Логотип Казан Утлары
Роман

Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)

– Мин яратам сине, Җиһангөл, нигә дәшмисең? Егет кызның юлына каршы төшеп күзләренә карады да аны билләреннән кочып күтәреп алды. – Мин дә... – дип, башын аска иде ул. Ахырдан үкенеп тә куйды: дөрес эшләдеме болай әйтеп? Әле бит мәхәббәтме бу, әллә күз төшү генәме – аңларлык вакыт та үтмәде...

Романның башын монда басып укыгыз.

Нинди матур кич иде ул. Бөтен тарафтан алма, шәфталу исе аңкый. Чәчкәләрдән хуш ис бөркелә. Розалар кеше биеклек булып үскән, алар ай яктысында эре-эре чәчкәләрен көчкә күтәреп, күбәләкләр каршында гүзәллекләре белән масайгандай, горур елмаешып торалар. Табигатьнең һәр тереклеген назлап, йомшак кына җылы җил исә. Адашкан киектәй күк йөзендә мендәр кадәрле генә болыт йөзеп йөри. Карамы ул, әллә зәңгәрме – монысын чамалау һич мөмкин түгел.
Җиһангөл сизде: егет дулкынлана иде. Шактый сүзсез торганнан соң ул куен кесәсеннән бәрхет кап чыгарды:
– Өйләнергә уйладым, – диде елмаеп. – Әйдә, киеп карыйсыңмы?
– Кызык, безнең авылда беркем дә балдак белән өйләнешми. Кайдан таптың син боларны? – дип чыркылдап көлде кыз.
– Монда да бөтенесе түгел инде. Бик яратышканнар гынадыр. Ә кайдан алганны сорама. Махсус, көмешне коеп ясап бирделәр. Оста зәркәнчеләр бар ул безнең тирәдә.
Кыз кинәт көлүеннән туктап калды. Гомәрне күз алдына китерде. «Бер марҗага өйләнгән икән», – дип язган иде әнисе. Янә йөрәгенең кайсыдыр кылы өзелеп киткәндәй булды. Балдакларга күзләрен алмый карап торса да, кияргә ашыкмады.
– Йә, йә, киеп кара инде...
Егет кечкенәрәген кулына алып, кызның атсыз бармагына кидертеп тә куйды.
– Кара, чап-чак. Әллә соң миңа алдыңмы син аны? – Җиһангөл янә чыркылдап көлеп җибәрде.
– Сиңа, гөлкәем, чык миңа кияүгә. Язмыш безне менә шунда китереп очраштырган икән, без дә аңа каршы бармыйк инде...
– Абау, менә сиңа фәлсәфә...
– Минем әни шулай дияргә ярата. Философ түгел ул алай үзе. Татар кызына өйлән, ди. Нәселне әллә кемнәр белән бутый күрмә, ди. Үз өммәтемнең баласы минем дә балам булыр, ди.
– Ә әтиең нәрсә ди?
Җиһангөл монысын белә иде. Сораштыруы бары тик әтисен искә төшереп, егетнең гаиләсе хакында күбрәк беләсе килүдән иде.
– Әтием юк инде. Сугыштан кайтуга вафат булды, – диде егет, тирәннән уфтанып. – Бөтен тәне ярчыктан тора иде аның, әллә ничә кат контузия алган, Берлингача барып җиткән... Кулыннан гөл түгелә иде, ди әни. Мине дә эшкә әти өйрәтте. Кием, савыт-саба шкафларын икәүләп ясадык. Ут чыбыкларын алыштырырга әтидән соң күрше-күлән, таныш-белеш мине чакыра... Сәмәрканд базарында аны танымаган кеше юк, баш иеп күрешәләр иде. Бик күпләргә йортны әти төзеде. Мине дә ияртеп йөрде. – Сәгыйть кызга күз сирпеп, үзе башын чөя төшеп көлеп җибәрде:
– Йә, мактана беләмме?
– Ата мактанчык икәнсең лә, – дип, егетнең сүзен күтәреп алды Җиһангөл. Кыз башын аска иде. Ник әйткәненә дә үкенде кебек. Нигәдер әтисен, күршеләре Сафа абзыйны күз алдына китерде. Сугыш адәм балаларының аң-зиһененә дә үтеп кергән: бик сирәкләргә кешелеклелек, күпчелеккә кешелексезлек сыйфатлары тагып җибәргән иде. Әтисе, әнә, чит-ят халык 
белән бөтен өйне тутырып яшәде. Хәтта авылга кино килсә дә, кешеләр, киномеханикны: «Әнә теге йортка бар син, алар ашатырлар да, чәй дә эчертерләр», – дип, аларга юллап җибәрәләр иде. Хәер, киномеханик та бик мәрхәмәтле кеше: бала-чаганы бушлай кертә. Ике озын эскәмиягә беркетелгән киноаппаратны кем әйләндерә, киноны шул карамый калмый. Әлбәттә, телсез кино инде, сугыш турында. Дөресрәге, киномеханик үзе дә сугыштан кайткан кеше: бик җентекләп аңлатып бара. Бу кеше ил батыры, ди. Әнә ул сугышка керер алдыннан уйлана, ди... Әнә тәмәкесен көйрәтеп җибәрде, ди.
Ә Гомәрнең әтисе, аюдай олпат гәүдәле Сафа абзый, киресенчә, салып ала да ике япьле сәнәген күтәреп: «Кем качырса, шуны чәнчеп үтерәм», – дип, хатынын эзләп йөри. Бәләкәй буйлы, какча гәүдәле Рәфига апаны күзенә күрсәтми. Кайсы капкадан килеп керсә дә: «Теге таракан кая кереп качты икән, күрмәдегезме?» – дип, сорау биреп, йортны бер айкап чыга да ары юнәлә. Урамда эт тә калмый, ул тынычланганчы, кешеләр ишекләрен бикләп, өйдә шым гына утыралар. Бу хәлгә Җиһангөлнең бабасы гына ачыклык кертеп, үзалдына сөйләнеп ала:
– Менә нишләтте бит сугыш гөрнәдирдәй егетләрне, – ди. – Кул-аяк гариплегенә чыдый ул адәм баласы, күңел гариплеге яман... Әле бит ул балаларны да гарипләндерә...
Кырыс кеше шул Сафа абзый. Кырыслыгы белән Гомәргә дә акыл өйрәтмәде ул, һаман кирәксезгә шелтәләп, каккалап-суккалап торды. Шуңадырмы, улы ихтыярсыз егет булып үсте. Бара торган юлыннан кире борылып китү аңа берни дә тормый кебек...
– Ниләр уйлыйсың, матурым?
– Авыл исемә төште... Әтием... Сугышка безнең авыллар гына кергәндер кебек тоелган иде миңа. Баксаң, синең әтиең дә яраланып кайтып вафат булган икән...
– Өмет кайтарган инде аларны...
Шунда кызның әтисе сөйләгән бер хикәят кылт итеп исенә төште: «Бүлмәдәге үле тынлык эчендә дүрт шәм яна икән. Беренче шәм әйткән:
«Мин – тынычлык булам. Әмма минем януымны теләүчеләр дә, аны бәяләүчеләр дә юк. Мин сүнәм!» – дигән. Һәм сүнгән.
«Мин – ышаныч! – дигән икенче шәм. – Ләкин үземнең кешеләргә кирәклегемне тоймыйм, шуңа мин сүнәм...» Һәм сүнгән.
Өченче шәм: «Мин – мәхәббәт! – дип, аваз салган. – Әмма минем тирә-юньне яктыртырлык көчем калмады. Кешеләр мине кабул итмиләр. Хәтта иң якыннарын да яратмыйлар», – дигән һәм Мәхәббәт шәме дә сүнеп киткән.
Шулчак бүлмәгә бер бала йөгереп кергән. Һәм бу өч шәмнән ник сүнүләрен сораган. Сәбәбен белгәч, ул дүртенче шәмнең тавышын ишеткән: «Курыкма, мин янам бит! Минем ялкыннан сүнгән шәмнәр барысы да кабыначак! Алар янә җир өстендәге бар караңгылыкны яктыртыр. Чөнки мин – Өмет!»
Бу сүзләрне тыңлап торган баланың күзләре очкынланган. Ул өмет шәмен кулына алып, өч шәмне дә кабызып җибәргән...
– Кызык, чынлап та шулай бит, бөтенесе сүнеп беткәндә дә, өметләре исән калган... Без дә шул өмет белән яшәдек бит... Яшибез...
– Әйе, өмет белән, – диде кыз. Беразга башларын иеп, сүзсез атладылар. Җиһангөл күзләрен күтәреп, күкләргә төбәлде.
Кыз кинәт болытларга караган көенчә сөенеп кычкырып җибәрде: – Киек казлар! Кара, һавада өчпочмак ясаганнар!

Киек казлар тезелешеп үткәнне күрде исә, Җиһангөлнең бәгыре телгәләнә, аларга ияреп туган ягына юл аласы килә. Ләкин канатлары юк шул. Хыялы гына канатлы. Шуңа да эче поша: үзбәк җире – сагынган саен кайта торган җир түгел. Ярый әле, сагынганда, күңеле тулы җыр була. Кыз үзе дә сизмәстән:
«Китә казлар, китә казлар», – дип, җыр башлады да туктап калып, аны эчтән генә җырлап бетерде. Кинәт күңеле тулды.
Ә егет аның күңелендәгесен тоймады да кебек. Ул:
– Гел бертөрле оча инде алар. Һәр кош күршесенең канаты биргән һава агымына ышанып бара. Шулай алар көчләрен саклыйлар икән. Югыйсә, ерак юлларга ничек чыга алсыннар соң? – дип, белгәнен сөйләде.
– Сиңа кем әйтте боларны?
– Китаптан укыдым.
– Кызык.
– Монысы әллә ни кызык түгел әле. Кызык китаплар бар миндә, укырбыз бергәләп.
– Кайчан?
– Өйләнешкәч... Чык миңа кияүгә, Җиһангөл! Әнием дә бик әйбәт минем. Килешсәгез, бәлки, бергә яшәрбез.
– Димәк, «А» пунктыннан «В» пунктына килеп җиттем. Татарстан белән Үзбәкстанны тоташтыра ала, димәк, бу нокталар? – дип көлде кыз.
– Мәхәббәтне, йөрәкне йөрәккә тоташтыра. Мин яратам сине, Җиһангөл, нигә дәшмисең?
Егет кызның юлына каршы төшеп күзләренә карады да аны билләреннән кочып күтәреп алды.
– Җә, оялтма инде, – диде кыз, комачтай кызарып.
Очар кошларның канат җилпүен ул тетрәнеп күзәтә, алар артыннан тартылып-талпынып куя, тик шул ук вакытта сөю галиҗәнаплары аны үзенә буйсындыра иде. Теләр-теләмәс кенә:
– Мин дә... – дип, башын аска иде ул.
Ахырдан үкенеп тә куйды: дөрес эшләдеме болай әйтеп? Әле бит мәхәббәтме бу, әллә күз төшү генәме – аңларлык вакыт та үтмәде. Алайса, Гомәр ник һаман истән чыкмый? Аһ, юк, ул өйләнгән ләбаса... Ул балачак дусты, күрше... Кыз Гомәр белән эскәмиядә утырганда кунар җай эзләп, икесе янында да бөтерелгән умарта кортын исенә төшерде. Маэмай әллә кайда кадәрле куа-куа артыннан йөгерде. Без-без итте дә очып китте умарта корты. Мәхәббәтләре дә шулайрак булды түгелме соң?..
Шул мәлдә аның күз алдында ак яллы ап-ак атның йөгәнен учларына кысып тотып, үзе киртәгә кунаклаган соры киндер кепкалы, шакмаклы ситсы күлмәкле шук малай җанлангандай булды. Һай, ничек ярата иде аны атлар! Ерак офыкларга карап чапкан җирдән туктап, янына килерләр иде малкайлар. Үзен дә җирнең чын хуҗасы, диярсең. Ике кадакка эләгеп торган гарбил тактадан сугылган киртә суырылып төшеп, бөтен тынычлыгын җимерер төсле тоелса да, һичкайчан бернинди афәт тә якын килми иде аңа. Әлеге серле мизгелне фотога гына төшереп алыр иде мөмкинлеге булса. Шундый әкияти мәлне ничек үз итмәсен инде йөрәк? Тик мәхәббәтме соң ул? Мәхәббәт шундый буламы? Хәер, икесе өчен дә ул мәхәббәт сер булып калды, авылда да алар хакында беркем бер сүз дә сөйләмәде. Үз-үзенә сораулар бирә-бирә кыз җаныннан чып-чын җавапны табарга тели иде.
Нигәдер Бәкерне дә исенә төшерде. Үч алмасмы? Теге чакта аңардан:

– Бу егетләрнең кайсын сайлый йөрәгең? Ач сереңне безгә дә, чибәркәй. Болай озак дәвам итә алмый, барыбер берсенә «әйе», икенчесенә «юк» дип әйтергә туры киләчәк, – дип, маңгаена төшеп торган чәчләрен уң якка авыштырып тараган, олпат гәүдәле милиция лейтенанты серле елмаеп сорады аннан.
Кызның бит алмалары утка чолганды.
– Без Сәгыйть белән кайтып бара идек... – дип, сүз башлауга:
– Әһә, барысы да аңлашылды болай булгач, – дип, каш астыннан гына сөзеп карады погонлы зат. Шуннан Җиһангөлне тәмәке исе ыслаган тынчу, кысан бүлмәдән чыгарып җибәрделәр. Өч ир заты егетләрчә сөйләшергә теләгәннәрдер, мөгаен, дип уйлады ул.
Бераз баргач, Җиһангөл артына борылып карады.
Башын ия төшеп, чиядәй кызарынып, кызу адымнар белән атлый-йөгерә килгән егетне күреп:
– Ә Бәкер кая? – дип, Сәгыйтьнең күзләренә төбәлеп сорады кыз. Аннан өстәде: – Бигрәк зур бавырлы булып чыкты ул, үзенә күрә генә түгел.
– Аны алып калдылар. Унбиш тәүлеккә... – дип җавап бирде егет бик борчулы кыяфәттә.
– Ни өчен?
– Җәмәгать урынында тәртип бозган өчен.
– Үч алмасмы соң, Сәгыйть? Үчле егеткә охшаган ул.
Егет бераз уйланып торды. Аннан:
– Алмас. Яраткан күңелдә ялган булмый. Тик ул минем өлешемә кермәкче.
Бәкер иренен ялап калды бит барыбер, – дип, җиңеллек аша әйтеп куйды.
– Көлмә кешедән...
– Көлеп әйтүем түгел, кеше сынлы кеше булса икән, йөри шунда үзбәк
халкын хур итеп... – диде егет һәм өстәде:
– Минем дус егет эшли анда. Кичкә үк чыгар, борчылма...
– Андый киребеткән затлар һәр халыкта бар, – диде Җиһангөл, үзбәкләрне
яклый биреп.
– Хыялый гашыйклар диген... Гашыйк булган өчен аны гаепләргә дә ярамыйдыр инде анысы... Гөл чәнечкесез, мәхәббәт көнчелексез булмас, ди минем әни. Болай дип тә әйтә: «Гыйшык – төтенсез ут, ачкычсыз йозак, дәвасыз авыру, савытсыз эчемлек, йөксез авырлык, туктау урыны билгесез сәфәр ул», – ди.
Кыз дәшмәде. Шулай да егетнең «борчылма» дигән сүзе Җиһангөлнең йөрәгенә уктай кадалды. Бәкергә җен ачуы чыкты. Шундый кадерле кичне бозмаса, ни булыр иде инде, җә?!
***
Сәгыйтькә торган саен күбрәк гашыйк булды кыз. Көннәрдән бер көнне егет күрше авылга Татарстаннан бер төркем артистларның концерт белән килүләре хәбәрен ишетеп кайтты.
– Мотоцикл белән барачакбыз, кадерлем, – дип, алдан белгертеп тә куйды.
Җиһангөл, кыен хәлгә генә калдырмаса ярар иде дип, бераз куркыбрак торса да, киресенчә, бу сәфәр егеткә ихтирам хисләре генә уятты. Егет мотоциклны ике мөгезеннән эләктергәч тә, кызга йомшак кына эндәште:
– Өчпочмаклы утыргыч астында ике ягында пружина бар, аннан тота күрмә, кулың кысылыр, «сидение» кырыена тотын, – диде.

Ул көнне кояштан бөтен дөньяга яп-якты эссе нур тарала иде. Тик кызга эсселек кояштан түгел, күз карашларыннан агыла, егетнең сүзләреннән ургыла кебек тоелды. Аның бәхете ташыганы күренеп тора иде.
Кыз җиңел сулап куйды. «Билдән коч, әйдә», – дип әйтер инде дип, коты очкан иде. Ничекләр утырып барасы инде моңа дип, ике бите ут янды, бигрәк тә кешеләрдән оялды. Менә ничек җиңел хәл ителде мәсьәлә.
Күпме гомерләр үтсә дә, күпме сулар акса да, бу җылы май кичен оныта алмады ул. Оныгы еш кына егетләрнең мутлыгыннан зарлана. Хәер, ул үзе дә җебеп тора торганнардан түгел... Ир-ат та тәрбияле иде шул без яшь чакта дип уйлый Җиһангөл. Ни гайрәтле Бәкер дә тәрбиясез түгел иде...
Хәтерендә: җәйнең җиләс кичке һавасына ирек, иркен сулыш теләгәндәй, тәрәзәләрен киң ачып куйды Җиһангөл. Йокламаса йокламас икән бу бала! Нәни кызчыгын йоклата алмыйча интегеп бетте тәмам. Гомерендә исенә төшермәгән бишек җырлары хәтерендә яңарды. Әле берсен, әле икенчесен көйләде.
Әлли-бәлли итәр бу, Үсеп, буйга җитәр бу. Үсеп буйга җиткәчтен Галим булып китәр бу...
«Ничекләр матур икән бит безнең халыкның көйләре! Гади генә дигәннәре дә әллә нинди бетмәс мәгънә сыйдырган», – дип уйлады.
«Җиһангөл җырлый!» – дип тынып калды Бәкер тәрәзә артында. «Ничек матур җырлый икән әй-лә! Әгәр дә минем хатыным булса, ул, бәлки, үзбәк җырларын өйрәнер иде. Әнә бит, абыйларымның хатыннары өйрәнде...»
Сәгыйтьнең эштә икәнлеген белсә дә, тәрәзәгә чиртмәде, өйгә килеп кермәде Бәкер. Тыңлап торды да үз юлына юнәлде. Җиһангөлнең ялгыш кына тәрәзәдән тышка күзе төште. Күрде ул Бәкерне. Башын аска иеп, салмак адымнар белән үз дөньясына таба китеп бара иде...
Җиһангөл янә бишек янына килде. Җырны дәвам итте:
Йокла, йокла, күз нурым, Йом күзеңне, матурым...
***
Дәрескә килеп утырган балаларның су күрмәгән куллары, чебиләгән тәпиләре Җиһангөлне битараф калдырмады. Иртән мәктәпкә җыенганда, сумкасына бер кисәк исле сабын тыкты. Балаларга дәрес башында ук:
– Дәресне яхшылап үзләштерсәгез, без бергәләп арык янына төшәрбез, – дип өметләндереп куйды. Күреп тора: балалар аның белән җир читенә дә барырга риза. Хәер, бөтенесе дә бала түгел инде, бер үк сыйныфта үзе белән бер яшьтәге укучылары да бар аның.
Арык буйларына әстерхан чикләвеге, сырганак, тут куак-агачлары хуҗа булып алган. Таулардан төшкән су юлын һәр йорт үзенә борып керткән. Кирәк чакта ул юлны ачып, су кирәкмәгәндә ябып куялар. Күп гаиләләр арык кырыйлап, помидор утыртып чыккан. Су ничек кенә салкын тоелмасын, соңгы помидоргача үз җирендә кызара икән. Хәер, көндез җылына инде ул җылынуын. Җимеш-яшелчәләр барчасы җыеп бетермәслек уңыш бирә икән монда.
Җиһангөл кайчакта үзе дә чарасыз кала: предметларны, җисемнәрне т
отып, рәсемен күрсәтеп тә аңлатып була. Ә менә таң ату, кояш баю кебек төшенчәләрне ничек төшендерергә? Кыенга туры килде аңа. Күпме сүзлек актарды. Китаплар укыды. Дөресрәге, үзбәкчәне дә, урыс теленә дә балалар белән бергә өйрәнде.
Укучылары дәресне йотылып тыңлады ул көнне. Аннан бергәләп су янына киттеләр. Битләрен-кулларын гына түгел, иске галошларын да арык суында юа-юа рәхәт чиктеләр. Утракларын суга төшереп югалттылар.
– Апа, солиш төшеп китте, алып бирегезче, – дип, Җиһангөлдән ярдәм сорадылар.
– Нәрсә соң ул? – дип, елмаю катыш аптырап сорады укытучы. Кайсыларыдыр утракны кәлүш төбеннән суырып алып, аның күз каршысына ук китереп куйдылар да «менә ул», диделәр.
Җиһангөл табып кына түгел, утракларын юып та бирде. Кояш астындагы кайнар комда алар шытырдап кибеп тә китте. Арык суында сабын эреп беткәндәй булды, аның каравы икенче көнне укытучы каршына чип-чиста балалар тезелешеп утырды. Үзбәкләр чабатаның ни икәнен белмиләр, дәрескә яланаяк килүчеләре дә шактый иде баштарак. Җиһангөл аларга үзенең искергән галошларын бирә бара. Тегеләре өзелеп аяктан төшеп калганчы кияләр иде. Мамык кырларында тетелеп кенә бетә иде аяк киемнәре. Арыш капчыкларын билгә бәйләп, мамык җыя-җыя, шуны көне буе кыр буйлап өстерәп йөреп кара син! И, шуклыклары да җитәрлек иде инде. Мамык арасына сузылып ятып, «Мең дә бер кичә»дән әкиятләр сөйләшеп мутланганнары да булды. Ачылмаган мамык капларын бер-берсенә бәрешеп уйный башласалар, Җиһангөл хәйләне шунда ук сизеп ала, теге хәйләкәрләрне өннәреннән тиз чыгара торган иде.
– Синекеләр өч килограмм да җыймаган ласа! – дип, Җиһангөлгә аптырап карады мәктәп директоры. – «Позор!» тактасына язарга боларны. Кара тактага! Күрәсезме, апаларыгыз ничек эшли. Йөзәр килограмм җыйганнар! Их сезне! Ишетәсеңме мине, Бәхтияр?
Бәхтияр өчен Җиһангөл дә кызарды ул чакта. Бәкер дә башын иеп, Җиһангөл апасына карамаска тырышып басып торды. Яраткан укытучысын шушылай хур иттеме инде ул ил-көн алдында? Оят иде аңа, оят иде.
Әлбәттә, балалар белә: урта сыйныфларны олылар эшли торган яхшы кырларга якын да китермиләр. Алар җыйган мамык өченче сортка китә. Барыбер дә бу сыек кырлардан да, тырышканда, ким дигәндә, утыз килолап җыеп булыр иде дә бит...

Дәвамы бар.
 

"КУ" 8, 2020

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев