Логотип Казан Утлары
Роман

Сайрар чак (романның дәвамы)

Исламга өч операция ясадылар. Кулы һаман күтәрелмәде. Чәнти бармагының әз генә селкенүе сизелде. Ислам пошаманга төште. Аны дәвалаучы табибларның берсе русча ярыйсы гына сөйләшә иде. Исламның сорауларына ул нык өметләндергеч җаваплар бирергә ашыкмады. «Төзәлү озак барачак, – диде. – Без барысын да эшлибез, калганы Аллаһ кулында»

Романны башыннан монда басып укыгыз.

***

Бер атна эчендә Зөһрә белән Әмирнең чәчләре агарып бетә язды, көне-төне шалтыратсалар да, Ислам җавап бирмәде. Зөһрә фаҗига булган төндә йөрәге коточкыч кагып уянган иде. Кабаланып дарулар эчте, йөрәге тынычланды кебек. Тик күңеленә ниндидер билгесез борчу керде һәм ул туп-туры Исламда тукталды. Эч пошуы көчәйгәннән көчәйде. Балага нидер булган, юкка түгел бу шомлану, дип өзгәләнде ул. Иртән сәгать җиде тулып китү белән Исламга шалтыратты, әмма телефон җавап бирмәде. Шуннан соң ул өзлексез шалтыратырга кереште. Ислам җавап бирмәде. Төш турында Әмир эштән кайтты, аның кыяфәтен күргәч, «ни булды?» дип сораштыра башлады. Зөһрә сөйләгәч, Әмир аны тынычландырмакчы булды, репетициядәдер яисә телефон тотмый торган җирдәдер дип, төрле сәбәпләр китерде... Ләкин аның телефоны шалтыратканны кабул итә иде.

Хафаланып, бәргәләнеп алты көн үтте. Бу алар өчен алты ел кебек тоелды. Әмир Зөһрәне һаман юатырга маташты, ул-бу булса, хәбәр итәрләр иде, син начарга юрама әле, диде. Җиденче көнне Ислам шалтыратты:

– Исәнме, әни...

Аның тавышы бик зәгыйфь иде.

– Улым, ник безнең шалтыратуга җавап бирмисең?! – диде Зөһрә, өзгәләнеп. – Борчылып үлә яздык бит.

Ислам бераз дәшми торды.

– Мин әзрәк авырып киттем шул, әни, – диде ул. – Телефонымны сөйләшмәс өчен врач алдырып куйдырган...

– Ни булды соң, бәбекәем?!

– Егылып кулымны имгәттем... Операция ясадылар. Хәзер әйбәтләнә инде.

– Син кайсы шәһәрдә? Яныңа барабыз.

– Кирәкми, әни. Еракта мин.

– Юк, юк, Владивостокта булсаң да, барабыз. Әйт адресыңны! – дип үтенде Зөһрә. – Хәлеңне белеп кайтабыз.

Ислам тагын шактый вакыт дәшми торды.

– Әни, сез килә алмыйсыз минем янга...

– Нишләп килмәскә? Бүген үк чыгып китәбез.

– Мин чит илдә бит, әни...

– Чит илдә?! Син бит чит илләргә чыкмыйбыз, дидең.

– Дәвалау өчен китерделәр. Мин Германия больницасында.

Зөһрә өнсез калды. Мөгаен, яман шештер. Күптән авырып йөргәндер, дип уйлады ул. Гадәттә соңгы стадиясе җиткәндә, Германиягә алып китәләр андый авыруларны.

– Улым, син бит чын чиреңне яшерәсең. Кул имгәнгән өчен Германиягә алып бармыйлар бит!

– Алып баралар, әни. Сеңерләргә, нервыларына зыян килгән. Бик оста нейрохирург дәвалый мине.

Күп аңлата торгач, Зөһрә ышана язды, әмма күңеле тынычланмады. Әмир эштә иде. Ул агач бакчасына чыгып, Исламның тәрәзә каршындагы алмагачына килде. Ул шау чәчәктә утыра иде. «И алмагачкаем, син бит минем бәбекәемнең яшьтәше, аның иң якын дусты! – дип пышылдады Зөһрә. Сине бабасы белән бергәләп Исламым утырткан, тәрбияләп үстергән иде. Ул берәр көн синең белән сөйләшмичә калды микән? Ул сиңа сулар сипте, ылыс ботаклары белән төреп, салкыннардан, кимерүчеләрдән саклады, җәй көннәрендә яфракларыңнан үбә-үбә иркәләде. Зинһар, аңа исәнлек телә, аның кайтуын телә, алмагачкаем!»

Бакчадагы агачларның яфракларын шыбырдатып, язгы йомшак җил исә иде. «И җилкәем, – диде Зөһрә аңа үзенең битләрен куеп. – Улкаема илтеп җиткер минем теләкләремне, ул теләкләр аны һичшиксез савыктырачак! Аның күңеленә тизрәк безнең янга кайту уйлары сал, аны юлында хәвеф-хәтәрләрдән саклап озата кайт! И кояшкаем, син минем газиземне үзеңнең язгы нурларың белән бу якты дөньяга сәламләп каршылаган идең. Аның иртүк сине сәламләп каршылавын сагынгансыңдыр әле. Ник син аны ташладың, авыр хәлләргә калдырдың? Шифалы нурларыңны аңа юлла, тизрәк аягына бастыр, зинһар!» Зөһрә бакчадагы барлык агачларга, аларның ботакларында сайраучы кошларга, ерактан зәңгәрсу өрфиядәй томан артыннан серле булып күренүче Нух тавына күңеленнән ялварып, Исламга булышуларын сорады. Ул моны чын күңеленнән ышанып сорады, алардан бер генә бөртек шәфкать нуры китсә дә, аны терелтергә булышыр, дип ышанды.

***

Исламга өч операция ясадылар. Кулы һаман күтәрелмәде. Чәнти бармагының әз генә селкенүе сизелде. Ислам пошаманга төште. Аны дәвалаучы табибларның берсе русча ярыйсы гына сөйләшә иде. Исламның сорауларына ул нык өметләндергеч җаваплар бирергә ашыкмады. «Төзәлү озак барачак, – диде. – Без барысын да эшлибез, калганы Аллаһ кулында». Исламга алар кушканны төгәл үтәүдән, догалар укудан бүтән чара юк иде. Ул инде чыгып йөри башлады, тәрәзәдән шау чәчәктә утырган агачларга сокланып карады, авылны искә төшерде. Беркөнне холлда Россиядән килгән илле яшьләр тирәсендәге кеше белән сөйләшеп киттеләр. Ул үзен Зверев Аркадий Сомович дип таныштырды. Нык бәдәнле, уртача гәүдәле бу кеше сәясәтне, тормышны бик тирәннән аңлый, бай мәгълүматка ия иде. Исламның бирегә ничек килеп эләгүен белгәч, ул цирк тормышын Исламнан бик җентекләп сораштырды. Аны Исламның нинди уйлар, нинди максатлар белән яшәве дә кызыксындырды. Ул ике-өч көнгә бер мәртәбә Ислам янына кереп утыра торган булып китте. Гаҗәеп киң эрудицияле бу кешенең, нәрсә генә сөйләсә дә, барлык уйлары гел акчага килеп бәйләнә иде. Әллә шуңа, әллә аның артык кыю фикерләве тәэсир итте, Ислам аны өнәми башлады. Ул моны сизде бугай, өч-дүрт көн бөтенләй күренмәде. Бер кичне кабат килеп керде. Әзрәк сөйләшеп утыруга, ул елмаеп:

– Син, егетем, артык романтик, мин моны беренче очрашуда ук тойдым, – дип сүз башлады. – Без бит – бер ил кешеләре. Әле син яши генә башлыйсың. Кайбер киңәшләремне бирсәм, киләчәк өчен сиңа файдасы тиярдәй уйларым белән уртаклашсам, ачуланмассыңмы?

– Рәхим итегез, мин сезне бик теләп тыңлармын, – диде Ислам.

– Рәхмәт. Мин ул фикерләремне, дөресен генә әйткәндә, үземнең өч улыма гына сеңдерә барам. Ә болай, чит кешеләргә сөйләгәнем юк. Инде бер тәкъдир корабына эләккәнбез икән, мин юмартланып алырга булдым. Бүген минем шатлыклы көнем: анализларымның бик яхшырганын әйтте врачлар. Мин хәзер Россиядә булсам, сөйләү генә түгел, хәтта җырлап-биеп саунада күңел ачар идем.

Ислам Аркадий Сомовичның күзләренең очкынлануын, киң маңгаеның яктырып китүен, иреннәренең дулкынланудан калтыранып куюын күрде. Исламның нәкъ каршына утырып, ул бик җитди тавыш белән сүзен дәвам итте:

– Сез яшьләр яңа дөнья туганны күрергә, аңларга тиеш. Яңа тормышның асылы – көч. Көчсез бәндәләр аяк астында черемә булып калырга тиеш. Цивилизация һаман балласт сөйрәп бара алмый. Җәмгыять корабына ябышкан миллиард кабырчыклар, медузалар, кырыгаяклар, сөлекләр аны «Титаник» шикелле батырачак. Без көчсезләрдән арынырга тиеш. Системаны тотучы баганалар көчле затларга таянганда гына прогресска өметләнеп була.

Зверев бик озак сөйләде. Ул урыныннан торып, дәрестә укытучы кулларын хәрәкәтләндереп сөйләгәндәй, йөз мимикасын кушып, акрын гына йөри бирде, битләре алланып, киң маңгае тирләп чыкты. Ирен почмакларында ак күбекләр күренә башлагач кына, ул зур кулъяулыгы белән йөзен, ирен читләрен сөртте һәм:

– Мин аңлаешлы сөйлимме? – дип, Исламга мөрәҗәгать итте.

– Бик тә аңлаешлы, – диде Ислам.

– Шулайдыр, дип уйлаган идем. – Ул сәгатенә карап алды. – Без әле дәвам итәрбез, җай килсә. Минем укол вакытым җиткән икән...

Ул чыгып киткәч, Ислам күңелле булмаган уйларга батты. Зверевның сүзләре белән цирк директоры гамәлләре арасында ул ниндидер уртаклык күргәндәй булды.

 Аркадий Сомович икенче көнне дә килеп керде. Ислам аның кем булуын, нәрсә белән авыруын беләсе килсә дә, үзеннән олы кешегә андый сораулар белән мөрәҗәгать итү итәгатьсезлек булыр, дип уйлады. Кичәге кебек дәртләнеп сөйләмәсә дә, Зверев башлаган фикерләрен эзлекле дәвам итте. Күрәсең, ул аның җанында, һәр күзәнәгендә утырадыр, шулай булмаса, фикерләрен мондый төгәллек белән гомумиләштереп җиткерә алмас иде:

– Син менә галәмне генә ал. Анда көч, хәрәкәт патшалыгы. Яңа дөньяның да асылы шуңа кайтып кала. Гаделлек, шәфкать, вөҗдан – көчсезләрнең үзләрен яшәтү өчен уйлап тапкан бер әмәле ул. Идарә итүче, гармониягә салучы галиҗәнап көч кенә кала. Яңа дөньяны һәркем үзенә төзи. Ул синең үз дөньяң була. Сиңа тулы ирек: тала, көчлә, үтер, әгәр булдыра алсаң. Бу уен бик мавыктыргыч та, куркыныч та.

Ислам аның бераз туктап тын алуыннан файдаланып:

– Ә сез үзегез курыкмыйсызмы соң? – дип сорап куйды.

– Мин бернидән дә курыкмыйм, – диде Зверев горур тавыш белән. – Кемнән куркыйм мин?

– Алладан да курыкмыйсызмы?

Ул җиңелчә көлеп куйды:

– Үземнән үзем куркыйммыни? Алла – мин ул! Дөнья минеке!

– Ә башкалар?

– Мин андый сүзне белмим, белергә дә теләмим! – диде Зверев, кулын кискен селтәп. – Мин генә бар. Кирәксә бу дөньяны җимереп, төбе-тамыры белән ашап бетереп барам! Шулай яшәсәң генә тормышның рулендә булырсың!

Шушы кичтән соң Зверев дүрт көн күренмәде. Бераз температурасы күтәрелгән дә беркая да чыкмаган икән.

– Иртәгә минем самолётым килә, кайтып китәм, – диде ул керү белән. – Миллионнарымны кемнәр ничек тотып бетерер микән, дип баш вата идем, менә бит кирәге чыкты. Кан алыштырырга да, җан алыштырырга да җитәрлек. Мин әйткәннәрне күңелеңнең иң тирән җиренә салып куй, егетем! – дип күрешеп-нитеп тормыйча гына чыгып китте Зверев.

Аның кем икәнлеген шәфкать туташларыннан сораган иде, ул бик зур олигарх дип, Исламны шаккатырдылар. Ә нигә дип Исламга үзенең иң яшерен карашларын сөйләде икән соң ул? Бәлкем, кешеләр күңеленә тамыр җәйсеннәр, дип чәчкәндер ул хәтәр орлыкларны? Шәфкать туташларыннан Ислам аның башына шеш чыгуын, ул шешнең акрын гына үсүен, врачларның әлеге шешне кырып, киметеп торуын әйттеләр.

Зверевны тыңлау Исламның бөтен күңелен актарды. Палатада тып-тын, вакыт акрын уза. Тынлык – Ходай тавышы, Ходай сулышы, дип укыганы бар иде аның. Чыннан да тынлык Исламны үзе турында да, башкалар турында да, киләчәк турында да уйландырды. Күрәсең, Ходай сулышын өреп, кеше күңелендә яңа кичерешләр, уйлар уята. Әле авылда Байгузиннар, циркта Августиннар, аның кул астындагы Юдиннар булганда, коточкыч фәлсәфәсенә табынып яшәгән Зверевлар тормыш рулендә утырганда, кешеләрнең күңелләрен буталчыклыктан, караңгылыктан, явызлыктан, ялгышлардан чистарту бик катлаулы һәм озак булачак икән. Ике айга якын уйлана торгач, Ислам үзенең ни дәрәҗәдә беркатлы булганлыгын аңлап бетерә язды. Чыннан да циркка килүе дә, Германиядәге больницага эләгүе дә, Зверев белән очрашуы да аның тәкъдиренә язылган булгандыр. Аның кыйбласы яктырып китте. Җир казу өчен дә иң кимендә көрәк, лом кирәк. Кешеләрнең тормышка карашларын үзгәртим, дисәң, син моның юлларын тирәнтен өйрәнергә, төпле белемнәр белән коралланырга тиеш. Адәм балаларының күңелендәге рухи фаҗигаләр, рухи катастрофалар җир өстендәге аварияләр, шартлаулар кебек күренеп тормый. Исән-имин терелеп чыга алса, кулы элекке хәленә кайтса, аңа каядыр укырга керергә кирәк. Ул шушы уйларын әйтеп, Мансурга шалтыратты. Мәскәү университетының философия бүлегенә керү тәртипләрен сораштырды.

Больницада ятканда, Ислам Сөмбелгә ешрак шалтыратты. Ул былтыр укырга керергә бармады. Быел да икеләнә иде. Казанга барырга нишләптер куркам, диде. Ислам аны, быелдан калсаң, керә алмаячаксың, ныклап әзерлән дә имтиханга бар, дип үгетләде.

Кулына ул һәркөн берничә төрле күнегү ясады. Кулы сизелерлек ныгыды. Ниһаять, аны больницадан чыгарыр вакыт җитте. Ләкин табиблар аңа Россиягә кайту белән реабилитация үзәгендә кулын ныгытуны дәвам итәргә куштылар. Чыгу хәбәрен әйткәч, Сөләйман кайчан кайтасыңны хәбәр ит, каршы алырбыз, диде. Хәзер алар Уфа шәһәрендә гастрольләрдә икән. Табибларга тиешле акчаларны ул түләп куйган иде, больницадан чыкканда, бернинди тоткарлык та булмады. Ислам башта – Мәскәүгә, аннары Уфага очты.

Ул үзенең тормышын үзгәртү, цирктан китеп, укырга керү планын Сөләйман белән телефоннан сөйләшкәндә дә, аңа әйтте. Аның бу уен ул өнәмәсә дә, чигенмәде. Шуңа күрә Исламның кайту белән, Августинга эштән азат итүне сорап, гариза кертүе Сөләйман өчен яңалык булмады. Августин контракт буенча син әле тагын өч ай эшләргә тиеш, китү турында уйлама да дип, аны бүлмәсеннән чыгарып җибәрде. Аның өчен Сөләйман йөри башлады. Циркта бик болгавыр чор иде. Бусында ФСБ тикшерә башлаган, һәр кешедән аңлатмалар алалар. Сөләйман Августинга бик саллы дәлил китерде: җибәрик Нуруллинны, ул бит башкалар кебек тикшерүчегә син ни кушасың, шуны сөйләп тормаячак, китсен тизрәк, – диде. Ни гаҗәп, Августин аны тыңлады. Ислам тиешле акчаларын, документларын алып, Әшрәфләр белән, Сан Саныч, Аида белән саубуллашты да аэропортка юл алды...

...Сөләйманны бик ашыгыч рәвештә Августин чакырып алды.

– Миңа хәзер үк Мәскәүгә очарга кирәк, – диде ул, өстәл астыннан ниндидер кәгазьләрен алып.

– Ә тикшерүчеләр?

– Алар белән син эшләрсең. – Ул өстәл артыннан чыгып, Сөләйманның каршына килде дә туктап калды.

– Вахит! – диде Сөләйман дулкынланып. – Без нинди көчле идек. Без бит синең белән бу дөньяны сүтеп, яңадан әйбәтләп җыярга сүзләр бирешкән идек. – Шулчак сакчы кереп, сүзсез генә ябалакны алып чыгып китте. – Без бер тән, бер җан идек.

– Син нинди җан сөйлисең?! – диде Августин. – Дөнья белән акча идарә иткәндә, нинди җан булырга мөмкин?! Алар бит антиподлар.

– Антиподлар икәнлеге белән килешәм, тик җан бар. Аны безгә Аллаһ биргән. Ул биргән мөмкинлекләрне файдаланмау – зур гөнаһ, җәһәннәм юлы...

Сөләйман аның бөтенләйгә киткәнен күңеле белән сизде.

– Барлык документлар сейфта. Менә ачкычлар. Әгәр кайтмасам... эшне дәвам итәрсең...

Августин ишеккә таба ике адым атлады да артына борылды.

– Әллә кочаклашмыйбыз? – диде Сөләйман.

– Мин бит үләргә китмим. – Ул Сөләйманның күзләренә туп-туры карап торды. – Син миңа бик озак түздең. Минем өчен тырыштың. Рәхмәт... Ә җәһәннәм, оҗмах, коммунизм... Алар барысы да әкият...

– Син элек алай уйламый идең...

– Элек белән хәзер арасында аерма зур. Син ХХ гасырда калдың, ә мин күптән ХХI гасырга күчтем... Хуш!

 Ул ишекне ачык калдырып чыгып китте...

Романның ахырын "Казан утлары" журналының 10 санында (2020 ел) укырга мөмкин.

 

"КУ" 10, 2020

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев