Логотип Казан Утлары
Роман

Сайрар чак (романның дәвамы)

– Егетнең сәләте, һөнәрләре күп. Мин үзем аны художник-моменталист итеп әзерләү ягында. Бездә чарлансын, ә буш вакытларында бары тик бер нәрсә – шарж, портрет ясау белән шөгыльләнсен. Һәр көнне ясаган рәсемнәрен безгә тикшереп торырга туры киләчәк. Бәлкем, өч-дүрт айдан манежга чыгарырлык булып өлгерер?

Романны башыннан монда басып укыгыз.

Циркта сынау

И Казан, дәртле Казан, нурлы Казан!

Башкала күренүгә, ул Тукайның шул ашкынулы сүзләрен дулкынланып хәтеренә төшерде. Бөтенесе билгесез, бөтенесе кызыктыргыч, шул ук вакытта бераз куркыта да иде.

Циркта Сөләйман Кәримовичны Ислам кемнәр беләндер ашыга-ашыга атлаганда очратты. Ул Исламны бер кечкенә бүлмәгә кертеп китеп барды. Аңа озак көтәргә туры килмәде, Сөләйман Кәримович җил-җил атлап килеп керде, өстәлдәге бер төргәк кәгазьне артыннан ияреп кергән сакаллы кешегә биреп чыгарды, Исламга утырырга тәкъдим итеп, үзе дә өстәл башына утыргач, аның документларын сорады. Сөләйман Кәримович документларны берәм-берәм күзеннән уздырырга тотынды.

– Әйбәт укыгансың, молодец. Мәктәптән, больницадан бирелгән белешмәләрең, характеристикаң бездә калыр. Кунакханәгә урнашканда кирәк булыр, – дип, паспортын кире бирде. – Менә бу дипломга «сәхнәдә иң яхшы карикатура ясаучы», дип язганнар, – диде Сөләйман Кәримович.

– Әйе, – диде Ислам. – Шаржлар, портретлар да. Мине район сәнгать мәктәбендәге укытучым художник-моменталист итеп әзерләде.

– Рәсемнәреңне алып килмәдеңме?

– Юк. Кирәк булса, хәзер ясыйм.

– Әйдә яса әле! – диде Сөләйман Кәримович, җанланып.

Ислам сумкасыннан кәгазьләр, карандаш алды да җитез-җитез хәрәкәтләр белән унитаз сызды. Аның утыра торган йомры урынына өскә тырпайган бик күп очлы энәләр ясады. Аннары унитаз каршына чалбарын төшерә башлап, аптырап калган бер ирне бастырды. Карикатурасын күтәреп, Сөләйман Кәримовичка күрсәтте дә гөлдерәп көлеп җибәрде. Сөләйман Кәримович аңа кушылып үзе дә шаркылдап көләргә тотынды.

– Молодец! Биш минутта ясадың, – диде ул, кәефләнеп. – Ә көлүең рәсемеңнән дә шәбрәк.

– Мин сәхнәдән дә шулай көләм, – диде Ислам.

Ул тагын бер карикатура ясатты. Ислам бусында озак итеп көлде. Сөләйман Кәримович бик канәгать калды.

– Миңа хәзер эш буенча китәргә кирәк, – диде Сөләйман Кәримович, сәгатенә карап. – Ярты сәгатьтән кайтам. Шуңа кадәр йә минем портретны яса, йә миңа карикатура сызгала. Ишекне бикләп китәм, комачауламасыннар.

Ул бүлмәдән ашыгып чыкты, ишекнең шартлап бикләнгәне ишетелде. Ислам аның кыяфәтен күз алдына китереп, бераз утыргач, карандашын кәгазьгә тидерер-тидермәс кенә йөртеп, аның баш формасын, күз, авыз, колак, борын турларын штрихлады, чәчләрен җил тузгыткан ат ялыдай күпертте, кашының чигәгә таба бөгелгән очын югарырак күтәреп җибәрде, кысык күзләренә хәйләкәрлек өстәде. Бөтенесе дә әйбәт килеп чыкты, әмма аның елмаючы иреннәрен үзе теләгәнчә чыгара алмады. Инде егерме минут үтте, тырышудан аркасына тир бәреп чыкты, башы авыртырга тотынды. Кәгазь битләре Сөләйман Кәримовичның төрлечә ясалган ирен вариантлары белән тулды. Ахырда арадан берсен сайлап, ясый торган карикатурасына төшерде. Күз читләренә ике-өч чаткы сызгач, рәсеме ачылып китте.

– Өмет бар синдә, – диде җитәкче, көлүеннән туктагач. – Болай итәбез. Кунакханәгә урнашкач, зуррак форматта күп итеп кәгазьләр, карандашлар ал. Бүген-иртәгә безнең коллективта йөр. Бәйләнмәсеннәр өчен менә сиңа пропуск. Мин күптән художник-моменталист эзлим. Бәлкем, берничә ай күнегүләр ясасаң, манежга да чыгарырга мөмкин булыр. Моны төп максатың итеп сана, буш вакытыңның һәр минутын шуңа багышла. Әгәр комиссиядән, директордан уңышлы узсаң, билгеле. Менә шул.

– Баянымны алып керергәме соң? – дип сорады Ислам, чыгарга кузгалгач.

– Алып кер, – диде Сөләйман Кәримович.

Кунакханә цирк бинасыннан ерак түгел икән. Ислам анда урнашкач та, Илшатка шалтыратты. Унбиш-егерме минут үтүгә, ул килеп керде. Алар якын туганнардай кочаклашып күрештеләр. Илшат, зур конкурс үтеп, Мәскәүнең халыкара мөнәсәбәтләр институтына ничек керүе турында сөйләде. Ул ике көннән Мәскәүгә китәчәк икән, инде билеты алынган, әйберләре тутырып куелган. Илшат Исламның циркка алыну ихтималын белгәч, бик куанды. Ул авыл хәлләрен, иптәш малайлары турында сораштырды. Гел юктан гына дуслашып китүләрен искә төшереп көлештеләр.

– Бу – язмыш эше, – диде Илшат. – Безнең хәзер икебезнең дә юлга чыгуыбыз, шушында очрашуыбыз да язмышка язылган. Син ышанасыңмы язмышка?

Исламның бу турыда ныклап уйланганы юк иде. Ул күңелендә ятканны әйтү белән чикләнде:

 – Үземне ниндидер бер көч этеп йөрткәнне сизәм мин, – диде ул, елмаеп. – Тик аның кайчан, кая этәсен генә белеп булмый. Кайчакта сизми дә каласың, ә инде син теләпме-теләмичәме нидер кылган булып чыгасың.

 – Язмыш инде ул, язмыш! – Илшат аның иңбашына шапылдатып сугып куйды. – Синең планнар ничек бүгенгә?

 – Берсекөнгә комиссия каршына басасым бар.

Алар кафега кереп ашап чыктылар. Кочаклашып аерылыштылар. Киләчәктә сөйләшеп торырга сүз бирештеләр.

***

Нәкъ сәгать унда Сөләйман Кәримович аны манежга алып кереп китте. Анда биш-алты кеше бар иде. Ислам бераз арткарак барып утырды. Теге кешеләрнең берсенә ул кичә шарж ясаган иде. Ул кеше бөдрә чәчле, киң маңгайлы, озын ябык гәүдәле. Аның башын да, гәүдәсен дә нечкә озын итеп, үсеп утырган агачтан биегрәк итеп сурәтләгән иде.

– Башлыйбыз, – диде Сөләйман Кәримович. – Нуруллин, алга чык.

Ислам үзенә төбәлгән ят кешеләр каршына чыккач, каушап китте. Сөләйман Кәримович аның биографиясе, фәннәрдән алган билгеләре, мәктәптән бирелгән характеристикасы белән таныштырды.

Шунда бераз тынлык урнашты. Кинәт теге кеше, Ислам аның шаржын ясаганны сизгәндәй, зур түгәрәк күзләрен аңа туп-туры төбәде дә:

– Сез ни өчен циркка килергә уйладыгыз? – дип сорады.

Ислам әллә бу кешедән куркудан, әллә мондый сорауны көтмәгәнлектән, каушап китте, бераз тынлыктан соң:

– Цирк... ул бит галәм кебек! – дип куйды.

Теге кеше усал шөпшә шикелле һаман һөҗүм итте:

– Галәм ни соң ул?

– Галәмме? – Ислам бераз тынып калды. – Ул мәңгелек хәрәкәттәге гөмбәз... Юк, юк, гөмбәз түгел! Гөмбәзнең чиге бер. Галәм – туктаусыз хәрәкәтләнүче чиксезлек. Бөтенебез дә шуның эчендә. Галәмнән ташыган кебек, цирктан да шатлык, яктылык ташый...

– Берәр реприза күрсәтә аласызмы? – диде кайсыдыр.

Ислам Сөләйман Кәримовичка аптыраулы караш ташлады.

– Ул – художник-моменталист һөнәрен әйбәт кенә үзләштереп бара. Йә, Нуруллин, берәр шарж ясап күрсәт әле.

Ислам бер бит зур ватман кәгазе алып, аның ике ягы да чиста икәнлеген комиссия әгъзаларына күрсәтте дә, кәгазен күтәреп, папкасы өстенә куйды һәм карандаш белән ясый башлады. Газраил күзе бәйләнгән хәлдә чалгысы белән печән чаба. Ул чапканны сакаллы карт тырма белән җыеп бара. Ислам карикатураны күтәреп күрсәткәндә гөлдерәп көлеп җибәрде. Комиссия кешеләре үзләренең ничек аңа кушылып көлгәннәрен сизми дә калдылар. «Бик оригиналь көлү бит бу» дип, аңа тагын бер мәртәбә көләргә куштылар, аны тыңлаганда, үзләре дә елмайдылар, көлделәр. Тагын бер карикатура ясавын сорагач, Ислам ике күзлек тирәсенә озын чәч, сакал-мыек штрихлады, аскарак тез башы ертык джинсы сызгалады. Аның янәшәсенә тәмәке капкан түгәрәк ирен, ике зур шәрә күкрәк, астарак коточкыч зур шакмаклы аел, шәп-шәрә ике бот, иң аста кадактай нечкә үкчәле ике туфли ясады. Карикатураны күтәреп күрсәткәндә, гадәттәгечә озак итеп көлде.

– Мин сиңа циркта күргән кешеләргә карикатуралар ясарга кушкан идем. Ясадыңмы, Нуруллин?

– Әйе, ясадым, – диде Ислам.

– Бир барысын да, – дип, Сөләйман Кәримович аның рәсемнәрен берәм-берәм карап башкаларга өләште.

Кинәт шунда көлешә-көлешә теге ябык кешегә үзенә ясалган шаржны бирделәр.

– Анатолий Павлович, бу кешене таныйсызмы? – диде арада утырган бердәнбер хатын-кыз, авызын җыя алмыйча.

Исламны ни булыр икән дигән уй тәмам куркуга төшерде. Анатолий Павлович шаржны елмаеп карады да:

– Сөләйман Кәримович, ә минем шарж сезнең карикатурадан әйбәтрәк бит, – диде.

Сөләйман Кәримович та югалып калмады:

– Сез бит режиссёр, башкача була алмый.

Аларның сүзләрен хуплап, барысы да көлеште.

Шуннан соң Исламны кошлар итеп сайраттылар, сыер, бозау, кәҗә, башка терлекләр булып кычкыруын, мәче булып мияулавын, каз булып каңгылдавын, бака булып чурлавын тыңладылар.

– Тагын нинди һөнәрләрегез бар?

– Атның сыртына басып чаба алам. Бераз самбо, дзюдо көрәше алымнарын беләм.

– Сөләйман Кәримович, сынап карадыгызмы? – дип сорады режиссёр.

– Сынадым, Анатолий Павлович. Барысы да әйбәт. Ныклы егет. Аның үзе чыгарган көйләре бар икән. Баянында шул көйләрне уйнатып карарга иде.

Ислам ике көен уйнап-җырлап күрсәтте. Комиссия кешеләре аның көйләрен аптырашкан кебегрәк тыңладылар. Ислам туктагач, бер тын беркем дә дәшмәде. Аннары теге хатын-кыз:

– Көйме соң бу? – дип сорады.

– Карарбыз, тикшерербез, – диде режиссер. – Бәлкем, программаның кайбер моментларына шушындыйрак нәрсә дә кирәктер.

Комиссиягә бигрәк тә аның рәсемнәре ошаган булып чыкты, анда ясалган кешеләрне танып, көлешә-көлешә кулдан-кулга йөрттеләр һәм Ислам өметле егет, эшкә алырга була, дигән фикергә килделәр.

Манежда режиссёр, Сөләйман Кәримович һәм өлкән яшьтәге пеләш ир генә калды. Ул ир коллективның дирижёры булып чыкты. Алар Исламга бер-бер артлы сораулар яудырырга тотындылар:

– Көйләрегезнең нотага язылганын күрсәтегез әле.

– Язылганы юк.

– Тагын бармы көйләрегез?

– Бар.

– Сез җырлаганда ни кичерәсез?

– Белмим. Мин җыр белән таралам бугай...

– Җырларыгызны ничек уйлыйсыз?

– Аларны уйлап булмый. Алар үзләре чыга.

– Нинди вакытта?

– Нәрсәгәдер шатланганда... Бик сирәк кенә... Үзем дә сизми калам.

– Нигә шул минутта ук нотага салмыйсыз?

– Мин туктаганда, җыр онытыла. Иптәш малайлар янымда булсалар, смартфонга, планшетка язып алалар. Алар аңа танцевать итеп тә йөриләр инде.

– Фантастика! – дип гаҗәпләнде дирижёр.

Аннары Сөләйман Кәримович Исламга чыгып торырга кушты. Ислам чыгып китү белән, дирижёр дулкынланып сөйләргә тотынды:

– Белгәнегезчә, мин җырны ике генә төргә бүлә торган кеше: берсе – акыру, икенчесе – ыңгырашу. Бүген мин өченче уникаль төрен ишеттем. Хәтта ул җыр да түгел. Бу – кайнап торган энергия! Шуңа күрә ул аны хәтерли дә, нотага сала да алмый. Егетнең эчендә энергия уйный!

– Сезнең фикер белән мин килешәм, – диде Анатолий Павлович. – Егетнең сәләте, һөнәрләре күп. Мин үзем аны художник-моменталист итеп әзерләү ягында. Бездә чарлансын, ә буш вакытларында бары тик бер нәрсә – шарж, портрет ясау белән шөгыльләнсен. Һәр көнне ясаган рәсемнәрен безгә тикшереп торырга туры киләчәк. Бәлкем, өч-дүрт айдан манежга чыгарырлык булып өлгерер?

Дәвамы бар.

 

"КУ" 10, 2020

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев