әти-әниемнең кем икәнен беләсем килеп яшәдем.
– Мин шул поездда елап китеп барган кызның оныгы. Аның исеме –
Факиһә иде, ул сезнең апагыз. Быел ул бакыйлыкка күчте. Гомере буе сезне сөйләде. Сезне эзләде, төшләрендә күрә иде. Исәнлегегезгә ышанды. Бик озак эзләдек сезне.
Карт калтырана-калтырана урыныннан торды да ирнең янына ук килеп басты. Аннан соң кечкенә урындык алып килеп, каршысына утырды.
– Димәк, сез минем туганым буласызмыни? Ничек таптыгыз мине,
барысын да сөйләгез әле? Әти-әниләрем кемнәр?
Шуннан соң торып, шкафтан ниндидер иске папка алды, аннан күн янчык эченнән кара тегәрҗепкә тагылган бармак башы кадәр генә искереп, саргаеп беткән чүпрәк медальон кебек әйберне кадерләп, зур саклык белән акрын гына тартып чыгарды.
– Теге каһәрләнгән вакыттан шушы гына калды, – дип, ир-атка сузды.
Ир-ат академик кулындагы бу биш тиенлек акча зурлыгындагы кара тегәрҗепкә асылган чүпрәк медальон кебек әйбергә текәлеп торганнан соң, Гәрәй-Григорийга әбисенең йөз чалымнарын күрәсе килгәндәй тутырып карады да, картның йөзеннән нидер эзләгәндәй:
– Бу бөти. Минем әбиемнең дә нәкъ шушындый бөтие бар иде. Аның эчендә дога. Әбием үзенең шундый ядкарен кыйммәтле хәзинә итеп саклады. Сезнең әти-әниегез Себердә үлеп калганнар, сез киткәннән соң алар нибары ярты ел гына яшәгән. Әби ятимә булып үскән. Язмышыгыз бик аяныч булган.
Картның җыерчыклы яңаклары буйлап күз яшьләре акты. Ул күзлеген салып, кесәсеннән ап-ак кулъяулык чыгарып, яшьләрен сөртте:
– Рәхмәт! Үз тамырларымны таба алмам да инде дип уйлый идем. Илаһыга мең рәхмәт, минем догаларымны ишеткән һәм менә ярдәм итте. Без әти белән ике тапкыр Себердә булдык. Мин Сталин лагерьлары турында фәнни мәкалә дә яздым. Әти андагы тормышның нинди булуы турында бик күп сөйләде. Чын әти-әнием турында гына бер мәгълүмат та таба алмадык. Әниемнең ябык кына хатын икәнлеген хәтерлим. Себердә мин аларны күрмәгәнмен дә инде, алар һәрчак тайгада агач кискән. Әтиемнең
үз улы түгеллегемне белеп үстем. Ул миңа шушы медальонны тапшырды да: «Сакла, бу синең мөселман әти-әниләреңнән калган дога», – диде.
Мин аларны бик озак эзләдем, ләкин таба алмадым, шуңа күңелемдә тынгылык булмады, – дип, гафу үтенгәндәй янә кабатлады Гәрәй-Григорий. – Шуннан язмышыма күндем, ә сез таба алгансыз, күпме еллар узган булса да, эзләүдән туктамагансыз!
– Без дә сезне эзләдек бит. Әбием генә сезне күреп өлгермәде, кызганыч. Һәр намазыннан соң ул Аллаһтан сезнең табылуны, исән-сау булуыгызны сорады.
Ир-ат торып басты да карт академикны кочып алды. Картның
күкрәгендәге алтын чылбырга аскан тәре тәрәзәдән төшкән сүрән кояш нурларында ялтырап китте. Гәрәй картның дерелдәп торган гәүдәсе, ир- атның кочагында эреп, сеңеп бетеп, әйтерсең Себер тайгаларында һәлак булган әти-әнисе Мифтахетдин белән Гөлҗамалның җылысын тоярга тырышкандай калтырана иде.
– Мә, улым, – диде Гәрәй-Григорий, – минем медальонны да ал һәм теге поездда елап китеп барган кызның бөтие янына куй. Алар бергә булсын. Минем апам, синең әбиең Факиһә табылганымны белеп сөенер. Без теге дөньяда табышырбыз, очрашырбыз, әти-әниләребез белән дә сөйләшеп утырырбыз әле, – диде Мифтахетдин белән Гөлҗамалның улы Гәрәй, әти-
әнисенең туган якларына кайтып, Чакрактауда, Ялантауда җәй көннәрендә чебен-черкиләрдән куркып битлек кимичә, җиләк, чикләвек җыеп, Мишә суларында коенып, яшь колыннар кебек, хуш исле Кыйгасар болыннарында йөгереп уйнап үсеп һәм, ниһаять, авыз тутырып туйганчы арыш ипие ашар идем дип хыялланып каһәрләнгән Себердән кайтырга чыккан, ләкин язмыш
кушуы белән исән калып, Мәскәүгә килеп җиткән Гәрәй-Григорий. Рәхмәт сиңа, Себер җилләрендә дә очып китәрлек өрәк кебек ябык профессор Матвей Сергеевич! Син татарның бер баласын саклап калдың, Гөлҗамал белән Мифтахетдиннең нәселен дәвам иттең. Ул малай мөселман иде, христиан булды, ләкин исән калды. Теге Енисей ярындагы чокырлардагы мәетләрне бүреләр ботарлады, ә Гәрәй-Григорий исән калды!
Гәрәй-Григорий, Мифтахетдин белән Гөлҗамалның нәселен дәвам итеп, Рәсәйнең данлыклы академигы булуга ирешкән. Үзе артыннан шундый дәрәҗәле галимнәр, уллары Константин белән Сергейны калдырып, җир йөзендә җыясы тәгаме беткәч, мәңгелеккә кайтыр, әти-әнисе, апасы Факиһә белән күкләрдә очрашыр. Гөлҗамал, улын күкрәгенә кысып, йөзен күз яшьләренә чылата-чылата сөяр, иркәләр. Гәрәй-Григорий апасына,
Факиһәнең өзгәләнә-өзгәләнә ераклаша барган поездның тимерле вагон тәрәзәләреннән кулын сузып, «Гә-рә-ә-й!» дип ачыргаланып кычкырган тавышы йөрәгенә уелып калганнан соң ниләр булганын, ниләр күргәнен, ничек итеп Мәскәү каласында гомер иткәнен сөйләр. Ә алар үзәкләре өзелеп тыңлар... Мәңгелек бар. Адәм баласы җир йөзенә сыналыр өчен килә. Ә анда мәңгелектә кылган гамәлләрең өчен җавап тотасы бар. Ә җир йөзендә яшәүче кеше кыяфәтендәге газраилләргә анда мәңгелек ут булачак. Һәркем үзенә тиешле җәзаны анда алачак. Эшләгән гамәлләреңә күрә анда җавап бирәсе, дип, күңелендә ниндидер җиңеллек тоеп, академик белән хушлашты Факиһәнең оныгы.
– Вы, молодой человек, приезжайте ещё. А я расскажу своим сыновьям про вас, общайтесь. Я буду очень рад, если вы будете общаться, – дип озатып калды карт академик.

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

 

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев