Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)

(Башыннан укыгыз)

***

Җиһангөлне балалар торган саен күбрәк яратты. Укытучының аларның өйләренә барасы килә, тик һаман кыюлыгы җитеп бетми, бераз гына эчке курку да тотып тора иде. Чөнки фатир хуҗасы: «Монда бөтен ир-атлар да кесәләрендә пычак йөртә, зинһар, балам, ипләп кенә сөйләш», дип кисәтеп кенә тора. Шуңа кыз мәктәпкә җиткәнче: «Ходаем, үзең сакла», – дип, көненә әллә ничә кабатлый.

Шулай да мәктәп директорының хатыны аны тагын өйләренә алып кайтты. «Синең аркада мәктәп районда беренче урынга чыгып бара, без сине бик хөрмәт итәбез», – диде ул. Үзбәк җирендә мәдрәсәләрдә гыйлем туплаган татар зыялыларын – Курсави, Мәрҗани, Утыз Имәниләр хакында сөйләп алды Җиһангөл.

– Мин бу хакта беләм, – дип кушылды директор хатыны. – Үзем дә «Үзбәкстан географиясе»н татар кешесе Җиһанша Бәхтияров язган дәреслектән укытам... Татарларны хөрмәт итәбез без... Сине дә...

Җиһангөл инде чынлап та мәгълүматлы укытучы, белемгә омтылышы ягыннан башкалардан аерылып тора иде. Укытучылар әзерләү мәктәбен дә уңышлы тәмамлады. Читтән торып, югары уку йортына керергә җыенган чагы менә. Шул хакта да сөйләшеп алдылар. Аннан алар икәүләп бакчага чыгып, бәрәңге казыдылар. Бармакбаш кадәрле генә бәрәңгеләрне хуҗабикә юып, кабыгын да әрчемичә ашка салып җибәрде. Җиһангөл сизде: бәрәңге болар өчен ят ризык, ахрысы... Аның каравы, кызны алар тел йотарлык пылау белән сыйладылар. Үзбәкләрнең бөтен тормышы ишегалдында. Тышта аш пешерәләр, үзләренчә камышны балчык белән сылап, ашханә оештырып куйганнар. Тандыр-учаклары янып тора...

Хатын Җиһангөлне үзбәкчә «холвайтар», безнеңчә әлбә ясарга өйрәтте. Онны атланмайда кыздырасы да, шикәрле су, чикләвек салып куертасы икән.

Тагын Җиһангөлне аларның ике яшьләр тирәсендәге кызлары гаҗәпкә калдырды: ул һаман шытыр-шытыр итеп, сукмактагы кирпеч ватыкларын кимерде. «Ашказаны нишли инде бу баланың?» дип уйлады Җиһангөл һәм хуҗадан керосин сорап алды. Аны бала тирәсендәге кирпеч ватыкларына сибеп чыкты. Бала карап торды-торды да бер юеш кирпечне алып авызына капмакчы булды. Теленә керосин тәме ягылды. Ул нәни авызларын бөрә-бөрә төкерде-төкерде дә ачы кычкырып елап җибәрде. Шуннан башкача сукмактагы кирпечләргә күз дә салып карамады. Хуҗа хатын аңа берәр атнадан соң монысы өчен дә рәхмәт әйтте. «Бакча тулы җимеш бит, өз дә аша гына, ә ул кирпеч кимерә, хәерсез», дип уфтанып та алды. Аннан:

– Хәер, мин үзем дә бу балага авырлы чакта кухня почмагындагы штукатурканы кимереп бетерә язган идем, ә әнием мине күтәргәндә, шырпы яндырып күкерт исе иснәп утырган. Шуңа микән, теләсә нинди исне тиз тоям мин, балам да шулайрак, Ходайның хикмәте, – дип өстәде.

– Җаны теләгән – елан ите ашаган, – дип кушылды Җиһангөл.

– Елан ите зыянсыздыр әле ул, баксаң. Кытайлар ашый, ди бит аны. Ә кирпеч ашаучыларны бер дә белмим мин... Икәүләп көлешеп алдылар.

– Ул да хатын-кыз затыннан ич, – дип сүзне йомгаклады Җиһангөл.

***

Җиһангөл, мәктәпкә барып җиткәнче, чибәрлегенә сокланып: «Сөбханалла» дип калучылар яныннан тыныч кына үтеп китә башлады. Үз матурлыгына үзе дә ышана. Артыннан гүя кояш ияреп бара, артыннан гүя таулар ияреп бара – аңа шулай тоела иде. Күңеле тулы җыр иде аның. Күңеле исә чит-ят бу җирдә шушы җырны аңлаучы, үзен яклаучы эзли иде.

Гаилә дигән үз дәүләтеңне төзеп, тыныч кына яшәргә кирәктер, дигән фикергә килгән иде инде ул. Аннан, Сәгыйть – ни дисәң дә, үзебезнең кеше. Аерым йорт җиткерәм, дип тора. Ихаталары да иркен. Тагын биш өй салсаң да сизелмәячәк. Ә туган илгә кайтып нишләр соң? Китәселәр китеп беткән бит инде...

Туйны туган-тумача белән генә үткәрергә җыенсалар да, үзбәкләрдә бу мөмкин хәл түгел икән. Йортка чатыр корырга туры килде. Көннәрдән бер көнне алар өчен урамнар буйлап чапкыннар үтте:

– Тыңлагыз, тыңлагыз, ишетмәдем, димәгез! Сәгыйть белән Гөлҗиһан туйга җыя, килми калмагыз! Туйны йортка зур чатыр корып, табынны җиләк-җимеш, яшелчә белән тутырып, зур казаннарда пылау пешереп, бөтен шартын китереп уздырдылар. Табынга кеше саен кашык куйганны үзбәкләр, таҗиклар аңлап та бетермәде бугай. Арада:

 – Дөгене без барыбер бармак очларына элеп кабабыз, – диючеләр дә булды. Кияү белән кәләшнең янәшә утыруына да бик гаҗәпләнеп карадылар. «Туйда килен чаршау артында бары тик елавын белергә тиеш», – диделәр. Ә монда Җиһангөл май кояшы сыман елмая да елмая...

Сәгыйтенең дә урыны – ир-атлар өстәлендә булса, яхшырак, имеш... Татарча туйда башкачарак икәнен һич аңлый алмадылар кебек.

Зур-зур табаклар белән кем армут, кем шәфталу, кем йөзем күтәреп килде. Һәр җимешнең йөзе алсу, җылы кояш нурын сеңдергән, шифалы дымнан татлы тәм алган иде. Җиһангөл шунда туган нигезендәге янгынны исенә төшерде. Онын-ярмасын шулай табаклап ташыды бит аларга авылдашлары... Мәрхәмәт, мәрхәмәт кешеләрне кеше итеп яшәтә җир өстендә.

Кем үзбәк тә, кем татар икәнне белерлек тә түгел иде бугай. Өстәлләр сыгылырлык нигъмәтләр янына җимеш суларын мулдан тезделәр. Җиһангөлне иң гаҗәпләндергәне шул булды: исерткеч эчемлекләр хакында хәтта сүз кузгатып караучы да күренмәде. Аек тормыш аңа бәхет китерергә тиеш иде. Хәер, китермәдемени? Исән-сау балалар тудырды. Еш кына: «Бала сөю бәхете бирде бит миңа Илаһым. Күтәргәнмен. Имезгәнмен. Бакчага, аннан мәктәпкә илткәнмен. Шулай язган икән – монда нишлисе? Әти-әниле, пар канатлы булып үстеләр...» – дип куана. Гөрнадирдай улына, гүзәлләрнең гүзәле кызына карап туярлык түгел, инде оныклары буй җитеп килә. Алар да Сәгыйть белән Җиһангөлнең нәсел дәвамнары ласа.

***

Бәхтияр татар җиренә килгәнче, юл өстендәге китапханәгә керде. Укытучы апасыннан ишетеп, Тукай дигән шагыйрьне исендә калдырган иде. Җиһангөл апасы сөйләвенчә, егерменче гасыр башынача үзбәк илендә бер генә типография дә булмаган. Беренче типографияләр Казаннан китерелгән. Аларда татар белгечләре эшләгән. Гомумән, китапларның күпчелеге Казаннан, зур юллар үтеп, монда үз укучысына ирешкән. Ул укытучының әлеге шагыйрьнең китапларын мәктәп китапханәсенә дә, бистә китапханәсенә дә бүләк итеп алып килгәнен хәтерли. Баштарак башка телләрне камил белмәгәнгә, Җиһангөл укучылары белән татар телендә сөйләште, шуңа балалар чит сүзләрне бик тиз отып алдылар, аның нечкәлекләренә тиз төшенделәр. Бала-чаганың хәтере яхшы, һәммәсе исләрендә кала иде. Хәер, үзбәкчәгә дә укытучыны балалар өйрәтте. Ә урысчаны барысы бергәләп өйрәнделәр.

Бәхтиярга китапханәче дә китапларны тиз табып бирде. Бер генә бөек затларын да белмичә барып төшү ихтирам итмәү кебек тоелыр дип, аларны кат-кат күздән кичереп чыкты ул. Берсен күңеленә охшаганга язып та алды:

Валлаһи, и валлаһи, и валлаһи!

Бәхете барлар кырда җәйли, валлаһи!

Ак күмәч белән ашарлык саф һава;

Җир яшел, кошлар да сайрый, валлаһи....

Китапханәче кыз: «Иртүк бер агай кергән. Татар кешесе булып чыкты. Минем Такташның «Алсу»ын яңадан укыйсым килә, табып бирегез әле шуны, ди. Табалмадым инде», – дип куйды.

Бәхтияр бу шигырьне язып алганда ни сәбәпледер, беренче укытучысын – Җиһангөл апасын исенә төшерде. Башыннан, мөгаен, нәкъ шушы китапны Татарстаннан ул алып килеп тапшыргандыр, дигән уй йөгереп үтте. Китапханә фондын туплауда яшь укытучы шактый эш башкарды ласа. Тирә-як авыл-шәһәрләргә чыгып, үзе китаплар җыеп йөрде. Инде азмы-күпме фонд булды, инде укучылар кирәк иде. Ул китапханә оешты дип, халык күбрәк йөргән җирләргә, мәхәллә советы бинасы каршындагы белдерүләр тактасына афишалар ябыштырды. Бер тапкыр бу эшне Бәхтиярга да кушты. Малай ябыштырганда интегеп бетте: бәрәңге җилеме йә бик тиз кибеп китә, йә берекми җанына тиде. Халык, бигрәк тә балалар, әкренләп китапханәгә юнәлде. Монда белемгә ишекләр ачык, күңелләр дә ачык иде... Әнә шул чакта танышты Бәхтияр кабат Тукай дигән шагыйрь белән.

Кеше күңеленә, кеше рухына хезмәт итә шул бу китапханә дигәне, дип уйлап алды Бәхтияр. Ә бит кешеләрнең рухи дөньясы, гореф-гадәтләре, әхлагы шушы китапларда.

Бәхтияр ул чактагы күңелле мизгелләрне күңелендә тергезә-тергезә, бүгенге халәтенә кайтты, үз-үзенә: «Димәк, язмыш бу!» – дип, катгый итеп әйтеп куйды.

– Димәк, язмыш бу! – дип кушылды Мәхәббәт, сумаладай кара чәчләрен караңгы зәңгәр яулыгы астына этә-этә. Алар күзенә иң башта ишелгән терлек фермалары, язгы ташу юып киткән күпер, күптән ябылган мәктәп, ишегенә йозак салынган, тәрәзәләре кыелып төшкән, әмма элмә тактасы торып калган кибет чалынды. Күктә челтәрле ак болытлар йөзә, көньяк кояшыннан һич калышмаска тырышып, көләч кояш бәллүрдәй якты нур коя иде. Язның җәйгә авышкан чагы. Шуңа да һәр үләннең төсе җетеләнеп күренә, якты яшеллек җанга бертөрле тынычлык иңдерә иде.

– Җиргә орлык төшеп, буразна сызылгач кына, җиһанга ямь керә. Җир сулыш ала. Җир сулый! Аның сулышы рәхәтлеген тою бөтен кешегә дә тәтеми, – диде Шамил күңел күтәренкелеге белән.

– Сез дә авыл балалары бит. Сез моны тоярсыз...

Бәхтияр шуңа пошынды: авылда нибары биш-алты тәрәзәдә ут яна. Ә тормыш иткәндә, ил картларының зирәк сүзе дә, ак әбиләрнең төпле киңәше дә кирәк. Элек өмәләр бар иде. Йорт салганда, бүрәнәнең авыр башына гаярь егетләр барып ябышыр иде. Беткән авылның гомере! Беткән!

– Беләсезме, нигә беткән бу авыл? – дип, сораулы карашын үзбәкләргә төбәде Шамил. – Бердәнбер мулланы теге кара елларда Себергә куганнар моннан. Кулларын каерып, богау салганнар һәм каршында Коръәнне утка ташлаганнар. Бу затларга рәхмәт укый алмас иде бит инде ул...

Өр-яңа мәчет салып куярга кирәк монда... Авыл халкын да бергә җыячак ул.

– Сез Азат белән үз авылыгызга төзегәнсез бит.

– Төзүен төзедек тә... Авылдан чыккан байлар аз түгел анысы, алар да булышты. Тик йөрергә кешесе әзрәк. Мәчет эченә карга тутырып булмый бит, туганкаем... Дөрес, бәйрәмнәргә кайта халык. Алай да ярый. Бәлки, тора-бара үзгәрер.

– Азан әйтүче бармы соң? – дип сорады Бәхтияр.

– Юк иде. Сугыш ветераны яши аргы якта. Әйттем: «Абзый, авылда башка кеше юк, азан әйтергә өйрәнәсең», – дидем. «Кемнән өйрәним соң мин аны?» – ди. Күрше авылда мәзин бар мәйтәм, ул барысына да төшендерер. Алып бардым. Бер кат та азан әйтми калганы юк. Дөрес, баштарак тавышы калтыранды. Сулышы да җитми кебек тоелды. Ләкин үзебезчә мәкамне тыңлап туярлык түгел… Намазны да бик тиз өйрәнде.

Мәхәббәт үз уена чумган иде.

– Рәнҗеш төшә шул, – дип, тирән көрсенде ул.

– Безгә килешер микән соң мондый туфрак

– Нинди туфрак?

– Каһәрле туфрак? Карап торсаң, зур яу үткәндәй авыл өстеннән...

– Бу авыл халкының яртысы Себергә сөрелгән, яшәп калганнарының күпчелеге игенчеләр... Тик сезнең монда бер бөртек гаебегез дә юк. Аллаһ җәзаны һәркемгә гамәленә карап бирә, диләр, үзләренә әйләнеп төшкән әнә... Шул гына... Ир үз сүзләреннән үзе курыккандай, як-ягына күз йөгертеп алды, аннан авыр сулады. Бер-берсенең күзләренә карамаска тырышып, беркавым сүзсез тордылар. Шул мәлдә Шамил сүзне икенче юнәлешкә борып җибәрде

– Дөрес, уңдырышлылыгы ягыннан бездәге җирләрне сездәгеләр белән чагыштырып булмый инде, ләкин тырышканда барыбер нәрсәдер үстерергә мөмкин.

– Бераз игътибар бирсәләр, әлбәттә, үстерер идек, – дип куйды Мәхәббәт, ниндидер бик тирәндәге өметен кузгатып.

– Үзбәк дип карамасалар...

Шамил көлеп җибәрде.

– Хәзер дөньялары буталып бетте инде... Уникенче гасырда Мәскәүгә нигез салучы Долгорукий инглиз саналган, аңарда бераз грек, бераз кыпчак, бераз швед каны да бар, диләр. Үзе дә кыпчак ханы һәм грек императоры кызларына өйләнгән... Ә барыбер дә иң ышанычлысы – үз көчегез инде, комачауламасалар, рәхмәт, диярсез... – дип куйды аннары, көлүеннән кинәт туктап. – Бездә халык гомер-гомергә үз көченә ышанган, көче җитми башлагач, ташлап качкан аннары. Чөнки иртәгәсе көнгә дә бик шикләнеп карый хәзер кеше. Гаепләп тә булмый: башы Себер киткән бабаларын уйламаска тиешме ул?

Тарих тәгәрмәче гел әйләнеп тора, диләр бит.

– Әйе шул, һәркем авыл тарихының бер кыйпылчыгы. Ул кыйпылчыклар таралган, юкка чыккан, күрәбез. Димәк, бездән өр-яңа тарих башланачак, – дип ышанычлы итеп әйтте Бәхтияр.

– Бәлки... – дип ышаныр-ышанмас кына җөпләде Шамил. Аннан сүзен дәвам итте:

– Мин үзем дә аулаграк, ташландык бер авылны сайладым. Гөл итәм, менә күрерсез, дидем. Кунакка кайтып йөрүдән туктатам мин сезне, көннәрдән бер көнне бөтенегез авылга яшәргә кайтачак әле, дидем.

– Ышандылармы соң? – дип, йомшак кына сорады Бәхтияр. Кошлар сайравын ишетеп, өчесе дә тынып калдылар. Җилләр дә тынып калгандай булды.

– Бәхтияр, күрәсеңме, өй каршындагы куак башына кошлар оя корган... – Мәхәббәт очкынлы карашларын агач-куакларга күчерде. Бәхтияр белән Шамил дә башларын күтәреп, биеклеккә төбәлде. –

Кошлар оя корган җир... – дип, күтәренке тавыш белән әйтеп куйды Бәхтияр.

– Димәк, без кошлар оя корган җирдә... – дип кушылды Шамил.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: