Логотип Казан Утлары
Роман

Кошлар оя корган җирдә... (ахыры)

– Туган җирдә өмет дигәне дә яктырак, ышанычлырак икән шул... – дип өстәде. Башы иелгәнне сизмәде дә Җиһангөл. Иреннәре: – Рәхмәт сиңа, Ватаным! – дип пышылдады. Күрче, ярата белә икән бит ул һаман да! Аллаһыны яраткан моңарчы да... Мәңгелек сөю шул икән... Ташлама, Раббым... Ярлыка...

(Романны башыннан укыгыз)

***

– Кышын-язын теплицаны җылытырга утын кайлардан алырбыз икән,– дип борчылып торганда, Бәхтиярларга базарда сатучы бер үзбәк танышлары кагыла үтте.

– Базар тулы агач әрҗә, зуррак машина белән килсәң дә була, – диде ул, сүз иярә сүз чыгып сөйләшеп киткәч. – Үзем төяшеп җибәрермен...

Бәхтияр шаккатты: базарның үз законнары икән, анда чүпне алып китүченең үзенә акча түлиләр, ди, хәтта. Хәер, ул моның белән кызыксынмады да. Шамил аңа:

– Эшнең тәртибенә төшенеп, аны бер эзгә салып, хезмәт тәмен тоя башлагач кына матди кызыксыну туа башларга мөмкин, – дигән иде бит. Шулай да ул төшенде инде: акча бакчада үсми шул...

Иң мөһиме: үсентеләрне саклап булачак, дип куанды ир. Ни дисәң дә, узган яз кыенгарак туры килде. Барыбер дә кеше бәрәңге утырткан чорда аларның кыярлары өлгергән иде инде. Шунда ул үзләрендәге таяк төртеп куйсаң да, агач үсеп чыгасына ышандырган газиз туфракны кат-кат күз алдына китерде. Бакчаларны арык суы белән генә сугарырлар иде. Бер көнне уң як күршесе суны буып, үзенә табан кертсә, икенче көнне икенчесе дигәндәй... Су да җитә, уңыш та мул иде шул... Хәер, суга монда да кытлык калмады анысы. Тик гербицидлар сипмәгәч, чүбе күп. Ә басуны гел утап тормасаң, башны кашырга гына калмагае... Тырышмый кая барасың? Аларның бәрәңгесен, суганын аеруча ярата халык. Каралмый, череми, диләр. Хәзер инде район-шәһәр шифаханәләре, завод ашханәләре – аларның даими клиентлары. Көз җитте исә мәктәп ашханәләре дә кушыла. Ни дисәң дә, монда агусыз, нурланыш кулланмыйча үстергән ризыкның кадерен белүчеләр арта бара. Әнә бит, радиодан алтмыш процент ризык чит илдән керә, күбесе бөтенләй ашарга яраксыз, диләр. ГМО, нурланыш кулланган ризыклар, имеш... Чөнки Бәхтияр белән Мәхәббәт монда поездда килгәндә дә аптыраудан һушсыз калып тордылар: никадәрле җирләр буш ята. «Нигә болар чәчелми дә, сөрелми дә икән соң?» дип, бер-берсенә сорау тулы карашларын төбәделәр. Икесе дә җавабын белми иде, әлбәттә. Хәер, үзләре дә чәчәрбез дә урырбыз дип башларына да китермәделәр. Мамык кырларыннан туйган иде инде алар болай да... Ә баксаң, яңа җирдә чәчүе дә үстерүе дә башкача икән. Аннан эшне үзең ачып, үзеңчә эшләү аларны рухландыра, киләчәккә өметләр дә уята иде.

Монда килгәч кенә белделәр: Россиядә буш җирләр утыз-кырык миллион гектар, диме? Коточкыч бит бу, диештеләр. Кешеләр үзләре үстереп ашасын иде һич югында. Авылда да бәрәңге бакчалары буш ята әнә, балалары шәһәрләшкәнгә шулайдыр инде. Кытайлар үстереп җибәргәнне көтә халык... Югыйсә мондый кара туфракны бер генә кеше дә исраф итмәс иде. Ир белән хатын шулай уйлады.

Үзләреннән сатып алучылар бер дә өзелеп тормады.

Ни дисәң дә, һәммәсен крестьян-фермер хуҗалыклары җитештерә хәзер. Дөрес, райондагылар мондый хуҗалык оештыру өчен дүрт-биш битлек документлар үрнәген чыгарып күрсәткәч, Бәхтияр егылып китә язган иде. 

– Кая карама – «птичка» куеп утыручылар, ник болай кеше башы катыралар икән, – дип гаҗәпләнде. Шамил:

– Бергә-бергә башкарып чыгарбыз, борчылма, – дигәч, тынычлана төште. Ярдәм итүче барында куркасы түгел икән шул...

– Менә мондагы карчыклардан сорашып кара, сезнең заманда ничегрәк иде, дип. Тасвирлап бирерләр алар үткәндәге тормышны. Иткә салым, йонга салым, йомыркага салым... Ә бит яшәргә тырышканнар барыбер. Сыер асраганнар, сарык тотканнар, йорт тулы тавык кытаклап йөргән. Ә бүген бернинди салым да юк, авылда сыер түгел, тавык та юк. Әни әйтә җыры да бар иде әле аның ди. Ничек әле? Менә болай:

Колхоз сорый бер күкәй,

Хуҗам сорый бер күкәй.

Ике күкәй сала алмыйм,

Асылынам мин, түтәй...

Хәзер бит инде тавыкларга да хөррият. Колхоз бетте, хуҗаларга да күкәй әллә бар, әллә юк. Дөрес, базарга күчеп бара дөнья. Монысы да җиңел хәл түгел. Табиблар дөньяда авырулар барын онытып, базарга чыгып утырды. Укытучылар дәфтәр-китап саласы сумкаларын чүпрәк-чапрак белән тутырды. Йотты аларны базар. Эздән чыгарды. Җир кешеләре дә җирне хәзер төкерек төшәр урын итеп кенә күзаллый... Ә бит кешене һаман да җир ашата. Югыйсә эшләргә иренмәскә генә кирәк. Гөрләтеп яшәп була бүген авылда ялкаулыкны муенга атландырмасаң, – дип, өмет чаткыларын күпләп салды Шамил. – Без кайткан чорларда җиңел булмады: 90 елларда ил җитәкчелеге авылны бөтен мәшәкатьләре белән бергә үз иркенә ташлады. Халык эшли, продукция җитештерә, ә бер тиен дә акча ала алмый. Колхозлар тәмам бөлгенлеккә төште. Инвесторлар шул чорда керде авылга. Курыкмыйча эшкә алындылар. Ләкин халык һәммә нәрсәгә ышанычын югалткан иде инде. Эшләмәскә өйрәнеп өлгергән иде. Юк кына эшкә дә кеше табалмыйча җәфаланып беттеләр.

Бәхтияр белән Мәхәббәт гадел хезмәттән курыксалар, шулчаклы чакрымнар үтеп, нидер эзләп йөрмәсләр дә иде.

– Монда кадәр килергә иренмәгәнне, эшләргә генә иренмәбез, – диде Бәхтияр.

– Нишлисең, кеше бәхетен читтән эзләүчән шул...

– Әйе шул. Ир-ат бигрәк тә. Хатынны булса да, күрше авылдан ала инде ул түлке, – дип шаяртты Шамил.

– Чынлап шулай, – дип, башын артка ташлап көлде Бәхтияр. – Минем Мәхәббәт тә – күрше авыл кызы. Башта мин аны читтән эзләп таптым. Аннан икәүләп бәхет эзләп, читкә чыгып киттек... Алай зарланмыйбыз үзе.

– Бәхет эзләгән затларга зарлану һич килешми, – дип, сүз уңае гына әйтеп җибәрде Шамил.

Шулай да бер дә авырлыксыз ни бар? Узган җәйләрнең берсе коры килде. Туфрак шыкраеп кипте. Җирдә аждаһа авызыдай куркыныч ярыклар хасил булды. Коеларда су калмады. Күл дә саекты. Менә шунда Бәхтияр сугару системасы кирәклегенә төшенде. Әлбәттә, барысына да акча кирәк, әмма Шамилнең бер кат та аларның ихтыяҗына бармак аша гына караганы юк...

Яздан ук үз көчләре белән буаны буып куйдылар. Күлне, коены чистарттылар. Тирән итеп скважина казыттылар. Кыскасы, эше җиңелдән булмаса да, суга кытлык дияргә калдырмадылар.

Авылда көтү чыкмый. Сыер мөгрәми, сарык-бәрәннәр тавышы ишетелми. Ара-тирә казлар каңгылдашканы, үрдәкләр бакылдашканы гына колакка чалынгалый. «Авыл терлек-тарусыз яши аламы? Балалары кайда бу карткарчыкларның?» дип гаҗәпләнә Бәхтияр.

Үзләренә менә эш башлаучыларга бирелә торган грант та ярап куйды. Берничә абзар төзеделәр. Авылда:

– Өйләре ишелергә тора, анысын яңартмыйлар, терлекнекен карыйлар, – дип сөйләштерсәләр дә, һич исләре китми. Үзләре корган планны бозарга бер дә исәпләре юк.

Мал асрауның да җаена төштеләр. Ике йөз баш казлары үсеп килә. Ике йөз егермеләп бәбкә алганнар иде дә, баштарак ниндидер зәхмәт тиеп, егермеләбе кырылды. Өч савым сыерлары да сөтле булды, кышлау таналары да дүрт башка җитте. Ашату ягын да вакытында кайгырталар. Печәнлек җирләрдә печәнне чәчеп, чабып, пресслап-бастырыклап куя торган техника да алдылар. Ул яктан эш җиңеләйде.

Бәхтияр тәрәзә аша капка алдында солы чемләгән шома, тыгыз тәнле таза атына күз төшереп алды. Яткан җирдә күшәгән таналары карашына чалынды. Йортта әнә тавыгы-күркәсе йөгереп йөри. Алары да аз түгел икән.

Якташлары авылга кечкенә генә сату ларёгы куярга тәкъдим ясады. Карбыз-кавын, җиләк-җимеш белән үзебез үк тәэмин итәчәкбез, диләр. Бәхтияр монысына да ризалашты. «Ничә авылга бер ларёк кую начар булмас иде ул», – дип, Мәхәббәт тә килешүен сиздерде. Мәхәббәтнең әтисе бу якларда шәһәр базарында гомере буе җимеш саткан. Гаиләсен туклыкта, муллыкта яшәткән. Картлыгында үз кояшы астына күченсә дә, кызы гаиләсенең бу тарафларга юл тотуын хуплаган. Оныкларының татар иле белән таныша торуына да бер дә каршы килми.

Быелгы җәйдә Бәхтияр белән Мәхәббәтнең уллары Малик та әтисе янында тракторда йөрергә өйрәнде. Үзбәкстандагы уку йортына кергәч, әти-әнисенә булышырга килде ул беренче тапкыр. Инде өченче курста менә.

Кечкенәләрен Бәхтиярның әниләре җибәрми тора: бер башлаган җирдә бетерсен, авылыгызда мәктәп юк, дисез. Әлегә кузгатмагыз, җәйгә алып китәрсез, ди. Дөрес, балалар җәй буена үзләре белән булалар. Озаткан чакларында җаннары өзгәләнә, әлбәттә. Бу хакта еш кына Җиһангөл апасына да сөйли ул.

– Бала «бал» сүзеннән алынгандыр инде ул, бу кадәр үк татлы булмас иде, – ди.

– Анасы – умарта корты инде, димәк, – дип, кетер-кетер көлә Җиһангөл.

– Әйе, балның ничек җыелганын умарта корты гына беләдер...

Тик нишлисең, тормыш кануннары һәркемне җиңә шул. Менә шулай бер каршылык, бер уңыш аша көннәр арты көннәр үтә торды.

Бәхтияр белән Мәхәббәт тормышка бераз хыялыйрак карыйлар. Һаман телевизордан өстәгеләрнең кайларда йөрүе белән кызыксыналар. Алга киткән илләргә барып чыксалар, аларның тәҗрибәсен өйрәнәләрдер дип, ихластан куаналар. Чөнки аларда фермерлар бары тик табышка гына эшли, диләр. Моны хәтта закон үзе яклый икән. Бер литр сөтне 20 тәңкәгә сатып утырмыйлардыр шул алар... Бушка эшләгән авыл үзеннән-үзе бетәргә мәҗбүрдер. Бу илдә көн саен берничә авыл бетә дип укыды газетадан беркөнне Бәхтияр. Шулайдыр... Һич ялган юктыр... Эшләргә кеше табып булмавы да галәмәт инде, баксаң...

Беркөнне аларга бер төркем мәктәп балалары килеп керде. Үзләре шаярышалар, үзләре шаркылдашып көлешәләр. Баскан урыннарында биеп торалар. Көчләрен кая куярга белмәгәнлекләре холык-фигыльләреннән күренеп тора. Бәхтияр яшьлекнең гамьсезлегенә, җиңеллегенә сокланып карады.

– Абый сездә эш бар, диделәр...

– Ә өегездә юкмы? – дип сорады Бәхтияр да, башын җүләргә салып.

– Безнең йортта тавык кына кытаклап йөри...

– Бездә тавыгы да юк...

Бераз акча эшләп алырга теләкләре барлыгын тиз сизенде ир. Бәхтиярдан бигрәк Мәхәббәт куанды. Болар исерекләр түгел инде, чакырсаң, иртәгә дә килергә мөмкиннәр, дип уйлады. Тик арада авыл советы рәисенең кызы да булган икән, әнисе кара тавыш кубарды. Мин бердәнберемне сезгә кол итәр өчен үстермәдем, аны эшкә ялларга ни хакыгыз бар, дип бәйләнде.

– Үзләре эш сорап килделәр ләса, – дип караса да, ирне суд залында гаепле калдырдылар. Бер чит хатын аларны якларга тырышып та карады.

– Ул баланың әнисе дежур көнендә идән юуучы кызга булышып, урындыкларны парта өстенә күтәреп куйганы өчен дә укытучыны судка бирде, һаман-һаман яман затларны тыңлаудан туктагыз инде, – диде.

Зур штрафлар түләргә мәҗбүр булды Бәхтияр.

Әйе, ул белә: авылда да, тирә-юньдә дә аларга кеше хезмәтеннән файдаланучылар, шуның аша тормышларын көйле генә алып баручылар итебрәк караучылар да юк түгел. Яратмыйча карыйлар. Шул ук вакытта исерек ирләрен оялтырга теләп:

– Үзебезнекеләр эчеп ята, әллә кайлардан читтән килгәннәр кайда җимеш сата, кайда җир хуҗасы булып ала, кайда кафелар ача, – дип кычкырып сөйләшкәннәренә дә юлыкканы бар. Андый чакта сүзсез кала Бәхтияр. Эчтән генә: «Кеше өлешенә кермим, кеше хакына калганым юк», дип уйлый. Ә бит ул яхшы белә, ватандашларына җирле халыкка караганда, күпкә азрак түлиләр. Янына зарланып килүчеләр дә булды. Бер якташы: «Каладай йорт торгызып бирдек, хакын тиешенчә дә түләмәде. Бай, имеш, үзе. Ничек кеше хакыннан курыкмыйлардыр?» – дип әрнеп сөйләде. Әле монда шулай. Мәскәүдән бөтенләй бер тиенсез кайтып китүчеләре дә бар, диләр. Югыйсә үзара, башкаланы да, башка шәһәрләрне дә безнекеләр гөлт иттереп тора дип горурланып сөйләшештерәләр. Ни барына шөкер итә беләләр.

Ә бу җирләрдә бизнес бик әкрен үсә, диләр. Дөрес анысы. Бәхтиярга да Шамил ныклы иңен куймаса, бернигә дә ирешә алмас иде кебек тоела. Югыйсә ул бер эшне дә качып эшләргә җыенмый. Артыгын алдынгылыкка чыгарга да җыенмый. Урталыкта барса, гаиләсенең тамагын туйдырып, муллыкта яшәтә алса, шул җитә. Моның өчен күпме бюрократик киртәләрне үтәсе булды. Субсидияләр турында мәгълүмат таба алмыйча аптырады. Районда да аны бик салкын каршыладылар.

– Сез әле бизнеска керә дә башламаган, даими пропискагыз да юк, – дип, һаман кире бору ягын карадылар.

– Ләкин мин эшләргә телим, – диде Бәхтияр.

– Без әле сездә уңышлы проектны тормышка ашырырлык потенциал күрмибез, – дип җавап бирде аңа үз гомеренә бер мәртәбә дә көрәк тотып карамаган кыз бала.

– Минем хезмәтем кешеләрне ризыклы итү генә түгел, үзем яшәгән җирнең дәрәҗәсен үстерү дә, илнең икътисади көчен арттыру да. Эш мәйданнарын киңәйтсәм, авыл кешеләренә эш урыннары да булачак, – дип карады. Шулай әйтергә аны Шамил үзе өйрәтеп җибәргән иде.

Дәүләт ярдәме нидән гыйбарәт икәнне тәки белмичә кайтып китте Бәхтияр. Мәхәббәтенә:

– Шамилдән башка юл уңасы түгел икән минем, – дип, бер генә җөмлә әйтте.

Бер-ике көн күңелсезләнеп, иңнәрен салындырып йөрде дә янә дәртләнебрәк эшкә ябышты. Авырлык күрмәгән, рәхәтне белми диләрме әле?

Дөрес, эшләргә теләүче ир-егетләр сирәк, ә бала-чага килә торды. Уйланауйлана Бәхтияр да җаен тапты, әти-әниләреннән рөхсәт язуы алып килүләрен сорады. Әнә шулай күрше авылның укучы балалары эштән курыкмаска, тормыш итәргә өйрәнеп, тирән кесә төпләренә бераз акча да салып куйдылар. Аннан үзбәк, таҗик дуслары агыла башлады. Хәзер инде аларда торып эшкә урнашканнары гына да өч дистәдән артыктыр. Үзләре дә эшне җиңеләйтә төштеләр кебек. Уңышны базарга илтеп, ватандашларына тапшырырга йөк машиналары да бар, җир сөрергә яңа трактор алып җибәрделәр. Орлыкларның яхшы сортлыларын юнәттеләр, үзбәк якларындагыларын да сынап карарга алындылар. Хәтта бер бөртек черемәне дә әрәм итү юк, үсемлек төбенә бөтенесе дә сеңеп кенә китә дә мул уңышка әверелә иде. Авылдашларының көлне урамдагы багана төбенә түккәннәрен күреп, Мәхәббәт һушсыз кала язды.

– Ул бик яхшы ашлама бит, ник бакчагызга сипмисез соң? – дип сорады.

– Элек көл җыючылар бар иде, хәзер кирәге калмады шул, – дип җавап бирде тимер чиләгенең төбен кага-кага ак яулыклы әбекәй, аның ашлама икәнлеген һич тә аңларга теләмичә.

Үзләренә киләчәк ничектер өметле кебек тоела хәзер.

– Җиһангөл апаның аягы җиңел булды, – дип куйды Мәхәббәт беркөнне.

Чынлап та, һәркем үзенә эшләсә генә, хезмәтен нәтиҗәле итә аладыр. Эшенә күрә ашы, хезмәтенә күрә күмәче... Уртак малны аны эт тә ашамый, дидеме әле Җиһангөл апа? Башта ук такта белән бәйләнмәгез, тимер коймалар тотыгыз, диде. Күп эштә акыллы киңәше кирәк булды безгә. – Кунакка чакырасы иде аны ничек тә. Яхшы киңәш – ярты бәхет, диләр. Аның хәерле киңәше аркасында без монда бит...

– Үзем барып алырмын. Пылау пешерергә яхшы дөгең бармы соң?

– Бар, – дип елмайды хатын.

– Дөгене генә үстерә алмыйбыз, калганы барысы да үзебезнеке... Бәрәкәтле дә соң бу татар җире...

– Сиңа бер яңалыгым да бар, Мәхәббәт. Голландиягә китәбез тиздән Шамил белән. Мәхәббәтнең күзләре зурайды.

– Нишләп йөрисез анда? – дип гаҗәпләнеп сорады ул.

– Яхшы нәселле сыерларны үзебез шунда барып сайлаячакбыз, диде Шамил. Эзләмичә энә дә табылмый, матурым... Аннан безнең әни: «Йөргән йөрәкле булыр», дияргә ярата. Әле бит яшисе бар безнең... Авылны яшәтәсе бар...

Бәхтиярның бөтен вөҗүде киләчәк яктылыгы белән тулгангамы, күңеле күтәренке иде.

Ир елмая-елмая машинасы янына юнәлде. Урамда вак кына яңгыр сибәли, чөгендер-кишер яфраклары дымланып ялтырыйлар, помидорлар әле кып-кызыл, әле ямь-яшел уңышларын күрсәтергә теләгәндәй иелмичә дә утыра бирәләр, кашкарыйлар, бәрхет гөлләре исә мул бакчага карап куангандай, төрле төсләрдә уйнаклап нур тарата...

***

– Җиһангөл апа! – дигән тавышка күзләрен ачып җибәрде ул. Кемдер тәрәзәгә шакыдымы соң? Әллә таш тидеме? Йокларга дип тә ятмаган иде, Әсмабикә карчыктан калган челтәрләп эшләнгән кашагаларны, карават япмаларын Алмазга бирергә дип әзерләп йөри торгач, бераз хәл җыярга гына яткан җирдән оеп кителгән менәтерәк. Төш күрергә дә өлгергән хәтта. Кояш эссесе җанны көйдерерлек җете бер көн имеш. Үзбәкстанда яшәп яталар имеш. Урам тулы халык арыш басуыдай чайкала. Кычкырышалар мәллә соң? Сүзләрен бер дә аңламый нигәдер. «Казанга...» диләрме?

– Җиһангөл апа!

Торып утыргач та таныш авазларга игътибарын юнәлтә алмыйча, ул, як-ягына каранды. Үз илендә, үз өендә икән бит! Шушы халәтеннән бөтен вөҗүде куаныч белән тулды. Барча газаплар да шулай тиз генә куанычка әверелсен иде ул! Чыдар иде һәммәсенә.

Тавыш янә кабатланды:

– Җиһангөл апа! Мин бу – Бәхтияр.

Күкләр аяз, кичә генә кызы юган үтә күренмәле тәрәзәләрдән кояш нурлары ургылып керә, өй эче җылы яктылык белән тулган иде. «Күңелгә генә түгел, сызлап торган буыннарга да рәхәт шул кояш җылысы», дип уйлап куйды Җиһангөл. Аннан тәрәзә аша Бәхтиярны күреп:

– Хәзер... тукта... һай, ишегем ачык лабаса, кер әйдә! – дип өйалды ягына таба атлады. Шунда күз алдында дүрт шәм шәүләсе уйнап алгандай тоелды. Абау! Төштә күргән икән лә ул аларны! Үзеннән-үзе күңел түрендә җанына якын җыр яңарды: «Шәмдәлләрдә генә утлар яна...» дип, эчтән генә көйләде ул, шулай ук һәркемгә мәгълүм хикәят исенә төште:

«Бүлмәдәге үле тынлык эчендә дүрт шәм яна икән.

Беренче шәм әйткән: «Мин – тынычлык булам. Әмма минем януымны теләүчеләр дә, аны бәяләүчеләр дә юк. Мин сүнәм!» дигән. Һәм сүнгән. «Мин – ышаныч!» – дигән икенче шәм. – Ләкин үземнең кешеләргә кирәклегемне тоймыйм, шуңа мин сүнәм... Һәм анысы да сүнгән.

Өченче шәм: «Мин – мәхәббәт!» – дип аваз салган. Әмма тирә-юньне яктыртырлык көчем калмады инде. Кешеләр мине кабул итмиләр. Хәтта иң якыннарым да яратмыйлар, – дигән дә Мәхәббәт шәме дә сүнеп киткән.

Шулчак бүлмәгә бер бала йөгереп кергән. Бу өч шәмнән дә ник сүнүләрен сораган. Сәбәбен белгәч, ул дүртенче шәмнең тавышын ишеткән: «Курыкма, мин янам бит! Минем ялкыннан сүнгән шәмнәр барысы да кабыначак! Алар янә җир өстендәге тоташ караңгылыкны яктыртыр. Чөнки мин – Өмет!»

– Чөнки мин Өмет! – дип кабатлады Җиһангөл ишеккә табан атлаганда. Аннан:

– Туган җирдә өмет дигәне дә яктырак, ышанычлырак икән шул... – дип өстәде. Башы иелгәнне сизмәде дә Җиһангөл. Иреннәре:

– Рәхмәт сиңа, Ватаным! – дип пышылдады. Күрче, ярата белә икән бит ул һаман да! Аллаһыны яраткан моңарчы да... Мәңгелек сөю шул икән... Ташлама, Раббым... Ярлыка...

Тәмам.

 

"КУ" 08, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев