Логотип Казан Утлары
Роман

Татар кызы (дәвамы)

Башка бер чакта кунакка барганда, кошлар сайравына сокланып, юл буендагы чокырлардан сулар эчә-эчә, җиләкләр капкалый-капкалый, агачлар белән сөйләшә-сөйләшә барган булыр иде Зәмниха. Аның йөрәге бүген әнисенә җитәрлек хөрмәт күрсәтә алмавы өчен сыкрады. Юл аңа артык озын тоелды. Тизрәк барып җитәсе килде.

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Галинурны, бәлки, яшь дип кызганырлар. Ашатып-эчерде дә, мунчага да кертеп чыгаргач, өстенә абыйсыннан калган чиста киемнәр кидергәч, идән астына мендәр-ястык ыргытып, улын шунда төшереп җибәрде Зәмниха. Таң беленер-беленмәстә ишегалдына караса, күзенә күренә мәллә дип тора: Әмирхан абзар ягыннанмы, лапастанмы чыгып килә. Актарынып йөрүне бу юлы үзебезнең абзар артыннан башлаган, дип уйлады Зәмниха. Теге чактагы кебек тирестә ятадыр, дигәнме... Башка бер-бер мәкере булганмы, бармы?.. Зәмниха, күршесе өйгә кермәсен дип, каршысына чыкты:

– Ни булды, Әмирхан?

– Зәмнихатти, артыгын әйтеп тормыйм, эшнең нәрсәдә икәнлеген беләсең. Кеше-кара күргәнче хәл ит, бүген үк эзләп килмәгәйләре, – диде Әмирхан. – Мин әле өч көн түзәм. Аннан да алда хәбәр итмәүләре дә бар, дип уйлыйм. Качканлыгы тиешле урынына килеп кермәгәч кенә беленер.

– Галинурны үзебезнең дә күргән юк, – дип каршы төшә башлаган иде дә Зәмниха, председатель бик тиз туктатты:

– Аңгырага салынып маташма! Син түгел, мин дә беләм!

«Ничек аның кадәр күп вакыт бирәсең әле син, бар, йөгер, хәзер үк күршеңне төшеп әләклә. Без монда кичләрен бал чөмереп ятканда, ул станок артыннан да кайтып кермәгән, мәктәп баласы гына булгач, эшнең авырлыгына, ачлыкка түзмәгән, ә аны җәһәннәмгә мин җибәргән идем, дип әйт!» – дип кычкырасы, лачкылдатып, битенә төкерәсе бик килгән иде, Зәмниха түзде, малаеның язмышын начар якка хәл итәр иде ул сүзләр.

Колхоз рәисе, күршеләрен кызганудан битәр, үзе өчен кайгыра, качкыннарны тапсалар, аңа да гаеп ташлаячакларын белә иде. Болай  – кереп куркытып – Галинурны яңадан элекке эш урынына җибәрәсенә өметләнде. Чыннан да, районнан эзләп килүче мылтыклы адәмнәр озак көттермәде. Дүртенче көннең төш вакытында алар Әхмәтгалимнәрдә иде инде. Зәмниханың өстәлгә таба күтәреп килгән самавыры чак кулыннан төшеп китмәде: ишекне сак кына, күңелгә шик йөгертерлек итеп кенә шакыдылар. Шакулары йомшак булса да, сөйләшүләре каты иде. Өй пыран-заран китерелде, чормалар актарылды, абзардан мал чыгарылды... Түрдә авырып яткан Әхмәтгалим дә кузгатылды. Галинурны эзләп-эзләп тә таба алмагач, өркеп беткән Зәмниханы тагын да ныграк куркытырга тотындылар.

Әмирхан:

– Бүген үк кире китә алмаса, инде дә эзләүчеләрдән тегендә-монда качып котыла алса, сезгә өч көн бирәм, – дигән иде, бигрәк тизләгәннәр болар, ни кадәр ара үтеп, безнең янда өч көн дә яшәп кала алмагае Галинур, дип уйлады Зәмниха. Өйдә калдырып, ялгышты бугай. Урманга җибәрергә йөрәге җитмәде. Нинди хәл булмас, ничек тамагын туйдырыр, дип уйлады. Әтисе, әнә, иптәшләре белән бүреләргә юлыкты. Ак бүреләр икән. Ябыклар, ачлар.

Бүреләрне авыл тирәсендә күрүчеләр дә бар. Әхмәтгалиме, ак бүре башка – салкын якларда яши, болары картайганга, хәлсезләнгәнгә агарган; тук булсалар, котырык белән чирләмәсәләр, авылга килмиләр алар, ди. Ач вакытта үз туганнарын да ашый икән алар. Хәлсезләнгән, яраланган иптәшләрен өзгәләп кенә ташлыйлар, ди. Авылдашларына көн күрсәтмәгән Әмирханны юкка гына Бүре димиләрдер. Еракта кыштырдаганыңны да ишетә ул бүре. Ояларына балаңны ничек чыгарып җибәрәсең?

Зәмниха, тыныч калырга тырышып, килүчеләрне өстәл янына чакырды. Булдыра алганының барын табынга чыгарды. Өйасты капкачы турысына палас җәеп, өстәлне шуның өстенә утырткан иде. Берсе шуны сизде. Зәмниха күреп торды: өстәл урынында түгел кебек тоелды аңа. Рәхәтләнеп ашап утырган җиреннән тукталды да аягы белән паласны капшарга кереште, аннан карчыкның кулларына карап тора башлады. Болай да куркуы җитәрлек Зәмниханың бармаклары туктаусыз дерелдәргә тотынды.

Тамаклары туйган, күңелләре булган иде инде. Тикшерүчеләр, табында бер кабарлык ризык калдырмаганнан соң, өстәлне күчереп, идән астына төштеләр. Зәмниха аңы китеп егылды. Йөрәгенә түзә алмаган Әхмәтгалимнең качкынны эзләүчеләр әйләндереп ташлаган әйберләрне җыйнап, тәртипкә салып, абзар-лапас тирәсендә йөргән чагы иде. Бу хәлне белми калды.

Мылтыклы адәмнәр төштеләр дә шунда ук кире дә менделәр. Идәндә тәгәрәп яткан карчыкны күрделәр. Мәрхәмәтләре килеп, битләренә суккалап, аңына китерделәр дә ишеккә юнәлделәр. Беркемне тапмаганнарына ачулары алай да нык чыккан, өстәлгә рәхмәт тә әйтмичә, котырынып китеп барулары иде. Конвоирларның соңгысы, ишекне япканда, кулындагы наганын имән бармагында әйләндергән булып маташты. Кисәтүе, янәсе.

Зәмниха буп-буш өй астыннан Галинурны тапмауларына бик аптырады. Өй асты тишегеннән башын тыгып карады: караңгы почмакта, чыннан да, беркем юк. Мендәр-ястык та күренми. Идән терәткән баганаларга бау белән аскан аларны Галинур! Ничек шикләнмәгәннәр?! Зәмниха баскычны турылады да, әле генә ничә иргә чыдаган аркылы такталарының сынып китүеннән сакланып, аска төште. Нигезгә ясалган җилләткеч киергесенең алынганын, ташларның урыныннан купканын күрде – малайның төн буе, бер-бер хәл килеп чыкса дип, үзенә качарга юл киңәйтеп ятканлыгын аңлады.

Ул арада Галинур да кайтып керде – тау як басуында качып яткан. – Болай булгач, иртәгә үк кеше-кара күргәнче, абый янына чыгып китәм. Монда яшәп, тормышыгызны җиңеләйтәсе идем дә, булмады, – диде ул.

Рәгыйдә бу көннәрдә колхоз эшеннән кайтып керми, кичен-төнен фермада ята, урманга йөри, тегесен эшләтә, монысын оештыра, юньләп күрешкәннәре дә юк иде. Бераздан кичке аш җиткәч, шәлләре җилкәсенә төшкән Рәгыйдә дә күренде. Өстәл тирәсенә утырышып, чәй эчәргә керештеләр.

– Энем, бер дә түзәрлек булмадымыни соң? – дип сорады Рәгыйдә апасы да.

– Агач барагыбыз төннәрен салкын, тузып беткән диярлек, тәртип яраткан кеше аз. Ашау ягы такыр – моңа кадәр бирелгән икмәк телемнәре нәзекләнгәннән нәзекләнә, сыйфатсызлана, башкасы бөтенләй юк.

– Шулай... Сәвит алырга гына белә, – диде ачуы килгән ата.

– Инде сугыш та беткәч, укырга китү дә барып чыкмагач, урман кисәргә ерак Себергә үк җибәрәләр, дигән сүзләр дә йөри башлагач...

– Качып дөрес эшләгәнсең. Ат кебек гәүдәң белән син дә чыдамагач!

– Егылып үлүчеләр дә булды. Кайсы – чирдән, кайсы – хәлсезлектән. Тамагы сау, эшне яхшы эшләгән кешегә бик читен. Ялкаулар анда да әкренгә йөрүен белә.

– Мәҗбүриләп, мәктәпне ташлатмасалар, укып йөрер идең әле, энем.

– Тегендә дә, үзең сәламәт, буең да бар дип, олылар гел аны йөгертәләр икән. Кешедән әллә никадәр артык эшләгән, каршы төшәргә уңайсызланган, – дип, үз сүзен кыстырып алды Зәмниха. – Менә шул инде ул – олы сүзен сүз ит, дип үстерүләребезнең бәласе, – диде, артыгын катнашмыйча, читтән тыңлап торган Әхмәтгалим 

– Ничекләр исән калган инде?! Әнә, Фәхрибануттәеңнең Кенҗәбикәсен яңа алып кайтып күмделәр, – диде Зәмниха.

– Нәрсә булган?

Әхмәтгалим кул гына селтәде. Моны аңлата алырлык хәлдә түгел иде. Зәмниха урын җәяргә кереште. Рәгыйдәгә сөйләп бирергә туры килде:

– Ул да поезд өстендә ялга кайтырга булган. Күп эшләтәләр, аз ашаталар, ичмасам, ял көнне тамагымны ялгап китәрмен, ди икән.

– Кара инде, әнисе үзе дә Сәрбиҗамал кодагыйның биргәне белән генә яши.

– Шулай да бит, энем. Анасы кеше биргәнне үз тамагыннан өзеп ашата инде. Хәзер беркемнең дә артыгы, башкаларга таратырлыгы юк.

– Мәктәптәге укуларны туктаттылар. Җеназада булганнар һаман шуның турында сөйләшә. Йөзләре, тимер чыбыкка киселеп, кайтарылып ук чыккан иде. Үлгәч, түбәдән кайдадыр егылган. Эзләп алып кайттылар, – диде Зәмниха.

Рәгыйдәнең ачуы бигрәк тә авыл советы тирәсендә эшләгәннәргә килгән иде:

– Фәхрибануттәй кәнсәләр идәнен югач, шунда көн иткәч, аңа миһербанлырак булырлар дип уйлый идем, аның да бердәнбер кызын адәм заты чыдамаслык эшләргә җибәрделәр.

– Кайда ие соң ул?

– Якын тирәдәрәк. Синең кебек хәрби заводта түгел бугай, тимер юлда эшләгән, шпаллар алмаштырган шикелле. Шуңа күрә атна саен авылга чапкандыр да инде.

– Атаңнар, кәнсәләр дип тормады, мулланы шунда чакырттылар. Мин дә төн сакларга бардым, бар белгәнемне укып утырдым, – диде Зәмниха.

Сөйләшеп сүз бетмәслек кебек иде, тик барысының да хәсрәтне көчәйткәнен күргәнгә, башка борчуларын яңартмадылар.

– Әле дә исән калгансың, – дип куйды сәке кырында мендәр кабартып торган Зәмниха. – Әтиегезнең намазга баскан саен кылган догалары булышкандыр инде. Мин дә суга барганда да теләдем, судан кайтканда да. Су юлындагы теләкләр кабул дигәннәре хак икән.

Күптән шаяртмаган Әхмәтгалим күңеленә җылы өстәп елмайды:

– Әйтәм җирле, сине су буенда күргәннән соң өйләндем.

Зәмниха каршы төшмәде, иренең кайчандыр җырлаганына тартым җыруы белән җавап бирде:

Су буенда агачлык.

Син – тирәктер, ә мин – тал.

Алсаң, шуны белеп ал,

Сөя алсаң, сөеп кал.

Әле дә ярый сиңа чыкканмын, әле дә ярый син исән, Әхмәтгалимем.

– Балаларныкы менә ничек булыр...

Һәр шатлыкта моңсулык төсмерләре бар, нинди еллар соң бу, дип уфтанды эченнән Зәмниха. Инде ул Әхмәтгалиеннән дә тагын бер, алдагысыннан юньлерәк хәбәр көтә, Алла кушса, иртәгә төпчеге аның янына сәфәргә чыгачак.

Яман холыклы, явыз ниятле булса да, авылда күрше белән яшисең. Араңны бозмаска тырышасың. Күпвакыт үпкә-фәләнеңне эчеңә йотып, ачык йөз белән каршы аласың, чәеңне куясың.
– Явызлыкларыннан туеп, башкалар кебек, артында, канечкеч, Бүре, ди идем Әмирханга, бу яхшылыгын онытмам, бер тапкыр да кушаматы белән әйтмәм, күршекәем, дип ягымлы итеп эндәшермен, – дигән иде өч көн эчендә беркая хәбәр итми торган күршесенә күңеле булган Зәмниха. Сүзендә торды, әмма барыбер аны юньлегә саный алмады.

Колхоз рәисе үзенекеләргә дә начар иде. Әледән-әле өендә тавыш куптара. Бичара Камәрия, иреннән ычкына алса, рәттән торган күршесенә түгел, өч өй аркылы яшәгән ахириенә йөгерә. Андый чакта араларына керә, йомшак холыклы хатынны ире кыеныннан сакларга күнеккән иде Зәмниха. Теге хәлләрдән соң берничә көн үтүгә, кычкырышып, урамга чыкканнарын күрде дә Әмирхан каршысына йодрыгын селкеп килде:

– Синең рәислегеңә карап, Зәмниха башым белән Камәрияңне кыйнатып, талатып тораммы соң?!

Йодрык селкүе бер нәрсә, урта бармагын очлатып, Әмирханның маңгай уртасына шәп кенә төртте.

– Күгәртәсең бит, кеше арасына чыгарлыгын калдыр, – дип мышкылдый башлады Камәрия.

Ирләрнең йодрык белән китереп тондыруыннан да яманрак иде бу. Көч тә икән Зәмнихаттидә дип уйлап, күзләрен акайтты Әмирхан, каршы суксам, икенче җавабында аяктан ук егачак. Әмирхан болай да түрәләр каршысына бил бөгеп бармаган, авылда дәрәҗәсе зур сөннәтче карчыктан шүрли иде. Үз балаларының да кендек әбисе иде ул. Хатынын дөмбәсләү уеннан кире кайтты – өенә китте. Кара син гайрәтләнүен, дип сукранасукрана, Камәриясе артыннан кермәсен өчен капка аратасын этте. Әнә, бик булдырса, койма аша сикерсен йә күршеләрендә генә яшәсен.

Зәмниха карчык куркуыннан дерелдәп торган Камәрияне кызганды.

– Әйдә, безгә керәбез. Синең ялкау, явыз Әмирханың ашарга таба белмәсә дә, кеше куркытырга, өйрәтергә булдыра. Тимер мичне генә кабызырбыз да өстендә коймак пешереп ашарбыз. Дучмакларым да бар иде дә бит, балаларга менгездем.

Камәрия сүзсез генә аның артыннан иярде.

– Күршекәем, ишетелмәдеме, кем дә булса мунча якмаганмы? – дип сорады аннан Зәмниха. Ул, әнисе Нихан кебек, бер мунчадан чыга, шул арада икенчесенә керә иде. Ләүкәдән төшмичә юынуына аның янәшәсендә һичкем чыдамый. Шуның өстенә, туктаусыз эссе сала, чабына. Моны белмичә, бергә керәбез, дип ияреп баручылар, ул юынып чыкканчы, өйалдында утыра, кыш көне кире өенә кайтып китә торган иде. Камәрия юаш кына, оялып кына:

– Иртәгә үзебез ягарга уйлап торабыз, – диде.

– Явыз Әмирхан мунчасына керәмме соң?! Берәр сүз әйтсә, йә ул исән кала, йә мин.

Күршесенә Зәмниханың электән дә үпкәләре җитәрлек иде. Сугыштан иртәрәк, имгәнеп кайткан Әмирхан Әхмәтхәсән балаларының авыр елларда да яхшы торуларыннан көнләште, ачуына буылырдай яшәде. Ничек боларга зыян салырга дип, төннәр буе йокламый ята иде. Ахырда уйлап тапты: югары белемең юк дип, Әхмәтгалимне эштән алырга кирәк! Колхоз рәисенең авызыннан шундый сүз чыкканга барысы да аптырады. 
Авылда зурга укыганнарны чыра яндырып эзләсәң дә, таба алмыйсың, агрономлыкка һич югы техникум бетергәннәр хакында әйтеп тә тормаслык иде.

Үз эшен бер дигән башкаручы, кул астында эшләүчеләргә таләпчән, агрономлыкны белгән Әхмәтгалимне алдылар, тик урынына кемне куярга белмәделәр. Хәзерге заман институтын түгел, мәдрәсә дә бетермәгән ир-атлар аннан бушаган урынга килергә ашыкмады.

Ә бит Әмирхан җиңелчәрәк гарипләнеп кайтканчы, сугыш вакытында ирсез яшәгән Камәрияне бер дә ярдәменнән ташламаган иде Әхмәтгалим. Сөннәтче, дәвачы Зәмнихасының да яхшылыгы күп тигәндер. Аның өчен генә, сөннәт пәкесен кулга бер дә тотмаячакмын дип әйтеп, икенче кат яшергән җиреннән алып, эшкә керешкән иде ул. Йөзенчесе үлә, дигән сүзне дә әйтеп карады, тегесе тыңларга да теләмәде. Баласы исән-сау булсын, дип, дога кылып, йөз дә бер, дип санап китте Зәмниха... Барысы да онытыла икән, дип үпкәләде Әхмәтгалим. Күршесенең яманлыкларыннан йөрәк хасталыгы тагын да көчәеп, кан басымы бик күтәрелә торганга әйләнде.

Әхмәтгалимгә әле алтмыш тирәсе генә, кул кушырып ята алмый иде. Хәлимәбикә качып кайтыр алдыннан гына тотты да урман артеленә керде. Акчасын да ала, агачын да бирәләр, ризыгын да өләшәләр иде. Яраткан эшеннән чыгаруларына, артельгә юлның ераклыгына йөрәге әрнесә дә:

– Колхозга бушка эшләп тә ярамадым, монда ичмаса акчасын да алам, кадерне дә беләләр, – дип, үз-үзен юатты. Хезмәт көненә генә яшәүнең мәгънәсезлеген, авыл кешесенең чарасызлыгын аңлаган, инде нишләргә белми аптыраган чагы иде.

Бер-бер артлы килгән төрле хәсрәтләргә батып, Зәмниха бик озак әниләренә бара алмый торды. Соңыннан моңа үкенде. Сиксән өче тулган Нихан карчык көннәрнең берендә, аңа җиткерәсе васыятьләрен энекәшләренә генә әйтеп, якты дөньядан китеп барган иде. Шуның аркасында Хәлимә белән Галинур борчулары чигенде, кысыраеп китте. Хәсрәтле хәбәрне алуга ук, кирәк-яракларны җыеп, Зәмниха белән Зәлиха туры юлдан урман аша гына Шүләнгергә чыгып чапты.

Башка бер чакта кунакка барганда, кошлар сайравына сокланып, юл буендагы чокырлардан сулар эчә-эчә, җиләкләр капкалый-капкалый, агачлар белән сөйләшә-сөйләшә барган булыр иде Зәмниха. Аның йөрәге бүген әнисенә җитәрлек хөрмәт күрсәтә алмавы өчен сыкрады. Юл аңа артык озын тоелды. Тизрәк барып җитәсе килде.

Зәмниха, әле җиңел генә, әле сөртенгәләп атлый-атлый, ничә еллар ирсез тормыш алып барган Нихан карчык, аны иртә ташлап киткән әтисе турында уйлады, ахыргы көннәрендә әнисен караган энеләренә рәхмәт укыды. Уйлары күп, хәсрәтләре күтәрмәслек булса да, җеназаны тоткарламыйк дип, яңгырдан соң тигезсезләнеп кипкән урман юлыннан ашыга-ашыга бардылар.

Әхмәтгалиме ат белән дә илтеп куя алмады шул дип, үз туганнарыннан, күрше-күләннән кыенсынды Зәмниха. Нихан – сезнең әниегез түгел дип, ирләрен дә, балаларын да ни артель, ни колхоз эшеннән калдыртмаганнар. Кечкенә Газизәбану белән Миңлебануны, җәяүле юл ерак, мәет күрү ныгымаган йөрәкләренә ярамас дип, үзе дә алмаган иде ул.
 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 10, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев