Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

***

Табын янында Җиһангөлгә кушылып, Бәхтияр белән Мәхәббәт гел җир хакында сөйләштеләр. Өсләренә тау баскандай, авырлыктан аларның уйлары да, сүзләре дә таркалып-таркалып китә, ниндидер курку күңелләрен яулар шикелле тоела. Моны Шамил дә сизде. Өйдәге һава торышын бераз җиңеләйтү өченме, кайсыдыр газетада күзенә чалынган бер мәзәкне сөйләп, бераз кәефләрен күтәрергә тырышты.

– Ике ир-ат капка төбендә домино уйнап утыра, ди.

Шулвакыт хатыны йөгереп чыга да иренә кычкыра башлый.

– Күрегезче бу оятсызны! Сыерлар ач, ә ул домино суга!

Ире:

– Каян беләсең син аларның ач икәнлекләрен? – дип сорый.

– Ишетмисеңмени, бөтен авылны урыныннан кубарырлык итеп кычкыралар бит.

– Син дә алардан кимен куймыйсың, ләкин бу бит әле син ач дигән сүз түгел...

Җиһангөл улының җорлыгына кызыгып та куя. Менә бердәм көлешеп алдылар. Аннан янә моңсулык урнашты. Мәзәк кенә бу авыр халәттән бөтенләйгә тартып чыгара алмады, чөнки алда җитдидән-җитди сынаулар тора иде.

Әйе, татар иленә килгәндә күңелләрендә курку бар иде. Әгәр дә, үзегез безнекеләрне куып җибәрдегез бит, дисәләр... Әй, булды инде ул чакта хәлләр... Үзбәкләр, хәтта кыргызлар белән ике арага салынган күперне дә сүтеп ташлады. Туганнар аерылды: бер ишләре Кара елгасының бер ягында, икенчеләре икенче ягында калды. Ярый, елга батып үлмәле түгел. Аның күз алдында онытыла язган картина пәйда булды: яшь кенә кыргыз егете үзбәк картын җилкәсенә утырткан да елганы кичеп бара... Телевизордан күрсәттеләр ләса... «Каян килә кешеләргә мондый тар күңеллелек», дип уйлаган иде Бәхтияр ул чакта. Инде ышанды: татарлар тар күңелле түгел икән. Үзгәреш монда да сизелә: урамнарны, кибетләрне «Джойта», «Косио», «Антарес», «Икеа» кебек аңлаешсыз исемнәр чуарлаган. Үзбәкләрдә болай түгел әле... Ташкентның үзендә дә чиста үзбәкчә урамнар җитәрлек. «Янги хаят» урамын берәү дә үзгәртми, «Яңа тормыш» булып кала бирә. «Әллә соң татарлар үз исемнәрен дә, үз телләрен дә яратып бетермиләрме?» дип уйлап куйган чаклары да булыштыра аның...

Җиһангөлнең Шамилне тыңлаганда, күз алдыннан ерак-ерактагы балачагы йөгереп үткәндәй булды. Бер тапкыр әнисе белән йомырка сатарга баргач, алар караңгыга калдылар. Урман авызына якынлашканда, нәрсәдер ялт-йолт килә, шомлы кара тамгалар игътибарны җәлеп итә иде.

– Нәрсә бу? – дип аптырап сорады ул.

– Бүреләргә охшаган, кызым, – диде әнисе.

– Ярый әле шырпы тыккан идем кесәмә...

Җиһангөлнең аяклары калтырый башлады. Әнисеннән бер адым да калышмаска тырышып, яныннан йөгереп барды.

– Курыкма, алар безгә тимәсләр...

Әнисе шул мәлдә «Аятелкөрси»не укый-укый башыннан яулыгын тартып алды да бер почмагына ут төртте. Яулык дөрләп яна башлады. Шул мәлдә бик кызык хәл булды: бүреләр, бер-бер артлы тезелешеп, урман эченә кереп киттеләр. Бераздан еракта-еракта аларның улаган тавышлары гына ишетелде.

– Тагын каршыга чыксалар, нишләрбез инде? – диде кыз еламсырап, калтырануыннан туктый алмыйча.

– Чыкмаслар, кызым. Үзе яраткан бәндәләрне Аллаһы саклый ул. Юл буена бик уяу, шомлы төннең бөтен тибрәнешен тоеп кайтсалар да, бүреләр күренмәде. Менә шушы балачак төне үзбәк җиреннән чыгып китәсе төнне төшендә янә кабатланды. Җиһангөл үз-үзенә урын табалмады. Язмышына буйсынып, төп йортым да шушы булыр, дип ышанып яшәгән никадәрле гомере әрәмме? Кем бутый бу дөньяларны? Югыйсә алтмышынчы елларда ук урыс теллеләргә каршы чыгышлар хакында сөйләштереп алгалыйлар иде. Үзбәкләрнең һич кенә дә урыслашасы килмәде. Совет чорының басымы басым ясаучыларның үз башына әйләнеп төште. Ул бары кире реакция бирде. Җиһангөл укыткан мәктәптә дә йөз үзбәк, бер урыс телле кеше утыра икән, җыелышны бары тик урысча гына үткәрергә кушалар иде. Хәер, Җиһангөлне алар урыс теллегә кертмәделәр дә. Үзләренеке итеп санадылар.

Ә бер тапкыр ул районга табибка күренергә барды. Урысчалап исәнләшкән икән. Табиб аңа башын да калкытмады. Ә икенче бүлмәдә үзбәкчә сөйләшүен ошаттылар. Игътибар белән тыңладылар. Даруларын да язып кулына тоттырдылар. Нинди генә эш төшеп, кая гына барсаң да, үзбәк телен белү кирәк иде шул.

Туган якларына кайткан саен Җиһангөлнең юлы Казан аша үтте. Китап кибетләренә кагылган саен сумкасы китап белән тулды. Белемне эзләп табып алырга, аны бөтен тирәнлеге белән укучыларына җиткерергә тырышты. Шуңа авыр күтәрүдән дә, юлларның урау һәм озынлыгыннан да курыкмады. Авырлыксыз җиңеллек килмәс, диләр, ул моңа ышана иде.

Тел өйрәнүдә җиңеп чыкмаслык кыенлыкларга очрамады ул. Бергә яшәү, тел-лөгать алмашу ике халыкны да баетты гына түгелме? Алып килгән китапларын ул укучыларына тәрҗемә итеп укыды. Кызыксынып тыңладылар. Эш сөючән, кунакчыл, ипи-тозлы халык үзбәкләр. Татарлар кебек үк.

Инде менә Җиһангөл дә – сәясәт корбаны. Каберләр тегендә-монда чәчелде. Туган җир дигән төшенчәнең дә инде әһәмияте югалды. Әхмәт энесенә: «Әнине монда китермәгез, үзегез карагыз», – дип әйтә алмады шул... Ахырдан адаштырган язмышына рәнҗеде. Бу туфракны каһәрләргә дип, авызын ачканда тыелып калды, Аллаһыдан гафу сорады, яман уйларыннан тәүбә итте. Хәзер ул шушы сабырлыгы өчен сөенеп бетә алмый. Җир өстенә аңардан каһәр чәчелеп калмады, сабырлык сибелеп калды.

– Башлап сабырлык чәчсәгез, җир ул барысын да кичерә, – диде тыныч кына. Бу – әнисенең сүзләре иде. Их, никадәрле алтын киңәшләрен, алтын мәгънә салынган сүзләрен колак яныннан гына үткәреп җибәргән ул аның... Ана сүзләре – яшәү күзләре булган икән лә...

***

Җиһангөлне телефонга чакырттылар. Биш минутлык сөйләшү дип язылган иде телеграммада. Коты алынды тәмам. Әллә соң, Ходаем, әни белән бербер хәл бармы, дип курыкты. Телефонның теге башындагы тавыш йөрәгенә тынычлык өстәде.

– Әнине сиңа китерсәк, ничек булыр икән, апа? Тәнемә җылы үтми, ди. Ни әйтсәң дә, көньяк кояшы башкачарак карый бит ул. Бер очтан шунда балаларга да күз-колак булыр. Үзең эштә ләбаса.

– Китерегез, энем, – диде Җиһангөл. – Әнине күпсенмәм, карармын. Булдыра алганча инде...

Әнисен сагынган иде Җиһангөл. Менә ул аның үз янында булачак. Еллар буена тупланган сагыну ачысы таралыр да китәр, Алла боерса. Анага булган бурычын оныткан кешедәй яшәп яту аңа болай да уңайсыз, шуңа каршылыклы хисләр эчендә калгалаган чаклары да юк түгел иде.

Сөйләшүдән соң берәр атналап вакыт үтте микән, Әхмәт энесе әнисенең төенчекләрен күтәреп килеп тә төште. Әнисе белән энесе янында басып торган Алмазны күреп, Җиһангөл аптырап китте.

– Абау, Алмаз түгелме соң бу? Ничек киләсе иттең, улым? – Ул аны яратып кочып ук алды.

– Аны да сиңа китердем, – диде энесе. – Гөлфизә апа әнидән аерма, әни кайда булса, ул да шунда яшәсен, диде.

Җиһангөл бераз сүзсез торганнан соң:

– Шулай инде, гарип кошның оясы һәркайда, – дип, күзен аска төшерде.

Гомере буена да аңламады Гөлфизә апасы: баласы язмышына ана салганны, ана тәрбиясен беркем дә алыштыра алмый җир йөзендә. Дәү әниләр, әби-апалар ничек кенә шәфкатьле, мәрхәмәтле булмасыннар, балага ана назын бер генә кеше дә бирә алмый. Ничек шулай балаңны үзеңә якын китермичә, бер читтән карап торырга буладыр?

Җиһангөл гаҗәпләнеп сорап куйды:

– Ничәнче сыйныфта соң әле син, Алмаз? Уку елы да төгәлләнмәгәндер бит әле.

Егет өчен Әхмәт энесе җавап биреп өлгерде:

– Унынчыда. Менә белешмәләре. Монда берәр мәктәпкә урнаштырырсың инде, апа. Тагын берничә ай укыйсы калган дигәндәй... Имтиханнарны кайда бирсә дә, барыбер ич... Аннары үзе карар. Дөньяда эш бетмәгән... Ни дисен инде Җиһангөл? Апасы кеше көе белән яшәргә яратмый шул. Үзенчә яши бирә. Димәк, аңа хәзерге вакытта шулай җайлы. Улының китеп торуы кирәк. Аның күз алдында җәяүле буран йөгергән юллар, зәмһәрир кыш, артсыз чана, кара юртак бия терелгәндәй булды. Үткәннәрдән бер мизгел өскәрәк калкып чыкты.

Алмазга ничә айлап булды икән ул чакта? Күп булса, өч-дүрт айлыктыр. Ерак әбиләренә – күрше авылга барырга җыендылар алар. Нарасыйны зур юрганга төрделәр. Алмазны кочып утырган апасы янына Җиһангөл сыенды.

Ат көзгедәй чиста юлдан юыртып китте. Чана артыннан кар бөртекләрен ияртеп, җил йөгерде. Әллә көне шундый идеме: кай якка барсаң да, җил каршы. Кыз уңга, аннан сулга борылып карады: кай якка борылса да, җил сулыш юлын томалады, күзләрен ачыттырды, бит очларын чеметте.

Шулай карангалап бара торгач, апасы кочагындагы нәни төргәккә күзе төште. Ни күрсен – апасы юрганны җилгә каршы ук борып, баланың йөзен тутырып ачып куйган... Бала да озак чыдый алмады: башын як-якка боргалап чырыйлап елап җибәрде. Җиһангөл бермәлгә өнсез калды. Аннан исенә килеп:

– Әнигә әйтәм мин сине кайткач, яп Алмазның битен! – дип сулкылдады.

– Үтерәсең бит, апа...

Яшь әни бер сүз дә дәшмәде. Җиһангөл белә: апасы бу мәлдә – җаны тартмаган ирдән аерылган хатын, Алмаз исә – беркемгә кирәксез ятим иде.

Шуннан соң Алмаз чынлап та бик каты чирләде. Кыз хәлне әнисенә сөйләп бирде. Әлбәттә, апасына яхшы ук эләкте.

– Һәр бала үз ризыгы белән туа, син шуны да белмисеңмени? Бездән оялмасаң да, Раббыдан куркыр идең, башыңда миең булса, – дип орышты.

Гөлфизә апасы тәрәзә каршына басып мышык-мышык яшь сыкты. Бу яшьләр энҗеләрдәй коелса да, Җиһангөл аларга нигәдер бер дә ышанмады. «Нишләп күралмый икән соң ул үз баласын?» дип уйлады, тик уен кычкырып әйтмәде.

– Ирен яратмасын да, ди… Бала бит – бәгырь җимеше, аны яратмаска мөмкинме? – дип, әрнү катыш сызланды Әсмабикә. Әсмабикә сабыйның тәнен каз мае белән уды. Мәтрүшкәле, бөрлегәнле чәй эчерде. Аннан иске-москы чүпрәкләргә төреп, җылы мич башына менгереп салды. Ни хикмәт: бала иртәнгә кадәрле йоклады. Әллә җылы тансыклаган, әллә тән кызуының кинәт сүрелеп китүе изрәткән, ул уянырга уйлап та карамады. Җиһангөл дә бала тирәсеннән китмәде. Төнлә уянып, җылы битләреннән тотып-тотып карады да кире урынына барып ятты. Әтисе белән әнисе иртән биләүсәне ачып җибәрсәләр, баланың бөтен тәне ясмык-ясмык кабарып чыккан иде.

– Үтердем баланы! – дип ачыргаланып кычкырды Әсмабикә. Әтисе, ничәнче көнен иртә таңнан пимасын киеп, озын туныннан тышта йөренеп торды. Күңеле нидер сизенә иде, күрәсең. Аннан кызының башсызлыгын да, каты күңелле булуын да белә иде ул. Корбангали тиз-тиз киенеп, авылның ат духтырына йөгерде. Тегесе шунда ук иярә килде. Ибрайның: «Кеше белән терлек чире арасында әлләни аерма юк», – дип сөйләнә-сөйләнә ишектән кергәнен ишетүгә, кыз мич артына ук посты. Арттан гына башын сузып караганда, әле Ибрай бүреге белән бергә салынган кәләпүшен тиз-тиз башына каплап маташа иде. Кунактан янә бер чир эләктерә кайтканнар икән: духтыр куйган диагноз «корчаңгы» дип атала иде. Анысын да тиз дәваладылар. Малай чынлап та яшәү арбасына чытырдап ябышкан иде...

Хәер, моның сәбәбен дә белә кебек Җиһангөл: Вафа җизнәсе апасын урлап качкан кичтә аннан да ныграк кайгырган кеше Мостафа гына булгандыр. Ул шул мизгелдә әтисе янына килеп җитте:

– Корбангали агай, әтием бул, зинһар, биреп тор айгырыңны, Гөлфизәне куып тотып алып кайтыйм. Рөхсәт ит, зинһар! Синең ризалыктан башка үзбаш эшли алмыйм мин моны. Әйт, «Ярар» диген...

Күкрәгенә Гөлфизәнең фоторәсемен кыса-кыса күз яше белән елады Мостафа. «Унҗидесе дә тулмаган бит әле аның», дип тәкрарлады.

Корбангали бик озак кына сүзсез торганнан соң:

–Язмыштан узмыш юк инде, Мостафа. Димәк, сиңа язмаган... Карчыга авызыннан төшеп калган кош кебек булыр ул аннары... Әйдә, сабыр итик, – диде дә сүзне өзеп куйды.

Корбангали ул елны атлар карый иде. Айгырларның ниндие генә юк иде аңарда. Шул айгырлар белән апасы килен булып төшкән авылга Җиһангөл кунакка йөри башлады. Кунакка димәсәң, хәтере калыр, дөресрәге, Гөлфизә апасы аны күбрәк үзенә булышырга чакыра иде. Әбекәе белән бардылар бер тапкыр. Менә анда савыт-сабаны юып та карады соң Җиһангөл. Чөнки йортта әни кеше авыру гына да түгел, гарип, ул мендәргә сөяп утыртып куйсалар гына, бераз утырып тора ала, киленгә каенананы, тагын биш каенешен, каенатасын, ирен тәрбия итү белән бергә, йорттагы терлек-туарны да карарга, колхоз эшенә дә өлгерергә кирәк иде. Килеп төшкәч тә апасы аны имән бармагы белән генә чакырып, сандык артын күрсәтте. «Мин килгәндә дә шунда яталар иде болар, ничә кат алып юдым инде», диде. Камырга каткан кырыклап агач кашыкны җыеп алгач, изрәтә-изрәтә тәкате корыды кызның. Стена тулы кандала, таракан кыймылдый.

– Салам алып керегез дә тазга салып яндырыгыз. Төтенгә озак чыдамый алар. Аннары ачып җилләтербез, – диде әбекәе аптыраулы кыяфәттә.

– Анасыз йорт менә шундый була, кызым. Хатын-кызга Аллаһ саулык бирсен! И, йөрәгем әрнеде, балакаем, апаң өчен. Бәхете булмады микәнни инде шулай итеп? Кодагый өчен дә борчылдым. Күпме еллар авыру бит.

Җиһангөлнең чынлап та мондый йортны беренче күрүе иде. Кыз аңлады: өйнең дә, илнең дә тоткасы – хатын-кыз икән... Апасы бу йөкне тартырмы соң? Мәхәббәттән көч алганда, җиңеп тә булыр иде, бәлки. Тик җизнәсе бит аны сөйгән егетеннән аерып, урлап качты... Инде хәзер эчеп йөри... Бер тапкыр килеп керде: аягында көчкә басып тора. Урамда буран. Зур капканы ачып, әтисе атны тугарып, абзарга кертеп япты.

– Ходай бу зәхмәттән тикмәгә генә тыймаган, кешелек дөньясы шуны аңламый яшәвен дәвам итә, – дип үртәлде үзе. – Аракы сүзне озайта, гомерне кыскарта торган нәрсә ул...

Колхоз эшенә чыга алмыйча ике көн ятты кияве. Аннан гел сәбәп уйлап таба башлады: йә бармагын кыскан, йә аягын авырттырган. Табиблары да ышана бит...

Шулай да алардан өй ялт итеп калды, бүлмәгә тәмле кысыр аш исе таралды. Йомырка белән ярма салып кына пешерсәләр дә, ашап туйгысыз тоелды. Апасының күңеле тулды хәтта.

Акчарлакка тиң иде шул апасы. Басып түгел, йөзеп кенә йөрер иде бит. Шул акчарлакка тиң ап-ак алъяпкычына була урлагандыр әле аны җизнәсе. Әнисе еш кына апасы эшкә киткәндә, Гөлфизә ни киеп китте, кызым, дип сорап куяр иде.

– Теге син теккән ап-ак киндер алъяпкычын, әни, – ди Җиһангөл. – Үзе чиккәнен...

– Аһ, чәчрәп киткере! Бар, барып алыштырып кайт. Кеше күзе харап итәр үзен. Кирәксә-кирәкмәсә, кем шулай йөри, диген.

Ә бер тапкыр икесенә дә әтиләре пардан ак яулыклар алып кайтты. Әбекәйләре шуларны бәйләтеп, аларны Биләр тавына алып барды. Ватаннарын саклап шәһит киткән унике кызның фаҗигале язмышы хакында сөйләде. Кызлар күмелгән ул тау әле дә мәгърур, түбәсен күкләргә терәп тора бирә. «Кызлар тавы» дип атала икән. Башларына тиярдәй булып агылган болытлар аның әле дә күз алдыннан китми. Ул тау битләрен нарат чәере исе баскан иде. Шунда бик киң елга күрделәр алар. Өстендә акчарлаклар оча иде.

– Теләк тели-тели барыгыз, бу безнең өчен бик изге җирләр, – диде карчык. Шунда алар икесе дә Аллаһыдан акчарлакларга ризык сорадылар бугай. Ниндидер таш билгеләр бар иде аннан. Аның тирәсендә дә акчарлаклар оча иде. Шунда алар яулыкларын салып, култык астына яшерделәр, акчарлаклар алып китә күрмәсен, янәсе...

Гөлфизә апасы да акчарлакка тиң иде дә соң, менә кайда килеп эләккән бит... Җитмәсә, җизнәсе аларга кагылганда, гел кызмача була. Монысы әтисенә аеруча ошамый. Кояшка каршы йортның капка төбендә ап-ак күлмәк киеп утырган, үз вакытында бу дөньяның бик күп сугыш-яулары аша үткән картны борын асты кипмәс борын ачы суга ябышкан киявенең бу гадәте тирәннән калкынып борчый. Җитмәсә, араларында мәхәббәт тә юк, дип уйлыйдыр... Ә тормыш сынауларын мәхәббәтсез ничек җиңмәк кирәк?

Әйе, җиңә алмадылар шул ул сынауларны. Юллары аерылды. Алмазны сабый чагыннан ятим иттеләр.

Җиһангөл апасының Алмазны ни өчен шулай яратмавын да чамалый кебек, бала – суеп каплаган әтисе чөнки... Сөймәгән, күңеле тартмаган җан иясен күргәндәй буладыр ул... Үзен көчек баласы урынына куеп урлавын кичерә алмыйдыр.

Инде шул бала егет булып җитешкән. Инде янә беркемгә дә кирәге юкмы? Җиһангөлгә Алмаз энекәше бик кызганыч булып тоелды. Әлбәттә, сыйдырыр ул аны. Бер казанга салган аштан өлеш чыкмасмы? Бер башлаган икмәк җитмәсме? Җитәр. Үз балалары әзрәк тешләп кабар... Шушы нарасыйны елыйелый ачы буранлы зәмһәрир кыштан йолып алды түгелме?! Мәктәпләр монда да бар, ул аны иртәгә үк мәктәпкә урнаштырыр. Әйдә, берәр эшкә ярар әле шунда, көрәк бетмәсә, тизәк бетмәс, диләрме? Урамда трай тибеп йөрмәстән, спорт түгәрәгенә дә яздырыр.

Ул үзбәкләрдә дә баланың бик кадерле зат булуына кат-кат инанды. Ләкин өлкәннәрне бала үзе дә яшьли хөрмәт итәргә өйрәнә. Алар әти-әнигә «сез» дип зурлап дәшәләр. «Әнием, сезнең хәлегез ничек?» ягъни мәсәлән. Ата-ана балага да шулай дәшә түгелме? Ул бу хакта бер укытучыдан сорап та карады. Тегесе:

– Бала да туу белән шәхес ич. Син дип дәшү бездә нарасыйларны түбәнсетү санала, – дип җавап бирде.

– Кит аннан, бездә чит кешегә генә шулай эндәшәләр, – дип куйды Җиһангөл. – Монда да үзебезчә хаклык бар: димәк, иң кадерле, иң якын зат ул бала.

Болай гына да түгел, әти кеше хатынына һәрчак бер баласының исемен кушып дәшә икән. «Кабилнең әнисе, син ни дигән идең әле баягынак?» ягъни мәсәлән. Икенче юлы ул башка баласының исемен атый шулай. Әнисе дә: «Ашым пеште, Кабилнең әтисе, әйдә, алып кер балаларны», – ди. Баштарак мондый сөйләшүләр Җиһангөлгә чит-ят тоелган иде дә, хәзер күнекте инде. Хуплый да кебек. Чөнки бала әти-әнисе авызыннан үз исемен ишеткәч тә сагаеп кала. Аларда җаваплылык хисе тәрбияләнә, имеш. Аннан әти-әнисенең үзен ничек яратуын, алар өчен бик кирәк булуын да тоеп тора, ди. Барыбер дә бу гадәтләр үзбәкләрнең үзләренә күбрәк бата кебек, Җиһангөлнең исә балаларын бары тик үзебезчә генә тәрбиялисе килә. Барыбер дә еш кына:

– Менә ни өчен картлар йортлары да, балалар йортлары да юк икән боларда, – дип уйлый. Хөрмәтне хөрмәт кенә тәрбияли ала шул. Хәер, аларның шәһәрендә бер балалар йорты бар, диләр, тик бер генә үзбәк баласы да тәрбияләнми, аны Рәсәйдән күчеп килүчеләр тутыра икән. Үзбәкләрдә тәртип башкача, бала яшьтән ятим калса, ягъни әти-әнисе үлеп китсә, аны туганнары тәрбиягә ала. Туганнары булмаса, күршесе ала. Аларда: «Балалы йорт – базар, баласыз йорт – мазар» дип кенә җибәрәләр. «Мазар»ы зират дигән сүз була инде.

Менә Алмаз да – ятим бала, Җиһангөл дә исән-сау туганының баласын күпсенмәде бит. Анасы аңардан котылу җаен гына турылый, дөресрәге, үзен күбрәк ярата. Ә үзен яраткан затка ялгызлык кулайрак. Эшләве дә яшәве дә үз хаҗәте өчен.

Җиһангөл үзен әле әнисе урынына, әле Алмаз урынына куеп карый: аларның һәр икесенең дә хәле җиңел түгеллекне аңлый. Туган җирдән, якыннарыннан аерылудан туган сагыш мөлдерәп тулган күңелләрен чайпалдырмаска тырыша.

Алмазның әтисе дә вафат инде хәзер. Сәгыйте дә гаиләдә берьюлы ике тамак артуга бер дә каршы килмәде.

– Әйдә, сыярбыз әле, савабы безгә булыр, – дип кенә куйды. Савап өчен монда бөтен эшне эшләргә әзер шул кешеләр. Менә шундый киң күңеллелекне күрү мәхәббәтне дә арттыра шикелле. Әллә хөрмәтне генә микән? Хәер, ничек булса да гаиләне ныгытучы гамәл инде. Гомер бит ул комга сеңгән су кебек, кай таба таралып киткәнен дә сизмисең. Моны өлкәннәр авызыннан гел ишетеп тора. Үзең өчен дә, кеше өчен дә файдасыз гомер – үтә аянычлысы. Җир өстендә ни бер яхшылыгың калмаса, кешеләр ни дияр?

Аннан, Җиһангөл белә: дөньядагы һәр нәрсә Аллаһы Тәгаләдән. Нинди авырлык килсә дә, бу – Аның сынавы. Нәрсәгәдер ирешәсең икән, аңа Үзе бер сәбәп китереп чыгара. Кеше исә, үзем ирештем, дип уйлый. Менә бу һөнәрне сайлармын дип уйлаган идеме ул? Аллаһ кушуы буенча, шул өлкәгә кереп киткән икән – димәк, бу инде гомерлек. Яисә монда килергә җыендымы кайчан да булса? Ә бит юллар гүя үзе китерде.

Хатынның уйларын бүлеп, урам яктан тавыш ишетелде:

– Җиһангөл апа, сезне мәхәлләдә көтәләр. Ул дертләп китте. Ни булды икән?.. Әллә Алмаз берәр этлек эшләргә өлгердеме? «Йа Аллам! Ярдәмеңнән ташлама!» – дия-дия мәхәллә советы урнашкан бинага йөгерде.

– Энекәшең безне санга сукмый, исәнләшми узып китә, нинди оятсызлык! – дип, аһ-ваһ килде аксакаллар аны күрүгә.

– Сез безне гафу итегез, зинһар, бездә гадәт шундый бит: белмәгән кеше белән исәнләшмиләр...

Үзегездә үзегезчә яшәрсез, тик бездә безнеңчә булсын, дигән мәгънәне төшендереп кайтардылар Җиһангөлгә. Артыннан берсе:

– Ризыкларыбызны яратасыз, үзебезне дә, гореф-гадәтләребезне дә өнәмисез, – дип кычкырып калды.

Бу сүзләрдә хаклык та юк түгел иде. Мәктәптә җирле халыкка урыс теллеләрнең карашын күреп тора ул. Җиһангөл килгән елларда алар азчылык иде әле. Аннан, елдан-ел ишәя бардылар. Хәер, ул үзе дә болай ярамаганны бик яхшы белә, энекәшенә төшендерергә генә башына килмәгән. Хәер, алдагы көннәрдә генә Степаннарга сеңелләренең кызы килгән. Хуҗаны да чакыртканнар ди. Шортыдан урамда йөргән теге кыз бала. Степанга:

– Бу кызыңа әйт инде, урамда трусыдан йөрмәсен, безнең рөхсәтебез юк, – дигәннәр, имеш... «Гаеп үзебездә... нишлисең...» дип фикер йөртте Җиһангөл.

Алмаз... Үз баласы булса, Җиһангөл үзе аны каеш белән ярыр иде дә... Ул сабый да үз холкы белән яратылган шул. Кызыксынучан. Нечкә күңелле. Авыр сүзне бер дә күтәрми, кызлар кебек күз яшен тәгәрәтергә генә тора. Монысын Җиһангөл ятимлектән дип уйлый. Әтисе юк инде, әнисе дә канат астына алырга җыенмый. Ярый, әбисе үзеннән калдырмый, әби тәрбиясе – бик мәрхәмәтле тәрбия ул. Карчыкның үзенең дә оныгын жәлләүдән күзеннән һич яше кипми әнә.

Малайның да торган саен әбисенә ышанычы арта бара, аның карты ясаган агач караватта азга гына борылып яткан арада да сыңар кулын артка сузып, үз тәненнән аермавын, тигез, кайнар сулышын тоеп тынычланганда да, ятимлеген исенә төшереп өзгәләнүен бала сиземе белән сиземли, ятимлек бәхетсезлеген җиңелрәк кичерергә ярдәм итә иде.Карты үлгәч тә оныгын ач-ялангач итмәде. Яз җитсә, какы, кыргый суган, юа, балтырган җыйды, җәй җитсә, Алмазны ияртеп, урманга җиләккә менеп китте. Урманда атлаган саен вак ботакларның шартлап сынганы ишетелә. Малай шушы тавышны яратты. Күбрәк ботак-чатаклы җиргә юлыкса, тыпыр-тыпыр сикеренә башлар иде. Җиләклеккә, аланга чыкканчы арыпталып бетәләр иде. Юл уңаенда яшен камчылаган чакка да юлыктылар. Элек «витамин» дигән сүзне белгән кеше юк иде, карчык та балага файда булсын, буй тартсын, дип сөйләште. Күрше карчыклары: «Әнисенә озат», дисәләр дә, «Юк инде, таудан таш артамы?» дип кенә куйды.

Кибетләрдә кабым ризык юк иде шул ул елларда. Хәзер генә ул әнә, сыгылып торган киштәле кибет каршында кешеләр ачтан үлә. Сәләтләрен эшкә җигәр мөмкинлек таба алмыймы алар? Әллә аракы аркасында хәерчелеккә чыгып, бәхетсезлеккә дучар булалармы? Җиһангөл бу хакта еш уйлана. Үзләре кайтып урнашкан шәһәр яны бистәсендә дә кыйшайган йортлар аз түгел... Каргалган йортка кара кура үсәр, ди иде әтисе. Шул кадәрле җирләргә кемнәрнең каргышы яуды икән соң? Мондыйлары рәттән тезелеп тормаса да, Җиһангөлнең эчен пошыра иде.

Әнә Шамиле никадәрле эш урыны булдырды бит халыкка. Ат суялар, казылык ясыйлар. Шәһәр халкы сыпырып алып бетерә. Авызда эри, диләр. Хәрам юкны сизә халык. Бәхтияр да кызыга. Бераз хәлләнгәч, мин дә казылык цехы ачармын, дип сөйләшештерә. Тик менә кәефне кыручылар табылып кына тора...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: