Логотип Казан Утлары
Роман

Тәхетсез патша

Хәлбуки, муенына тәре асуына ике ел үткән иде инде. Чукыну аның башына да кереп караган уй түгел иде, югыйсә. Шулай булмыйча, ул – татар ханы, кыйбласы – Ислам.

КЫЙССА

Беренче баб. Ки Мономах бүреген!

Бикбулат1, мөкиббән китеп, озак кына тәхетне күзәтеп торды. Шә-әп, каһәр! Шәп кенәме, искитәрлек. Күр, нинди затлы, алтын-көмешләре генә дә казна мирасына тиңдер. Ә никадәр энҗе-мәрҗән? Үзе биниһая зур, буй җитмәстәй биек. Һәм дә, ни гаҗәп, шыксызның-шыксызы, җансыз.

Җансыз нәрсәләрнең дә җаны була икән ләбаса. Үзенең айбалтасын гына ал. Кәкшәеп беткән, чүплеккә генә тондырасы, юк, кулы бармый, сабын гына да берничә тапкыр алыштыртты инде. Чөнки орышта ул аның иң ышанычлы дусты. Айбалта әйтерсең лә уй-гамәлен алдан белеп тора, һәр ыргым – нәкъ урынына барып ята.

Тәхетнең җаны исә Иоанн Васильевич калебендә булган икән. Хак, әйбергә җан иңсен өчен, аның ияле булуы шарт. Әнә ич, Иоанның урынына арт сынын җәеп җибәрүе була иде, тәхет гөлт итеп китә иде, мәһабәт, горур, тәкәббер төс ала иде.

Ә бүрек? Таҗ урынына киярдәй бүрек тә бик хикмәтле дан-дәрәҗә билгесе. Шөһрәте Византиянең мәгърур җиһангиры, император Константин Мономахка барып тоташа. Бүрек – яраткан кияве, Киев Русенең олуг кенәзе Владимир Всеволод улына истәлекле бүләге. Ул аны үзенеке үрнәгендә тектерә.

– Чит мәмләкәт илчеләрен кабул иткәндә, олы бәйрәмнәрдә һәм дә илкүләм рәсми тантана-шау-шуларда син бәгъзеләрдән аерылып торырга тиеш, – ди император, – бүрек биләгән урыныңның бөеклегенә дә саллы ишарә булыр.

Мономах бүреге тәхеттән дә зиннәтлерәк. Саф челтәр алтыннан филигран ысулы белән эшләнгән. Өслегендә йолдызлы күкне хәтерләтеп, фирәзә-зөбәрҗәт якутлар җемелдәшә. Нәкъ очына кечкенә тавык тәпие сыман тәречек беркетелгән. Чит-читләре кеш тиресеннән җыелган кырпу белән камаулы.

Чын илһами җәзирә2. Аны күрүгә, кара халык киселгән курадай җиргә ава, ырулыларының биле бөгелә.

 

Владимир әлеге тылсымлы бүләккә лаек зат була. Русьнең бөтенлеге хакына хәтта туганнары Ярослав һәм Юрий белән кылыч чәкештерүдән дә тартынмый. Зур гыйлем иясе. Аның канатлы җөмләләре халык телендә хәдис урынына йөри. Иоанн да кәефле чакларында олуг кенәзнең бер әйтемен бик еш кабатлый.

– Хатыннарыгызны яратыгыз, әмма дә ләкин аларга үзегездән өстен торырга ирек куймагыз, – ди күзләрен шукландырып, – бу мәшһүр Владимир кенәз васыяте.

Кенәз, чыннан да, әлеге мәсләктә җик чиккән, күрәсең. Шулай булмыйча, хатыннарын бияләй урынына алыштырган ич. Аларга өстәп, ун дистәдән артык кәнизәк тә тоткан. Менә ичмасам гайрәт?! Этеп еккан, тартып торгызган. Ә без... тьфү-тьфү... Бу хәтта итәк колы Иоанн кулыннан да килми.

Булган заманында егет солтаннары!

Шамакай үзенә-үзе ямь табып, көлеп җибәрде. Бикбулат та уйхатирәләреннән арынды. Бармаклары гына аны тыңламады, бүрекнең яняктагы элмәләренә кагылып узды. Бүлмә эченә аһәңле моң таралды.

– Зең-зең-зең...

Мондый саф-пакь челтерәү белән асылташлар гына челтери. Җир-ана бу саз җырын аларга миллион еллар дәвамында сеңдергән.

– Әстәгъфирулла!

Бикбулатның авызыннан адашкан коштай намәкъбүл3 сүз очып чыкты. Вакыт-вакыт ата-ана каны шулай искәрмәстән бәргәләнеп куя. Хәлбуки, муенына тәре асуына ике ел үткән иде инде.

Чукыну аның башына да кереп караган уй түгел иде, югыйсә. Шулай булмыйча, ул – татар ханы, кыйбласы – Ислам. Мөселманлыгы Русия белән мөнәсәбәтләрдә дә һичнинди кыенлык тудырмады. Алай гынамы, Касыйм тәхетенә Иоанн патша ярдәме вә фатихасы белән утырды ул. Аралары яхшы, җил дә үтәрлек түгел. Ханлык Русия карамагында саналса да, күп нәрсәне хан үзе теләгәнчә хәл итә. Фәкать дипломатия, сугыш-орыш өлкәләрендә генә мөстәкыйльлеге чикле. Ләкин воевода сыйфатында гаскәр тота, турыдан-туры чик низагларында катнаша.

Соңгы ике-өч елда менә Ливония сазлыкларында җәфа чигәләр. Шведлар белән алманнар иснәшеп алгач, хәлләр тагын да кискенләште. Иоанн Раштуа, изге бәйрәм вакытында, сөңгеләрне җиргә кадау урынына, Виттеншейн кирмәненә һөҗүм итеп, каршы якны тезләндерергә тырышып караган иде дә, барып чыкмады. Кагыйдә бозуны Күкләр дә ошатмады, күрәсең, иң якын һәм иң ышанчлы әшнәсен – Малюта Скуратовны югалтты.

Котырып та карады мәгәр. Барча әсирләрне күз алдында дөрләп янган учакка тереләй ташлатты.

– Кайчагында качу – җиңүгә юл ачу. Мин сиңа шундый җай бирәм. Бел, бу җан бәрабәре, – дип, үзе урынына Бикбулатны калдырды да гарьлегеннән Мәскәүгә кайтып китте.

Патшаны Мәскәүдә дә яман хәбәр көтеп тора иде. Казан төбәгендә чуалыш башланган. Тәки баш бирергә теләми бу котырык канлы басурманнар. Әле күршеләрен дә үз якларына аударганнар. Аларга иш булып, чирмешләр, арлар, әкәйләр дә бунт күтәргән. Хәл мөшкел. Казан китсә, Рәсәй таркала. Чөнки Казанга Себере дә, Әстерханы да, Нугае да иярәчәк. Ә бу шведлардан солых сорарга туры киләчәк дигән сүз. Шунсыз Казанга гаскәр җибәрү мөмкинлеге юк.

Бикбулатка да дөнья арты белән борылды. Илчеләрне көткән арада шведлар Лода шәһәре янында искәртмәстән генә ташланып, бар мал-мөлкәтләрен, корал-утчагырларын талап алдылар, хәтта байракларын да кулларына төшерделәр. Гаскәр бүре кергән сарык көтүедәй чуалышып бетте. Үзе дә аздан гына әсирлеккә эләкмәде.

Мондый фаҗигагә юлыккан воеводалар, гадәттә, үз-үзләренә кул салалар. Ләкин Бикбулатка бу адымга барырга ирек бирмәделәр, җавап тотарга Мәскәүгә алып кайттылар.

– Синең урының – дар агачы, – диде Иоанн үтергеч карашы аша, – дар агачы!

– Мин җәзаңа әзер, государь! – диде Бикбулат, – минем гомер – чүп, син генә исән-имин бул.

Иоанның йөзенә мыскыллы елмаю ятты.

– Хитёр, басурман, җиңел котылмакчы, – диде, күзләрен чекерәйтеп, – әгәр мин сиңа гөнаһыңны ярлыкарга, хыянәтле гамәлеңне юарга ирек бирсәм, ни әйтерсең?

– Ихтыярың, государь.

– Хәзер үк Кушалинога чыгып китәсең, анда сине архимандрит көтеп тора. Хәзерендә бердәнбер таянычың – православие! Аңладыңмы?

Бикбулатның теле аңкавына ябышып катты, сүзсез калды. – Ишетмим!

– Аңла-а-а-дым...

– Аңласаң, бар, ычкын!

Чиркәү хәлләреннән айнып, аз-маз тынычлана төшкәч, Бикбулатны янә патша каршысына китереп бастырдылар.

Иоанн бөтенләй башка иде, йөзе кояштай балкый.

– Симеон туганым, мин сине дөньядагы иң хак, иң гадел дингә, христиан диненә күчүең белән чын күңелемнән котлыйм, – диде, күз яшьләрен яшермичә, – сине минем белән бергә Иисус Христоска баш июче кол Епафрас та сәламли. Ходайга дан булсын!

– Амин! – дип хуплады Бикбулат диндәшенең котлавын.

– Инде икенче бүләгем, – дип, җиңелчә генә чәркәсен иреннәренә тигезеп алды Иоанн, – белеп тор, мин княгиня Анастасияне Казан ханы Александр Сафагареевичка тәгаенләп торган идем, кызганыч, Ходай гомерен алды, ярата идем үзен. Сез охшашкансыз. Яшьтәшләр дә. Шуңа күрә сине дә үз иттем.

– Мин Үтәмешгәрәй ханны ишетеп кенә беләм, – диде Бикбулат.

– Александр, – дип төзәтте аны Иоанн.

– Әйе, әйе, Александр.

– Икенче бүләгем, – диде Иоанн, учларын угалап, – кыскасы, мин сиңа Рәсәйнең иң чибәр, иң бай, иң абруйлы туташын никахларга карар кылдым. Җитәр мендәр кочып ятарга.

– Баш өсте, падишаһым.

Бикбулатның селәгәйле иреннәре Иоанның укалы итәгенә беректе.

– Ләкин дә...

Тәхет иясенең кашлары иске чүпрәк сыман борын өстенә җыерылып төште, күзләренә ахак кунды.

– Нәрсә?!

Бикбулат – мөселман тәрбиясе алган кеше.

Аның өчен гаилә кору дин алыштырудан да өстенрәк.

– Җә, әллә карышмак буласыңмы? – диде Иоанн.

– Алла сакласын...

– Соң, шулай булгач...

Бикбулат төкереген йотып куйды да, җанын учына йомарлап, ата-бабадан килгән табигый сәләтен иреккә чыгарды. Куян кебек һаман үз күләгәңнән куркып яшәргә ярамый ич инде, чыңгызлы лабаса ул.

– Наян кеше – шаян кеше, астан чыгар чаян теше, ди, падишаһым, рөхсәт итсәң дә, итмәсәң дә, бер гыйбрәтле мәзәк сөйләп алыйм әле, – диде, – чөнки бу синең тәкъдимеңә җавабым.

– Җә...

– Туган җирем Әстерханда булган хәл бу, – дип хикәяләргә кереште Бикбулат, батыраеп, – бер дәрәҗәле вә хәлле морза кешегә яучы килгән.

Морза җавап бирергә ашыкмый икән.

– Морза кем, нигә дәшмисең, урыны менә дигән, егете затлы, әллә мәһәрен азсынасыңмы? – дип сораган яучы.

– Алай да димим.

– Соң, сәбәп нәрсәдә?

Морза ык-мык итеп торган да:

– Кызым матур, янымда гына тотасым килә, – дигән.

Кәләшне бик чибәр дисең бит, падишаһым, Әстерхан морзасы шикелле хурга калмабызмы?

– И, ертлач, кәләшеңне тәгаенләгәнсең, димәк ки, әйт, кем ул? – дип карап бакты Иоанн әңгәмәдәшенә.

– Мин аны күреп кенә калдым, әле кемлеген дә ачыкламадым...

Бикбулат яшертен генә йодрык сугышларына йөри иде. Яшьтән көрәш белән мавыкты, билбавы каты иде шаһзадәнең, күпләр еш кына аның белән кабырга хисабына бил алыша иде.

Йодрык сугышы – кара халык уены, анда затлы ыру вәкилләре ачыктан-ачык катнашмый. Бикбулат исә йөз-кыяфәтен үзгәртә. Тамашадан ул чын йөрәктән кәеф-сафа корып, тәннәрен язып кайта.

Үктәбернең урталары иде. Елгалар инде бөтәш. Бала-чага боз өстендә чырчу килә. Мәскәүнең кантарлы катканак урамнарын, карачкы сыннарына охшап калган шәрә агач куакларын яктыртып, кары да төшкәләп тора.

Тамашада катнашучылар да, күзәтүчеләр дә күп иде.

– Ашыйк-эчик, уйныйк-көлик, хәләл күкрәк көчләре, – дип, шат күңел белән башлап җибәрде бәйгене идарәче түрә.

– Хәрәмчегә ун камчы, – дип өстәде булышчы.

Шунда ук төп әмер яңгырады.

– Кара-каршы тезелешеп басыгыз!

Бикбулатка үзеннән бер башка биегрәк кеше туры килде. Гәүдәсенә караганда, көч-куәте чамалы булырга охшый. Куллары тез астына ук төшеп тора торуын, әмма җилкәсе тар. Мондыйларның егәре, гадәттә, озакка түзми. Тик бу әле тәүге тәэсир генә, гөман еш кына дөреслеккә туры да килеп бетми. Аннан китереп, бу бит татар көрәше түгел, өер белән өер орышы, буталышып бетәсең, йодрыкчылар да алышынып кына тора.

Һөҗүмне көндәше башлады. Тәҗрибәле, күрәсең, араны тота, якын җибәрми, озын кулның шул ягы уңай бит аның.

Башкалар да тукмашырга кереште, дөп тә дөп. Һәр ыргым сүз белән ныгытыла. Минут эчендә мәйдан күп катлы әче урыс матына уралды.

– Анаңны...

– Мә, тот...

– ...кабер тактагызны...

Бикбулат сүгенә белми, тойгысын ымлык ярдәмендә генә белдерә.

– Һоп!

– Әһә!

Юраганы юш килде, дөрестән дә, озын кулның селтәнүе озакка бармады, хәлсезләнде. Бикбулат, җаен туры китереп, тегенең култык астына керде дә ике-өч омтылуда егып та салды. Аннан орыш кагыйдәсенә туры китереп, күтәреп тә торгызды. Көндәше исә, һич көтмәгәндә, яшелле-зәңгәрле тавышы белән сөрән салды:

– Хәрәм! Хәрәм!

– Кисәтү белән чикләнәм бу юлы, кабатланса – җәза, – дип, идарәче түрә боерыгын да чыгарып куйды.

Бәхәсләшүнең фәтвасе юк иде, Бикбулат янә һөҗүмгә ябырылды. Монысында үзе кебек төптән юан, бакыр чәчле орышчыны сайлады. Тиң көрәшче белән көч сынашу күпкә һиммәтлерәк ич.

– Һоп!

Бакыр чәч: «Чыккан җиреңә кертәм мин сине», – дип, алдан ук куркытып куйды.

Бикбулат тегермән куласасыдай бөтергәләнде, корбанына ташланган бөркеттәй һөҗүм арты һөҗүм ясады, тик теләгенә ирешә алмады, бакыр чәч аннан күпкә өстен иде, сирәк суга, әмма берәгәйле суга. Чираттагысында шулай итеп тондырды, явыз, Бикбулат мәтәлгәнен дә сизми калды.

– Аһ...

Бикбулатның борыныннан кан китте. Шул сәбәпле, көрәштән дә читләштерделәр.

Әлегәчә мондый хәлләргә юлыкканы юк иде, җәрәхәт алучыларга ярдәм итү белән хатын-кызлар шөгыльләнә икән. Аны шулар кулына тапшырдылар. Монысы инде икеләтә хурлык иде.

– О-о-о, тагын бер баһадир!

Бикбулат чигенү ягына талпынып караган иде дә, туташларның бер татлы тавышлысы юлына аркылы төште.

– Әй, камыт аяк, кыенсынма, әйдә, түрдән уз, без кеше ашамыйбыз, – дип култыклап ук алды.

Бикбулат бурлаттай кызарып чыкты. Кызга җитә калды, отыры ирештерде.

– Оялчан егет яр тапмас, ди, их, камыт аяк, үзең көрәшче...

Бикбулат күз очыннан гына кызга бакты.

Ир-егеткә гашыйк булу өчен мизгел дә җитә, ди. Шушы керфек җилпенгән бер арада Бикбулатның эче-тышы кайнар ялкынга төренде. Туташ хәзерендә ул аралашкан мохит затларыннан төбе-тамырыннан аерыла иде: дала кылганыдай аксыл-саргылт чәч, кыйгач каш, зәңгәр күз. Бит очындагы мәхәббәт уемы үзенә бер сөйкемлелек биреп тора.

Бикбулатны чибәркәй әсир итте. Ләкин ул – хан, воевода. Аңа үз тиңе фарыз. Урам кызлары никадәр генә ымсындыргыч матур күренмәсен, иш була алмый.

Кыз ул арада, ачыттыра-ачыттыра, җәрәхәтенә чүпрәк кисәге каплады.

– Туеңа кадәр бөтәшер, борчылма, – диде, шундый ук уенчаклык белән, – нигә дәшмисең, синең телеңне дә тешләткәннәр ахры, бәлки, әпәдер дә соң әле, ә?

– Княгиня, безгә китәргә кирәк, вакыт чыкты, – дип мөрәҗәгать итте тәмле телле туташка янындагы кулдашы, – өйдә ачуланырлар.

Княгиня?! Булмас ла, княгиня кара халык арасында нишләп йөрсен? Кием-салымы да гадидән-гади. Хәер, үзе соң...

– Княгиня, кара әле, камыт аякның сакалы купкан ич, – дип пышылдады гасәбә кыз, – әйе, купкан!

Княгиня авызыннан карагруһ – опричнина чорының иң хәтәр сүзе ычкынды.

– Хыянәт!

Бикбулат кыргый тай пырдымсызлыгы белән урыныннан купты...

Бикбулат шушы хәлләрне күңелендә яңарткан арада Иоанн-яучы бүлмәгә кенәз Мстиславскийны чакырып кертте. Ул барысын да хәстәрләп куйган иде инде. Бу шартларда чигенү юк, каршы да килә алмыйсың.

– Иван Фёдоровичның кулын үп, – диде Иоанн, урта бармагын тырпайтып, – нәрсә баганадай катып калдың?

Бикбулат кына түгел, кенәз дә көрәк сакалын тырпайткан хәлдә уйга талган иде. Патша төпчеге Анастасияне яучылый лабаса! Бер яктан, олы шатлык, икенче яктан... Мстиславский уенның очына чыгып җитә алмады.

– Киявең бывший басурман, әмма минем иң данлы воеводам, мөхтәрәм хан, аксөяк, прошу любить и жаловать, – диде Иоанн.

– Татарин, колагыңа киртлә, – диде Иоанн, – Анастасиягә үземнең дә күзем төшеп йөри иде, Александр хакын хаклап, авызымнан өзеп бирәм...

Бик хуп булыр иде дә бит, дип ачынып куйды Бикбулат. Аның каршында әле һаман йодрык сугышы мәйданында ярасын дарулаган уенчак-көләч княгиня басып тора иде.

Их, иреннәре өттергечтер, куллары йомшактыр, куены кайнардыр...

Анастасия белән очрашкач, ике күзе дүрт булды.

– Әстәгъфирулла!

– Нәрсә әйттең, аңламадым, – диде кыз.

– Юк... болай гына...

– Тукта-тукта, син соң теге Камыт аяк лабаса!

Княгиня рәхәтләнеп көлде.

– Хе-хе-хе...

– Хыянәтче, – дип авызын ерды Бикбулат. Ул үз хыялы белән патша боерыгының тәңгәл килүенә чиктән тыш шат иде. Бу, һичшиксез, бәхеткә. Иоанның һәр адымы үлчәнгән шул аның, бар гамәлен дә алдан күреп-белеп башкара. Рәхмәтләр төшсен.

– Жәл, качып котылдың, – диде княгиня, сакчы күрсәтә иде сиңа ябышкак сакалны.

Бу хәлләрдән соң ике ел вакыт үтеп китте инде. Балалары да туды. Евдокия – тач әнисе, көнбагыш чәчәгедәй сап-сары кыз.

– Княгиня, малай алып кайтсаң, миңа охшар иде, – диде Бикбулат, шаяртып, – рөхсәт тә сорамадың.

– Анысы синнән тора инде, хан, – дип көлде Анастасия, – орлыгы нинди, яралгысы шундый.

Бикбулат хәләлен шап-шап итеп сөеп алды.

– Татарин, дала гадәтләреңә бирелмә, өлешсез калырсың. – Үзеңне бел!

Дөрестән дә, княгиняның канында да татар бөресе шытым бирә иде. Ул Казан ханы Илһам бине Ибраһимның бертуган энесе чукынчык Ходайкол шаһзадәнең кызы Анастасия Мстиславскаяның оныкчасы иде.

1 Чукынчык исеме – Симеон, чын аты – Саин-Булат. Тарихка атасының исеме, Бекбулатович булып кереп калган. Укырга кануни булсын өчен Бикбулат дип алынды.

2 Җәзирә – утрау.

3 Намәкъбүл – кабул ителмәстәй.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2017

Фото: pixabay

 

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев