Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

***

– Минем синдәй чибәрне киноларда да күргәнем юк, кадерлем, – дип сокланып карап торган Сәгыйте туйдан соң ничекләр кинәт кенә үзгәрде соң? Көнчелек дигән яман чир аны эчтән ашый, хатын исә моны күреп торганга үртәлә иде. Көнләшмәслекме соң? Аның урамнан үткәнен тәрәзәдән карап калучылар әз мәллә? Күзсез кеше генә моны күрмәс. Бу хәлләр ирнең аңын томалый, күзләренең төсен тоныкландыра, сүзләренең тәмен ала иде. Болай гына да түгел, Сәгыйте аның үзен яратуына, йөрәк хисләренең бер дулкында тирбәнешен тоймаганга үртәлә. Җиһангөл дә моны битараф кына күзәтә алмый. Аның күңелендә, кайчандыр күршеләренә кунакка кайткач, чит җирләргә ымсындырып чакырып китергән Шакирәгә карата рәнҗеш утлары кабына, җанын көйдерә иде.

– Тәүбә, тәүбә, кичер, Илаһым, аның ни гаебе бар? Мин үзем килдем ләса, – ди ул, гаебен танырга теләгәндәй. Әйе, үзе дә гаепле шул. Көнләшү чиреннән газапланган ирен ярсыткан чаклары да булгалады. Тәрбияли, имеш. Чирне тәрбияләп булмаганны, бары тик дәваларга гына мөмкин икәнлеген ул яшьлек белән аңлап та җиткерә алмагандыр. Урам як бакча янында үсеп утырган алмагачны төбе-тамыры белән актарып атасы килә аның хәзер дә. Ә ул үсә дә үсә. Яз саен бөреләнә, яфрак яра, чәчәк ата, җимеш бирә. Ә мәхәббәтләре җимеш бирмәдеме? Кешечә яшисе генә инде.

Ул чакта соңга калып кайтырга күнеккән ирен ник котырындырганын үзе дә аңламады Җиһангөл. Шул мәлдә яшьлек чаялыгы калкып чыктымы, Сәгыйтен акылга утыртырга теләдеме, әллә сабырлыгы сындымы – табигатенә хас булмаган адым ясады. Хатынының матур күлмәген киеп, иннекнең җетесен сөртеп, хушбуйның затлысын сибеп, караңгы төндә кая чыгып киткәнен белергә теләп бәргәләнде ир. Югыйсә ерак китмәде: алмагач артына гына посты. Ә Сәгыйть кулындагы балтасын болгый-болгый әле уңга, әле сулга йөренде дә туп-турыга китеп барды. Алмагач ягына күз дә ташламады хәтта. Хатын шул минутта ук өйгә керде, ике бала да изрәп, татлы йокыга талган иде.

Икенче көнне иртүк каенанасы килеп керде. Алар биек таш коймалар белән уратып алынган бер ихатада өч-дүрт буын бергә яшиләр. Җимеш агачлары астында дастарханнары да уртак. Яшел чәй, лагман, манты, сумса – барысының да яраткан ризыгы. Сер яшерәм, димә, һәммәсен сизеп-белеп торалар.

Ана айнып бетмәгән улын көчкә уятып, гаиләсенең тынычлыгын алып, газапта яшәтүенә рәнҗүен әйтте.

– Җир өстенә сыймасаң, сыярлык итә ул Аллаһ. Һәркемгә тигез итеп, ике метрны шуңа бүлеп куйган әнә. Шунда бөтенесе дә сыясын белеп, гыйбрәт алсыннар өчен... – дип сүкте. – Йә, әйт, нигә эшкә бармадың? Жалу белән миңа килгәннәр эшеңнән.

– Мине беренче июнь көнне 15 сәгатьтә эштән азат итүегезне сорыйм дип, гариза язып кайткан. 3-4 ай акча алмаганга эче поша. Теге дөньяда да директор итсәләр, җир астын бетерәчәк ул, дип, хуҗаларын сүгә, – дип куйды хатын йомшак кына.

Ир ыңгырашты. Башларын тотты. Әнисенә күтәрелеп карамыйча гына:

– Әйе шул, җир астына ничек сыярлар икән дип кайгырам. Үлеп торасы да юк аларга... Ә мин... әни... шундый реакция бирә торган химик элемент инде, үзең беләсең... Эшләп яраса, ат ярар иде. Һаман кыйнап торалар бичараны шуның өчен. Чыбыркысын да ничәдән үреп эшлиләр бит әле... Очына кыллар куя-куя... Ә хуҗалар үзләре идарә итә торган илгә тамчы да ышанмыйлар. Безнең җитәкче каядыр чит илгә үк чыгып качкан әнә, – дип сөйләнде.

– Үз гаебен үзе таныган кешедән дә бәхетлерәк зат юк ул. Ә хуҗаларыгыз танымый... Монысы куркыныч. Тик юкка борчыласың, улым, замана узып китә торган нәрсә. Җил кебек. Тагын бер кат әйтәм: юкка гына бөтен кешегә дә ике метр билгеләп куелмаган. Күпме телисез, күпме кирәк, шуның кадәр алыгыз, димәгән бит... Бер аңларлар алар да. Күрерсең: бөтенесе дә үзгәрер. Акчаны да вакытында бирә башларлар.

Сәгыйть әнисенең гыйбрәтле сүзләреннән айнып киткәндәй булды. Аптыраулы карашын идәнгә төбәп: 

– Акча гына түгел шул, әни. Күз карасыдай саклап тоткан станогымны башка бер яшь малайга бирделәр. Ике көндә башына җитте, имансыз нәрсә... Хуҗадан бит монысы да... – Ир әрнүен сиздереп иңрәде.

– Шуны бел, улым: кешене ашаткан хуҗалар була, аларның үзенә дә җитә, кешегә дә җитә. Ашатмаганнарының кешегә дә юк, үзенә дә җитми.

– Алар китап укымаганмыни, әни. Рух кая? Кадалмыйлар да...

– Властьта рух булса, алар бу хәлгә төшми, балам. Тарихтан да гыйбрәт алмыйлар ичмасам. Македонскиймы әле бөтен дөньяны яулаучы? Үлгәндә, ике буш учын күрсәтеп күмәргә кушкан, бичара. Бөтен дөньяны яулагач та, буш китәсе шул җир өстеннән... Хуҗалар барысы да шулай: бөтенесенең дә Македонский буласы килә, ә гыйбрәт ала белмиләр... Тынычлан әйдә. Йотасы булса, диңгезне акула йотар иде. Авызы нинди зур! Тик йотар көч бирелмәгән. Юкка борчылма син, балам. Барысы да үз урынына утырыр бер. Дөньялыкта яхшы кебек тоелса да, бакыйлык өчен кешеләрнең кылган гөнаһлары да, мал-мөлкәтләре дә, дәүләте дә зыянга гына. Кеше хакы бигрәк тә куркыныч... Шуңа ачуланма син аларны. Сәясәт үзгәрде ләбаса, хәзер яман затлар күп итеп урласын өчен, яхшыларга бик күп эшләргә кирәк, диләр... Аннары бел: беркайчан да кешегә яманлык теләмә. Яманлык теләсәң, үзеңә дә яманлык кайтачак. Без күрмәгән юллары бар аның. Шунысын да онытма: яхшылык яхшылык белән килә, акча белән түгел. Ә гаиләне, тигез мәхәббәтне сакларга кирәк аны...

Сәгыйтьнең җанында әллә чарасызлыктан, әллә эшкә бәйле уйларыннан арынырга теләүдән, үзе дә аңламастан, көнчелек шаукымы кузгалды:

– Тигез мәхәббәт юк безнең арада, әни. Киленең яратмый мине. Яратмыйча яшәде ул, сизеп торам, – дип, авызын сыңар кулы белән ышыклап пышылдады.

– Ни сөйлисең, син, улым? Җиһангөлгә тагын нинди гаеп тагарга җыенасың? Өйдә тәртип булса, мәхәббәт килә ул. Тәртипсез йортта нинди мәхәббәт калсын? Рәнҗетмә киленемне. Ул бит кеше баласы, синең моңа хакың юк. Ызба күрке – хатын булса, йорт күрке – ир, акылыңа кил, улым, балаларыгыз хакына, – дип чыгып китәргә җыенганда, юлыннан кире борылды ана.

Җиһангөл аптырап китте. Әллә соң Бәкер белән сөйләшеп торганын җиткерүче булганмы? Отыры көнләшүенең сәбәбе шушымы? Ә бит Бәкер көтмәгәндә очрады. Җиһангөлнең мәктәптән кайтып килеше иде. Сумкасы тулы тикшерәсе дәфтәрләр. Контроль эш яздырган иде балаларга. Авыр иде сумкасы, шуңа ул бер якка авыша төшеп атлагандай тоелды үз-үзенә.

– Ник Сәгыйтең алып кайтышмый боларны, бичәкәй? – ярым мыскыллы тонда сорау бирде ул.

– Ул эштә бит әле, – диде хатын, үзенә эндәшкән ир-атка күтәрелеп карамыйча да.

– Димәк, бәхетле яшим, дисең инде...

Җиһангөл дертләп куйды. Узгынчы шундый сорау бирәме? Ул чит кешегә борылып карады... һәм бөтен тәнен салкын алды. Аңа мөлдерәп, нәфрәт тулы ике кара күз төбәлгән иде. «Бәкер... Янә мине эзләп килдеңме, Бәкер?» Тагын дошманлыкмы күңелеңдә? Дошманны куй дип уйлама, бүре дип уйла, диләрме? Чып-чын бүредер син, әй...

– Бәхетле... Биргәненә шөкер итә белү кирәк. Улыбыз, кызыбыз үсеп килә.

– Анысы, минекеләр алтау. Әмма оныта алмыйм мин сине, татар кызы. Һаман теге аклы күлмәгеңне киеп, төшемә керәсең дә бөтен дөньямны чуалтасың... Сез, татар кызлары, бик талантлы затлар бит. Күпме халыкларның мәдәниятен, әдәбиятын бар иткәнсез, диләр. Татар кызлары бөтен халыкларга да күренекле әдипләр, рәссамнар тудырып биргән, ди безнең мәгариф идарәсе башлыгы. Канчура агайны хәтерлисеңдер әле син... Бәлки, бездән дә әллә кемнәр туар иде...

– Әллә ниләр сөйләмәгез инде, Бәкер... Кеше булсыннар... Минем яшәү максатым шушы. Үзбәк балаларын да, үз балаларымны да бердәй яратып, шулай тәрбияләдем.

Юллары аерылгач та, Җиһангөл озак уйланып барды. Егетнең үзе янында ничек бәхете ташыганын күргән кеше бит ул. Инде мәхәббәтнең нәфрәткә әверелгәнен дә күрергә насыйп булды менә...

***

Җиһангөл әллә нишләп Гөлфизә апасын исенә төшерде. Мәхәббәтсез яшәү кешенең күңелен катыра. Таш белән бер итә икән лә. Кайдадыр Себер якларында, җиде ят арасында берүзе яшәп ята әнә. Бу хәлгә кем чыдый алыр иде? Әнисе дә: «Куылмыйча Себер китте, бала», – дип, аның өчен хәсрәтләнә. Йөрәккә бәхетсез баланың әрнүе дә күбрәк, ди. Яратып кына яшәргә ярый җир өстендә. Яратып кына... Мәхәббәт юклыктан никадәрле язмышлар ватыла. Сөю җитмәү миһербансызлыкка юл ача. Монысы балалар җанына кагыла... Аңа Алмазның моңсу карашы чагылып киткәндәй тоелды, аның нарасый тавышын ишеткәндәй булды.

Гөлфизә апасы каяндыр табыштырып, улына бер кап төсле карандашлар һәм дәфтәр җибәргән иде. Шуларны алдына туздырып салгач, малай апасына бик җитди сорау бирде:

– Апа, әйт әле, дөнья нинди төстә?

– Төрле төстә, – дип җаваплады Җиһангөл. – Кояш менә мондый, сары.

– Ә чеби?

– Чеби дә – сары. Тавык – ап-ак. Күк – зәңгәр. Җир – кара... Малай карандашларга карап, бераз уйланып торгач үзе дә:

– Дөнья төрле төстә икән... – дип куйды.

***

Җиһангөлнең уйлары каядыр бик еракка киткәнен чамалапмы, Бәкер сүзсез генә аның янәшәсеннән атлады. Аннары кинәт исенә төшкәндәй, ашыгып:

– Әйт, теге чакта Сәгыйтеңне тукмаган өчен гаеплисеңме мине? – дип сорады.

– Гаепләмим, ул вакыйгалар онытылды лабаса инде, әллә кайда, бик-бик еракта калдылар. Таулар артында кебек: инде теләсәң дә, күреп булмыйдыр...

Каенанасы Җиһангөл янына килеп:

– Әллә соң, килен, акча алып кайтмаганга битәрлисеңме син аны? Тауның башын болыт кисәр, ирнең башын «юк» кисәр, – дип куюы Җиһангөлне кинәт айнытып җибәрде.

Карчык ашыга-ашыга ишеккә юнәлде. Бусагага баскач тагын бер гыйбрәтле җөмлә әйтте:

– Ир аркасы – кала аркасы, белеп тор, килен, – диде.

Җиһангөл исә каенанасын озатканда:

– Әнкәй, гафу ит инде син безне, нишлисең, елгалар да тыныч яшәми, дулкыннары гел тынгысызлап, борчып тора, – дип акланырга тырышты.

Нишлисең, хакыйкатьне баш өстенә күтәреп булмый шул. Бәлки, чынбарлыкта ул киленен генә гаеплидер.

– Дөньялар болганырга тора бугай, – дип пошына-пошына өенә юнәлде каенанасы. Бусага аша чыккач та:

– Син минем сүзләрне авырга алма, килен. Сәгыйтеңнең кызып китә торган холкын кичерә күр, – дип, Җиһангөлгә таба борылды. – Кичерәм, әнкәй... Бөтен кеше бертөрле булмый инде, нишлисең. Дөньяның да төрле көннәре бар бит: бер ямансу, бер моңсу дигәндәй.

– Шулай сөйләнә-сөйләнә каенанасын җөпләде Җиһангөл.

– Шулай, әле җилле, әле тыныч... Бер уйланып алыр өчен бөтенесе дә кирәктер. Кешенең тормышны җәннәт ясавы да, тәмуг ясавы да үзеннән. Берсен күрми торып, икенчесенең кадерен белеп булмый.

– Бәлки, кирәктер дә... – дип кабатлады Җиһангөл. Сәгыйть үзенә бик кадерле ике хатын-кыз затының сөйләшүен ишетеп торды. Аңа үзен бу хәлдән йолып алырга әнисенең дә зирәклеге җитмәде күк тоелды. Башыннан ук юрганын ябып куйды. Йоклаганга салышып бик озак ятты ул.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 10 август 2021 - 02:14
    Без имени
    Бик матур эсэр. Нинди акыллы бианай