Логотип Казан Утлары
Роман

Тәхетсез патша (дәвамы)

– Аңлашылды, Иоанн Васильевич, исәбең минем кул белән ут йөртү икән, ярар соң, без дә илгә калган имгәкле түгел, беләбез, сабыр соңында носрат4 бар, михнәт соңында рәхәт бар, кайгы соңында шатлык бар.

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

***

Бүлмәгә тыны-өне бетеп, Борис Годунов килеп керде. Күзләре – маңгайда, борын тишекләре чабыш атыныкыдай киерелгән, еш-еш сулый.

– Бу-у-у хак сүзме?

Бикбулат бу тәти егетне өнәп бетерми иде. Чөй сыймас һәр ярыкка борынын тыга, чамадан тыш әрсез, кыланчык. Ходай ыспайлыкны да мул биргән: ыспай буй-сын, ыспай төс-бит, ыспай сакал-мыек. Энәдән-җептән генә киенә, диңгез артыннан килгән илчеләрдән ким түгел. Кыз-хатынга шундыйлар кирәк тә инде, янында мәш киләләр. Ярый белә Годун, Иоанн үзе дә якын итә яшь боярны.

– Нинди сүз? – диде Бикбулат, сорауның тәхеткә бәйләнешен белмәгәнгә салышып, – аңлатыбрак сөйлә.

Әңгәмәне маэмай рәвешендә дүрт аякка мүкәйләп баскан Шамакай өзде. Яннарына килде дә чабатадай зур теле белән Борисның итәген ялый башлады.

– Кит моннан, ялмавыз! – дип, Годунов аны этеп җибәрде. Шамакай, эт кебек чиный-чиный:

– Ха-ха, кемсә үзенә-үзе тибенә, ха-ха, мин син булып кына күрсәттем ич, Алабай, Алабай – аргы якта ялагай, – дип такмакларга тотынды.

– Телеңә салынма, тинтәк, – диде Годунов, зәһәрләнеп, – күземнән югал.

– Алабай, Алабай – аргы якта ялагай...

Годунов соравына җавап алмыйча бүлмәдән чыгып китәргә мәҗбүр булды. Шамакай аны дуңгыз колагына охшатып йомарланган йодрыкларын селки-селки озатып калды.

– Ай-һай телең, – диде Бикбулат, – чама белер идең.

– Ул ярпачка бу гына аз әле.

Бикбулат сүзне озынайтып тормады, күзләре янә тәхетне сыйпап узды. Бу юлы тәхет Иоанн патша сурәтендә иде. Ирексездән тәннәре чымырдап китте.

Әйе, күпме бояр кан сыкты бу тәхет җирлегендә. Гөнаһсыз җөмлә өчен дә башыннан язучылар булды. Бер мәҗлестә мөхтәрәм кенәз Дмитрий Оболенский-Овечкин, ачуы чыгып, Фёдор Басманның колагына: «Без патшабызга гадел вә саф гамәлләребез белән бирелеп хезмәт итәбез, ә син тавыш-гаугаларың илә ярарга тырышасың», – дип пышылдаган, имеш. Басман бу сүзләрне патшага җиткергән. Иоанн моны үзенә мәсхәрә дип кабул иткән, күрәсең, чираттагы чакырулы әбәт вакытында исерек килеш кызып китеп, хәнҗәрен, Бикбулат монысына үзе шаһит, кенәзнең йөрәгенә батырды.

Бояр Репинин да шундый ук йөгәнсез тузынуның корбаны булды. Анысы да мәҗлес вакытында. Ул көнне Иоанн чамасын югалтып эчте. Йөзенә битлек ябып, сикергәли-сикергәли җыр сузарга ук тотынды.

Шумел камыш,

Деревья гнулись...

Шунда ук чытык чырайлы Репининны абайлап алды. Алпан-тилпән бояр янына килде дә битлеген аның йөзенә чумдырды. Репинин исә, бөтен даирәне шаккатырып, битлекне аяк астына салып таптады һәм әйте:

– Государь! Мин – боярин, Дума әгъзасы, мондый дуамал акылсызлыкны кабул итә алмыйм, – диде.

Патша кызарынды-бүртенде, хәтта ки көчәнүдән оятына көч килде: – Вон! Во-о-н!

Репининны типкәли-типкәли бүлмәдән куып чыгардылар.

– Мин сине дөньяда яшәтмим, имгәк, каян килгән фәрештә? – дип озатып калды аны Иоанн.

Иртәгесен боярның җансыз гәүдәсенә тап булдылар. Бу – вәхшилекнең дә аръягы, билгеле. Ләкин вәхши илнең халкы да вәхши. Шуңа күрә ул үз паштасының һәр гамәленә ләббәйкә итә, аңа мәдхия җырлый.

Замана!

– Галиҗәнап, тәхетеңә утыр! Бикбулат янә тәхеткә күз төшереп алды. Бу соң уен гына лабаса! Иоанн Васильевич кансыз дуамаллык белән бер үк дәрәҗәдә шаянлык вә наянлыкта да мөмтаз зат иде. Ул мөритләрен төрлечә сыный, төрлечә боргалый. Әлеге уеннан да уймак чыгарырга ярамый. Йөгәнсез башка нинди уй килмәс? Шамакай, кая барып бәрелергә белмичә, аптырап торган Бикбулатны җитәкләп диярдәй, җәнлекләр катына алып килде.

– Еланың – Аочанны сыйла, ач ачулы була. Ул Иоанның үзе кебек үк тузынырга маһир.

Бикбулат бу эбер-чебердән җирәнә иде.

– Бүген Гоханның чираты, – дип, җәнлекче читлектәге саргылт әрләнгә төртеп күрсәтте. Кит, шул әкәм-төкәмнәргә дә исем-ат кушканнар.

Җәнлекче әрләнне койрыгыннан эләктереп алды да елан куышына шудырды.

– Ризыгың тәмле булсын, Аочан! Бикбулат күзләрен йомды. – Аочан! Аочан!

– Кара әле, кара, – дип, Шамакай Бикбулатны кымтырыклады, – менә бу ичмасам манзара! Бикбулат күз арасыннан гына читлеккә текәлеп алды. Елан, гүя дилбегә, чуаланып беткән, агач кашыктай тукмак башын койрыгы өстенә салган да әрләнгә баккан. Тегесе, дер-дер калтыранып, үз язмышын көтә.

– Аочан! Аочан! Хезмәтченең өзгәләнүен ни сәбәпледер елан колагына да элми. Аһ, еланның колагы юк лабаса!

– Изге эшне вакытында тотмасаң – явыз эшкә, явыз эшне вакытында тотмасаң, изге эшкә әйләнер, – дип пышылдады Шамакай.

Бикбулат җепшек борынын гына тарткалап куйды.

Сарай халкы иртәнге тамашаны күреп хәйран калды: бу ике мәхбүс мәхлук авызларын авызга терәп, ләззәти рәхәтлеккә талганнар иде.

– Күк йөзендә хәзер синең кояш, галиҗәнап, – диде Шамакай, – ки, Мономах бүреген! Чукынып кына китсенсәнә: ике үләсе түгел, җә тәхет, җә ләхет! Бикбулат, таҗын киеп, тәхеткә менеп кунаклады.

Икенче баб. Хуш, җәберле адәм!

– Кенәз Московский Иоанн Васильевич! – дип кызарып-бүртенеп игълан салды мөнади бояр.

Бикбулат, өреп очыргандай, тәхеттән мәтәлеп төште. Нишләмәк кирәк, сөт кибәр, гадәт калыр, ди. Уңайсызрак туры килде, күрәсең, башы тәхет аягына килеп орынмасынмы. Һәм айнып та китте. Башына: «Нишлим мин, ә?» дигән уй килеп эленде.

Әйе, Иоанн түгел, ә ул, Симеон Бекбулатович, тәхет иясе ич!

Тәүге шәрәфле боерыгына имзасын беркетте, әнә. Ниһаять, затлы нәсел кешеләрен хур вә мыскылга салган «Җәберле адәм» кануны әйләнештән алынды. Күпләрнең күңеленә хуш килгәндер яңа хакимнең ошбу тәвәккәллеге. Ник дисәң, моңарчы җәбергә эләгү өчен патшаның: «Күземнән югал!» дигән сүзе җитә иде. Һәм «күздән югалган» бояр, никадәр генә хөрмәтле зат булмасын, ат койрыгыдай озын чәч үстерергә мәҗбүр. Озын чәч – җәбер билгесе. Патша кичергәнче кимсетелгән кемсә булып йөрисең. Ә ул кайчан кичерә, бер Алла үзе генә белгәндер, мөгаен. Аеруча хөр сүзлеләр зыян күрде.

Шундыйларның берсе, кенәз Серебряный көлтә итеп бәйләгән чәчен аның аяк астына китереп ташлады да:

– Мондый мәгънәсез кануннар бездә бихисап, государь, бу гамәлең һәр төрле хуплауга лаек, соңгысы гына булмасын, – диде. Бикбулатның да күңеле булды.

– Кул кулны юа, кенәз, – диде, сүзләренә тирән мәгънә салып, бергәлеккә ни җитә?

Бикбулат Иоанн Васильевич киләсен белә иде. Ул аңа, шартын китереп, язмача мөрәҗәгать иткән иде: «Барча Русиянең Государе олуг кенәз Симеон Бекбулатовичка Иванец Васильев үзенең балакайлары Иванец һәм дә Фёдор белән йөз чөяләр, дәхи дә түбәнчелек белән кабул итүен үтенәләр».

Бу язуга ышануы, ай-һай ла. Чөнки Иоанн, гомер булмаганны, үзен күрәләтә мәче алдындагы тычкан хәленә куйды. Хәер, гомер булмаганны түгел, киресенчә, гомер буе уен уйнады ул. Аның хәл-халәтен өйрәтелмәгән тай пырдымсызлыгы белән генә чагыштырырга мөмкин. Ул, тәүге җәмәгате Анастасия вафатыннан соң, бөтен казна байлыгын төяп, Мәскәүне ташлап киткән иде ич инде. Имеш, боярлар аның яраткан хәләлен агулап үтергәннәр, хәзерендә үзенә яныйлар, фетнә әзерлиләр. Ике ай буе Русиянең затлы гареш вә көрси урындыгы буш торды.

Ялындырып та карады соң, хәйләкәр төлке. Ахыр чиктә боярлар, берсүзсез буйсынуларына ишарә итеп, янына яланаяклап җәяү бардылар, йоммый түгеп, Русия хакына вазифасына керешүен үтенделәр.

– Дума киңәш органы гына булып калса, хокукларыма тулы ирек бирелсә...

Иоаннга сүзен төгәлләргә туры килмәде.

– Баш өсте, государь, барысы да син теләгәнчә булыр, – диделәр. – Кәгазь языгыз!

Яздылар.

Рәсәйдә җиде елга сузылган канлы вә тышаусыз каһәрле опричнина чоры шулай башланды.

Бу тамаша да шул зилзиләләрнең яңа чагылышы гына түгелме? Тиктомалдан тәхет бирмиләр.

Табышмакмы, башкасымы, Бикбулат каршында бөтенләй икенче кеше басып тора иде. Үзе язганча, Иванец Васильев. Өстендә гап-гади бизәксез кафтан, башында боярлар кия торган гап-гади бүрек.

Килеш-килбәте дә үзгәргән, дрән баганасыдай төз гәүдәсе ничектер бөкерәебрәк киткән сыман, күзләрендәге чамасыз ярсу да сүрәнләнгән, карашында фәкать сабырлык кына. Оҗмаһ сарыгы. Һәрхәлдә, Бикбулатка шулай тоелды.

Сәламләшүдән соң кенәз Московский гозерен җиткерде. Аны урындагы кешеләрнең эшен оештыру мәсьәләләре борчый икән, хезмәт урыннары системасын үзгәртергә кирәк дип саный. Тәкъдимнәре бар.

Иоанн тыйнак кына керде дә тыйнак кына чыгып та китте. Шәрабенә дә кагылмады.

Бикбулат исә, аны озаткач, бер-бер артлы ике-өч чәркәне бушатып куйды. Аннан соң башын иңенә салып, озак кына уйга батып утырды.

– Аңлашылды, Иоанн Васильевич, исәбең минем кул белән ут йөртү икән, ярар соң, без дә илгә калган имгәкле түгел, беләбез, сабыр соңында носрат4 бар, михнәт соңында рәхәт бар, кайгы соңында шатлык бар.

Шулай да ничек килеп чыкты әле бу?

4 Носрат – өстен чыгу, җиңү, уңыш.

 

"КУ" 04, 2017

Фото: pixabay

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев