Логотип Казан Утлары
Роман

Сайрар чак (романның дәвамы)

Исламның аңа булган кичерешләре катлауланганнан катлауланды. Аралары суына башлагач кына, ул үзендә Сөмбелгә карата ниндидер аңлаешсыз бер зур тойгының барлыгын сизде. Ул аңа игътибар бирмәскә тырышты. Ләкин ул тойгы һич көтмәгәндә шундый нечкә итеп, бәгырьдән эләктереп ала торган булып китте...

Романны башыннан монда басып укыгыз.

Бер тамчы шатлык
Озын тәнәфестә Суфия Баяновна дәресләрдән соң актлар залына керергә дип кисәтеп куйган иде. Нәрсәгә икәнен сораштыра башлагач, кызыклы сөйләшү булачак, дип серле генә елмайды. Актлар залына алар белән бергә Раушан Салихович җитәкчелегендә унберенче сыйныфтан дүрт кыз һәм Әнәс белән Равил да ияргән иде. Ашыгып, директор урынбасары Диләрә Ахуновна да килеп керде. Кемнәр катнашканын барлады, унберенчеләрнең өч егете зона ярышыннан кайтып җитмәгән булып чыкты. Диләрә Ахуновна түрдәге түгәрәк өстәл янына басып, һәммәсен күздән үткәргәч, сүз башлады:
– Сез – мәктәбебезнең һәрьяктан өлгергән егетләре, кызлары. Сезнең белән үз-үзегезне тотуга бәйле төрле мәсьәләләр буенча сөйләшеп була. Андый әңгәмәләр һәрчак файдага гына. Дирекциягә кызлар, егетләр мәктәптә ачыктан-ачык үбешәләр дигән сигнал керде. Моның башында Ислам Нуруллин торуын атаганнар. – Залда көлешү, пышылдашу тавышлары ишетелде. – Тынычланыгыз, моны кемнедер гаепләү дип кабул итмәсәгез иде. Үзара аңлашу, сөйләшү зыянга булмас, дип уйлыйбыз. Нуруллин, бу дөресме?
Ислам торып басты, елмаеп, як-ягына карап куйды.
– Сорауга җавап бирмәдең. Бәлкем, алга чыгарсың, иптәшләрең каршына. Ислам елмайган хәлдә иңбашын җыерып алды да алга чыгып басты.
– Син кызларны берәм-берәм үбәсең, дип язганнар.
– Кемнәр язган соң аны? – дип куйды Ислам.

– Анысы мөһим түгел.
– Үпкәнем юк, – диде Ислам һәм көлеп җибәрде.
Аңа бөтен зал кушылды.
– Ялган язганнар инде алайса? – Диләрә Ахуновна күзләрен түгәрәкләндереп, туп-туры Исламга төбәлде.
Ислам каушамады, залга хәйләкәр караш ташлады да, елмаюыннан туктамыйча, ике генә сүз әйтте:
– Үзләреннән сорагыз...
Диләрә Ахуновна Фәйрүзәгә мөрәҗәгать итте:
– Салихҗанова, әйтеп бир әле.
– Нәрсәне?
– Нуруллинның сине үпкәнен.
Бер генә мизгел тынлыктан соң пырхылдашкан тавышлар ишетелде.
Фәйрүзәнең йөзе тыныч калды:
– Аның мине үпкәне юк.
– Мин үз күзләрем белән күрдем! – диде Диләрә Ахуновна, дулкынланып.
– Тәрәзә турында идегез.
– Ялгышасыз, Диләрә Ахуновна. Мине үпкәне юк аның.
– Ә башкаларны?
– Башкаларны да үпкәне юк.
– Заһидуллина, әйт әле, сине үптеме?
Айгөл торып кистереп әйтеп салды:
– Беркемне дә үпкәне юк. Бик тәртипле малай ул.
Башка кызларның да «юк, юк», дигән тавышлары ишетелде. Шунда унберенчедә укучы Миңлегөл урыныннан тормыйча гына:
– Ник яшерәсез инде, кызлар, барыгызны да үбә бит, – диде.
– Яла якма, Миңлегөл, – диде Мансур.
– Кем ул? – диде Диләрә Ахуновна.
– Мин ул. – Мансур акрын гына аягүрә басты. – Күптән кирәк булган Исламны тикшерергә. Мин башта абайламыйчарак торган идем. Көньяк Кореяда ир-ат хатын-кызны кешеләр карап торганда үпсә, төрмәгә утырталар.
Риф көлә-көлә әйтеп куйды:
– Исламга гомерлек төрмә әзер икән!
Аның бу сүзләренә зал бердәм көлү белән җавап бирде. Рөстәм баядан бирле чәйнәгән кәгазь кисәген Лилиянең җирән чәченә төзәп чирттереп җибәрде дә: – Ә демократия кайда? – диде.
Аның әйткәнен дә пырхылдап каршыладылар.
– Афзалов, гел уенга гына алып утырма әле син. Әйт дөресен, – диде Диләрә Ахуновна.
– Бас, Әпзәл! – дип өстәде Риф.
Рөстәм озын гәүдәсен чайкалдырып торып басты да ишетелер-ишетелмәс кенә тавыш белән:
– Мине үпкәне юк, – диде.
– Алай-болай буталмыйсыңмы? – дип ялгап куйды унберенченең Гөлнуры. Зал тагын шаулаша башлады. Рөстәм елмаеп җибәрде, күзлеген елтыратып
башын боргалады:
– Кызлагны үбә инде ул. Аны нишләтәсең. Ул шундый инде. Аңа килешеп тога ул.
Бу сөйләшүгә Сөмбел башта кереп китә алмыйча аптырап утырды. Биредә 
әйтелгән сүзләр аңа ниндидер спектакльгә әзерләнгәндәге репетицияне хәтерләтте. Чөнки соңгы вакытларда ул бер нәрсәдән дә канәгатьләнү, бернинди шатлык очкыны таба алмаудан газаплана иде. Ике ай элек көндәлеген карагач, әнисе аның аякларына богау салгандай итте. Һәркөн мәктәптән кайтып, автобустан төшүен күзәтеп торды, тегендә-монда чыгармады. Сирәк булса да очрашкалап торган Әнәсне Фаил куып җибәргәч, аның үзе белән очрашырга да мөмкинлек киселде. Алар турында машина күпме генә торса да, әнисе чыгармады. Ислам әле бер басуда, әле икенче басуда сайраган тургай шикелле бик сирәк күренде. Җәяүләп, Карамалыга килгәнче, сөйләүләренә караганда, Ольганың машинасын кулайрак күрде бугай. Әнисе Шәмседоха әбидә кунуны да туктатты. Уку, дәресләр, БДИ дигән күңелсез нәрсәләр Сөмбелнең гел уйнап-шаярып торган күңелен тәмам корытты. Әмма андагы шыксыз, тынчу бушлыкны яшерә белә иде ул. Эчендә дөрләп ут янганда да, илһамланып очынган, гел шатлык-бәхеттә йөзгән кеше кыяфәтенә шулкадәр ышандырырлык итеп керүе аркасында ул үзен иптәшләреннән шулкадәр өстен итеп куя алды ки, кемнәрдер аның һәрчак ачык йөзле, шат һәм канәгать булуына сокландылар, икенчеләре кызыгып карадылар. Ә Исламга килгәндә, ул аның барлык кызларны да үбеп исәнләшүен баштан ук өнәмәде. Ислам Сөмбел белән дә шулай исәнләште, әмма ул болай гына, аны аерып калдырмау өчен генә эшләде. Сөмбел янына атлап килсә, башка кызлар янына ул канатланып очты, ул чакта аның күзләрендәге очкыннарны берни белән дә тиңләрлек түгел иде. Сөмбелнең өнәмәве көнләшүгә һәм бик тиз арада ачуга әверелде. Эченә җыелган шул коточкыч көчле ачуны ул Исламга да, кызларга да юллады. Тик тып-тын юлланган ачудан ни файда? Куәтле дулкын булып ачу кире үзенә китереп бәрә, кәефе кырылудан Сөмбел чак кына елап җибәрми кала.
Аны сискәндереп йокысыннан уяткандай, Суфия Баяновна сүзләре залда барган сөйләшүләргә кайтарды:
– Хрисанова, әйт әле дөресен генә.
– Ул бөтен кызларны да үбә инде. – Иринаның йөзендә әллә елмаю, әллә икеләнү, әллә курку – һич тә аерырлык түгел иде. Ул иреннәрен бераз мимылдатып торгач, әллә үзенең бу эштән читтә икәнен белдерәсе килеп, әллә башка сәбәптән: – Мине үпкәне юк, – дип өстәде.
– Дирекциягә кем язганы билгеле булды, кеше араламасын иде, – диде Фаил, кырых-кырых килеп.
– Ольга, ә сине? – дип сорады Мансур кинәт кенә.
– Үпкәләштерә.
– Керәшен дип тә тормый икән, господи, сохгани! – дип куйды Рөстәм. Залда көлешү белән сөйләшү бергә кушылып, тоташ берни аера алмаслык
шау-шуга әверелде. Укытучылар өчәүләп тынычлык урнаштыргач, Суфия Баяновна җитди генә итеп, Исламга мөрәҗәгать итте:
– Үзең әйт инде, Нуруллин. Нишләп кызларны үпкәнеңне.
– Үпмим мин, апа, – диде Ислам, елмаюын тыярга тырышып. – Үбү түгел бит ул... Буталалар алар...
– Кызлар, сез әйтегез әле...
– Үбә, апа, үбә, көн саен үбә, – диде Ирина.
Шунда Энҗе сикереп торды:
– Үпми ул!
– Күпме кыз үбә дип торганда, ник алдыйсың, Яруллина?! – Диләрә Ахуновна аңа ачулы караш ташлады.
Унберенчеләрдән Әнәс кулын болгый-болгый алга ук чыкты. Ярсудан аның борын яфраклары киңәйгән иде.
– Күрмисезмени, Ислам кызларның башын әйләндереп бетергән бит! – дип башлады ул тамак төбеннән чыккан калын тавышы белән. – Балыкчы балык тотасы урынына кичтән җим сибеп куя да, иртән килеп рәхәтләнеп каптыра тегеләрне. Ул да шулайрак кылана, киләчәккә әзерли кызларны...
– Алайса ник син шулай итмисең соң? – дип аның сүзен бүлдерде шул ук унберенчедән Земфира.
Әнәс аңа мыскыллы караш ташлады:
– Әллә кабасың килә?
Земфираның ачудан иреннәре калтыранып куйды:
– Өметләнмә! – диде ул усал тавыш белән. – Халык милкеннән ясап салган җимгә якын барырга безгә вөҗданыбыз кушмый.
Аның бу сүзләрен залдагылар барысы да Әнәснең яңагына чабып җибәрү кебек кабул итте. Әнәснең әтисе Байгузин шушы төбәк салаларын берләштергән авыл хуҗалыгы фирмасының генераль директоры булып эшли, ничә еллар буе халык акчасын миллионнар белән генә үзләштерә һәм шуның өчен аны барысы да күрә алмый иде. Бик кыен булса да, Әнәскә Земфираның усал төрттерүен йотып җибәрергә туры килде. Аннары ул берни булмагандай, сүзен дәвам итте: – Сез, кызлар, үзегезгә кирәктә вөҗдан сүзен кулланырга бик оста. Бер кеше бөтенегезне үбеп йөргәндә, намусыгыз нишләп дәшми соң? Сездән көлә бит ул. Кайда горурлыгыгыз?! Бу нинди битарафлык? Мәктәпнең эчке тәртип кагыйдәләре бар. Алар безнең өчен закон лабаса! Болай дәвам итсә, без кая барып чыгарбыз? Ярый, без аттестат алып чыгып китәрбез. Ничек укыганбыз, үзара нинди мөнәсәбәтләрдә яшәгәнбез – болар берсе дә онытылмаячак. Оят булмасмы безнең арттан килүче балалар алдында? Син, Ислам, матур сүзләр сөйләргә оста. Ә үзеңне акларлык дәлилең юк.
Исламның карашы каядыр чиксезлеккә төбәлгәндәй, бер генә мизгелгә хәрәкәтсез калды. Күрәсең, ул үз дөньясына күчкән иде. Бераздан акрын гына йөзендә җанлану чагылды, күз алмалары дерт-дерт килеп хәрәкәтләнде һәм карашы залга төбәлде. Йөзенә кыенсынуга охшаш билгеләр чыкты, елмайган иреннәре арасыннан йомшак кына әйтелгән сүзләре ишетелде:
– Мәктәп тормышы күңелсез булмаска тиеш. Бизгәк тоткандай калтыранып яшәү кызык түгел... Мин күңел тәрәзәләренең бер генә почмагын булса да күтәрмәкче идем... Саф һава керсен дип. Бер кайгылы җыр тыңлагыз әле:

 

Сандугачым, уйнаклыйсың,

Кайларга кунаклыйсың?

Янган йөрәккәйләремне

Ваклыйсың, тураклыйсың.
 

Әйдәгез, шушындый җырлар җырлап яшик. Күңелле булырмы икән? Ә үбүгә килгәндә... Мин бөтенегезне дә яратам! Шуңа күрә бөтенегезне дә үбәм... Ул тагын ниләрдер әйтмәкче иде, әмма унынчыларның Равиле бармак яный-яный Ислам тирәсендә бөтерелә башлады:
– Бик шәп уйлагансың син моны, Ислам! – диде ул, очынып. – Тормышта бөтенесен тигез яратырга кирәк – синең теләгең шул. Әнә Рөстәм кычкырып утыра торган демократия булачак! Кайсы хатын-кызны телисең – шуны үп, 
аның белән мөнәсәбәтләр урнаштыр. Моңа беркем дә сүз әйтмәсен, ире-хатыны шулай яшәсен. Ул чакта балаларның әти-әниләре кем икәнлеге дә мөһим булмас иде. Шәп бит, ә? – Равил кычкырып көлеп куйды, тик залда аның көлүенә кушылучы гына булмады. Чөнки аның Әнәс җырын җырлаганын беләләр иде. – Кызларны шушы кызыктыра, күрәсең. Тигез яраткач, Исламның үпкәнен көтеп торучылар да бардыр.
Ислам карашын әледән-әле Сөмбелгә юнәлтеп алды. Ул ник дәшми? Исламга гаеп ташлый башлаганда, Сөмбелнең күзләре бәргәләнергә тотынды, битләре кызарып чыкты һәм йөзе яктырып киткәндәй тоелды. Ислам моның нәрсә икәнен төгәл билгели алмады, чөнки Сөмбел зәңгәр күзләрен аска яшереп, үзалдына карап утыра бирде. Күрәсең, Исламны гаепләп әйткән бу сүзләрне аның хуплавы иде. Моны Ислам бик тә авыр кичерде. Әгәр Сөмбел аңа каршы якта икән – моңа соңгы вакытта аларның арасы суыну сәбәпче булып чыга. Исламның аңа булган кичерешләре катлауланганнан катлауланды. Аралары суына башлагач кына, ул үзендә Сөмбелгә карата ниндидер аңлаешсыз бер зур тойгының барлыгын сизде. Ул аңа игътибар бирмәскә тырышты. Ләкин ул тойгы һич көтмәгәндә шундый нечкә итеп, бәгырьдән эләктереп ала торган булып китте. Бу хакта Сөмбелнең үзенә әйтмәкче булып, берничә мәртәбә омтылды, әмма теле бәйләнде. Чөнки бу тойгы артык зур һәм кайнар иде. Аның ни икәнен Ислам анык кына аңлап та бетерә алмый. Моңа кадәр таныш түгеллеге белән күңелнең кайдадыр иң тирән почмагында яшеренеп ятуы белән ул серле дә иде. Аны Сөмбелгә аңлатмакчы булып сүз башлаганда, ул чак кына «яратам» дигән сүз ычкындырмады. Әлеге сүзне әйтсә, бөтен дөнья ишетәчәк шикелле тоелды. Беренче чиратта әтисе белән әнисенең, әбисе белән бабасының ишетәчәкләрен уйлап оялды. Шуңа күрә ул бу тойгыны әнә шул тирән почмакта саклады. Әмма аны саклап булмаячагын да сиземләде. Чөнки Ислам үзенең җанының тәненнән күп мәртәбә читтә яшәвен белә. Күп очракта җаны аның тәне теләгәнне санга сукмый, Исламны ничек тели шулай гамәл кылдыра. Бу очракта да ул үзе күпме генә теге тойгыны яшерергә тырышса да, җаны аны иреккә чыгарачак иде... Ә болай ачыктан-ачык әйткәндә, бу тойгыны яшереп тотуның бер сәбәбе әти-әниләреннән оялу булса, икенчесе Сөмбелнең әлеге тойгыдан кычкырып көлүе, аны кире кагу ихтималы иде...
Равилнең:
– Син хәйләкәр! – дип, бармагын уйната-уйната кычкыруы Исламның уйларын таратып җибәрде. – Син бит үбүең белән кредит бирәсең! Син аны кайтарып алачаксың. Зур процентлар белән. Сез шушыны онытмагыз, кызлар!
Ислам көлеп җибәрде:
– Юк, мин һәр үбүемне ипотекага бирәм, – диде ул. – Сөекле кызларыбыз, сез аның бәясен гомер буе түләячәксез!
Залда көлү тавышлары, күңелле шау-шу купты.
– Равил, йөрмә әле анда күз көеге булып! Синнән болай да туйган.
Стена янына чыгып баскан Энҗенең бу сүзләрен ишеткәч, Равил тиз генә урынына барып чүмәште.
– Исламның үбүен мин үзем көтеп торам. Ул бит әле берәр кызык сүз, җыр да әйтеп өлгерә. Күңелнең яралы чагы да була... Шунда Исламның яныңа килүе дөньяңны яп-якты итә. Мин аның иң якын дусты булыр идем.
– Хатыны буласың килмиме соң? – дип кыстырды Риф.
– Анысына да биш куллап риза, – диде Энҗе, ап-ак тешләре белән киң 
елмаеп. – Рәхмәт әйтеп җибәрүең өчен, Риф. Такта янында җавап бирә алмыйча маңгаеңны җыерып торганда, мин дә сиңа әйтеп җибәрермен.
– Рәхмәт, Энҗе, сине бу теләгеңне үтәүдә озак көттермәскә тырышырмын, – диде Риф, шаркылдап.
Аларның төрттерешеп алуын зал хәтта кул чабып хуплады. Сөмбел шушы төшкә кадәр генә түзде. Исламның, бөтен кызлардан аермалы буларак, Энҗе янына атылып баруларына, икесенең күзләренең мәхәббәтле караш белән бер-берсенә төбәлүләренә ничек түзгәнен Сөмбел үзе генә белә. Энҗенең бу сүзләреннән соң ул үз-үзен тота алмас хәлгә килде. Аның эчендәге ниндидер изге нәрсә җимерелеп төште, юкка чыкты. Һәм ул бөтен сабырлыгын җуеп торып басты. Аңа хәзер Ислам ул кадәр кирәкми, Энҗенең яктырган дөньясына әз генә булса да, күләгә төшерү кирәк иде. Сөмбел күз ачып йомган арада эченең усаллык белән тулуына үзе дә аптырады.

Дәвамы бар.

 

"КУ" 9, 2020

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев