Логотип Казан Утлары
Роман

Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)

Кыйшайган йортлар, такта кадакланган тәрәзәләр, алабута, кычыткан, шайтан таягы астында калган бу авыл Җиһангөл өчен шомлы да, җан әрнеткеч газиз дә иде.

(Башыннан монда басып УКЫГЫЗ)

***

– Пыскып торган яңгырлар печән җирләренә бик килеште быел, – дип уйлап кына бетерде Бәхтияр, тау битендә чалгысын кайрап утырганда. Бу җирләргә чапкыч техника белән кереп булмаганга, әрәм калмасын дип, ул чалгысын эшкә җикте менә. Мондый да шау җиләкле печәнлекне тагын кайлардан тапмак кирәк? Ул белә: җиләкле-чәчәкле хуш исле печән малның сөтен куерта, татлы тәм кертә. Каймакка әверелдерә тәмам. Яңгыры гына түгел, вакытында түгелеп төшкән кояш нурлары чабылган печәннең җелегенә үтә. Кыштырдап тора, коп-коры була. Монысын да киптерер дә өскәрәк менгереп, пресслау машинасына тапшырыр. Аннары үз биләмәсенә алып кайтыр.

Үз биләмәсенә... Әйе, үзенекенә. Бер урамга булса да, җан кертте ләса Бәхтияр. Багана башларына лампочкалар куйды: бөтен урам шәһәрдәге кебек гөлт итеп тора. Ни дисәң дә, көтү чыкмаган авылда көтү чыга. Электр-көтүче әтмәлләргә дә исәбе юк түгел. Кемнеңдер саклап-күзәтеп торуы да кирәк булмаячак. Имеш, терлек токка бер бәрелеп китсә, бүтән ул якка табан борылып та карамый. Сөйләшүләре дөрескә чыкса, үзе бер табыш инде...

Ул үзе чапкан яшь печән арасына сузылып ятты.

– Җәннәт! Менә кайда икән ул дөньялыкның җәннәте! – дип сөйләнә-сөйләнә учлап алып, печәнне күз каршысына китерде. Томрап торган кып-кызыл җиләкләрне чүпләп-чүпләп капты. Борын тишекләрен киереп-киереп җиләкле һава сулады.

Чү! Каян килә мондый ят авазлар? Хәер, ул җәй буена бер кат та ут янмаган якты тәрәзәләрне күреп, кичтән бик аптыраган иде. «Ник кайтканнар? Ничек кайтырга булды икән соң халык?» дип, Мәхәббәте белән дә аптырашып сөйләшеп алганнар иде.

Шулчак чиләкләрнең бер-берсенә бәрелеп чыңлаганы, тимер шалтыраганы, кешеләрнең ачулы аһәң салып сөйләшкәннәре ишетелгәндәй тоелды. Бәхтияр печән арасыннан көчкә кузгалып торып утырды. Йокымсырап та китә язган икән. Чиләкле төркем аңа якынлашып килә иде.

– Сез хуҗа булдыгызмы инде безнең җирләребезгә? – дип, күзенә туры карап сорау бирде сылу гәүдәсенә спорт киеме килешле яткан, джинсы кепка кигән яшь хатын.

– Хуҗа булдым дип... Авыл буш бит. Кыш буена берүзем кар көрәттем. Бер кайтып күренүче дә булмады... – дип сөйләнде Бәхтияр.

Хатын чиләген җиргә ташлап, ике кулын ике бөеренә куеп ук сөйләшүгә күчте:

– Менә кайттык. Тик сез безнең ел да авылдашларны бергә җыя торган җиләклегебезне чабып ташлагансыз... Ә беләсезме, бу тау бите безнең өчен бик тә кадерле икәнен? Аңа икенчесе кушылды: – Җиләк җыяр өчен генә кайтмыйбыз бит без монда... Төрле яклап, һәркем үз сүзен әйтеп калырга тырышты:

– Бу – безнең туган җиребез. Кендек каныбыз тамган җир, аңлыйсызмы шуны?

– Аланыбызга берәүнең дә кул сузарга хакы юк!

– Ул безнең өчен изге урын...

Бәхтиярның куркудан аяк буыннары йомшагандай тоелды. Ул көч-хәл белән торып басты. Башы үзеннән-үзе аска иелде.

– Аңламаган идем. Хәзер генә аңладым... Гафу итегез сез мине! Кичерә күрегез! – диде ул, телен көчкә әйләндереп. – Ярамый дип, миңа беркем дә бер сүз дә әйтмәде бит.

– Килмешәк күз карашыннан билгеле, – дип куйды юка иренле яшь ханым. Иң авыры, күтәреп булмастае шушы сүздер, мөгаен. «Мин монда авылны аякка бастырам» дип, көнне төнгә ялгап эшләп ятам, ә болар ни диләр... Мәгънәсез булса да булыр икән бу адәм заты. Баксаң, мәгънәсезлек тә түгелдер әле.

Кайткач та, ул тәрәзәләрдә янган утларга карап, озак утырды. Димәк, йокы алмый боларны да, дип уйлады. «Менә сиңа беткән авыл! Моңарчы ул төбе-тамыры белән корыган җир», дип яшәде. Алай ук түгел икән бит. Тамырлар исән икән әле. Исән тамырларның бер тернәкләнеп китү ихтималы да бар. Югыйсә аңа көтүне беренче кат табунга куган көнне шәһәрдән кайткан бер зат бәйләнеп маташты.

– Соңгы кат күрим, көтүеңне бүтән безнең капка төбеннән йөртәсе булма! – диде.

– Ник? – дип гаҗәпләнеп сорады Бәхтияр.

– Күктән юл салмадым бит әлегә. – Ул шаяртуга бормакчы булып елмайды.

– Ник, имеш... Капка төбен б...ка батырып бетерәсең ләса. Яхшылап әйткәнне аңламасаң, башкача да төшендерә алабыз без... Машинаны күрәсеңме минем? Шакшыга батып керсенме үз йортына?

Аптырап карады Бәхтияр аңа. Ул чакта «Бераз шөрепләре җитешми торган затлар монда да бардыр инде», дип кенә уйлады. Һәм кисәтү хакында шул ук көнне онытты да.

Ә монысы... җитди. Шаярырга ярамый. Бәхтияр өчен ул нибары печәнлек кенә булса да, монда туып, монда үскәннәр өчен якты тау итәге – чынлап та изге җир иде. Авылның гореф-гадәтләренә төшенми, кадерле-изге урыннарын барламый торып, монда яшәп булмаячак икән, дип фикерләде. Үзен боларны белмәүдә гаепле санады.

– Авылның димәк хәтере исән әле. Җиләкле аланнары да исән булырга тиеш аның. Исән булырга тиеш... Димәк, туган-үскән җирләрен онытмыйлар. Онытмагач, бер кайтырлар...

– Ир шулай уйлады. Чалгысын иңенә салып өенә кайтып барганда да, аны уйлар саташтырып, чыгырыннан чыгарды. «Үзләре туган җир, диләр, үзләре Сабантуйда бер, җиләк чорында бер күренеп алалар да, шуның белән бетте... Ник болай икән бу кешеләр?» дип үртәлде.

Өйгә кайтып, Җиһангөл апасына бөтенесен түгеп салмакчы иде дә, Мәхәббәтенең аяк киемен күргәч, һәммәсе онытылды. Ишек ачылуга хатын үзе дә йөгереп чыкты.

– Бу юлы бер дә киләсем килмәде, син монда булганга гына, үземне мәҗбүриләп юлга чыктым, – диде Мәхәббәт, авыр сулап. Ирнең башы түбән иелде. Мәхәббәтеннән исә үзбәк җирендә өлгергән шәфталу исе килә иде...

Бергәләп сөйләшә-сөйләшә, чәй эчтеләр. Ирнең йөзе моңсуланганын хатын да сизенде.

– Син башка төрле бүген, Бәхтияр, – дип куйды.

– Мәхәббәт, тыңла әле син мине, – диде Бәхтияр. – Шамил дөрес әйтә. Җаең булган саен бу авылның мәчете өчен нигез казый башла, ди. Синең янга көрәк тотып кем дә булса килми калмас, ди. Бер көрәк, бер көрәк – шуннан җыела ул, ди. Авылдашлар күңеленә менә шулай, гадел хезмәтең белән генә юл салып була, ди.

– Әллә кайчан әйткәнне нигә әле искә төшердең, син, Бәхтияр? Ир дәшмәде. – Ярар, мәчет урынын билгеләргә бергәләп барырбыз, авыл картларын да чакырырга кирәк булыр... – дип нәтиҗә ясап куйды аннары.

Мәхәббәт сизде: ир моннан беркая да китәргә уйламый, киләчәккә башкачарак карап яшәргә җыена иде.

***

Җире барны җир тартыр, җир тартмаса, ил тартыр, дип фикер йөртсә дә, Җиһангөл гаиләсенә кайтып урнашу җиңелгә туры килмәде. «Сугыштан качканыгыз күренеп тора», дисәләр дә, бер җыенып, бөтенләйгә дип чыгып киткәннәрне туган җирдә дә көтеп торучы юк иде.

Шунысы куандыра: бөтен илдә таркалу, үзгәртеп кору барганда, ыгызыгылы, коточкыч авыр бер чорда татар илендә тотрыклы тынычлык хөкем сөрә. Илбашына, аның гамәлләренә халык ихлас ышана. Аңа таяныч булып күкрәген куярга әзер тора. Бу хакта Җиһангөл ишетә, хатларда да шулай язалар иде. Шуңа ул туган ягын күңелендә бәһаләп бетермәслек хәзинә итеп тота. Үзен, нәселен саклап калачак җепләрне барлый...

Әлбәттә, башта туган авылларына кайтып төштеләр. Авыр чемоданнарын күтәреп, сукмаксыз, чирәм баскан авыл урамы буйлап барганда, якындагы урманда кәккүк кычкыра иде.

– Кәк-күк... кәк-күк... «Йа Раббым, көч бир, сабырлык бир!» – дип, тавышлы урман ягына төбәлде Җиһангөл.

Ул кулларын йөктән арындырып, аяк астындагы яшел үлән кыякларына күзен текәп, сагыну сагышында өртелгән кәккүк тавышын тын алмый тыңлады. Туган җирдә ишетелгән һәр аваз аның җанына якын, күңеленә табигый рәхәтлек бирә иде. Бик озак газапланып тормады кәккүк. Авылга шулай аз гомер санадымы, берәрсе үлем түшәгендә ята идеме – белмәссең... Кадакланган тәрәзәләргә карый-карый атласа да, Җиһангөл әле моны яманга юрамады. Әйтерсең, хәзер генә тоемлады: туган җирнең кояшы да бүтән икән бит. Гомере буена туган җир кирәк икән кешегә!

Кинәт гәүдәләре тураеп, йөзләре мөлаемланып китте. Әйтерсең, кайту аның гомерлек хыялы булган. Әйтерсең, ул хыялына якынлашып бара... Ни дисәң дә, шактый өлкәнәйсәләр дә, монда чыбык очы туганнары яши иде әле. Шуңа да шатланды Җиһангөл. Тамырларың юк икән – синең өчен авылда зират һәм каберләр генә кала шул...

Хәер, контейнерларны да шушы туганнары адресына җибәрделәр. Тик берәр стансада буталып ятадырмы, әллә башка адрес белән киткәнме, белгән юк, кайдалыгын кат-кат юллап йөрергә туры килмәгәе. Җиһангөл аларның тәмам өметен өзеп, кул селтәгәч, җиде-сигез айдан соң гына килеп төшәчәген әле башына да китерми иде...

Туганнары аларны якты чырай белән каршылады. Күмер салып, самавыр кабызып җибәрделәр. Табада коймак чыжлады.

– Авылда, мәсәлән, былтыр ничә бала туды? – дип сорыйсы итте Җиһангөл чынаягындагы чәйгә өрә-өрә.

– Берәү дә юк, – дип җавап бирделәр аңа.

Шунда гүя яшен аның йөрәге аша сызылып үтте, шунда гына ул туган авылының киләчәге юклыгына ышанды. Аһ, бу ышанычны югалтуы! Ничекләр авыр ул...

Җиһангөл тәрәзәдән үрелеп, үзе үскән нигез ягына төбәлде. Әйтерсең, аны анда кемдер көтә иде. Әнисе, дияр идең... Барыбер дә әнисенең сүзләре колак яныннан үткәндәй тоелды. Телефоннан сөйләшкәндә:

– Редискалар өлгерде, кызым, сузар гына идем, буем җитми, – дип өзгәләнер иде. Җиһангөл дә күңелен күтәрергә теләп:

– И әни, мин дә кетер-кетер кетердәтеп җибәрер идем дә соң, – дип җаваплар иде.

Инде әллә ниләр үскән нигезнең эзе дә юк. Икенче тапкыр янган ул.

Беренче янгында да бөтен нәрсә көлгә әйләнгән, бердәнбер Коръән китабына гына ут-ялкын якын да килмәгән иде. Аллаһының кодрәтенә-могҗизасына шунда бөтен күңеле белән ышанды әнисе... Сорыйсы әйберен Раббысыннан гына сорады. Нигезем саклансын, дип сорамаган, күрәсең... Балалар үзләренчә көн итсеннәр, дигәндер. Әнисенең васыяте иде бит Аллаһы кушканча яшәү. Беркемне дә рәнҗетмәскә, үзеңне рәнҗетсәләр дә, каргамаска кушты. Каргыш ике яклы, әйләнеп үзеңә төшәргә дә мөмкин, диде.

Үзбәк якларыннан кайткан авылдашларының күпчелеге Түбән Кама ГЭСын төзүгә керешкәннәр, ди әнә. Каманың агышын үзгәртеп, инде субайлар кагып бетергәннәр, диләр. Алар Амудәрья, Сырдәрьяларда ГЭСлар төзегән кешеләр, шуңа илгә бик вакытлы кайтып төшкәннәр, имеш...

Тик туганнарның, авылдашларның фикере аваздаш: монда көндез чыра яндырып эзләсәң дә, эш табыласы түгел, ди. Авылда исерек буйдак егетләр дә әби-чәби генә җан асрый. Ир затлары пенсия акчасына ялланып, кемгә утын ярып, кемгә су китереп, чәкүшкәлек акча эшли. Алар арасында да конкуренция зур, имеш.

Туган авылында эш юклыкны ишетү Җиһангөл өчен көтелмәгән борчулы яңалык иде. Элек чабаталы чакта да авылдагы эшне тавык чүпләп бетермәслек, кешеләр көн арасына кергән төнгә дә хәтта үпкә саклыйлар сыман тоела иде. Беләгендәге мускул-сеңерләре өзелгәнче эшләде ләса ул да! Туган җиреңдә бер шөгыльсез яшәүне Җиһангөл һич тә күз алдына китерә алмады. Бу хәлләрдән аның йөрәге киселә, хуҗалар чыгып киткән арада балалары белән дә киңәшләшеп карады.

– Вакытлыча гына, үз нигезебездә йорт җиткезгәнче берәр өй алып, суган-кишер үстереп тапшырыр идең – шәһәр бик ерак, юл чыгымнарын да капламаячак, – диде улы.

– Миңа укытырга авылыңда мәктәп тә юк бит, әни, – диде кызы.

– Нигә монда ябыштыгыз соң әле, бу хәтта минем әти-әниемнең дә туган җире түгел, карт әбием дә монда җирләнмәгән, – диде Әлфинә оныгы.

– Бу балаларны авыл белми, барыбер чит итәрләр, килмешәкләр дип карарлар, йорт җиткерү җиңел эш түгел, куйган хезмәтегез юкка чыгар, – диде авылдашлары.

– Бу томрап пешкән җимешләрдән көч-гайрәт туплаган яшь колынчакны караңгы авылда бикләп тота алырсызмы икән соң? – дип, Әлфинәгә ымлады күрше карчыгы.

– Зур түрәләр башкалада утыра, ә монда безгә көн-төн йөгереп йөрсәк тә, бер күз салган кеше дә булмас. Сезне гүпчим бар дип тә белмәсләр... – дип зарланган сыман әйтеп алды сул як күршеләре.

Җиһангөл үзенчә бер ачыш ясагандай булды: «Балаларым белән күршеләрем арасында, димәк, упкын барлыкка килгән. Ике як та бер-берсен танырга теләми». Ул үз уйларыннан телсез калды. Эчтән генә: «Димәк, җепнең очын үзем яхшы ук чуалтканмын икән...» дип уйлады. Әллә нәрсә булды аңа: әйтерсең, көче җитмәстәй авыр йөк күтәреп бара. Иңнәре кинәт салынып төшкәндәй тоелды. Авылдашлары, туганнары да башка кешеләр. Фикерләүләре, яшәү рәвешләре башка. Әнә бит ничек сөйләшәләр: «Басу-кырлар агуга манчылды, инде бер киткән кошлар да кайтмый безгә», – диләр, колхоз рәисен дә «алабута министры» дип кенә йөртәләр. Тары ярмасына да талон керткәннәр ди. Сабан тургайларын бер генә кешенең дә күргәне юк, күлләр-чишмәләр кибеп беткән икән... Гел начарны гына күрергә өйрәнгәннәрме әллә?

Имеш, зур шәһәрләрдә читтән кайткан ватандашларга булышлык күрсәтү комитетлары оешкан, ярдәм күрсәтергә әзерләр, ди. Газеталарда аларның эшчәнлеге хакында язып кына торалар, әле күптән түгел журналистларны чакырып, зур конференция дә уздырганнар, ди... Хәтта бездәге милли оешма җитәкчеләре үзбәкләрнең милли «Берлек» оешмасына да барганнар:

– Ни өчен мөселман кардәшләрегезне өнәмисез? – дигәннәр. Совет власте урнаштыру чорында татар бригадасының Үзбәкстандагы хәрәкәтен кичерә алмыйлар икән һаман да. Аннан, татарлар үзбәк җирендә дә урысларның үзләрен дә уздырып урыслашып баралар, имеш. Аларны эзәрлекләүче юк, әмма бу хәлләргә ризасызлык белдерми булмый, дип әйткәннәр, ди. Боларны Җиһангөл тегендә ишетмәгән дә иде, мондагы хәбәрдарлыкка шаккатты. Туган җирләрендә кызыксынып торалар, димәк, аларны онытып бетермәгәннәр әле.

Ярдәм итүләре икеле, үзбәк илендә яшәп яткан 800 мең татарны республика һичничек сыйдыра алмас, дип уйлады Җиһангөл.

Кыйшайган йортлар, такта кадакланган тәрәзәләр, алабута, кычыткан, шайтан таягы астында калган бу авыл Җиһангөл өчен шомлы да, җан әрнеткеч газиз дә иде. Ярый, авыл халкы кәҗә асрый, ипи-сөтсез яшәмиләр икән. Карчыкларның да күпчелеге кыш чыгарга балалары янына шәһәргә күченә, калганнары елга буендагы талларны кисеп, кышлыкка утын әзерлиләр, ди. Авылда кибет тә ябылган: юл өзелмәсә, он, шикәр, шырпы ише көндәлек кирәк-яракны сәүдәгәрләр китергәли. Элеккеге партком секретаре мулла булып алган, ди.

– Клубка җыеп, «Коръәннең уңай якларын тормышка ашыру» турында сөйли башлауга мин чыгып киттем, изге китапка ревизия ясамакчылар хәтта, – дип, рәнҗеш катыш әйтеп куйды бер туган тиешлесе.

Авылдашларыннан ишеткән һәр җөмләдән йөрәге куырылып киткәндәй тоела Җиһангөлнең. «Ай-һай, авыр кайтып җиткәч, туган җирне югалтуы, – дип уйлап куя ул.

– Әткәм йорты – югалган туган нигезем минем».

Укытучысы – Ульяна Ивановна да Вәсиле белән шушы авылда хәерле гомер кичереп, бакыйлыкка күчкәннәр. Балалары читтә, ди. Йортның тәрәзәләренә такта кадаклап киткәннәр.

Гомәр дә Себердә укып, хәрби хезмәткә күчкәч, туган авылына кайтып тормаган. Хәрби кешегә, хөкүмәт кешесенә әверелгән. Ике кызы да инде мәрхүм марҗа әниләре фамилиясендә, безнең милләт кешеләре түгел, ди. Бу хәбәр Җиһангөлнең бәгырен җәрәхәтләде. Димәк, аның нәсел җепләре өзелгән инде. Шунысы үкенечле түгел: Җиһангөл әле, ни дисәң дә, шул җепләрне саклый алды... Тукта! Нишләп тагын Гомәрне искә төшерде соң әле ул? Җиһангөл үз уйларына бирелеп, диванда оеп утырган бер мәлдә күршеләре Мөнирә килеп керде. Ул кулына ап-ак сөлгегә урап тоткан әйберен өстәлгә куеп ача башлады.

– Туган нигезегездән истәлек-хатирә китердем сезгә, – диде. Һәм сөлгене як-якка ачып җибәрде.

– Коръән! Әллә янгыннан исән чыккан Коръәнме бу? – дип гаҗәпләнеп сорады Җиһангөл.

– Шул Коръән. Ходайның могҗизасы. Бөтен авыл белән шаккаттык инде ул чакта. Мин аны сез кайтканчы саклап торачакмын дип, үземә алдым. Әсмабикә әби намаз карчыгы иде бит. Җүнле кеше иде, мәрхүмә.

– Әлхәмдүлиллаһ, мин дә намазда. Балачакта әбием белән бабама сәхәргә ризык әзерләгән бала ич мин. Әбием әйтә торган иде: «Син, кызым, йомырканы юганчы да юасың, югач та юасың. Итнең һәр җепселен юмасаң да булыр иде инде», ди иде, мәрхүмәкәем. – Җиһангөл Изге Китапны калтыранган куллары белән кат-кат сыйпады. Күзләренә яшьләр төелде.

– Балаларым да намазга басарга әзер. Догаларны беләләр... Җиһангөл шактый таушалган Коръәнне кулына алып, беренче битен ачып җибәрде. Аннан иске заемнар килеп төште. Җиһангөл елмаеп куйды. Күңелендә узган чорларның:

Биек тауның артыннан

Кояш чыга кызарып.

Совет илен ныгытырбыз,

Яңа заем чыгарып.

Заем, заем,

Без заемнар алабыз.

Заем алып, ил баетып,

Коммунага барабыз, – дигән җыры яңарды.

«Ил баемады...» – дип фикерләде Җиһангөл.

– Тотып ат! Кая качып калган! Аннан сүзне кирәкле юнәлешкә борып:

– И-и, әлхәмдүлиллаһ, хәерле балалар үстергәнсез, димәк... Ярый бу истәлекне үз өстемә алганмын... – дип өстәде.

– Бу истәлек-хатирә генә түгел, Мөнирәкәем, бу – хәзинә. Рәхмәт яусын сиңа моның өчен, – диде ул, тетрәнүле сүзләрен тел очында әвәләп.

Җиһангөл монда кайтканнан бирле төшендә туган йортының чормасында актарынганын күрә. Иске китапларны ачып-ачып укып карый, иске самоварның җиз корсагын куллары белән ышкып, тузаннан чистарта, әнисенең туку станогын почмаккарак этеп куя, аның һәр нәрсәсен барлап чыга. Туган йортның чормасы да кадерле, анда да нәсел, ил тарихы сыенган, дип уйлый Җиһангөл. Уянгач та ни укыганын, җиз самоварның, станокның кай җире ким-китеклеген һич исенә төшерә алмыйча исәңгерәп ята. Ул белә: бу нечкә җепләр аны һаман туган җиренә бәйләргә тели. Мондагы һәр җеп җанга тоташкан шул, аны берничек тә өзү мөмкин түгел. Авылны әле әнә шушы тырышлыклары, чырышлыклары аркасында әҗәлне якын җибәрми торган карчыклар саклаптотып тора. Рәхмәт аларга.

Ул авыр уйларга бирелеп, туган нигезенә табан атлады. Күңелен ниндидер чир баскандай тоелды. Бу фани дөньяны уйлап, авыруга сабышырга ярамый да соң?!. Ниндидер күзгә күренмәс җепләр аны нәкъ менә бүген шул тарафларга тарта иде.

Җиһангөлләрнең йорты янгыннан соң сүтелгән-чистартылган, бары тик шәһәрдәге паркны хәтерләтеп, юан-юан нарат, чыршылар гына үсеп утыра һәм колач җитмәстәй юан каштан шәмдәлләрдәге шәмнәрдәй чәчкәләрен биек күкләргә каратып, яфракларын салмак кына җилдә тибрәтә-тибрәтә аңа ниләрдер сөйләмәкче була... Юка гына чыбык иде бит кайчандыр ул да... Хәер, Җиһангөл үзе дә яшь каштан чыбыгы сыман иде ләса. Аның күз алдыннан сугышлар кичеп кайткан әтисе, күпне күргән ялтыравык тимер көрәге, агач утыртасы чокыр, кылҗайган чиләктәге мөлдерәмә су күз алдына килде. Хәтта шул каштан төбеннән ак маңгайлы маэмае сикереп чыгар сыман тоелды...

– Үткән икән лә гомерләр! – дип куйды ул үзалдына. – Шушы каштан булмаса, ничекләр чит тоелыр иде бу өйсез нигез. Ә ул агач кына көенчә дә шушы туфракның җылысын, матурлыгын саклап калган. Өметне барыбер сүндерми әнә: ап-ак чәчкәләре күкләргә төбәлгән... Энесе Әхмәтне көтәдер, бәлки... Бәлки, Алмазныдыр... Әхмәт башка юл сайлады шул инде. Күптән шәһәр кешесе булды. Авылдан кеше качып бетеп барган бер чорда аны гаепләргә дә кирәкмидер... Язмышы шулдыр авылның... Аларныкы гына буш түгел бит. Ятим нигезләр буа буарлык...

– Җиһангөл! Абау! Яшьлеге эндәште түгелме аңа?

– Ул борылып карарга да куркып, баскан урынында кымшанмыйча торды.

– Исәнме, Җиһангөл! Синең мондалыкны ишеттем дә кайттым менә... –Ир-ат тавышы аны баскан урынына кадаклангандай итте. Йөрәге тугарылган аттай кая очканын белми, кайнар кан тамырларына сыешмый башлады.

– Исәнме, Гомәр! – диде ул, борылып карамыйча гына. Эчтән генә «Кайтмасаң яхшырак буласы иде бит. Гомер азагында нигә миңа мондый җитди сынау?» дип уйлады. Гомәр Җиһангөлнең каршысына килеп басты.

– Нигезегез исән, Җиһангөл... – диде ул. – Беркем кулына да күчмәгән, диюем...

Гомәрнең әйтергә теләгәне шул иде: «Әйдә, Җиһангөл, шушында йорт җиткерик тә бергәләп яшәп китик. Син дә ялгыз, мин дә ялгыз. Ялгыз гомер кичүе ничекләр кыен бит...» Ул эшләпәсен пеләше күренмәслек итеп батырып киде. Җиһангөл ян-яктагы чал чәчләрен ак яулыгы астынарак этте.

– Нигезебез исән... Алмаз энекәшем кайтырга тора, – дип горур тавыш белән әйтеп куйды Җиһангөл. Аннан өстәде:

– Менә бит, язмыш безне дә очраштыру әмәлен тапты...

«Мин сиңа йөрәк сүземне әйтергә кайттым, Җиһангөл. Мәхәббәтем сүзен әйтергә кайттым. Син белмисең минем ничекләр сагынып яшәүләремне! Марҗага өйләнгәнсең бит әле, дисеңдер... Алар чая, әйтә торган сүзне үзләре ярып әйтә шул. Ымнар аша аңлаша белмиләр дә. Беркая да китә алмыйсың...»

Ир башын аска иде. Иреннәрен кан оерлык итеп тешләде. Башында тоташтан хәрәкәтләнгән сүзләр ирен очларына кысылып калгандай булды.

– Бу каштанны хәтерлим әле: чыбык кына иде бит, бахыр. Инде юан агачка әверелгән. Ап-ак чәчәккә төренгән. Җөмләсенең калган өлешен ул эчтән үз-үзенә генә әйтте: «Безнең мәхәббәт агачы бу, Җиһангөл. Ап-ак булып утыра һаман да. Чәчкәләрен күрәсеңме, ничек күккә төбәлгәннәр! Ә күкләрдә чиста дөнья. Анда болытлар да бер-берсе белән аңлашып яшиләр... Без аңлаша алмадык шул. Җирдән аерылып булмадымы?..»

– Безнең кебек үк чал чәчле агач инде ул да, – дип, басым ясап әйтте Җиһангөл һәм Гомәрнең күзләренә карады. Күз яшьләрен голт-голт йотканын тоемлады. Үзенең дә керфек очларына садә яшь эленде.

Әллә кайдан кинәт искән җил каштанның чәчкәләрен койды. Аклык битләренә, аяк асларына сибелеп-сибелеп төште. «Бәлки уйларсың, Җиһангөл. Мин бит синең өчен кайттым... Ә теге чактамы? Әйе, Миңниса артыннан сине көнләштерер өчен генә бардым. Аның капкадан кереп киткәнен бүрәнәләр өстенә утырып карап калдым. Ул үзе мине күрмәде дә кебек. Очлы күзләр күргән... Сиңа җиткергәннәр. Йөрәк сүземне әйтә алмадым шул, Җиһангөл, беркайчан да әйтә алмадым...» – Гомәр боларны күз нурлары аша җиткерде шикелле.

«Күрче, көз җиткәч, кеше кышка әзерләнә... Ә бу һаман да яз эзли... Хәер, берчак булган иде ул шулай: синоптик кичтән минус егерме дип хәбәр итте. Мамык шәлемә уранып, ишектән башымны тыксам – түбәләрдән тып-тып тамчы тама...»

«Соң инде...» – дип җаваплады Җиһангөлнең моңсу карашы. – «Соң инде, Гомәр...» 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08, 2020

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев