Логотип Казан Утлары
Роман

Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)

Хәлфә кызны күмәргә рөхсәт сорарга да бармады. Тере килеш газапланып пешеп үлгән сабыйны куенына кысып, җиргә тезләнеп, яраланган җанвар кебек кычкырды Габдрахман: – Аллаһының ачы каһәре төшсен безләрне бу хәлгә төшергән адәмнәргә! Йа Раббым, ни гаебе бар бу сабыйның, ни гаебе бар?! – дип, гаҗизләнеп, җиргә ятып үкседе.

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

***

Сөзгәктау түбәсендә җир җылынган, тау итәгендәге ялтырап торган
ташлар кырыеннан зәңгәрсу вак-вак чәчәкләр үсеп чыкканнар. Алар шулкадәр күп! Зәңгәр күк йөзенә күз күреме арада зәңгәр чәчәкләр диңгезе кушыла кебек. Балалар, сикергәли-сикергәли, шул зәңгәр чәчәкләрне өзделәр.
– Амина, сейчас я тебя научу венок плести, увидишь как красиво
получится! – дип, Катя язгы кояшта җылынган ялтырый таш өстенә килеп утырды.– Меня мама научила, – диде ул, һәм кызлар кулларындагы зәңгәр чәчәкләр бәйләменнән тырыша-тырыша такыя таҗ үрделәр. Катя үзенең таҗын үреп бетерде дә бөдрә аксыл чәчләрен таратып, башына киеп куйды.
– Әй нинди матур, как красиво, – дип сузды Әминә. Катяның күзләре дә зәңгәр чәчәкләр төсендә иде.
Аннан соң Катя Әминәгә дә шундый ук такыя таҗ кидерде.
– Красиво, очень красиво, Амина, ты такая красивая, как принцесса.
Балалар кулга-кул тотынышып әйләнделәр, тайганы яңгыратып
чыркылдаштылар. Язгы кояш нурларында тау башында күбәләкләр кебек очындылар. Өстенә балитәкле кыска күлмәк кигән, башына зәңгәр такыя таҗ кигән Әминә кунарга чәчәк эзләгән күбәләк кебек гүзәл иде. Ул бүген башка көннәргә караганда да шук, шаян иде.
Ул яшисем килә, минем шундый да яшисем килә дип, әнисенең йөрәк астында чакта ук төрмәләрдә, этапларда интегеп, Йөзембикә абыстайның зәңгәр күлләрдәй зәңгәр күзле Габделхагы үлгән көнне мал вагонындагы тоткыннар арасында, Зөһрә суга тилмереп, инде үләм, инде бетәм дигәндә, дөньяга килеп, тоткыннарның соңгы тамчы сулары белән тәнендәге каннарны сөрткән кендек әбисе Гөлҗамал кулында, вагонны яңгыратып:
«Саумы, дөнья?!» – дип, аваз салган иде. Яңа кешенең тууына мәхбүсләр тыннары-көннәре бетеп сөенгәннәр иде. Соңыннан сабыйны Йөзембикә абыстайның кәфенлегенә биләгәннәр иде. Әнисе Зөһрәнең йөрәге шул вакытта дертләп куйган иде.

Әминәнең яшисе килә иде. Аның әнисе, Йөзембикә әбисе, кендек әбисе Гөлҗамал сагынып, «ил» дип сөйләгән, җәннәткә охшаган җирне күрәсе килә иде. Әминә бу дөньяга яшәргә дип туган иде.
Алар Катя белән кулга-кул тотынышып әйләнделәр, биеделәр... Шунда кинәт текә тау башыннан Әминә, аягы таеп китеп, аска таба тәгәрәде. Кызның күз алдында дөньяның асты-өскә килде.
– Әни-и-и! – дип, ачыргаланып кычкырды кыз. – Әни-и-и-и!
Бу вакытта әнисе белән Зәйнәп апасы аста зур чанда тоткыннарга
балык ашы пешерәләр иде. Ә ул чаң шундый зур, дөбер-дөбер кайнап тора. Иң башта Әминәнең күк йөзе кебек зәңгәр чәчәкләрдән үргән такыясы башыннан төшеп калып, тәгәрмәч кебек тәгәрәп, Зөһрәнең аяк астына килеп төште. Тайганы баланың «Әни-и-и-и!» дип җан ачысы белән кычкыруы яңгыратты. Һәм Зөһрәнең «Бала-а-а-м!» дип ачыргаланган авазын җилләр Енисей елгасы өстеннән алып киттеләр дә Алансуга китереп җиткерделәр. Йокымсырап утырган карт шомырт агачы бу хәвефле хәбәрдән сискәнде...
Йөзембикә абыстай бу хәбәрне ишетеп, аңын югалтып, земләнке ишеге төбенә авып төште һәм мәңгелеккә күзләрен йомды.
Шундый матур язгы иртә иде.
Әминәне Йөзембикә абыстайның кисә-кисә бала төрерлек кенә булып калган кәфенлеге белән төреп җирләделәр.
Йөзембикә абыстайны – морзалар нәселеннән, гыйлемле, авылда кыз балаларга дин дәресләре биргән, монда тоткыннарга хәленнән килгәнчә ярдәм итеп торган, этап белән куылганда ук зәңгәр күзле хәзрәтен япан кырда мәетләр янында калдырган игелек иясе абыстайны Әминә белән рәттән Гөлҗамаллар янына, йөзьяшәр эрбет агачы астына, мөселман зиратына күмделәр. Габдрахман хәлфә, эрбет агачының җәрәхәтле кайрысын канатып:
«Йосыпова Әминә Габдрахман кызы 1930–1935 ел», – дип язып куйды. Йөзембикә абыстайның туган елын белми иде.
«Хөрмәтуллина Йөзембикә Хөрмәтулла кызы ...–1935 ел», – дип язды.
Хәлфә кызны күмәргә рөхсәт сорарга да бармады. Тере килеш газапланып пешеп үлгән сабыйны куенына кысып, җиргә тезләнеп, яраланган җанвар кебек кычкырды Габдрахман:
– Аллаһының ачы каһәре төшсен безләрне бу хәлгә төшергән адәмнәргә! Йа Раббым, ни гаебе бар бу сабыйның, ни гаебе бар?! – дип, гаҗизләнеп, җиргә ятып үкседе. Аның бу газаплы авазын да җилләр Алансуга җиткерделәр.
Газраил кушаматлы Иван Иваныч:
– Гриша, иди, похорони дочь, – дип, үзе килеп дәште.
Кояш нурлары дөньяны балкытып торган язгы иртә иде. Җиһанны
мәңгелек караңгылык басты. Хәлфә пычак очы белән уеп язган «Йосыпова Әминә Габдрахман кызы» дигән сүзләр өстеннән эрбет агачының сагызы янә тамчылап тамды да күз яшьләре булып туктап калды...

* * *

Әминә кызлары белән Йөзембикә карчыкны күмеп кайткач, җаннары үлгән Зөһрә белән Габдрахман хәлсезләнеп, керосин лампасына ут элендереп җибәрделәр. Ике кулы белән иренә ябышкан Зөһрә кызы йоклый торган ятак янына килде дә Әминәнең җыештырмыйча калдырган ятагы өстендә аяк-кулларын як-якка ташлап, күзләре урынына Йөзембикә абыстайның
иске камзулыннан кисеп алган зәңгәр төймәләр теккән, чәче урынына ак мүк куелган, абыстайның оек кунычыннан кисеп алып әбисе ясап биргән курчакны кулына алып, акылдан язган кеше сыман такмаклый-такмаклый еларга тотынды. Ак мүктән абыстай ясаган мендәр белән киез өстендә Әминә гәүдәсенең эзе пичәтләнеп калган иде. Зөһрә шуларны кочаклап елады. Хәлфә
никадәр генә тынычландырырга тырышмасын, булдыра алмады.
Зәйнәпбану Йөзембикә абыстай җыйган үләннәрдән чәй пешереп
китерде дә күз яшьләренә коена-коена, Зөһрәгә дәште:
– Әни, әни! Тынычлан, зинһар өчен! Әгәр сиңа ул-бу булса, Рәшит
нишләр, Камил, Габдрахман абый, мин кайларга барырбыз? Син безнең өчен яшәргә тиеш!
Зөһрә яшьле күзләрен Зәйнәпбануга төбәп тынып калды. Калтыранган куллары белән нарат күркәләре, әллә ниткән үләннәр салып пешергән кайнар чәйне иреннәренә тидереп, бер-ике уртлап куйды да оек кунычыннан ясалган курчакны Әминә гәүдәсенең эзе төшеп калган ятак өстенә куеп, урыныннан кузгалып китте һәм, земләнке читендә бөкшәеп утырган Рәшите янына килеп, тыныч тавыш белән:
– Елама, улым, сеңлең Әминә үлмәде, ул безнең янда, аның җаны безнең янда, – дип, улын юатты.
Рәшит әнисенә сыенып, үкси-үкси пышылдады:
– Әни, безнең Әминә Нәфисә апайга охшаган иде, шундый матур иде. Безнең авылдагы күрше кызы җирән Сәлимәдән күпкә матуррак иде, әйеме, ул исән чакта мин аңа әйтә генә алмадым. Мин аңа болай гына, юри генә «Сәлимә синнән матуррак» дигән идем, ә ул үпкәләп елаган иде. Минем аны үпкәләтәсем килмәгән иде, әни.
– Әйе, улым, бигрәкләр матур кыз иде Әминәбез, фәрештә күк иде.
Фәрештәләр матур була алар, шуңа күрә җирдә калып газапланмасын дип, кызыбызны үзләре янына алдылар, – диде Зөһрә. – Әминә сиңа үпкәләмәде, ул синең яратканыңны белә иде.
Зөһрә акылыннан язар дип, хәлфәнең коты очты. Әнә, хатыны зәңгәр төймә күзләрен земләнке түшәменә төбәп яткан курчакны кулына алды да мүк мендәр астына тыгып куйды. Аннан тыныч тавыш белән:
– Сиңа әйтәм, алга таба да яшәргә кирәк. Бүген Камил белән Зәйнәпбануга никах укырсың. Кыз баланы ялгыз тотып булмас, Йөзембикә абыстай юк. Үз тормышлары белән яшәрләр, – диде. Шулай итеп, яшьләрнең язмышлары хәл ителде.

– Рәшит, син бүгенге көннән башлап Зәйнәпбану апаңа туган
апай дип дәшәрсең. Үзен ялгыз тоймасын.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев