Логотип Казан Утлары
Роман

Тимә, яшәсен! (дәвамы)

Урау юллар тузанын коеп, еллар тышавын чишеп, бөтен уйларымнан кагынып, бүген менә сиңа таба барам. Башлап әйтергә нинди сүзләр сайлыйм, күңел аланында чәчелеп яткан мең-мең сүз арасыннан иң гадиләре телгә килә:  – Сагынып кайттым, Фәниям! Соңгы елда атна-ун көнгә бер килеп торган хатларыңда үз күңелеңә тирәнгәрәк яшеренә бара идең сыман. Ераклашумы бу миннән, яраклашумы бүтәнгә?..

Романның башын монда басып укыгыз.

Что ты наделал?!
Дивизия буенча «ел йомгаклары» дигән кебегрәк олы киңәшмәгә әзерлек барышы турыдан-туры безгә кагыла. Көне-төне зур-зур плакатлар әзерлибез. Саннар, диаграммалар, хәрби эш нәтиҗәләре язылган мондый плакатлар полклардан да килеп, дивизия штабындагы штурманнар һәм оператив бүлекләрнекен дә кушып бергә җыела.
Мондый «урак өсте» ай буена сузыла. Төнге икедә йә өчләрдә эшне төгәлләп киткәндә, дежурный бүлмәсендәге журналга китү сәгатен-минутын язып калдырасың. Димәк, синең төшкә кадәр йокларга хокукың бар. Беркем дә борчырга тиеш түгел. Ләкин мондый чакта җан түзми, ничек йоклап ятмак кирәк, мин, элеккечә, сәгать тугызда эш урынымда булам. Ә эш убылып кына төшә: берсен бетерүгә, икенчесен сонып кына торалар.
Иртәгә олы киңәшмә башлана дигән көнне Офицерлар йортының зур залына плакатларны сәхнә алдына эләбез. Сәхнә алды иңгә – егерме биш метрлар, биеклеге унбиш метр бардыр. Менә шул ара – идәннән түшәмгә кадәр без ясаган плакатлар белән каплана. Ике кырыйда бомба аса торган лебёдкалар, аларга нечкә тимер чыбыктан үрелгән арканнар тартылган. Шуңа беренче кат плакатлар эленә, аны күтәртеп, икенче кат эленә – шулай бара-бара түшәмгә кадәр менгерелә.
Трибунага пульт куелган: сөйләүчегә ничә минут вакыт калганы таблода янып тора. Указкалар төрле – биш, өч, бер метрлысы бар. Тоткычындагы кнопкага баскач, очында сары лампочка яна торган итеп эшләнгән.
Авырлыгы тоннага җиткән плакатларны элеп бетерүгә, без, солдатлар, залны бушатабыз. Ишекләргә автоматлы сакчылар куела. Хәзер инде монда пропусксыз черки дә борынын тыга алмый.
Иң четереклесе – карта белән эш итү. Секреткадан кирәкле төбәкнең картасын (номерын әйтеп, өлешләп) аласың да (масштаб буенча алар төрле: бер, ике, биш, ун километрлык итеп бүленгәннәре бар) кирәкле зурлыкта ябыштырып чыгасың. Итәкләре өстәл өстеннән салынып торган зур бер карта барлыкка килә.
Исең китәрлек, илдәге төбәкләрнең бөтен елга-инешләре, юллары, өч йорттан гына торган авылларына, сукмакларына чаклы, бөртекләп, картага төшерелгән. Адәм акылы ышанырлык түгел...
Берсендә шулай дивизия самолётлары заданиегә очасы төбәк картасын номерлары буенча ябыштырганнан соң карыйм: безнең төбәкләр ич бу!
Идел-Кама кушылган урыннар, әнә Казан, Чабаксар күренә. Әмма миңа иркенләп карарга мөмкинлек булмады, эшкә тотындык. Кырыйда офицерлар, подполковник Журавлёв үзе... Четерекле саннар, исәпләүләр, маршрут сызыклары алар күзеннән уза. Язу, картага билгеләр төшерү – минем кулдан.
Картаны уңгарак шудырып, калын пероны тушька манып, яза башладым да... карасам, кул астымда минем авыл... Балтач дип аермачык язылган. Кулым калтырап китте, туктап калдым. Кырыйда күзәтеп торган подполковник Журавлёв, үзенең кыргычлы тавышы белән:
– Что-то у тебя ручка дрожит? – дип яңгыратып салды.
– Там моя деревня, товарищ подполковник, – дим.
– Вот и будем бомбить твою Татарию, – дип, подполковник ирен чите белән
елмайды. – Не бойся, это будет всего лишь фотографическое бомбометание. Картаны иртәнгә эшләп бетерергә кирәк. Журавлёв төнге унда өенә кайтып китте. Комбаров белән Астафьев – ике капитан гына калды. «Операция
өстәле»нә иелеп, четерекле нерв җепселләрен ялгап, өчәү мәш киләбез. Арылды, төнге сәгать икеләр. Астафьев белән Комбаров тәмәке тартырга дип чыгып киттеләр. Алҗыдым дип тормый, шундый чакта да җүләр уй башка килә бит ул. Мин бушаган тушь шешәсен картаның кап уртасына яткырдым. Кап-кара кәгазьне кайчы белән түгәрәкли-түгәрәкли кискәләдем дә шешә астына җәеп куйдым. Читтән караганда ышанмау мөмкин түгел: шешә ауган, кара тушь җәелгән, инде эше бетәргә күп тә калмаган картаның урта бер
җирендә – мәхшәр!
Түр тәрәзә янына бастым да тегеләрнең кергәнен көтәм... Менә ишек
ачылды... Комбаровның юка чәчле түгәрәк башы күренде. Бер-ике атлавы булды, күзләре зур ачылып, куркынган кыяфәт белән катып калды. Әллә инде теленнән дә язды. Артыннан кереп килгән Астафьевка ымлап кына карта уртасындагы «мәхшәргә» күрсәтә. Гадәттә, тыныч холыклы капитан кычкырып җибәрде:
– Что ты наделал!
Мин боларның шулкадәр тәэсирләнүеннән чыдый алмыйча, сыгылып төшеп, көләргә тотындым.
Шушы җүләрлекнең файдасы тиде бит. Барыбызның да йокы ачылды. Бу моментны кайта-кайта искә төшереп, әгәр чынлап та шундый хәлгә калсак... дип, кичереп карыйбыз.
– Чак инфаркт алмый калдым.
– Иртәгә яңа карта алып, эшне яңадан башлауны күз алдыма китердем дә... – Әле күпме әр, күпме сүз булачак иде.
– Ну, татарин...
Бу сүзне мин төрле ягымлылыкта ишеткәлим инде. Күрше кабинетта майор
Артемьев белән капитан Серёгин эшли. Шулкадәр ипле, тыныч холыклы кешеләр. Мин алар белән күрешергә дип уң кулны сузганда, сул кулны сәлкәү генә күтәреп, честь биргән булам.
– Ну издеваешься, татарин, – дип елмаеп куялар.
Уңдым мин штаб офицерларыннан. Дивизиянең баш штурманы подполковник Мостафин үзе, өченче каттан төшеп, кабинетка кереп хәлеңне белешкәләп чыксын әле. Җитмәсә, ял көненә очучылар ашханәсенә барасы талоннарын керткән.
– Коткар син мине, өйдә хатын пешергән ашны ял көнендә булса да кабып карарга иде бит. Югыйсә, бөтенләй үпкәлиләр, – дип, ул ике талон калдыра.
Ял көнне, иптәшкә Комаровны да алып, киттек очучылар ашханәсенә.

Бинага килеп кергәч үк шаккатып калдык. Һәркайда гөлләр, тәрәзәләрдә затлы пәрдәләр, өстәлләргә ак эскәтер җәелгән.
Өч залга бүленә икән очучылар ашханәсе. Нинди самолётны егәрләвеңә карап, ризыкның тәме, калориясе билгеләнгән. Поршневиклар залы – ике канатлы самолётта очучылар өчен. Калган икесе – реактив самолётта очучыларга – дозвуковойлар һәм сверхзвуковойлар залы. Без, Комаров белән, соңгысына кердек. Башына ак калфак, зәңгәр күлмәге өстеннән ак сарафан кигән стюардесса (без аны шулай атадык) кыз очып кына килеп җитеп, безне өстәл артына утыртты. Ашның гына да җиде-сигез төре бар икән. Кайсын сайларга белми аптырадык.
Ул ризыкларның тәмлелеге! Өстәлдә торган горчица, борыч, әҗикә, тагын әллә нинди шешәләрдәге кызыктыргыч соусларның барысын да татып карыйсы килә. – Рестораннарың бер кырыйда торсын, – ди Володя. Минем Бөгелмәдәге рестораннан кала, бүтән затлыракны күргәнем булмагач, чагыштыра алмыйм. Бер-бер артлы килеп торган блюдаларның яшелчә-җимешләр белән бай бизәлешенә исем китеп карыйм. Менә нинди дә була икән бит – ашау сәнгате! Ашханәдән чыккач, гел елмаясы, гел көләсе килә, Володя белән кар атыша- атыша кайтабыз. Тәмле ризык белән бергә күңелләргә кояш керде, кәеф күкнең
җиденче катыннан аягын салындырып утыра...
Безнең «ашау бәхете» кичергән мондый көннәр айга ике-өч тапкыр
кабатлана башлады. Рәхмәт инде баш штурман Мостафинга һәм аның урынбасары Шаһиморатовка. Хатыннары ял көнендә тәмле өй ризыгыннан өзелдермәсен генә...

 

Бүрек
Дисбе кебек, бер җепкә тезелеп, талгын гына эре кар ява. Тополь ботаклары бу тере аклыктан рәхәт кытыкланып, оеп утыра.
Йокыдан туеп, күземне ачуга, тәрәзә уемындагы шушы күренеш мине сәламли.
Яңа елның беренче эш көне.
Киенеп беткәч, искәрәм: бүрегем урынында юк. Бүрек минем башка хыянәт итеп, ташлап киткәнме әллә? Башта үзем генә эзләп карадым. Аннары күрше- тирәмдәге егетләр эзләшергә кереште. Юк кына бит. Өч елга исәпләнгән бүрегем эзен суыткан. Урлаганнар диясе килми. Чөнки казармада угрылык дигән нәрсәнең моңарчы сизелгәне юк иде.
Штабка мин офицерлардан алданрак, тугыз тулганчы килеп утырырга гадәтләнгән идем. Бүген старшинаны көтеп соңга калам инде.
Осипенко килгәч, минем хәбәрдән аптырап калды, йөзендәге кызгылт рәшә урыны-урыны белән тимгелләнеп чыкты.
– Неужели бацилла воровства просачивается и в нашу казарму... – дип үзалдына сөйләнгән кебек әйтеп куйды.
– Сайлап ал, – дип, каптёркадан өч бүрек чыгарып бирде.
Берсеннән-берсе искерәк, «ашы» бетеп, формасын җуйган бүрекләрне киеп карарга да кул күтәрелми, баш чиркана.
Китеп бардым яланбаш кына. И көннең матурлыгы! Чәчне каплап, баш түбәсенә кар өелә бара, өелә бара, гәүдәне төз тотарга тырышып, баш өстенә чүлмәк утырткан кебек атлыйм. Килеп кердем шулай штабка ак папаха киеп, икенче катка күтәрелгәндә эри башлаган карның тамчылары муенны «пешереп», аркага таба юл алды. Кабинет ишеген ачып җибәрсәм... ушым китә язды. Капитан Астафьев өстәле янына бер төркем офицерлар җыелып баскан, погоннарындагы эре йолдызларны шәйләп, курка калдым. Башына кар бүрек утыртып килеп кергән солдатка болар шаккатып карап каттылар. Ул арада безнең подполковник Журавлёв әчкелтем катыклы тавыш белән кычкырды:
– Бу нинди маскарад?!
– Бүрекне югалттым, – дидем мин юаш кына.
– Кайда? Казармадамы? Старшина Осипенко ни караган?! – дип, ул
телефонга тотынды. Офицерлар төркемендә подполковник Мостафин да бар икән. Ул Журавлёвны туктатып калды:
– Кирәкми, чылтыратмагыз. Хәзер мин үземнең бүрекне китертәм, – дип телефон номерын җыеп, хатынына аңлата башлады.
Карасам... Мостафинның иңендә полковник погоннары. Иске елдан Яңа елга атлап чыкканда аңа тагын бер йолдыз өстәгәннәр икән. Югары дәрәҗәдәге офицерларның безнең кабинетка җыелу сәбәбе: катастрофага эләккән самолёт экипажының сөйләшүләрен яздырган «кара ящик»тан гадәти магнитофонга күчерелгәнне тыңламакчылар икән.
Мин туалетка чыгып, башның карын коеп төшереп, сөлге белән сөртенеп кергәч, озак та үтмәде, аскы каттан дежур солдат Мостафинның бүреген кертеп чыкты. Шулай итеп, «сыкылы» каракуль папахага күчкән полковник Мостафинның бүреген, маңгаендагы кокарда эзен тарап, урынына йолдыз беркетеп миңа кияргә насыйп булды. Бу инде солдат кавемендәге бөтен бүрекләргә бүрек иде.
Кайчакларда, кичен кәеф булганда, каптёркадан авиаторлар кия торган әллә ничә замоклы, кесәле, мех якалы куртка алып киям (аңа погон тагылмый), аякта хром итек, бүреккә кокарда тагып куям да, төп капкадан, дежурныйларга честь биреп кенә чыгып китәм «самоволкага»... Яшь офицер яисә сверхсрочник дип калалар бугай. Шәһәр шавына күмелеп, истирәхәт кылып йөрим, минутларның кадерен тоеп, ирекле тормышка манылып алам.
Казармага кайткач инде бүрек маңгаена батып кергән кокарда эзен яңадан тарап, урынына йолдыз беркетеп куям.
***
Ялга кайткач, өйдән ботинкалы тимераякларны алып килгән идем. Ял көне кичен киттем үзебезнең стадиондагы катокка.
Яратам – үткен конькиларның чыкырдап бозга кабуын, бала-чагалар чыр- чуын, кызларның егылганда да ыспайлыгын онытмыйча егылуын, аякларны чалындырмый торган рәхәт музыка яңгырашын, бозда ярылып калган ак эзләр чигелешен яратам.
Монда – аяклар туганлыгы. Бар да бер ритмга көйләнергә тырыша. Янәшәңдә кулга-кул тотышырга кызың булмаса, җил белән култыклашасың.
Сагынганмын икән боз исен.
Каток кайда да бер инде: дәртле музыка, конькиларның сызылып китүе, йә сокланып, йә куркып кычкырып куюлар – болар бар да таныш авазлар букеты, ә бала-чага чыр-чулары шул букетка үрмә гөл булып урала.
Онытылып, шуып барганда аркама кемдер учы белән сугып куйды. Карасам, майор Шаһиморатов елмая, затлы спорт костюмыннан, янәшәсендә чибәр генә ханым бала җитәкләгән. Шаһиморатовның гәүдә торышы спортсмен икәнен сиздереп тора...

Икенче көнне ул безнең кабинетка төргәк күтәреп керде.
– Бу – сиңа бүләк, – ди. Сүтеп карасам... Өр-яңа спорт костюмы. Кичә, катокта минем сәләмәрәк киемгә кыеклап кына күз төшереп алган иде шул... Рәхмәттән кала нәрсә әйтим инде. Майор Шаһиморатов шундый бүләк
бирә алуына үзе дә шат.
– Катокта бөтен кызлар мине сырып алачак хәзер, – дим.
Ул чыгып киткәч, карыйм, төргәк эчендә тагын бер төргәк бар. Теш пастасы
сыман калын-юан тюбиклар. Болар – самолётта, ун чакрым биеклектә алтышар сәгать очкан чакта тәмләп кую өчен махсус паёклар икән. Тюбикның берсен кысасың – стакан тулыр-тулмас борщ савылып чыга, бер сынык ипи белән ашап куйсаң (аның тәмлелеге!), җыбылҗык исле ашханәгә барып торасы да юк. Икенче тюбикны кысасың – хуш исле шоколад ишелеп төшә. Өченче тюбикта – какао.
Тора-бара штурман милләттәшләр мине бөтенләй «аздырдылар», өстәлем тартмасында затлы тәгам тыгызлап тутырылган шундый тюбикларга урын җитми башлады.
***
Барановичи шәһәренә тагын бер тапкыр командировкага барырга туры килде. Бу юлы да ЛИ-2 самолётына утырдык. Бу юлы да дивизия командиры үзенең яраннары белән барды. Генерал Дудаковтан аермалы буларак, полковник Жихарёв бөтенләй башка, командарм рухы аның бөтен гәүдә торышыннан бөркелеп тора. Самолёт салонына кереп, түргә үтүгә үк, ул аерып торучы пәрдәне тартып, ябып куярга әмер бирде. Штурвал артына утырмады шикелле. Чөнки бу самолёт аның өчен ишәк җигелгән чытыр арба кебегрәк тоеладыр...
Барановичи аэродромына төшеп утыргач, ишек ачылуга мин кыбырсып, урынымнан тордым да, чыгарга дип бара башладым. Шулчак арттан Жихарёвның корыч тавышы, үткен сөңге булып аркама кадалды:
– Товарищ солдат, вернись!
Мин урыныма кире ничек килеп чүмәшкәнемне дә сизми калдым. Бераздан яраннары белән үтеп киткән Жихарёвның җиле генә тиеп калды. Ул арада ишетәм, нәкъ теге чактагыча, ярсып, оркестр уйнап җибәрде. Мин аны Советлар Союзы Герое буларак, Дудаковны гына шулай каршылыйлардыр дигән идем, дивизия командирын сәламләү ритуалы икән бу...
Барановичида безгә катастрофага эләккән ТУ-22 самолётының хәрабәләрен күрсәттеләр. Өлкән лейтенант Вакарин, дулкынланудан, сулышына төелеп сөйли:
– Күз алдымда булды бит, – ди. – Экипаж командиры белән дус идек. Очыш алдыннан футбол хакында сөйләшеп утырдык. Кузгалганда кабина тәрәзәсеннән кул болгады. Күз алдымда бит... Күтәрелеп киткәч, унбиш секундтан... коточкыч шартлау... күз алдымда бит... төшеп кадалды.
Гадәттә, очучылар катапульта вакытында, креслосы-ние белән, снаряд кебек уналты метр биеклеккә оча. Болар секундлар эчендә, әлбәттә, катапульта ясарга өлгерә алмаганнар. Ә штурман исә кнопкага басып өлгергән, аска очкан, әмма парашюты ачылырга биеклек-ара җитмәгән, җиргә бәрелеп чәпәлгән.
Тимер чыбыклы магнитофон исән килеш табылган. Анда экипаж командирының «Куда задрал нос ё....мать!» дигән кычкыруы гына язылып калган булган.
Штурманның ямьшәйгән креслосы бер кырыйда ята. Самолётның кабыргасы эчтән ишелеп-ишелеп сузылган меңнәрчә электр чыбыклары белән тулган. Хәйран калмалы, бу кадәр хикмәтле приборларны, бу үткәргеч чыбыкларны җыеп, тоташтырып бетерергә нинди баш, акыл-зиһен җитмәк кирәк.
Туксан тоннадан артык авырлыктагы самолёт җирдән аерылып күтәрелгән чакта, иң хәтәр мизгелләрне үтә. Штурвалны тән сизгерлеге белән генә үзеңә таба тартмасаң, «угол набора высоты» бозылып, самолёт секунд эчендә кисәкләргә таркалырга мөмкин.
Очышын мәңгегә җуйган самолёт хәрабәсен карап йөргәндә әллә нинди уйлар башка килде. Кешедәге ашкыну, тәвәккәллек, үз-үзен аямау, дуамал көчне егәрләргә тырышу һәм... фаҗига. Бу хәрәкәт гел шулай кабатлана тора, азагы да, тукталасы да юк... Шайтани омтылыш...
Миңа үзебездәге ТУ-16 самолётының һәлакәткә дучар ителеп, егылып төшүе хакында материаллар бирделәр. Самолёт җир өстеннән үткән юлның сызымын сызарга кирәк иде. Ни булган, нинди сәбәптән ике турбинасы да ун мең километр биеклектә тынып калган? Моны ачыклау өчен, гадәттә, электр, ягулык һәм башка төрләр буенча махсус белгечләрдән комиссия төзелә.
Самолёт (ярый әле бомбалары булмаган) кинәт сүнеп, электр тогы беткәннән соң, күпме генә тырышып карасалар да, кабаттан худка җибәрә алмаганнар. Бердәнбер юл калган, самолётны акрынлык белән түбәнәйтә бару (планирование)...
Кырга төшеп, зур тизлек белән карлы җирне сөреп барган вакытта кабинага җир укмашкан кар кантары бәреп керә, уң очучының аягын кысып имгәтә. Буынсыз калып, тирбәлеп барган шассилар, җиргә килеп бәрелүгә, канатны тишеп, өскә бәреп чыгалар. Самолёт ике километр буена буразна сызып барганнан соң, олы гына салам эскертенә терәлеп туктап кала.
Өч метрлы ватман кәгазенә менә шул самолёт үткән юлны, кайсы төштә нинди деталь төшеп калганына кадәр бөртекләп схема-рәсем эшләдем. Комиссия әгъзаларына ул катастрофа сәбәпләрен ачыклап, йомгаклау җыелышында күргәзмә әсбап буларак эленде.

 

Капитан Комбаров
Бүген эш бик җитди, катлаулы булырга ошый. Хикмәт шунда: дивизиянең реаль картасы бар икән. Ул штаб начальнигы сейфында саклана. Аны биш елга бер дөнья яктысына чыгарып, төзәтмәләр кертеп, яңага күчерергә кирәк, имеш. Картаны эшләгәндә кабинет ишеген эчтән бикләп, хәтта, күрше кабинетлардагы офицерлар да кертелмәскә тиеш.
Сейфка сыярлык итеп бөкләнеп, таслап куелган картаны подполковник Журавлёв алып керде. Нәкъ безгә кирәкле меридиан, параллельләр кергән өр-яңа, чиста карта секреткадан алынып, минем өстәлгә җәеп салынган иде инде. Итәкләре өстәлнең як-ягына салынып торса да, картаны биниһая зур димәс идем...
Таныш шәһәр исемнәре, елгалар... Сугыш!.. дигән хәтәр әмер яңгырауга бу шәһәрләр, күперләр бомба шартлаулары астында калачаклар бит инде.
Карта өстенә иелеп, искесен кырыйга куеп, эшкә керешәбез. Бүлмәдә дүртәү – подполковник Журавлёв, ике капитан – Комбаров һәм Астафьев. Дүртенчебез – мин.
Төш җитәрәк ишек кактылар. Журавлёв үзе барып ачты. Калын портфель 
тоткан полк секретчигы килгән. Автоматлы сакчысы коридорда торып калды. Секретчик алып килгән карталар күрше өстәлләргә җәеп салынды. Аларның реаль карталарыннан да мәгълүмат алу, чагыштыру кирәк икән.
Шулай итеп, бөтен акылны туплап, яңа карта йөзенә яңа мәгънә кертү бара.
Бераздан Журавлёв һәм Астафьевны каядыр чакыртып алдылар. Кабинетта җаваплы булып капитан Комбаров калды. Мин реаль картаның искесен төреп, башка карталар янына куйдым, эшләнә генә башлаган яңасы өстенә кәгазьләр каплап, төшке ашка киттем.
Ике сәгатьтән килсәм... бүлмәдәге офицерларны танымый торам. Капитан Комбаров картаеп киткән шикелле, пешеп чыккан йөзенә күгәрек төс кергән, хәтта, чәчләре дә хәлсезләнеп маңгаена ябышкан. Капитан Астафьев та берни дәшми, ишекле-түрле йөренә. Подполковник Журавлёв та кереп, кырку тавышын күтәреп, ниндидер ымлыклар кычкырып чыгып китте.
Хикмәт шунда: иске реаль карта юкка чыккан. Көпә-көндез. Кабинеттан. Җаваплы булып капитан Комбаров калган иде бит. Ул нишләргә белми, бәргәләнә бичара.
Сизенәләр, полк секретчигын эзлиләр. Дүрт сәгать буена «совершенно секретно» мөһере алган (бер җөмләсе өчен егерме биш елга хөкемгә тартырга мөмкиннәр) реаль картаның язмышын ачыклый алмый тордылар.
Штаб начальнигы Шестопал гадәттән тыш хәл турында дивизия командирына җиткергән. Дүрт сәгатьтән соң, ниһаять, ачыкланды. Капитан Комбаров полк секретчигы портфеленә бүтән карталар белән бергә реаль картаны да салып җибәргән икән...
Автоматлы сак астында янәдән полк секретчигы пәйда булды, реаль картаны тотып, капитан Комбаров, ашыгып штаб начальнигы кабинетына кереп китте.
Бер сәгатьтән приказ әзер иде инде. Капитан Комбаровны өлкән лейтенант дәрәҗәсенә төшереп, егерме дүрт сәгать эчендә бүтән частькә күчерергә, диелгән иде анда.
Капитан Комбаров бүтән күренмәде. Кызганыч, шулкадәр ипле, юаш кеше иде бит ул. Хатыны, мәктәптә укучы улы бар икән. Әмма хәрби кануннар катгый, әгәр дәүләт серенә карата әз генә хилафлык китерәсең икән, берни белән исәпләшенми, тапланасың икән, аклана алмыйсың...
Кинәт үлеп киткән кебек тоелды ул миңа. Мондый тетрәнүдән соң ничекләр сыгылмый калыр да, ничекләр тураер бу кеше, дип уема керә дә сызландыра... Ә тормыш дәвам итә. Берничә көндә яңа реаль картаны да төгәлләп чыктык. Эш отыры катлаулана барган саен мине котырта, көч бирә, шуны җиңеп чыгасы
килү дәрте яшәвемә мәгънә өсти шикелле...

 

Госпиталь
Ярамый шул бәрәңгегә өйрәнгән ашказанын кинәт кенә артык тәмле ризык белән сискәндерү. Сигезенче март тирәләрендә ашханәгә бер дә бармыйча, Офицерлар йорты буфетында да, кабинетта да шоколад капкалап, кофе-какао кебек бүтән меридианнан килгән хуш исле эчемлекләргә генә салынган идем – берничә көннән бәреп чыкты, тупас ризык тансыклаган ашказанымны нык рәнҗеткәнмен ахрысы. «Гастрит в стадии обострения» дигән диагноз куеп, мине шәһәр госпиталенә салдылар.
Баш табиб Маркинзонның хатыны Фрида Григорьевна палатада ятучы 
унлап егетне (һәрберебезгә халат, җиңел-кыска балаклы шаровар кигезелгән, хәрби дәрәҗәләрне белерлек түгел) дә бертөрле карый: фонендоскоп куеп күкрәкне, арканы тыңлый, аннары порошоклардан торган өч төрле дару бирә. Кәгазен ачып, шуларны тел өстенә саласың да, су белән юдырып эчкә озатасың. Бераздан рәхәт бер халәт аңны иләсләндерә. Изрәп караватта ятам, түшәмдә әкрен генә люстра әйләнә. Бүтәннәргә күз кырыен төшерәм, алар шуны ук кичерә микән, әмма сорарга кыймыйм.
Көндезге аш вакытында өстәлдәге савытка үрелим дим, ә ул ерагая бара, ерагая. Компотлы стакан күз алдымда юанайды, мин аны бүрәнә тоткан сыман, ике куллап колачларга җыенам. Авыру шулай буладыр инде, дип, бүтәннәр сизмәсә ярар иде дип куркам.
Өч көн буе шундый хәл кичердем. Ниһаять, дүртенче көнне... палатада бик көйсез, гел тавыш чыгара торган, дуамал холыклы грузин егете бар иде, шул Фрида Григорьевна кергәч, тавыш чыгарды бит:
– Сез нинди дару биреп агулыйсыз мине?! Күз алдында бөтен нәрсә әйләнә, туктата алмыйм!
Баксаң, палатадагы бөтен егетләр дә шул халәттә интегә икән. Чөнки барыбызга да бер үк төрле порошоклар бирәләр бит.
Моны белгәч, Фрида Григорьевна каушап калды. Шуннан соң порошокның ике төрен генә бирә башладылар. Боларын гына эчкәч, тәндә бернинди үзгәреш сизелми – күңелсез булып китте. Теге грузин егетенә ачу да килеп куйды. Әйтмәскә иде бит, әйләнсен иде дөньясы, әйләнәсе килгәч... Рәхәт иде лә күзәтеп ятуы...
Госпитальнең бөтен табиблары да яһүд милләтеннән. Медсестралар белән җыештыручылар гына белорускалар. Аларның үзләренчә сузып, кычкырып сөйләшүләре әллә каян яңгырап тора.
1 апрель көнне, хәлне белергә дип, яныма Валя, Рая, Люба һәм Володя Комаров килделәр. Тәм-томнар алып килгәннәр.
Коридорның фикус гөлләре ышыклаган аулак бер урынында, нигъмәтләрне уртага куеп, сыйланып алдык. Баллы нәрсәләрдән курку бетмәгәнлектән, мин печенье генә капкалап утырдым. Китәргә дип кузгалышкач, Володя мине читкәрәк алып китеп, шаккаткыч яңалык әйтте: бүген Оборона министрының приказы булган. Киләсе елдан армия хезмәте ике елга калдырылачак икән. Ә без, өченче елга чыкканнар арасыннан утыз процент солдат демобилизациягә эләгәчәк, имеш.
Мин, бу хәбәргә ышана алмыйча, тынсыз калдым. Беренче апрель, алдау көне, дип, Володяны чыгырыннан чыгардым.
– Приказны үз күзләрем белән күрдем. Менә ипи тотып «ант» итәм дип, – печенье сыныгын күрсәтә. – Их, ике ел ярым гына хезмәт итәчәкбез бит, тиздән – өйгә! – дип, Володя мине кочаклап, дер селкетә. – Гафу ит, авыру икәнеңне онытканмын, – ди.
– Нинди авыру?! Бу хәбәр – үзе бер бальзам, мин җен кебек таза хәзер!
Үзем генә калгач, җан тарыга башлады. Киңлеккә сусап, тәрәзә катына килдем. Бөтен нәрсә мәгънәсен җуйды: дару исләре, палаталар, медсестраларның ак чагылышы, бөресе тулышкан каштан ботакларының тәрәзәгә үрелүе...
Йөрәк ашкына. Миңа сәламәт икәнемне исбатлап, моннан тизрәк чыгарга кирәк. И җүләр, әйтерсең лә казармаңа кайтуың иреккә чыгуга бәрабәр. Мин утыз процентка эләгү өчен кичекмәстән үземне әзерләргә тиешмен!

Ә бит бүгеннән башлап, һәр солдат мин кайтып китәчәкмен дигән ышаныч белән яши башлаячак хәзер...
Утыз процент ... Уннан – өч, йөздән – утыз, меңнән – өч йөз кеше... Мин бу бәхетле санга эләгәчәкменме?
Язмыш атына ышанам, ул үзен тышаулатырга ирек бирмәс...
Ике көннән инде мин штабта, үземнең эш кабинетында идем. Тиз генә Мәскәүгә В.И.Суриков исемендәге сәнгать институтына укырга керү шартлары турында сорап хат яздым. Әгәр язу килсә, армиядән алданрак котылу өчен җирлек булмасмы дип талпыну инде бу...
Язмышны хәл итүдә иң төп кеше – штаб начальнигы – полковник Шестопал. Аның әмереннән тора. Шестопалның кәефен күтәрерлек, исендә калырлык ни дә булса эшли аламмы? Уйланам. Маңгай җыерчыклары – рельслар. Алар өстеннән уй поездлары уза. Дивизиянең елъязма-истәлек альбомына керәсе фотоларны карап чыгам. Шестопал кергән унлап фото бар. Шуларның берсе – пионерлар каршында, кызыл галстук тагып, честь биреп торганы – иң шәбе. Моннан картина эшләп карарга була ич!
Ватман битен стенага беркетеп куям. Фотоны диапроектор аша төшереп, форматын көйлим. Миңа Шестопалның йөз рәвешен генә алып калырга кирәк... Калганы – минем фантазиядән тора...
Алгы планда – честь бирдермичә генә, пионер галстугы тактырмыйча гына... полковникның сурәтен калку итеп бирәм. Артта – самолётлар, һава лачыннары – үзебезнең «ТУ»лар.
Мин бу рәсемне шулкадәр бирелеп, беркемгә күрсәтмичә, төнге сәгать уникеләргә кадәр калып, күңелемне салып, берничә көн буена эшләдем. Башта карандаш белән, аннары тушька күчеп... Чын гравюра, кыр-кырларында ак полоса калдырылган картина бу – шәп килеп чыкты.
Үзем дә сокланып, карап алам да, яшереп куям. Берничә көн шулай кабатланды. Кемнеңдер кулы кагылыр, юк итәрләр сыман шөбһәләнеп, эшкә килүгә, рәсемем шкафта төрелгән килеш урынында торамы, дип тикшереп алам.
Мәскәүдән, Суриков исемендәге сәнгать институтыннан җавап бик тиз килде. Анда керү имтиханнары, кабул итү шартлары тәфсилләп язылган иде (русский язык и литература – сочинение, и устно, история народов СССР). Нәкыш һәм графика факультетына керүчеләргә: нәкыш, рәсем, композиция буенча осталыгын расларга җитмеш сигез сәгать вакыт биреләчәге әйтелгән.
Хатның иң мөһим урыны азагында иде: документлар 1 июньнән кабул ителә, имтиханнар – 11 июльдән диелгән.
Капитан Астафьевка, уңай форсат табып, Шестопалга багышлап ясалган картинаны күрсәттем. Ул, эчкерсез кеше буларак, күңелендәген яшермичә:
– Шәп чыккан бу. Үзенә күрсәтергә кирәк. Җае чыкканда мин аңа әйтермен, – диде.
Мин, аның сүзендә торасына һич тә икеләнмичә, Мәскәүдән килгән язуны чыгардым. Ул игътибар белән укып чыкты да:
– Моны башта Журавлёвка күрсәтик. Алдан аның белән киңәшү зыян булмас, – диде. – Аның алдына Шестопал рәсемен чыгарып салма. Көнләшер... Подполковник Журавлёв, кыбырсык, җитез холыклы буларак, үз кабинетында гына йомылып утырмый, берәр күрсәтмә бирергә дип безнең кабинетка көненә унар тапкыр бәреп керә. Бер керүендә капитан Астафьев минем хакта сүз кузгатты. Журавлёв тыңлар-тыңламас кына торган кебек
булды да:
– Найди себе достойную замену. Иначе – никуда! – дип чыгып китте.
Бу хакта мин үзем дә борчыла идем инде. Володя Комаров кайсыдыр полктан бер егетне тапкан да иде, танышырга һаман җай чыкмый торды.
Беренче елын хезмәт итә торган ул егет Мәскәү өлкәсеннән – Люберцыдан булып чыкты. Виталик исемле. Авызы белән сулавын исәпкә алмаганда, ярыйсы гына кыяфәтле егет күренә. Оператив бүлеккә алып кереп таныштырыр алдыннан мин аңа парикмахерга барып чәчен төзәттерергә, гимнастёркасын юарга, хәзергә парад мундирын киеп килергә куштым.
Башта ул ипле-тыныч кына йөрде. Кулы каләм тота белә. Лозунг пероларын йөртүе дә өметле күренә. Тик бер җитешсезлеге бар: ул тотынган җирдә ак кәгазь йөзендә тап кала. Кара тушь белән эш итә башладымы – уйламаганда пычратып куя инде. Аның һәр хәрәкәте минем йөрәк аша уза, тагын берәр ярамаган нәрсә чыгармасын дип, ут йотып торам. Аның ярты юлда азаплап калдырган сызымнарына эштән соң калып, үзем тотынам.
Күз уңында булсын дип, Виталикны полктан үзебезгә – идарә ротасына күчерттем. «Бүре баласын бүреккә салсаң да, барыбер, урманга карый» дигән кебек, буш вакыт булдымы, үзенең полкына китә дә югала, җитмәсә «салып» кайтып керә. Бусы инде безнең даирәдә күрелмәгән хәл. Хәмер килешми үзенә. Җил тегермәненә охшап китә – куллары, сүз куәсенә иярәм дип, гел бер-берсен куышып, әйләнгәләп, чәбәләнеп тора. Борыны бөтенләй тыңкышланып, һава сулауны бөтенләе белән авызына ышанып тапшыра.
Аптырагач, шулай болагайланып йөргәндә, изүеннән буып алып, мин бу малайны стенага дыңкыдым:
– Тагын бер күрсәм, «салып» кайтканыңны... Башыңны сугып ярам! – дип кычкырдым.
Көннәр үтә тора. Кайту хыялы бөтен аңымны биләгән. Майор Железняк складына төшеп, туган якта рәссам-бизәүче булып эшләячәгемне әйтәм, кайбер кирәк-яракларга күзем кызганын яшермим. Ул, ике дә уйламыйча, миңа илле табак ватман кәгазе, күп итеп тюбиклы буяулар, бик нәзберек кылдан кытайлар эшләгән пумалалар бирә, бик кыйммәтле (50 сумнар тирәсе) әллә ничә данә циркуль, рейсфейдерлар җыелмасы салынган футлярны бүләк итә.
Мин боларны ике посылка итеп өйгә җибәрдем.
Володя белән шәһәр читендәге «кара базар»га барып, чит илдән кергән ак нейлон күлмәк алабыз. Бу инде күрелмәгән затлылык. Мин тагын Бобруйскида танылган оста тарафыннан тегелгән очлы башлы, биек, авыш үкчәле кара туфли сатып алам...
Май ае күбәләк кунса, күбәләкнең яланаяк эзе калырлык самими яфраклары, яшеллеге белән кайнап, Белорус җирен нурга коендыра башлады. Безнең парктагы танцы мәйданчыгына «җан» керде. Ял көне кичен, узган елдагыча, тар капкадан чуар киенгән кызлар бу якка агыла. Ә бу яктан гөмбә кебек бертөрле яшькелт киемле солдатлар килеп, танцы мәйданчыгында укмаша.
Безнең өч берлек – бөтерелмә итәкләре белән бу язга тагын да матураеп килеп кергән кызларыбыз – Валя, Рая, Любалар танцы мәйданчыгында аерым бер игътибарны җәлеп итә.
– Әйдә, Татар ия җирләргә алып китәм сине, – дим Любага.
– Куркам... – ди Люба.
– Сиңа анда кыен булыр шул, – дип, Люба белән килешәм. – Канлы, чи ит ашарга туры килер сиңа. Ук белән җәя тотып, бүре тиресе бөркәнеп йөрерсең. Шалашның менә дигәнен корып куярбыз.

– Безнең әнинең туган җирен мыскыллама, – дип сүзгә кушыла Рая белән Валя.
– Ул бит икенче... Татар белорусы...
– Син чын татар түгелдер... Киноларда күрәбез: алар бит кысык күзле, бөтенләй башка кыяфәттә...
– Кинода бит татар ролендә казакъ, кыргыз артистлары уйный.
– Нишләп алай?
– Кысык күзле кеше усал, явыз булып күренә. Ә татар явыз булырга тиеш...
Менә минем кебек.
Кызлар көлешәләр. Музыка кулларны кулга тоташтыра. Сулышка – сулыш.
Күзгә – күз. Тромбон тавышы йөрәккә бәрә.
Соңгы көннәремме монда? Китеп барырмын микәнни?
Алмагачлар, шашып, чәчәккә коена.
Кал, әйдә, монда кал, кал инде, дип ягымлы белорус язы җиңемнән тарта.
Калалмам ахрысы, кичер мине белорус кояшы, болай да инде хәтәр яу- сугышларда күпме татар башын салган бу җирдә. Ә миңа исән-имин кайту бәхете язсын Ходай...
Штабта гадәти эш көне иде. Сирәк була торган хәл: полковник Шестопал кабинетка килеп керде. Басып каршы алдык. Барыбыз белән дә кул биреп, күрешеп чыкты. Капитан Астафьев миңа ым какты. Тиз генә шкафтан теге картинамны алып, өстәлгә җәеп, тыңлаусыз ватман кәгазе бөтерелеп ябылмасын өчен, баш-башларына авыр әйбер куйдым. Капитан Астафьев:
– Иптәш гвардии полковник, күз салыгыз әле, – дип, Шестопалны минем өстәл янына алып килде. Ак кайма уртасында бәрхет кара төстә бик нечкәләп ясалган рәсемгә карап, Шестопал тын калды, ирен читенә елмаю җәелде. Аннары миңа күз төшереп алды, тагын рәсемгә текәлде дә:
– Моны миңа бүләк итәсезме? – диде.
– Сезгә... бер истәлек булсын дип...
Ул арада капитан Астафьев минем рәсемнәрнең газетада еш басылуын,
вакытында демобилизация булса, Суриков исемендәге институтка керергә теләвемне, тизрәк әйтеп калыйм дигән кебек, тиз-тиз генә сөйләп бирде. Мин институттан килгән язуны өстәл тартмасыннан алып полковник алдына куйдым. Игътибар белән карап чыкты:
– Анда мәктәпне быел гына бетергәннәрне алмыйлармыни, – дип искәртмә итеп бирелгән юлларны укып чыкты: (На дневное отделение принимаются лица, имеющие стаж работы не менее двух лет на производстве по специальности или рекомендацию среднего художественного училища).
Шестопал, сынап карагандай, бер тын сүзсез торды да:
– Алай икән... – дип сәгатенә карап алды. – Рәсем өчен рәхмәт. Мин аны рамга алдыртырмын. Бу миңа армия тормышыннан кадерле истәлек булып сакланыр. Артына кулыгызны куегыз, бәлки сез киләчәктә бөек рәссам булырсыз, – дип, елмаеп кулны кысты. Кул куеп, рәсемне бөтереп тотып, мин Шестопалны кабинетына кадәр озата бардым.
Бәлки бу – минем гомеремдә хәлиткеч көннәрнең берсе булгандыр.
Хәзер инде юлымда бер генә кантар борчып тора. Ул да булса, уйнаштан туган малай – Виталик. Аның һәр хәрәкәте минем йөрәккә кагылып уза. Бу сиңа полк түгел, бу – дивизия штабы, монда югары белемле офицерлар эшли, итәгеңне җыеп йөр, дип тыныч кына әйтеп тә, үгетләп тә, кычкырып та, маңгаена йодрык терәп тә карыйм – юк, аң соралмаган үҗәтлек ягына тиресе калын малайның.
Беркөнне үз полкына барып киләм дип киткән җиреннән сугышып кайткан. Маңгаенда яра эзе. Бу килеш штабка алып барып булмый бит инде, алып киттем моны Офицерлар йортына. Концертмейстердан яра эзенә грим салдырттым.
– Эшлисең килмәсә, мин киткәнче генә түз, аннары үзең карарсың, – дим. – Полкка кире кайтасым килми, – ди үзе.
Штаб офицерлары каядыр Украинага учениегә китәргә әзерләнә. Ыгы-
зыгы, һәр бүлектә ашыгыч эшләр өелде. Офицерларның үзара яшерен генә пышылдашып алуларын, нәрсәнедер белеп тә, әйтергә ярамаганлыгын сизәм, ниндидер астыртын шом канатларын җәя бара. Бу – мине куркыта, шиккә сала. Стенадагы картага карыйм: динозавр нинди этлек эшләргә җыена тагын? Бу шаукымда мин тапталып калмаммы?
Минем язмышка битараф йөргән сыман иде, полковник Журавлёв кабинетына чакырып алды да:
– Иртәгә китәбез. Сез дә без кайтканчы китеп барырсыз шикелле. Мин сездән канәгать калам, – диде, гадәти-кырыс чыраена саран гына елмаю төсмере чыкты. – Хәтерлисездер, декабрь аенда Мәскәүгә, Генеральный штабка җибәрергә дип биш плакат ясаткан идем...
(Ул плакатларны бик тырышып, әһәмиятле урыннарын төсләр белән бизәп, әллә каян күренеп торырлык итеп, армия кырыслыгына үземчә яңалык кертеп ясаган идем. Плакат астына «Исполнитель гвардии рядовой М.Галеев» дип кую – анысы мәҗбүри иде.)
– Мәскәүдән чылтыраталар бервакыт, ул гвардии рядовоегыз кайда хәзер, хезмәт итәме әле? – диләр.
– Нигә? – дип сорыйм.
– Плакатлары бик шәп чыккан, әллә соң үзебезгә алдырыйк микән... – диләр. Мин инде сүз башында ук чамалап алган идем. Юк, минәйтәм, ул демобилизацияләнде, дим. Жалко, дип сүзгә нокта куйдылар. Шул чакта сине коткарып калдым, димәкче булам. Югыйсә, бүген-иртәгә кайтып китәсе урынга... Пахал бы до тридцать первого декабря в Генеральном штабе...
Рәхмәт әйтеп подполковник белән саубуллашам. Кичен кабинетта офицерлар да: «Кайтып җитә алмасак...» – дип хушлашалар. Капитан Астафьев иңнән кочып, аркадан чәбәкләп саубуллашты. Болар бар да иртәгә учениегә кузгала. Мин дә тиздән китәм микәнни? Күңел ышанмый.
Ике көннән, 21 майда – приказ, штаб начальнигы Шестопал кул куйган, юл документлары әзер, ике сәгатьтән мин Минск поездына утырырга тиеш. Әйберләр җыелган. Старшина Осипенконы көтәм. Ул бер ай элек миннән кырык биш сум акча алып торган иде. Шуны кайтарырга тиеш. Володя Комаров – янәшәмдә, минем китү шатлыгыннан иләсләнгән акылны дөрес юнәлешкә кертеп йөри.
Килде, ниһаять, старшина. Нигә чырае гел кызыл микән дип уйлый идем, кырыйдан ышкылып узганда искәрдем: бит тиресе бик нәзберек, куе кан тамырларыннан тора икән. Ә поезд китәргә минутлар калып бара. Акылым – өермә. Шул өермә уртасында старшина Осипенконың төче елмаюы унике мәртәбә янып сүнде инде.
– Менә кырык сумыңны кайтарам. Биш сумы... Син үзегезнең якта алма үстермиләр дигән идең. Көзгә хәбәр сал, вагоны белән алып киләчәкбез! – дип ул киң итеп елмаеп куйды.
– Чё ты лыбишься! – дип үзе сыман әйтергә минем чират та бит... Биш тәңкәгә кул селкеп, җылы гына хушлашабыз.

– Йөгер штабка, Шестопал машинасы гына бар анда, сора полковниктан! «Гвардии» дип әйтергә оныта күрмә, онытсаң, тью-тью машина... – дип Комаров миңа юнәлеш бирә.
Мин, тыным-көнем бетеп, Шестопал кабинетының катлы-катлы ишекләрен ачып керәм:
– Товарищ гвардии полковник!
Сәгатемә чиртеп хәлне аңлатып бирәм. Ә ул гадәттән тыш сабыр.
– Әгәр гражданкада авырлыклар килеп чыкса, кире әйләнеп кайт, эш
табарбыз, – дип хәерле юл тели. Мин дә:
– Желаю Вам расти до генерала! – дим. Полковникның авызы ерыла. Шофёры – чөенке борынлы Кистер, һәрвакыттагыча, дәрте ташып торган
немецегете.«УАЗ»икнысикертепдиярлекурыныннанкузгата,казармагатаба кузгалабыз.
– Почётный круг вокруг казармы! – дип, Кистер бер әйләндереп чыгара. Бу аның яраткан гадәте, штаб каршындагы мәйданга чыгып баскан Шестопал тирәли дә ул почётлы түгәрәк ясап килеп туктарга күнеккән. Ә Шестопалга аның бу гадәте ошый иде.
Әйберләрне Комаров белән машинага салып кузгалабыз. Күрәм, аэродромда эшләүче егетләр волейбол уйныйлар. Тәгәрәп киткән тупларын таптатмыйм, дип Кистер шып туктады, мин тиз генә төшеп, туп артыннан килеп җиткән Михаил Царьков белән кочаклашып хушлашам.
– Привет передай родным краям, земеля. Прощай, увидимся!
Ул арада әллә каян гына минем өстәлгә хуҗа булып каласы Виталик пәйда була. Онытып китеп барасы идем бит, чылбырын ычкындырып, бронза мөһерне кулына сонам. Озата барам, дигән була бит әле. Син минем ничә бөртек чәчемә агарырга заявка бирдең, тинтәгем, хуш!
Кистер безне урындыкларына калын затлы келәм түшәлгән машинасында, күздән утлар күренгәнче талкытып, ике урамны бер итеп, әллә инде йортлар аша да сикертеп, вокзалга китереп бушатты. Поезд китәргә җиде минут бар. Володя белән хат язышырга сүз куешабыз.
– Узган ел шушы перронда нәрсә дигән идең, мине озатырсың дигән идеңме? – Син беренче булгач, мин – икенче булырга риза, – ди Володя моңсуланып. Поезд кузгала. Соңгы вагонга кереп, арткы ишек тәрәзәсеннән килеп кул
болгыйм. Шпаллар артка таба йөгерә. Күзгә яшь килә. Китмәс борын сагына да башладым түгелме. Рәхмәт сиңа, Белорус җире. Күп нәрсәне аңламаганымны аңларга өйрәттең бугай син мине.
Плацкарт вагонда юлчылар бик аз икән. Дүрт урынга берүзем хуҗа. Шәп булды бу! Тәрәзәне шудырып ачтым. Башны вагоннарны ялап искән дуамал җилгә куйдым. Чәчне йолкый, яңакны чәбәкли, баштагы уйларны җилгәрә... Җилгә уралып, еллар күңелгә бәрә.
«Минме мин?! Ике ел ярым гомер эчендә бер карышка булса да үсә алдыммы мин? Әллә соң ничек киткән булсам, туган якка шул ук хәлдә кайтып бараммы?»
«Нишләп син үзеңә кимсетеп караучыларга иң борынгы, бөек халыкның улы икәнлегеңне кычкырып әйтә алмадың?!
Моннан ничә мең ел элек Баба (Бабай) Аллага табынган Таргитай уллары, өч бертуган патша – Илбаксай, Колаксай, Арпасайлар сак-скиф-сармат илләре төзеп дөньяга исемен яңгыратканнар. Скифлар җиһанда беренче булып ук-җәя, карабаир юргаларда үрә басар өчен өзәңге уйлап тапканнар».
«Япан дала курганнарында алтын-көмештән тиңдәшсез сәнгать җәүһәрләре калдырган сак-скиф-сарматлар турында кемнәр белми?»
«Европаның ничә халкы телендә дастаннар багышланган бөек Атилла оныгы икәнебезне кемнәр белми?»
«Өч җирдә, өч болгар дәүләтен төзегән нәсел атасы – Кубрат ханның оныгы икәнебезне кемнәр белми?»
«Үзеннән соң дүрт улын тулы бер кыйтгада дүрт мәмләкәт төзеп калдырган Чыңгыз хан оныгы икәнебезне кемнәр белми?»
«Евразия киңлекләрендә – күпме елгалар татар исеме белән ага; күпме урман-тайгалар татар исеме белән шаулый; күпме дала-үзәннәр татар исеме белән офыкларга тоташа; күпме тау-кыялар татар исеме белән күккә чөелә!»
«Нигә син боларны бөтен буеңа басып яңгыратмадың?»
«Ничек әйтим! Мин боларны белми идем бит: мине хәтерсез, уйсыз итеп тәрбияләделәр».
«Тарихны белмәгән кешене мыскыллап та, көлеп тә, рәнҗетеп тә була». «Тарихны белмәгән кеше тамак ялына денен дә, динен дә, телен дә сатачак». «Үзен дә, телен дә, халкын да яклый алмаган тарихсыз бәндәне бүрек
белән бәреп тә йөзтүбән аударып була... Ул – тамырсыз агач кебек, күбәләк җиленнән дә егыла».
«Аклану – мескенлек».
«Бары бер юаныч кала: белмәвеңне белү – белемгә омтылуга беренче адым...»
***
Мәскәү мине битараф кочагын җәеп каршылады. Метрога чумып, җир астыннан «Комсомольская» тукталышына кадәр барып, Казан вокзалына чыктым да, әйберләремне саклау камерасына урнаштыргач, ике кулымны рәхәт селкеп, урамны тутырып агылган кешеләр елгасына кушылдым. Магазиннарга кереп, үземә яңа киемнәр ауларга кирәк. Калдырып киткән иске киемнәрем мине көтә-көтә саргаеп беткәндер инде.
Затлы магазиннарда җансыз курчак кебек салкын күзле сатучы кызлар мин солдатка бик илтифат итмиләр. Сораган әйберне карчыга томшыгы кебек кәкрәеп сузылган озын тырнак очлары белән эләктереп, теләр-теләмәс алдыма куялар. Мин күк төстәге шакмаклы лавсан чалбар алам. Балак очлары кайтарып тегелгән. Иске модага карый инде бу. Шуңа күрә арзанрак та. Шундый ук төстәге эшләпә сайлыйм. Уртасына энҗе бөртеге эләктерелгән кара бант – монысы нейлон күлмәк заказы... Шакмагы үз төсеннән чыккан свитерга күзем төшмәс борын кул сузыла.
Шулай итеп, Сабан туена әзерлек Мәскәүдән башланды.
Казан вокзалына кайтып, икенче катка, хәрбиләр өчен генә эшләп торган ательега керәм. Ике ханым утыра. Стеналарга, бөтен җиргә эреле-ваклы хәрби киемнәр эленгән. Лавсан чалбарны чыгарам.
– Балак очын турайтып, клёш ясап бирегез, зинһар, – дим.
– Биш сум һәм шоколад. Бер сәгатьтән әзер булыр.
Валя дигәненә аңлатып бирәм: балакның үкчә ягы бер сантиметрга озынрак
булсын, – дим. Валя дигәне миңа «Ишь ты» дигән кебек сынабрак карап куя. Хакы белән килешеп, чыгып китәм. Вокзал мәйданчыгында кара погонлы, шактый «йончыган» мундирлы солдат җиңемә кагыла. Тавышы, кыяфәте
шундый мескен:

– Мин бөтен акчамны урлаттым. Калугага кайтырга кирәк. Ярдәм ит, зинһар, ялынып сорыйм, – ди. – Менә хәрби билетым, адресны язып ал, кайту белән җибәрәм бурычымны...
– Кирәкми, миңа җибәрәсең бит, минем адресны язып ал, – дип, мин хәрби билетымны чыгарам. Мәскәүдә алдану уенының мондый алымы да бар икәнен уйламыйча, биш тәңкәне чыгарып бирәм. Рус егете түбәнчелек белән, билдән бөгелеп, кат-кат рәхмәт әйтеп китеп бара. (Күзгә карап алдаганнарны кичермим. Ничә дистә ел үткәндер, шул солдат кисәге кайчакларда искә төшә дә... их, егет, мине алдарга ярамый бит, нинди казаларга юлыктың микән, дип аны кызганып куям.)
Бер сәгатьтән керәм ательега, эшләп куйган Валя ханым, киеп карыйм – гаҗәп инде. Лавсан чалбар наят утыра, уң аяктагы капрон оекбашны тишеп, баш бармак йомран кебек башын калкыткан, Валя ханым күргәнче, яшереп өлгерәм.
Яңадан галифе, күн итекләремне киеп, пәрдәле кабинадан чыккач, искәреп алдым: Валя ханым офицер кителенә погон тегеп утыра. Погон кырыеннан атлатылган җепләре күренеп бара.
– Рөхсәт итсәгез... – дип мин аның кулыннан энәне алам, карамый торыгыз, – дип, погонның ярты ягын тегеп чыгам. Бер генә җеп эзе дә күренми. Ябыштырып куйган кебек. Валя шаккатып карый:
– Ничек алай килеп чыкты? Галя, күр әле!
Икесе дә погонны тотып, тартып карыйлар, җеп эзе күренми. Шуннан мин бик гади серен ачам:
– Атлатып текмәскә, энәне чыккан эзенә кертергә кирәк, шул вакытта җеп күренмәячәк...
– Күпме эшлим, моны безгә берәүнең дә әйткәне юк иде әле, рәхмәт сиңа, – ди Валя ханым. – Шоколадың җиткән, акчаң кирәкми. Гражданкада тегүче идең мәллә?
– Мин – ювелир, һәр эштә, – дип, кызлар белән саубуллашам. Чыгып, саклау камерасыннан чемоданымны алам, шунда бер аулакта хәрби киемнәремне салып ташлап, Мәскәүдә алган чалбарны, шакмаклы күлмәкне, юка куртканы, эшләпәне киеп куям. Аякта – очлы башлы туфли. Хәрби киемнәремне таслап төреп, сеткага салып, туалетка кертеп, тәрәзә төбенә куям. Үпкәләмәгез миңа, дим. Яңа чакта мин сезне алып кайтып, ике мәртәбә авылымны күрсәттем. Хәзер инде, искердегез, котылыйк бер-беребездән...
Атлыйм вокзал мәйданыннан, туфлинең биек үкчәләре аякны чөеп-чөеп җибәрә, очып китәрмен кебек. Шулкадәр җиңел, рәхәт, җырлыйсы килә. Минме бу, дип үз-үземне капшап карыйм. Скафандрны салып, бүтән планетага эләккән кебек, ләззәти исерү белән, әрле-бирле йөренәм. Кешеләргә карыйм, уйламыйлар да, киемнәре нинди җиңел икәнен сизмиләр дә сыман...
Кофе эчеп, киләп сарып йөргәннән соң, тагын икенче катка менеп, ательега керәм. Теге ханымнар минем якка күз салыр-салмас кына:
– Что вам, молодой человек. Мы обслуживаем только военных, – диләр. Мин көлеп җибәрәм. Бу нинди җилсу егет керде соң әле, дип, бераз текәлеп карагач кына, танып алалар мине. Чәй өстәле янына түгәрәкләнәбез. Бер-беребезне күптән белгән кебек сөйләшәбез. Алар погон тегү сәнгатенә өйрәткән өчен миңа кабат-кабат рәхмәт әйтәләр.
Сәгать төнге унбердә Чиләбе поезды мине туган як тарафына алып китте.

 ***
Бер тәүлектән артык юлда талкыткан поезддан соң, иртәнге сәгать җидедә Бөгелмә автобусы мине туган авылым Балтачка керә торган тукталышта төшереп калдырды. Төнлә яңгыр явып узган. Бөдрә рәшәле кырлар парланып ята. Кер кунмаган язгы яфракларда кояш нурлары атына. Әллә нинди рәхәт хозурлык бу! Акылны исертеп баш әйләнә.
Чемоданымны, солдат капчыгын күтәреп бераз җир китүгә, артымда трактор тавышы ишетелде. Карыйм, алдына әллә нинди чытырманлы әйбер таккан зәңгәр «Белорусь» яныма килеп туктады. Кабинадан сикереп төшкән егетне танымыйм, без юк елларда буйга сикергән, ә ул таный, исемем белән эндәшә. Әйберләремне дә, үземне дә кабинага менгерешә.
Ике үр арасында барлыгын сиздерми утырган авылым, тау кашагасына килеп җитүгә, кинәт уч төбендәге кебек ачылып китте. Түбәләр, капкалар, эре чәчәкләре балкып утырган тәрәзәләр – бар да таныш, бар да якын...
Капка төбенә кайтып туктыйбыз.
– Ишегеңне ачмый тор, – дим егеткә. Тын гына күзәтеп торабыз. Игътибар да итмиләр. Әни ишегалдында тавыкларга җим салып йөри, әти баскычта тәмәке тартып утыра. Бераздан соң гына, аптырап, бу трактор нишләп безнең капка төбенә үк килеп туктады соң әле, дипме, кузгалдылар болар. Мин кабинадан сикереп төштем. Әни, гадәттәгечә, сабыр гына килеп, ирләрчә күреште. Әти, каушаудан, тәмәке төтене бөркеп, ютәлләргә тотынды.
– Менә – Белоруссиядән шушындый «Белорусь» тракторы биреп җибәрделәр, – дим, тәме онытылган туган телемдә «тавышлы» сүзләрем мәзәк чыга сыман. Бик тырышып, әйтәсе сүземне сайлап кына сөйләшергә инде. Югыйсә, татарчасын онытып кайткан булып кылана, дип мәзәк чыгаруларын көт тә тор...
– Сабан туена кайтып җитәр әле, дип күңелем сизгән иде аны, – ди әни.
– Минем дә төшкә керде, – ди әти.
Әти капканы ача. Менә ул, капка шыгырдавында – туган нигез пароле... Кай арада өйгә күрше-тирә җыелып өлгерде. Өч-дүрт өй аша гына яшәүче
Рәзинә апа да йөгереп килеп җиткән. Һаман шулай: беренче класс баласы кебек оялчан, бөтен эчкерсезлеге алланып, бит очларына бәреп чыкты:
– Синең белән киткәннәр берәү дә күренми, тагын ялга кайттыңмы әллә? – ди.
– Бетереп кайткан! – ди әни, шатлыгын яшерә алмыйча.
Күрешәләр, шаулашалар, кая солдат киемең, янарал булып кайтканыңны күрергә кердек, диләр.
Бөтерелә өй шатлыгы. Әни савыт-саба чылтырата. Әти елмаеп кына тора әлегә, әзрәк кәгеп алгач кына аның теленә былбыл куна, «Ул-лым» дип, җылы итеп эндәшә башлый.
Күрше-тирә түтиләр бер-берсен бүлдереп тормыйча, барысы берьюлы сөйләшәләр, шул ук вакытта тыңлыйлар да... И, сагынганмын икән мин бу операны!
***
Урау юллар тузанын коеп, еллар тышавын чишеп, бөтен уйларымнан кагынып, бүген менә сиңа таба барам. Башлап әйтергә нинди сүзләр сайлыйм, күңел аланында чәчелеп яткан мең-мең сүз арасыннан иң гадиләре телгә килә:

 – Сагынып кайттым, Фәниям!
Соңгы елда атна-ун көнгә бер килеп торган хатларыңда үз күңелеңә тирәнгәрәк яшеренә бара идең сыман. Ераклашумы бу миннән, яраклашумы бүтәнгә?..
Синең тавышың мине, ерактан торып та уята, күз карашың, ерактан торып та назлы эзәрлекли, йөрәк тибешең, ерактан торып та җан тибрәнешенә көйләнә; гомерлеккә шулай янәшәмдә юатучым да, уятучым да – син ул, син, дигән ышану белән яшәдем бит мин. Ә инде гомер сукмагында вакытлы тайпылулар, матурлыкка сокланудан тыела алмаган күңелнең үрсәләнеп алуы гына... Ялгышулар аша синең кадереңне аңлар өчен нәүмиз талпыну гына. Боларны мин сиңа сүзләргә төреп аңлата алмам ахрысы. Тагын менә, чирәмле ишегалдында, эңгер төшеп килгәндә, үзеңне күргәч, әйтеләсе сүз тәлгәшләре боегып калды да, күңел коесына төшеп китте.
– Сагынып кайттым... – дидем дә, – уенчыгы ватылган сабый сыман туктап калдым. Син дә кочакка ташланмадың.
– Тагын ярты елың бар бит әле. Нишләп иртә кайттың?
– Мин дезертир бугай, командир.
Саран гына елмайдың. Күзләреңнең миңа дигән уты чаткыланмый, нидән бу – сагаю салкынлыгы?
Теге вакыттагыча... төшемдә арабызга шуышып кара елан кергәне хәтергә килә. Мин аны таптап, сине кочакларга омтылам. Бөтен тән-рухың киреләнә, кулларың җавап бирми, күзләрең салкын...
– Синнән бизгәнмен икән. Шулкадәр чит син миңа, – дип башыңны читкә борасың.
– Бүтән берәүгә күз салдыңмы әллә?
Җавап хәвефле җептә эленеп тора да, өзелеп төшә:
– Нигә мин?.. Ул беренче булып күз салгандыр бәлки...
Нинди киң тоелган ишегалды тараеп, кысылып килә. Мин, дуамал хис ташкынын тыя алмыйча, капканы бәреп кенә ябып чыгып китәм. Каядыр барырга, бушанырга кирәк. Музыка тавышлары яңгырап торган клуб ягына тартылам. Кайный күңел. Мин шушылай ялгыз калыр өчен ераклардан кайтып төштеммени! Хәзер керәм клубка, авылның иң чибәр кызын урап алам!
Клуб ишеге төбендә егетләр, без югында буйга сикергән яшьләр инде болар... Ярый әле күрешергә дип тоткарландым беразга, кайнарланып килүемне сүндерә төштеләр болар. Сүзләре колакка керә, мәгънәсе тышта кала, минем аң-зиһен кыерсытылып, канаты сынган хәлдә, миңа хәзер юаныч, онытылу кирәк.
Арадан бер егетне читкәрәк алып китеп:
– Авылда иң чибәр кыз кем дип саныйсыз? – дим.
– Гөлсирин, – ди бу.
– Егете бармы?
Көлеп куя:
– Кыргый ул, – ди. – Озата баручылар булды, капкасына бәрелеп, маңгаен канатып кайттылар. Әнә ул, үзе дә килә!
Мин борылып карыйм. Куе чәч толымын баш түбәсенә урап куйган, балериналар кебек озын муенлы, төз гәүдәле кызый кыю гына атлап, сап-сары блузкасы, ак юбкасы белән төн караңгылыгын куркытып килә бу. Егет-җиләннәргә күз дә салмыйча клубка кереп китте.
Юк, күңел читлегенә тиз генә ымсындыра торган кош түгел бу! Моңа вакыт кирәк. Әгәр мин дә капкасына бәрелеп чигенсәм, бу егетләр каршында көлкегә калачакмын бит.

Юк, бүген мин бу кыргый кошка якын бара алмыйм. Тапталган мин, сындырылган, читкә тибәрелгән. Клуб ябылмаган килеш өеңә кайтып кит әле, кайчан күрелгәне бар мондый хәлнең...
***
Туганнан туган абыем – Рубис Себер якларыннан, Уренгойдан кайтып төште. Акча сугып, баеп кайткан. Мотоцикл алып җибәргән. «Өйләнергә иде, димләгән кызны Бөгелмәгә барып күреп-танышып кайтабызмы, синең күзең үткен, ошаса, тәвәккәллим», ди.
Киттек Бөгелмәгә турылап. Көн аяз. Мин Мәскәүдән алган яңа киемнәрем белән мотоцикл артында җил бәргәләгәнгә риза булып барам. Машиналар берән-сәрән генә күренә. Рубисның әле мондый көчле мотоцикл иярләгәне юк иде. Велосипед, мопед – шуның ишеләр генә. Юл шәп. Тизлекне арттырырга да була.
Салаязга җитәрәк, асфальт уртасыннан кара төтен бөркеп, масаеп килүче дәү МАЗ машинасы күренде. Болай да тар асфальтны тутырып, караеп килә бу. Сизәм, Рубисның аркасы тирләп чыкты, мотоциклны кырыйгарак алам дигәндә... бәләкәй генә чокырга эләгеп, алгы тәгәрмәч сикереп куйды да, Рубис руль тотрыклыгын тыеп кала алмады, мотоцикл ава язып, туп-туры МАЗ каршысына ыргылды. Әле генә хозурлыгына чумып барган кояшлы күк йөзе, яшел кырлар, минем кичә генә ерак аралардан кайтып төшүем – бар да үкенечкә каламыни, дигән әллә нинди тетрәндергеч бәхилләшү сагышы – бер мизгелгә йомарланып, котылгысыз тизлек белән үлем каршысына суырылып керәчәк бит хәзер! «Их!» – дигән әрнүле ымлык кына юл өстенә чәчрәп калачак!
Ни хикмәт, Рубис авып барган мәлдә рульне каерып өлгердеме, машина торбасыннан бөркелгән эчкелтем сөремле төтен арасыннан чагылып киткән галәмәт зур тәгәрмәч, ышкыла язып, үлем җиле бәреп яннан узып китте. Авып бетә язса да, чытырдап тотынганлыктан, гәүдәләребезне селтәп атмыйча, асфальтны сыдырып барган мотоцикл аска төшеп, уҗымлы кырга чыгып, йомшак җиргә төртелеп тукталды. Бер мәлгә ни үле, ни тере хәлгә калып дөньяны гүя барлыйбыз: күктәге кояш шул укмы, без исәнме? Карыйм, кул аркасы сыдырылган, кан ага, лавсан чалбар балагы умырылып чыккан.
МАЗ машинасы ерак та китми туктаган икән, шофёры йөгереп килә.
– Сез исәнме? – дип икебезне дә күздән кичерде. – Ярый әле, Ходай саклаган... Минем дә баш Себер китә иде, – дип шофёр мотоциклны торгызышты. Сул ягында, аяк баса торган җирләре генә кәкрәйгән. Бүтән зыян юк шикелле.
Сөремле машина китеп барганнан соң да без уҗымлы кырда шактый утырдык әле. Андый чакта гел шулай: фаҗигале истәлекләрне барлап, үзеңнең исән калуыңа юанып аласың...
Аңга килеп беткәч, сәяхәтебезне бүлеп, кире кайтырга булдык.
Авылга төшеп, Фәнияләрнең бәрәңге бакчасы кырыена килеп туктадык. Әнисе – Фәимә апа ары башта, үзе киртә буенда гына бәрәңге матиклый.
Канлы кулны күрсәтәм. Кесәдән кулъяулык чыгарам. Фәния аны ерткалап кулны бәйли. Сизеп торам, «яратып» бәйләми. Бернинди җылы сүз, кызгану, ярага кайнар тынын өрү, хәлгә керү сизелми. Ә минем жәлләтәсем, юату сүзләре ишетәсе килә. Юк, миңа карата күңеле бозланган бит моның. Хатын- кыз каршында үзеңнең кирәгең булмауны тоюдан да мескен халәт юк. Бетте болай булгач, бар да бетте.

Мотоциклны бер тибүдә кабызабыз, кузгала башлагач, мин Фәниягә ачу белән:
– Сабан туена егетеңне алып кайт, мин дә ялгыз булмам! – дип кычкырдым.
Рубисның мәктәп елларындагы мәхәббәтен «яңартырга» Нурия янына, Чалтаймас авылына төшеп киттек. (Аның булачак балдызы Зимфирә чалбар балагының шакмаклы сурәтләрен җеген җеккә туры китереп, ертыгын шундый оста итеп тегеп бирде, җөй эзләрен берәү дә искәрерлек түгел иде. Мин ул чалбарны тагын ике-өч ел кадерләп кидем әле).
** *
Клубка чыкканда мин, Фәнияләр өе яныннан узмас өчен, аскы урамнан гына менәм. Бәлки ул үзе күренмәс тә иде, имтиханнарга әзерләнәдер, Мәскәүнең үзенә барып укырга кермәкче бит.
Клубта танцы бара. Музыка ритмына уралып, кызлар-егетләр иркен мәйданчыкка укмашканнар. Бер читтә, киеме, гәүдә тотышы белән горур балкып, Гөлсирин утыра. Туп-туры аңа таба киттем. Мондый кызны биюгә чакырмыйча ничек түзәсең. Аның чыкмыйм, дип кире кагу мөмкинлеген онытып җибәргәнмен лә... Юк, карышмады, урыныннан торып, озын бармаклы кулын минем учыма тапшырды. Магнитофоннан яңгыраган чит ил музыкасы безне төркем эченә суырып алды. Аның гәүдә-кул хәрәкәтләрендә ниндидер нәзакәтлелек бар. Чәчен, «су анасы» модасына ияреп, җилбәгәй туздырмаган, калын үрелгән толымын, баш түбәсе әйләнәли, шундый пөхтә урап куйган, ник бер тыңлаусыз чәч бөртеге үзен искәртеп торсын.
Гөлсирин миннән бераз кыенсынган да шикелле. Әйтүләренә караганда, мин аны кырыс-усал диебрәк күзаллаган идем. Ә ул әнә, озын керфекләреннән күз алмасына күләгә төшереп кенә сөйләшә.
– Кай арада үсеп җиткәнсең, мин күрми дә калганмын, – дигән булам.
– Сез...
Мин аны бүлдерәм:
– Нинди «сез», мин берүзем генә ич! Авылдашлар булып, гади генә сөйләшик әле.
– Алай әллә ничек...
– «Сез» диюең, якын итә алмам, дигән мәгънәне белдермидер бит? Гөлсирин, кызарып, ирен чите белән генә елмаеп куйды. Бу елмаю тыйнаклыгында киләчәктә ачыласы ниндидер сер канат кагынадыр сыман.
– Мин сезне яхшы хәтерлим...
– Тагын – «сез»...
– Юк, бу юлы «икегезне» димәкче идем. Көпә-көндез, урам уртасыннан барасыз икәү... Фәния апа белән. Син... велосипедта, ул – җәяү. Синең бер кулың рульдә, икенче кулыңны Фәния апаның иңенә куйгансың. Матур итеп, киләсез шулай янәшә...
– Ә син, яланаяклы кызый, койма ярыгыннан күзәтеп тордыңмы?

– Юк, капка төбендә, эскәмиядә утыра идем.
– Шул чакта, үтешли, сиңа борылып карадыммы?
– Юк инде, күрмисең дә...
– Их, белгән булсам соң...
–  Мин шунда бакчабызга кердем дә, яшеренеп кенә еладым. Нигә мин дә шулай йөри алмыйм, нигә мин һаман бәләкәй микән, дип еладым...
Гөлсириннәрнең өе клубтан әллә ни ерак түгел, сөйләшә-сөйләшә кайтып киләбез, капкалары турысына җитүгә, бер секундка да тоткарланмыйча, саубуллашам да, үзебезнең тарафка, түбән очка кайтып китәм. Капка төбендә әз генә басып торсам да, бу инде озатып куюга саналачак. Ә болай... кайту юлы бер якка булганга гына...
Тагын күрешкәч, сүзгә-сүз үрелеше шулкадәр табигый ялгана, ул бит үзе дә белмичә минем яралы йөрәкне дәвалый, үзе дә сизмичә, күңел тыны белән мине юата бугай...
Мин дә, үзем дә сизмичә, аңа ияләшеп барам түгелме?! Әмма, ияләшү сызыгын атлап чыгарга куркам. Юк, аның үз-үзен вәкарьле биеклектә тота белүеннән сагаю гына түгел бу... Куркуның асылында – хисләрне вакытында йөгәнли, нәфесне тыя белү гаделлеге ята. Уятырмын да мин бу кызыйны... аннары ул үкенеч ярында торып калырмы? Чөнки мине барыбер Фәния кыйбласы үзенә тартачак.
Солдат тормышы белән хушлашып, берәмләп-берәмләп кенә яшьтәшләр кайта башлады. Иң беренче Әхсән кайтып төште. Клубка чыккан көнне үк аның күз карашын яктыдан гына киенгән Гөлсирин өтеп алды.
– Ах, чибәр, каһәр! Кай арада җитлеккән бу?! Әтисе председатель иде бит без үсмер чакта. Нигә шул председатель кызларына гына чибәрлекне өеп бирә микән, Ходай, ә?! Бу – минеке, баста!
Күңелем төбендә ниндидер бер уй бөресе чатнап китсә дә, мин бер сүз әйтмәдем.
Икенче көнне Әхсәннең йөзе кара коелган иде.
– Кит аннан! Әллә нәрсә бит ул. Кыргый кәҗә! – дип Гөлсирингә үз бәясен бирде.
Хезмәт срогын бетереп, бездән шактый алда кайтасы Ирек тә, өйрәтелгән эте армиядә үлеп китүе сәбәпле, бездән соңрак кайтып төште әнә. Теге чактагы гайбәте өчен мин аңа бернинди дә үпкә белдермәдем, булган мәкер- низагларны еллар юып алып киткән инде. Әмма нишлисең, шикчел кешегә шик ябышырга гына тора бит ул. Тагын аңа үпкәләргә сәбәп табылды. Ерак җирләрдән кайтып, клубка беренче кат кергән көнне яшел погонлы Ирекнең сусаган карашы Гөлсириндә тукталды.
– Егет кисәге юкмы? Булса да чәйнәп ыргытам! Мондый чибәрлек өчен өзешергә дә була!
– Егете юк аның, – дигәч, Ирек аптырап калды. «Андый-мондый җитешсезлеге беленмидер бит?» – диде. Мин көлеп куйгач, ышанычын йодрыгына кысып:
– Мин аны озата барам! – диде.
Икенче көнне ул кызмача иде. Йөзендә тимгелләнеп, эчке ачуы утрау-утрау булып бәреп чыккан. Мине ул клубның аулаграк урынына алып китеп:
– Миннән көләргә уйладыңмы?! Нәрсә, кулга тотарлык кызлар сиңа гына дигәнмени! – дип, мине тупас кырлы сүзләр белән керендерә генә. Берни аңламыйча аптырап карап торам. Төшендереп бирде үзе: кичә ул Гөлсиринне озата барган да, шул ук «капкага бәрелеп», кайтып китәргә мәҗбүр булган икән.
– Минем якын иткән егетем бар, – дигән Гөлсирин. Ирек төпченә башлаган. – Клубта бергә утырдыгыз бит, әйтмәдемени? – дигән Гөлсирин.
Минем күңел рәхәт кытыкланып куйды. Шундый кыргый боланны, күзгә күренмәс җепләр белән бик сак кына үземә якынайта барганмын икән бит. Эчке ау дәртен нәүмиз калдырып, ул җепне өзәргә дә кызганыч, әмма, өзмичә дә булмый иде шул...

Дәвамы бар.

"КУ" 2, 2017

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев