Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

***

Икенче көнне үк Җиһангөл гаиләсе белән ерак шәһәргә, кала тирәсендәге авылларга эш караштырырга чыгып китте. Дөресрәге, ул үзе эш кешесе түгел инде, ә менә балалары киңәш-табыш өчен әниләреннән дә кулайрак берәүне дә күзалламыйлар.

Шәһәрдән тиз гайрәтләре чикте: ватандашларга ярдәм итү комитетын эзләп тормаска булдылар. «Яшисең килсә, башкаларга таянма, үзеңә ышан», – ди иде әнисе. Шуңа тагын бер кат инанды Җиһангөл. Җитмәсә, кайда гына кагылсалар да, кайтучылар күп, дигән җөмләне әйтеп калырга тырышалар. Берьюлы ун-унбиш гаилә бергә кайтучылар да шактый, ди.

 

Эзли торгач, шул мәгълүм булды: кала тирәсендә яңа байларның күкрәп күтәрелгән бистәләре ышыгында калган борынгы авыллар әле бетеп бетмәгән. Элеккеге иске мәктәп биналары, медпункт ише корылмалары да сүтелмәгән. Әле алар һаман кулланылышта. Шушы бистәләрнең үз халкы шәһәрдә эшли, шуңа авылда укытучылар, ашханә хезмәткәрләре, мич ягучылар җитешми икән.

Яңа бистәләр яңача тормыш белән яшәргә җыена, әмма иске мохит белән һичничек кушыла алмыйча азапланулары бераз күңелне шомландыра сыман тоела. Күпчелек берсен-берсе белмичә, биек коймалар артында көн итсә дә, иске мохиттәгеләр кемнең ничек сулаганын тоеп тора. Авылның болай яңарыш алуын берәүләр хуплый, икенчеләре борынгыдан килгән гореф-гадәтләрнең, «авыл» дигән бөек төшенчәнең җимерелүенә көенә.

Арада Җиһангөлләргә дә ил өстенә төшкән авырлыклардан качып, рәхәт тормыш эзләп читкә китүчеләр, инде монда тормышлар көйләнгәч, янә кеше өлешенә керергә торучылар яки килмешәкләр диебрәк караучылар очрый иде. Чыннан да, шәһәр тирәсендәге авылларга, чикләр ябылганчы дип, тиз арада җыенып, ун-унбишләп гаилә бергә кайтып төшүчеләр дә булган, диләр.

Шәһәр янындагы бер мәктәпкә укытучы тапмаганга, вакытлыча торырга дип, ишелә язган түбәсез барактан урын бирделәр шулай да. Җиһангөл кызының да үз юлыннан китүенә беренче мәртәбә шунда куанды кебек. Туган авылында да мәктәпләрне берләштергәннәр, тирә-юньдә тагын иллеләп укытучы эшсез калган, ди, әнә. Инде авылга оптимальләштерү дигән афәт үтеп керергә тора, ди. Димәк, болай булгач, урамда калмаслар, барысына да әлегә газиз башлар сыярлык урын иде бу. Хәер, болай гына да түгел, ташландык барак каршында шәмдәлләрдәге шәмнәр кебек ап-ак чәчкәләрен зәңгәр күкләргә чөяргә теләгәндәй каштан агачы утыра... һәм ул Җиһангөлгә туган авылын, газиз нигезне, әтисе утырткан бакчаны искә төшереп тора иде... Ул каштанга якын килеп, аның кубырчыкланып беткән калын кайрыларыннан сыйпады. Тәне буйлап әллә нинди җылы дулкын йөгереп узгандай тоелды.

– Каштан күккә төбәлгән. Каштан һаман күккә төбәлгән ләса... – дип пышылдады. Каштан янәшәсендәге агач-куакларга кошлар оя корган, алар ашыга-ашыга җим ташый иде.

Әйтерсең, бу юан агачның бөтен яшәеше Җиһангөлнең үзенә тоташкан. Әйтерсең, ул аның хыял-өметләре, газиз халкының үзе күрергә теләгән чагылышы иде.

– Кошлар оя корган җирдә калыйк без, балалар, башка беркая да бармыйбыз. Эзләдек. Таптык менә, – диде Җиһангөл. Бу мәлдә Сәгыйте аның күз алдыннан китмәде. Ризалашыр иде микән ул шушы җирләрдә яшәргә? Аһ, ничек еракта бит үзе. Адәм баласын туфрак баса, туфрак араны салкынайта, дисәләр дә, ирен югалткан көннән ул аны чын-чынлап яратуын аңлады. Нинди генә эшкә тотынса да «Ул ни әйтер?» дигән сорау каршысына килеп, баш ия. Вакытлар үткәч ерагаер, дип өметләнсә дә, янәшәсендә иренең җылысын тоя, күз карашларының үткенлегеннән исәнгерәп кала иде.

Ә Гомәр яшьлектәге бер яктылык, серле рәшә генә булган икән лә... Улы белән кызы:

– Барагы бик иске бит, әни, сүтүе дә мәшәкатьле булыр, – дип, бер генә әйтеп карадылар да башка җавап ишетмәгәч, тындылар. Эшне нидән башларга дип, озак баш ватып маташмадылар, ни бар акчаны җыйнаштырып баракның түбәсен ябып куйдылар, мич чыгардылар. Шунысы кыенга туры килде: халык өмә дигән матур йоланы оныткан. Ни эш башласаң да, үз көчеңә генә таянырга кирәк булды. Хәер, шәһәр тирәсендәге авыллар өр-яңа баштан укмашып кына килә, аларның иске тарихы җуелган, яңасы әле язылмаган. Бу яңа тарихны Җиһангөл аңлый да, хуплый да алмый. Әмма яшәеш ноктасының шушында төпләнергә теләвен яхшы чамалый. Әйдә, кошлар оя корган җирдә тормыш булмый калмас әле, ди. Тирә-күршедә дә әнә балта-пычкы тавышы тынмый.

Аларга да балта-пычкыны берәү дә кызганмады.

Кайтып урнашкан чорлар исенә төшсә, ул вакыт-вакыт олигархларның кая куярга белмәгән миллиардлары хакында да уйлап куйгалый. Белә: халык та болар хакында ишеткән-укыган саен телне шәбрәк шартлатырга өйрәнеп бетте инде. Нишләтәсең, кешегә бирүчеләр алар түгел. Гади халык кына ул бүлешә белә, бары – бергә, югы – уртак, дип яши. Авыр булды шул тернәкләнеп китүләре... Туган-тумачалары да ярдәм кулын сузды: бурычка акча биреп торучылары да бар. Мохтаҗ кешегә әҗәткә акча биреп тору сәдакага караганда да саваплырак, диләр. Монда әле бу хакта онытмаганнар шикелле. Аннан Аллаһы үзе ярдәм итте. Улының, киявенең бизнеска керешеп китүе дә уңышлы гына килеп чыкты. Тора-бара яңа йортлар җиткерде. Инде иман качкан авылны торгызмакчы булып ята, җыйнак кына булса да, мәчет салды әнә. Авыл картларын бер үзәккә туплап куйды. Алар таякка таянып булса да, барырга тырышалар. Ил-көнгә иман сорыйлардыр...

– Мин әнигә охшаган, таш астыннан да чыгам. Үз көчемә таяна беләм. Күрәсез: көнем муеннан тирес эчендә үтә. Кулдан көрәк-сәнәк төшми. Балалар хакына болар. Сиңа да җиңел булмаячак, – дигән иде ул Бәхтиярга да.

Хәзер авылга юл салдыру мәшәкате белән йөри. Халыкның күзе аңа төбәлгән: «Син булдырасың!» – дип кенә җибәрәләр. Баштарак, кысанрак чакта: «Һәрберсе минем өлешкә керергә тырыша», – дип, ачуы килсә дә, хәзер ярый әле бу эшне башкарырга кирәк дип, чаң сугып торучы авылдашларым бар, дип куана. Юл газабы – гүр газабы, барысы да беләләр: һәммәсенең балалары, нәсел-нәсәбе авылга тоташкан. Ә Шамилнең авыл халкы алдында гына түгел, районда да дәрәҗәсе бар. Шәһәрдә дә таныйлар. Дәрәҗә булса да, гадилек – канда. Кешеләрне ярдәменнән ташламый. Әйтерсең, авылның тәртиптә торуы өчен ул җаваплы.

Эш белән яшәгән гаиләдә үсте шул ул. Җиһангөл үзе дә, ире дә гомумхалык язмышы өчен борчылдылар, гомерләрен илгә хезмәт итүгә багышладылар. Улының да балачактан каешларына кадәр елкылдап торыр иде.

– Кем чистартып бирә соң моны болай сиңа? – дип сорап куярлар иде бабасының кордашлары.

– Әти! – дип горурланып җаваплар иде улы, бөдрә чәчләрен артка тарый-тарый. – Итек кунычы белән чистарта ул аны.

Яхшы укыды. Сәхнәгә килеп чыга: киноартист дип белерсең. Шаян шигырьләрне кешенең рухын күтәрерлек итеп сөйли иде. Шуңа балачактан яратты аны бистәдәге халык та.

– Улың кара күзле булсын! – Җиһангөлнең күз алдыннан ишәккә атланган үзбәк карты, Бәхтиярның бабасы үтеп китте. «Юк, – диде ул үз-үзенә, – улым болгар-кыпчак нәселеннән. Минем дәвамым ул. Күзләре берничек тә кара була алмас аның. Күк төсле яп-якты, зәп-зәңгәрләр! Безнең җирлеккә, һай, ничек килешеп тора. Беркем дә: «Күзләрегез ясалма мәллә?» дип сорамас. Монда аның күзләре дә, үзе дә чит түгел. Тамырлары барыбер шушында тоташкан. Улы белән чиксез горурлана Җиһангөл. Аңа караган саен үз җирендә басып торуына инана.

– Ярый чит-ят җирдә адашып калмадык, улым, – ди. – Илдә чыпчык үлми барыбер дә. Ә сезне мин гомерем буена киләчәккә өметем итеп күрдем. Улы юкның урыны юк, кызы юкның кадере юк, дип белми әйтмиләр икән шул.

Оныгы Әлфинәнең генә бераз тормыштан гайрәте чиккәндәй тоелды. Кайткан мәлдә дусларын телдән төшермәде. Алар янында миңа рәхәт иде, сез генә аердыгыз, диде. Күрше егете Хәлбайны сагынды. Аның күченеп китәр алдыннан танкта йөртүен «Һай, кызык булды да соң!» дип, һаман искә төшереп торды. Алкын яшьлеккә бәйле якты хатирәләр аңарда җирсү хисләре уята, шуңа да бабасының бабалары яшәп, бакыйлыкка күчкән бу якларга җаны берегеп китә алмый иде әле. «Менә ничек була икән ул Ватанны югалту», – дип, Җиһангөл аеруча пошынды. Үзенең авылдан чыгып киткән мәлен исенә төшерде. Өметләре зур, хыяллары ничек якты иде бит! Гомерне болай тиз генә узар да ирешелгәннәрнең бөтенесе шулай тиз арада челпәрәмә килер дип кем уйлаган?

Оныгы үзен яратканны яхшы белә Җиһангөл. Күршегә генә кереп китсә дә, артыннан:

– Әбекәем, озак торма, тиз кайт! – дип кала. Әлфинә кайтуга тегүчелеккә укырга кереп, кулына таныклык алса да, бу һөнәр дә аңа куаныч китермәде. Үз эшемне ачам дип талпынып карады. Италиядән тукымалар кайтартты. Тукымалары искиткеч яхшы иде. Тик кием кисү остасын табу һич мөмкин хәл түгел, ә тегүченең язмышын – бизнесының алга китешен оста кисүче генә тәэмин итә икән. Шулай да ул әбисеннән, әти-әнисеннән аерылу хакында башына да китерми, җәфалана-җәфалана булса да, үзен бу яклардагы тормышка күнектерергә тырыша иде. Җиһангөл күрә: эштән кайтканда, кара мыеклы чибәр генә бер егет аны машинасы белән дә китерештерә... Җаен туры китереп сораштырып караган иде дә, оныгы елмаюы белән генә җавап бирде. Әйдә, хәерлегә булсын!

***

Инде менә Бәхтияр гаиләсенә дә танышлык аша җиңеллек килде. Дөрес, үзләре дә тырышлар. Бәхтияр да, Мәхәббәт тә, ни дисәң дә, мамык кырында үскән балалар. Мамык җыю ярышларында чыныккан затлар. Көненә 150- 200әр килограмм мамык җыюның ни икәнен бик яхшы белә Җиһангөл. Аның күз алдыннан иксез-чиксез ап-ак болытлардай мамык кырлары чагылып үтте. Кичтән кырны аклыктан арындырып кайтып китәрләр иде бахырлар. Иртән килсәләр... тагын ап-ак. Эскерт-эскерт өелгән мамыкны ничекләр ташып бетергәннәрдер? Мамык җыйганда кигән алъяпкычын истәлеккә монда да алып кайтты. Шактый искергән булса да, алъяпкыч аңа коры, кояшлы үзбәк көзләрен исенә төшереп тора. Һай, матур булган ла ул көзләр! Бөтен Рәсәйне, башка бик күп илләрне тәэмин иттеләр бит алар шушы чимал белән. Мәктәп укучылары гына булсалар да, һәркемнең үз нормасы билгеләнгән иде. Хәзер инде анда да кырлар мәйданы ягыннан бик кимегән, диләр, әнә.

– И апа, мамык җыйганда, чәйне эчеп тә карый идек соң! – Хәтерлисезме, безгә аны кытайлардан кергән дип сөйли идегез. Россиядә 1640 елда гына ни икәнен белгәннәр, Монголиядән урыс патшасына Алтынхан бүләк итеп җибәргән, дигәнегез әле дә истә.

И бәхәсләштек тә соң ул чакта: «Чәй ул үзбәкләрнеке, күрәсезме, бездә чәйханәләр күпме, имеш. Ни икәнен дә белмәгән халык шулчаклы чәйханә тотамы? Ә сез, татар халкы да ефәк юлы буйлап, Кытайга чәйгә йөргән, хәзер инде аның кайсы халыкныкы булуы һич әһәмиятле түгел, ди идегез».

Әле минем әбигә кан басымы белән авыргач, бер бал кашыгы чәйне җылы чәйнеккә салып, кайнар су коярга һәм шуны чәйнегендә үк суытып эчәргә кушкан идегез. Хәзер әни шулай итә.

– Берәр җирдән укыган булганмындыр инде. Менә бит нинди ул укытучы авызыннан чыккан сүз, – дип гаҗәпләнеп куйды Җиһангөл.

Ул кызына карап тора да хәзерге укытучылар дөньясына кызыгып та куя: алларында компьютер. Нинди мәгълүмат кирәк, бөтенесе шунда. Аптырый да: кызының алдында һаман кәгазь-каләм, һаман план төзүдән бушамый. Һәр яңалыктан хәбәрдар булу сорала бит укытучыдан. Һөнәри осталык дигән нәрсә ул бер көндә үзеннән-үзе барлыкка килә торган нәрсә түгел, гомерең буена тырышасы. Тик кәгазь боткасыннан нишләп һаман да арына алмый икән соң бу мәктәп? Монысына ул беркайчан да җавап таба алмады. Җиһангөл урыныннан кузгалып, кухня ягына юнәлде. Әлфинә оныгының эштән кайтыр вакыты җитеп килә, чәй куеп җибәрәсе булыр. Кыздырган бәрәңге ярата, бераз майда йөздереп, кетердәп торырлык, кызгылт төс кертеп алсаң да яхшы. Эшне тиз тотарга ярата Җиһангөл. Табада май чыжлады. Газ миче өстендә чәйнек сызгырды.

– Абау! – дип йөрәгенә ябышты ул кинәт, тәрәзә каршысына килеп туктаган машинаны күреп. – Кем белән бу кыз? Әллә көпә-көндез егетен алып кайтамы? Белмәссең... Оят качкан шул замана яшьләрендә.

Җиһангөл уйларын төгәлләп бетергәнче, кыз белән егет машинадан сикереп төшеп, бер-берсен кочып алдылар. Иреннәре иренгә беректе...

– Нишлиләр болар?! Кешедән оялмыйча... Абау, җаным!.. – Җиһангөл йөзен яулык очы белән каплады. – Көпә-көндез гөнаһка батыралар, хәерсезләр, – дип сөйләнде.

Ул арада машина капка төбендә тузан болыты калдырып китеп тә барды. Әлфинә канатлы коштай өйгә юнәлде.

– Әбекәем!

Җиһангөл дәшмәде.

– Әбекәем, мин кайттым. Ник сөйләшмисең син, ә?

– Сөйләшерлегемне калдырмадың, кызым. Көн үзәгендә егетләр белән үбешеп торасың лабаса. Кешедән оят. Бөтен урам гыйбрәт итеп сөйләр инде...

– Яратам ич мин Риназны, әбекәем. Ул да мине ярата.

– Ярату шундый буламы?.. И-и бала, бала... Мине рәнҗетәсең килмәсә, башка мондый хәлне минем күземә күрсәтмә, ярармы? – Ярар соң... Ә ярату гаепме?

Кыз күзләрен түгәрәкләндереп әбисенә төбәлде. Аның мәхәббәт тулы йөрәге һич кенә дә әбисенең тар күңелле бу гамәлен аңлый алмый тилмерде.

– Ә син бабайны болай яратмадыңмы? – дип сорап куйды ул.

– Чын сөю ул иреннәрдә түгел, йөрәктә була, – дип җаваплады Җиһангөл, авыр сулап. – Ә йөрәкне бөтен кеше дә күрергә тиеш түгел аны...

Ул яулыгын төзәтештереп бәйләде. Күлмәк итәкләрен кагыштырып җибәрде. Аннан:

– Әйдә, бәрәңге кыздырдым, кызым. Син яратканча итеп. Чәй дә кайнады... – диде, тавышын йомшата төшеп.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: