Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

***

Сәгыйтьнең гаиләгә акча алып кайтмаганына ярты елдан артты, оятсыз оешма хуҗаларына чиксез нәфрәте шулай вакыт-вакыт өендә ташып чыга башлады. Тик моны әнисенә ничек аңлатсын соң ул? Ярый, хатыны аңлый да кебек. Татар булган өчен шулай кимсетәләр микән дип уйлаган чаклары да бар. Алай дисәң, бригадаларының яртысы – үзбәкләр. Алар да шулай ук акча күрми. Бала-чагалары да Сәгыйтьнекеннән күбрәк. Тешләрен кыса-кыса түзәләр ләса.

Аннан, ничектер, заводлары янә аякка баскандай булды. Яхшы гына эшләп тә киттеләр кебек. Өйдә дә тынычлык урнашты. Ул арада балалар мәктәпне, институтны тәмамлады. Башлы-күзле булдылар.

Ләкин еллар үткәч, күңелсез хәлләр тагын да тирәнәебрәк кабатланды. Сәгыйтьнең тагын еллап хезмәт хакы алганы юк, шушы хәл моннан берничә ел элек булган хәлләрне яңартырга, шул ук сүзләрне сөйләргә мәҗбүр итә иде. Җиһангөл дә инде олыгаю ягына авышкан, оныкларының әбием дип эндәшүен бик табигый кабул итә, ул чынлап та тәмам әби булып өлгергән иде.

Үзгәртеп корулар башланыр алдыннан ил дә үзгәрде: завод-фабрикалар зыянга эшли башлады. Дөресен әйткәндә, базар мөнәсәбәтләре иске калыпларны, кирәген дә, кирәкмәгәнен дә җимерде. Халык аптырашта калды: икмәк сатып алсалар, ул иртән торганчы күгәреп чыкты. Конфет-прәннек авызга алгысызга әверелде. Хокуклар чикләнде, коррупция чәчәк ата, дип сөйләште халык. Икейөзлелек, исереклек, наркомания, спекуляция һәм башка күренешләрнең күбәюе күзгә ташлана, диделәр. Боларның сәбәпчесен табарга кирәк иде. Әлбәттә, һәммәсенә үткәннәр гаепле. Тарих һәрчак гаеплеләрне эзләүдән һәм гаеплеләрдән генә тора шул...

Сәгыйте тагын шешәдән юаныч таба башлагач, Җиһангөл бер карарга килде: «Әни белән Алмазны алам да туган ягыма кайтып китәм! Илдә чыпчык үлмәс әле... Балалар инде үз көннәрен үзе күрә, минем ярдәмгә мохтаҗ түгелләр...» Бу хакта әнисенә дә әйтеп карады ул.

– Безне кайтарсаң ярый, кызым. Авылда кеше бетмәгән. Аннары теге каштаным да, имәннәр, наратлар да юанайгандыр инде. Әхмәтем салмаган яңа өйне, бәлки, Алмазым салыр, – дип, үзенең асыл хыялларын ялгап китте Әсмабикә.

– Ә син сабыр ит. Кияү начар кеше түгел. Гаделсезлекне генә күтәрә алмый ул, балакай... Илдә тәртип урнашкач, барысы да үзгәрер...

Баланың бармагы авыртыр, ананың йөрәге авыртыр, ди бит. Ул тынгысыз айларда карчыкның болай да какча гәүдәсе бөршәеп калды, күз төпләре зәңгәрләнде.

Кияве дә башта тузына, айныгач, гафу үтенү гадәтен алды. Әсмабикә аңа аналарча әйтеп куйды:

– Гафу үтенгәнче, ызгышмау яхшырак, бала, – диде.

Чынлап та, Җиһангөл сабыр итте, ул бу йортта бала тәрбияләүче дә, табиб та, пешекче дә, тегүче дә, җыештыручы да, финанс министры да, тагын әллә кемнәр иде. Хуҗалыкчыл хатын булды. Ир хакын хаклады, бала хакы, диде. Чөнки белә Сәгыйтен: җәмгыятькә булган үче шулай актарылып килеп чыга аның. Дөньяны үзгәртә алмаганга пошына, бахыр. Иренең үзен яратканын да белә. Бер тапкыр үз урамындагы ир-егетләр белән каядыр бик еракка балыкка барды Сәгыйте. Кайткач и мактаныштылар да соң: «Минем балык зуррак та, минем балык әйбәтрәк, имеш.» Кул яссуы берничә балык тотып кайтсалар да, алар үзара: «И-и, күрсәң, бүрәнә-бүрәнә балыклар сикерешә анда», дип сөйләштеләр. Шунда Сәгыйте артык сүз куертмыйча гына:

– Ә минем хатын әйбәт, – дип куйды. Сагынып кайткан иде ул Җиһангөлен. Күңеле булды Җиһангөлнең дә. «Акыллы атын, җүләр хатынын мактар», дисәләр дә, чынында алай түгел инде ул...

Җиһангөл каенанасы сөйләгәннәрне бер дә исеннән чыгармый. И-и, ул каенанасының туган як табигатен тасвирлаулары! Әкият тыңлагандай тыңлады аларны Җиһангөл баштарак. «Бер тапкыр, шулай... – дип башлый ул сүзен. – Каен полосасы буйлап барабыз. Наратлыкка килеп чыктык. Түбәләре белән күккә, әллә ак болытка микән кадалганнар. Агач төбенә карасак, чукыр нидер чүпли. Үзе кояш төсендә. Үзе тавыш биргәндәй итә. Безне күрмәгәндәй кылана. Шул кошның матурлыгына карап утыра торгач, себерке кисәргә килгәнебезне дә онытып кайтып киткәнбез... Кайта торгач, бер чокырга төшкәнебезне дә сизмәдек. Инде бу чокырдан ни карап тора, дисәк – нарат башы төбәлгән икән безгә...» Менә шулай тасвирлап бирергә ярата ул.

Тик туган җиренең һәр мизгелен җанында җанландырып яши, дип тормаганнар шул, сыер тоткан өчен илдән куганнар аларны. Күршеләренә һаман рәхмәт укый каенанасы. Килеп әйткән бит, бахыр. «Иртәгә сезне Себергә озатачаклар, бүген үк качыгыз», дигән. Төн уртасында чыгып киткәннәр. «Себер» дигән сүздән котлары очкан. Ул чакта ике бала белән үзбәк җиренә килеп төпләнгәннәр. Бу гамәлләренең дөрес булуына куанмаган көннәре юк менә. Нахакка авылдан куылуны кичерә алмасалар да, балаларын туган телдән аермаганнар. Өйдә туган телдә генә сөйләшкәннәр. Нишлисең, Рәсәй гомер-гомергә шулай яшәгән: үз халкының да, үз иленең дә мал-мөлкәтен һич кызганусыз тар-мар иткән...

Әмма монда да көн юк: хатынны бер төндә басмачлар алып чыгып киткән. Күрше хатыннары белән бөтенесе бергә елый-елый ялынганнар:

– Сез дә мөселман, без дә мөселман, җибәрегез безне! – дип сораганнар. «Кызыл»лар килеп кенә коткарды, дия иде ул. «Кызыллар» арасында татар егетләре дә күп булган. Хәмит исемлесе аларга килештереп тә йөргән әле. Тик бәхеткә омтылган гомере фаҗигагә очраган: бер иртәдә аны аклар чәнчеп үтергән. Хәер, күн тужурка кигән, наган аскан кырыс чырайлы затлар турында көне буе да сөйләп тора ала ул.

Каенанасын тыңлаганда Җиһангөлнең күңеленә шом төшә, шуңа кайда барса да, якты-күздә өйгә кайтып калырга ашыга.

– Кадимилекне яклаучылар күпчелек иде ул елларда. Укытучы кызларыбызны да таш атып, пычаклар белән куып йөрүчеләр дә, хәтта чәнчеп үтергән очраклар да булды. Алар мәңгелек йортларын шушы туфракта таптылар, – дип сөйли Сәрбинур. Ул кызларның япь-яшь гомерләренең әрәм булуы Җиһангөлнең дә йөрәген өзә. Әтисе белән әнисе күз алдыннан китми. Җиһангөл монда килеп урнашкач та, Әсмабикә карчыкның хаттагы беренче җөмләсе: «Кызым, балам, синең күңелең кайсы далада?» – дип башланыр иде. Аһ, белсә иде әнисе аның баштарак ничекләр башы авыртканын. Ташбай карт балга әстерхан чикләвеге болгатып бирде. Шуны көн дә иртә-кич берәр бал кашыгы ашарга кушты. Ярдәме тиде бит, рәхмәт яугыры. Үзем үзбәк җирендә, күңелем Татарстанда яши бит минем, дип өзгәләнде.

Төркестанда совет хакимиятен корал көче белән читтән килеп урнаштыруны хәзер инде татарлар үзләре дә хупламый, тарихи ялгыш булуын таныйлар. Моны танулары үзбәкләрнең күңелен йомшартса да, тирәндәрәк, төпкелдәрәк кер калган шул инде барыбер...

Бу хәрәкәттә мәҗбүри катнаштыруларын, большевикларның матур ялганнарына ышанырга өндәүләрен, күпләрнең әлеге канлы көрәштә корбан булуын искә алгаласалар да, бу вакыйгаларның ике халыкның дуслыгына шактый зыян салуын да яшермиләр.

Җиһангөл дә әлеге тарихны өйрәнде, тик нишләсен? Татбригада турында сөйли башласалар, ике бите уттай яна. Үзе бөтен җанын биреп, үзбәк халкына хезмәт итә, алар җирендә яшәвен һәрдаим тоеп тора. Кешеләрнең үз җирендә үзе теләгәнчә яшәргә хокукы, хакы барлыгын да, күкләр катыннан әманәт итеп биргән телдә сөйләшергә тиешлекләренә дә төшенә. Мондый мәкерле тарихның башка кабатланмаслык ераклыкта калачагын дә сизенә. Белем күтәрү курсларына баргач, аларга «үзбәк» сүзенең мәгънәсен аңлатканнар иде. Француз галимнәре бу хакта язып та чыкканнар икән. «Үз» һәм «Бәк» – икесе дә төрки сүз. «Үзенең хуҗасы» «үзенә үзе бәк, әмир» кебек мәгънәләргә ия икән ул. Алтын Урда чорында Үзбәк хан идарә иткәндә, иске үзбәк теле дәүләт теле булган икән. Х гасырда, 920-921 елларда Идел Болгарстаны ханы Алмыш Бохара һәм Багдадта илчелек оештырган. Анда илче итеп, Болгар бәге Абдуллах ибн Баштуны җибәргәннәр. Тынычлыкта, татулыкта яшәргә омтылыш гомер-гомергә дәвамлы нигез эзләгән югыйсә... Тик нишлисең...

***

– Татарларны, урысларны куып җибәргәч, барысы да үз урынына утырыр дип көткәннәр иде дә... киресенчә килеп чыкты, – диде Бәхтияр әрнүле тонда.

– Намуслы, хәерле гамәлләре белән халык теленә кергән затлар башына төште бит күсәкнең йомры, юан башы...

– Шулайрак булды шул, апа. Мәртәбәле затлар бик тиз таралды. Барлык тармакларда да белгечләр җитмәве үзен тиз сиздерде. Мәктәпләр укытучысыз, вузлар галимсез, хастаханәләр табибсыз калды. Булды инде анда хәлләр... мамык кырлары чәчелмәгәч, без – гади халыкның да кирәге бетте. Эшсезлек китте. Нинди данлы ефәк җитештерү, келәм туку фабрикалары эшли иде бит. Бөтенесе ябылды. Заводларның бик азы гына калды. Хәзер инде халык тагын Рәсәйне гаепли. Ни өчен гаепле, монысын белүче юк. Тик ярдәмне нигәдер һаман Рәсәйдән көтәләр. Дөресен әйтегез әле, Җиһангөл апа, сез безгә рәнҗедегезме?

– Үткән эшкә салават, калганына бәрәкәт, киләчәгенә хәрәкәт, диләрме? Ул чакта, бәлки, бераз рәнҗелгәндер дә... ләкин каргыш чәчмәдем. Нишлисең, үткәннәрне үзгәртеп булмый... Аннан, һәр халыкның үзен сакларга теләве табигый хәл бит, Бәхтияр. Беркем дә милләтенең бетүен теләми. Әйдә, шул чактагы тирә-күршеләребезне генә карыйк әле: ачлык-хәерчелектән качып килгән урыслар Иван белән Алексей үзләренчә яшәмәдеме? Бәби туен да, поминкаларын да үзләренчә үткәрделәр. Үзбәкчәне өйрәнергә теләмәүләре дә үзләренекен җуясы килмәүдәндер, бәлки.

Туган иленнән куылган кырым татары Сәхабетдинне ал. Атасы тегермән төзегән уллары белән бергәләп. Батраклар төнлә килеп ут төрткәннәр. Дөрләп янган тегермәне. Әмма янгын чыгуда хуҗаның үзен гаепләгәннәр. Имеш, ул колхозга бирергә теләми. Имеш, ул – контр. Күзгә төртсәң, күренмәс караңгы төндә улларын ияртеп, авылдан чыгып качкан ата белән ана. Сәхабетдин аларның олысы иде.

Бу якка эвакуацияләнгән яһүд Георгийның чынаяк асты кадәрле түбәтәен салган чагын күргәнең булдымы?

– Без аңа үзбәк түбәтәен бүләк иткән идек, кимәде, – дип кеткелдәп куйды Бәхтияр.

Җиһангөл сөйләвен белде:

– Колхозлашу чорында авылдан сөрелгән башкорт Хисмәтулла да татар, үзбәк белән башкортча гына сөйләште. Без дә балаларга туган телне оныттырмаска, күңелләрендә ата-бабалары туган җирнең җылысын сакларга тырыштык. Барыбыз да сезнеңчә дә кыланып, үзебезчә яшәдек. Югыйсә бу балаларны монда алып кайта алыр идемме? Ә үзбәкнең Пәдәр ашларына үзбәк җирендә торганга, сезне хөрмәт иткәнгә бардык. Димәк, совет кешесе дигән идея миф кына булган. Аллаһы Тәгалә шулай кирәк дип тапса, баштан ук халыкларның бөтенесен дә совет кешесе итеп яратыр иде бит... Ил башларына рәнҗесәң генә инде: һаман бер үк тырмага басалар...

– Үзбәкләр дә гаепле түгелдер, чарасызлыктан шулай килеп чыкты инде, апа, кемнәрдер власть бүлде, кемнәрдер илдә ни барганын аңламый да калды, – диде Бәхтияр, аеруча уңайсызлык тоеп. Җиһангөл дә кемнедер гаепләргә җыенмый иде. Аның якты йөзенә җыерчыклар булып уелган гомер мизгелләре яхшы уйлар гына уйлата иде.

– Үзбәкләргә хәзер рәхмәт укыйм. Балаларым урнашкан. Оныкларым үзләрен монда тугандай хис итәләр. Дөрес, баштарак оныгым: «Минем җир өстендә виртуаль дусларым гына калды. Бөтенесеннән сез аердыгыз», – дип, гаеп ташлабрак сөйләшсә дә, хәзер язмышы белән килеште. Яңа дуслар да тапты кебек... Инде менә безнең арттан үзегез дә килеп җиттегез... Менә ничек матур итеп, бер табын артында сөйләшеп утырабыз. Сугышмыйбыз да. Сугышырга теләгебез дә юк. Алла сакласын, берүк. Илләребез аерым булса да, безгә барыбер бергәләп яшисе бит...

– Гади халыкка кая да бергәләп яшисе шул... Заманалар ничек болганса да... – дип, чәчен артка сыпыра-сыпыра җөпләде Бәхтияр. – Ләкин бит урыс телле халыкның үзләрендә иде төп гаеп. Бер тапкыр Ташкентта автобуста без – үзбәк малайлары дутарда уйнап барабыз. Бер төркем урыс теллеләр килеп керде. Яшьләр инде. Якадан эләктереп, безне тышкы якка ташладылар. «Чуркалар!» дип кычкыралар үзләре. Икенче сортлы халык итеп карадылар бит алар безгә, апа. Шул көн үзләренә килде аннары. – Тормыш шулай корылган: бөтенесе үзеңә әйләнеп кайта шул... – дип җөпләде Җиһангөл. 

– Минем апам шәһәрдә үзбәк телен укытты. Уку түгел тыңларга да теләмиләр дип, мәктәптән елап кайтыр иде. Безнең киемнәрдән, телебездән көлделәр... Алар – бөек тел вәкилләре, имеш... Монысы да сәясәт булгандыр инде. Уртак совет халкын шулай күз алдына китергәннәрдер... – Бу мәлдә битләре, бөтен тәне ничек кызышканны Бәхтияр үзе генә белде. Җан әрнүе пәйда булды. Нишлисең, сәясәт дигәннәре һәрчак гади затлар кулы белән башкарыла... Алар һич тә кемнәрнедер илдән куучылар түгел, үзләре дә сәясәт корбаннары гына иде бит... Аңлый микән моны Җиһангөл апа, дип уйлый ир.

– Монда килер алдыннан, Ташкентта, 1870 нче елда ук оешкан татар мәхәлләсендә кунакта булдым мин, апа. Аларның күпчелеге беркая да китмәгән. Үз җайлары белән матур гына яшәп яталар бездә. Милли-дини бәйрәмнәрдә концертларда да күрештердем татар ансамбльләре чыгышын. «Якташ», «Ләйсән», «Мирас» исемлеләре әле һаман да халык янында икән. Чыгышларын үзбәкләр дә бик ярата.

– И-и, шулаймы? – дип, сөенү катыш сорап куйды Җиһангөл. – Гел шулай булсын иде инде берүк. Бер-беребездән дошман эзләү бер дә яхшы нәрсә түгел. Тынычлыкта яшәсеннәр. Менә бит, сугышмыйча да була. Бер өстәл артында ничек рәхәт итеп сөйләшеп утырабыз. Һаман бер-беребезгә ничек ярдәм итешү хакында уйлашабыз. Ләкин кайбер шайтани затларны тынычлык ярсыта: кулда – бомба, тирә-юньдә сугыш булсын алар өчен. Дөньяны җайлап алып бару турында уйлап та карамыйлар… Тормыш яме – татулыкта. Бер-береңне хөрмәт итүдә.

Ә бит Җиһангөлләр китәр алдыннан үзбәкләрдә дә аерымлану сәясәте каты барды. Үзбәк телен белмәсәң, сине кешегә дә чутламыйлар, ул бердәнбер дәүләт теле, үзбәк яшьләре Төркестан хәрби округында гына хәрби хезмәткә калдырылды, җитәкчелек эшләренә җирле халык вәкилләрен генә алдылар... Башкаларны ачыктан-ачык кудылар. «Үзбәкстан үзбәкләр өчен генә!», «Урыслар – Рязаньга, татарлар – Казанга!» дигән лозунглар урамнардагы диварларда эленеп тора башлады... Һәм болар бер дә юкка гына түгел иде...

Әйе, ачуы елга гына түгел, диңгез булып ташыды ул чакта Җиһангөлнең. Юк, юк, тел өйрәнүнең бер кыенлыгын да күрмәде. Берничә ай эчендә яхшы ук сукалады. Ни дисәң дә, төрки телләр – тугандаш телләр. Сүзләребез бер тамырдан. Динебез дә уртак. Гореф-гадәтләр дә алай ук ят түгел.

***

Китәргә җыенган чорлар күңеленә юшкын булып утырды аның. Бигрәк тә контейнерлар җибәргән чорда. Инде шәһәрдә төрәсен төреп, тапшырып кына кайтасы урынга, алар ничә тапкыр ватык әрҗәләр янында басып калдылар. Үзбәккә дә, татарга да охшамаган бер зат ящикны тибеп сындыргач та вакланган такталарына кадәр таптап изде. Салып алганлыгы шактый ук сизелсә дә, нигәдер ул эш урынында һәм аңа сүз әйтүче күренми иде. Үзе һаман:

– Килмешәкләр! – дип кабатлады. – Ник безнекен алып китәсез, килмешәкләр... Сез безнең халыкны тәртипсезлеккә өйрәтүче! Яланбаш хәзер бөтенесе дә. Озын ыштаннарны да салдылар. Кыска итәктән йөриләр, зина кылалар, хатын-кызы да тәмәке төтәтә... Аракы эчә... – ул сүзен йомгаклап бетермәде, кулын селкеп: – Ярар анысы, – дип куйды да арырак атлап китте.

– Без шушы илгә җибәрәсе әйберләрнең барысын да хәләл көчебезне куеп эшләгән акчага сатып алдык, сезнекенә тияргә җыенмыйбыз, – дип караса да,Җиһангөлне дә, хәтта кызы Назлыны да беркем ишетмәде. «Кешеләр кешегә явызлык кылып, өсләренә ничаклы гөнаһ алалар бит. Шул явызлык балаларына, оныкларына әйләнеп кайта аннары. Чөнки Аллаһы Тәгалә Җир шарының үзен дә әйләнә торган итеп яраткан», – дип уйлады Җиһангөл.

– Әйтегез, бездән сезгә ни кирәк? – дип сорады ул, ир-егетләрнең күзенә туры карап.

Тегеләре дә турыдан җавап бирде:

– Тәмәке, «җылыткыч». Шәраб булса да ярый... Китүчеләрдән белешеп, машинага әрҗәсе белән куйган иде кызы аларны. Бер пакетка туйганчы ашарлык колбаса да, каклаган куй ите дә салды. Монысын гомер буена бергә, бер мәктәптә укыткан Сәрвәр китерде.

– Китәсегезне ишеткәч, телдән яздым, Җиһангөл апа. Сезгә кемдер, китегез, дип әйтергә җөрьәт итә икән, өстенә бик зур гөнаһ ала... Аңлагыз, безгә сезсез бик кыен булачак, – диде.

– Җыендык шул инде... – дип җавап бирде Җиһангөл.

Менә Сәрвәрнең ит ризыкларына урын чыкты.

– Әйдәгез минем белән, үзегез алып керерсез, – диде ул әзмәверләрнең берсенә. Өч литрлы банкаларда тозлы кыяр белән помидор да авыз суларын китереп тора, аларын үзе тотты. Борылып караса, әзмәвер әрҗәне җиргә куйган да пакеттагы колбасаны зур-зур кабып, авызына олактыра.

– Аю урынына умыра, – дип, үзалдына елмайды Җиһангөл. Шул арада Шамил Бәхтиярны табып алып килде. Бергәләп, яңа әрҗәләргә салып, стенканы да, диван-урындыкларны да, кием-салымны да озата алдылар. Әйбер юк чак иде бит. Татар җирендә бигрәк тә кытлык дип сөйлиләр. Бу елларның шаукымы кагылмаган берәр почмак калды микән Совет илендә? Боларын алу, йортны да шалкан бәясенә сатып калдыргач, хет тегендә тормыш башлап җибәрергә җайлырак булсын, дигән нияттән иде. Әнә шулай контейнерларны озата алмыйча, әллә ничә көннәр йөрделәр алар. Бу җирдә үзләренә эт саны да калмаганны янә бер кат тойдылар.

Әлбәттә, сүзләрендә хаклык та юк түгел кебек. «Үзебезнең Алмаз балакай нишләп куйды... Аллаһы үзе дә хупламагандыр, кешеләр дә авыз тутырып, гайбәт сөйләүдән тайчанмадылыр ул чакта. Әнисе белән Алмазны китерүче Әхмәт энесе малайның велосипедын да алып килгән иде. Беренче көнне үк ул аны эләктереп, урамга чыкты, тыкрыкларны, арык буйларын әйләнеп килде. Шунда чибәрләрдән чибәр бер кызны күрде.

– Теләсәң, велосипедыма утыртып әйләндерәм мин сине, – диде ул, аның зур, чем-кара күзләренә төбәлеп.

– Әлбәттә, телим, – дип җавап бирде кыз.

Алмаз аны велосипедына утыртып, урам әйләнде. Кыз төшеп калгач та, егет күздән югалганчы, керфекләре талганчы карап торды. Ә кичен Җиһангөлне мәхәлләгә чакырттылар.

– Туганыңны тый, ир хатынын аздыра ул, – диделәр.

Хатын ушсыз калды.

– Кемне? – дип сорады.

– Зәйтүнәне.

– Ире кая карый соң аның?

– Командировкада. Белсә, башын кисәчәк ул малайның.

– Ярар, сөйләшермен, – диюдән башка чарасы юк иде Җиһангөлнең. Җитмәсә, бот буе бер үсмер малай:

– Без велосипедта да йөри белмәгәндә, Алмаз кызлар белән йөри, – дип, авызын ерып калды.

Кайткач та сөйләшә алмады Җиһангөл Алмаз белән. Мәхәббәт иләслеге аның йөзенә чыккан иде. «Әйтәм аны соңгы арада ни кушсаң да карусыз эшли, ярдәм итәргә атлыгып тора», дип уйлап куйды ул. Җиһангөл тойды: ятим баланың дөньяда яшисе килеп яшәгән мәле иде... Сүз арасында гына:

– Син Зәйтүнәнең ир хатыны икәнен беләсеңме? – дип, басым ясап сорады.

– Беләм, бүген генә әйтте. Аны ирексезләп биргәннәр аңа, – диде Алмаз, башын иеп.

Берара сүзсез торгач, ул:

– Ире кайтса, тукмап ташлар үзеңне, аяк-кулыңны сындырыр дип куркам, – дип борчылуын белдерде.

– Зәйтүнә бит үзе дә минем велосипедыма утырып йөрергә тели, – дип куйды егет, сабый балаларча фикерләп. Үзе Җиһангөл апасына ачу тулы күзләре белән карады. Гадәттә, әнкәсе хакында сүз чыкканда, шулай караучан ул. Болай да Җиһангөл Алмазның җанында әнкәсенә нәфрәт, ачу кайнаганын тойгандай була. Ул да адәм баласы бит, аның да әнкәсенең йөз яктысы астында рәхәт чигеп иркәләнәсе, иркенәеп яшисе киләдер. Иң матур әни минеке, дип уйлыйсы киләдер. Хәер, шулай уйлаган чаклары бар иде аның да. Яшьтәшләре алдында горурланасы килгән чаклары бар иде... Тик язмышы аны һаман читкә каера, һаман араларын ераклаштыра.

Шулай да Җиһангөл Алмазның гайре табигый ат яратканын белә иде. Шул хакта ул Сәгыйтенә әйтеп карады.

– Әсмабикә әнидән сораш әле, бәлки, аның хәзер кызыксынулары да, шөгыле дә башкададыр. Кирәк икән, бүген үк алып кайтам. Теге очтагы Әхмәдулла агайларда ишәк тә, ат та бар, – дип, хатынының күңеленә тынычлык салды ир.

Карчык исә:

– И-и, балалар, ат күрде исә үзе ат сыман баскан урынында бии башлый бу бала... Үтәме соң? Үтәме соң?! – дип бөтен йөрәге белән хуплавын белдерде.

Кичен инде ак маңгайлы җирән кашка йортта басып тора иде.

– Намуслы кеше дә соң бу Әхмәдулла агай, хакын да тиешенчә алмады, әйдә, рәхәтләнсен балалар, – дип сөйләнде ир. Әлбәттә, ул үз улын – Шамилне дә күздә тота иде. Ләкин Шамилгә атка караганда, тимер-томыр арасында кайнашу рәхәтрәк тоелды сыман. Шулай да вакыт-вакыт ул да ат янында әвәрә килде. Ир егет ир егет инде, ни дисәң дә!

Ат Алмазны аеруча яратты. Аның шыпырт кына, аяк очларына гына басып, янына килгәнне дә сизә: пошкырына-пошкырына бер урында таптана башлый иде. Кайчакта кешнәп тә җибәрә. Чөнки малай күчтәнәчсез йөрми: табакка солы сала да башта ат алдына куя. Тегесе дә, бигрәк тә, учыннан ялманырга ярата. Сыйланып туйгач, Алмаз аның башыннан сыйпый, ялларын тарый, койрыгын тигәнәктән чистарта.

Алмаз белән Шамил генә түгел, бөтен урам малайларының юанычына әверелде юрга. Сәгыйть үзе дә ара-тирә эше төшкәндә, күрше авылларга атта гына җилдерер иде. Тик Алмазның атка мәхәббәте сүрәнрәк булып чыкты...

Берничә айдан соң Зәйтүнәcе белән кайларга качкандыр Алмаз, тиз генә белә дә алмадылар. Алар туган илгә күченгән чорга туры килде шул ул вакыйгалар. Ә җирән кашканы Шамиле белән Җиһангөл Зәйтүнәнең әти-әнисенә тапшырып калдырдылар.

– Шушы йортка кайтачаклар барыбер. Рәнҗемик инде без аларга. Мәхәббәт дигән нәрсәне Аллаһы Тәгалә үзе иңдергәч, үзе ярлыкар да. Ә без – кешеләр мәхәббәт алдында көчсез, күрәсең... Яшьлекне тиз адаштыра шул ул, – дип, тынычлык сакларга тырышып урам як капканы япты Җиһангөл.

Урам буйлап атлаганда, җил кузгалган иде. Җил аның уйларын чуалтты кебек. Кофта төймәләрен эләктермәдем мәллә соң дип, уң кул бармаклары белән генә капшанып һәммәсен барлап чыкты. «Эләктерелгән югыйсә, кайлардан кереп, бөтен тәнгә үтә соң әле моның салкыны?» дип гаҗәпләнде. Күзе каршыдагы тауларга төште. Алар чал түбәләрен күккә терәп горурлык аша Җиһангөлне күзәтәләрдер сыман тоелды. «Бу тауларның да түбәләре юкка чалармагандыр, дип уйлады Җиһангөл һәм ян-яклап ишелеп чыккан чәчләрен ак яулыгы астына этте. Соңгы елларда аның да башына кырау төшкәндәй, чал-аклык ныклап торып урнашты шул.

Җиһангөл бөтен тирә-якка, беренче күргәндәй, җентекләп карый-карый алга атлады. Тас-тагаракларда, арыктан ишегалларына борып керткән күлләвекләрдә су өсләре җыерчыкланып-җыерчыкланып тора. Ачы җил гомер күрмәгәнне кылана. Көннәр тотрыксыз шул бу иртә язда. Ай-һай, тотрыксыз...

Ничек кенә йөгәнләргә тырышмасын, аның уйлары һаман Алмаз ягына авышты.

– Сәгыйть абыеңа әйтәм, чыбыркы белән ярыр үзеңне, – дип куркытып та алмакчы иде дә, Алмаз аның ни әйтергә теләгәнен аңлап җиткермәде, балаларча гаҗәпләнеп тутырып карап торды. Янә дә бер кат сүз шул ноктага төелде.

– Менә, бу хәлне Сәгыйть абыеңа үзең аңлатып бирерсең, – дип куйды Җиһангөл. Бу әлбәттә Алмазны хәвефтән сакларга теләве, һич югы куркытырга маташуы иде.

– Нәрсәсен аңлатыйм инде... – диде дә борылып, үз бүлмәсенә кереп китте. Сәгыйте дә: «Борын асты да кибеп бетмәгән малайга нинди мәхәббәт тагын?» дип кырысрак кагылырга җыенган иде дә, әллә үз яшьлеген, әллә Алмазның ятимлеген уйлап, әллә Җиһангөлнең кызгану тулы карашларын күреп, кинәт йомшады. Кулын нык кына селтәде дә йортка юнәлде.

Ничәнче төн инде Җиһангөлне йокы алмый. Ничәнче төн инде Алмаз Зәйтүнәсен көтеп, арык буенда качып торган мәлдә караңгы күкләрне нурга төреп, мөлдерәп тулган ай чыга. Ничәнче төн инде аның җемелдек күзләренә текәлеп ята Җиһангөл. Ничәнче төн инде... Бүген яңгыр явачак, күкләр иртәдән үк караңгыланып тора дип, бер генә фаразламады ул, ничектер берсе дә тормышка ашмады. Язгы җил капка келәсе күтәрелүгә, ниндидер могҗиза белән барча болытларны куып таратты. Төн дә мизгел эчендә үзгәрде. «Мәхәббәт төне шундый буладыр шул инде», дип, килешүле уйлар уйлады:

– Адашып кала инде балакай. Яхшыга булырмы, ямангамы? Югыйсә баштарак кат-кат әйтте Җиһангөл: үткән гомерне кайтарып алып булмый аны, диде. Ялгышлар да гомер юлың буйлап сөйрәлеп, үз артыңнан бара. Башыңны ташка бәрә-бәрә япа-ялгызлыкта канлы яшь сыгарга туры килмәсен аннары, диде. Зәйтүнә – ни дисәң дә, кеше хатыны. Кешенекенә тияргә ярамый. Кешенекен алу – хәрам, диде. Бу сәер халәтенә ачык күзләр белән карарга теләмәде, балакай. Сүзләрнең һәммәсен колак яныннан гына үткәреп җибәрде. Апасының вәгазен тыңлаганда да, йөзеннән яктылык китмәде: аның бөтен вөҗүде бәхетле хыяллар, мәхәббәт бәхетенә тулышкан иде. 

Шунысына беркемгә дә сиздермичә, эчтән генә куана да: Зәйтүнәгә мәхәббәте Алмаздан ай чирен юып алгандай итте. Һай, ничекләр интектерде Әсмабикәне оныгына ябышкан бу галәмәт. Тыныч төннәрен сагынып, күпме еллары үтте... Алмаз балакай үзе дә, уянып, төнге өрәкләргә ияреп йөрми, сабый бала сыман изрәп йоклый башлады... Бу хәлне башына төшкәннәр генә аңлар...

Күрче, кай арада аның янына Зәйтүнәсе үзе килеп җиткән, алар янә велосипедны эләктереп, урамга чыкканнар иде.

– Ирең кайтмадымы әле? – дип сорады Җиһангөл, яшь хатынны оялтырга теләп.

Зәйтүнә күтәрелеп карамыйча гына, юк дигәнне белгертеп, баш селкеде. Йөзенә рәнҗеш билгеләре бәреп чыкты. Күз тирәләре тартышып куйды. Искә дә төшерергә теләми иде шикелле Зәйтүнә ирен...

Җиһангөлгә дә кыен булып китте. Күрше-тирә аны да гаепли әнә. Урыс иленнән күченеп киләләр дә безнең әхлакны бозалар дип, йөзенә бәреп әйткәннәре дә булды. Илне зина туздыра, диләр. Тик әхлак җәмгыятькә бәйле икәнне берсе дә белми булыр. Һәр җирдә бер совет власте: тәртипләр дә, әхлак та бердәй тигезләшкән иде...

– Әйдә, тот руленнән, үзең генә йөреп кара, – дип, Зәйтүнәгә ымлады Алмаз, үзенә уйнарга иш тапкан нарасыйларча очынып. Зәйтүнә куана-куана рульдән эләктерсә дә, аның авырлыгын чамалапмы:

– Юк, минем синең белән йөрисем килә дип, наз тулы карашлары белән егетнең күзләренә төбәлде.

Бу назлы карашлар каршында Җиһангөл көчсез иде. Ул янә бер кат шуны аңлады. Бер дә үзеннән калдырасы килми иде дә бит Алмазны.

Туган җиргә үз баласы сыймас идеме? Бу җирләр аңа мәхәббәт дигән олы хис бүләк итсә дә, кеше туган җирен хәтереннән юып ала алмый шул. Нишлисең менә?.. Мәхәббәт көчлерәк булып чыкты. Мәхәббәт адаштырды...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: