Логотип Казан Утлары
Роман

Тәхетсез патша (дәвамы)

– Мин бүгеннән, ягъни мең дә биш йөз җитмеш бишенче елның егерме өченче үктәбереннән, тәхетемнән ваз кичәм һәм вәкаләтләремне данлы ыру вәкиле, күренекле хан, олуг кенәз Симеон Бекбулатовичка тапшырам. Вакытлычамы – анысын әйтә алмыйм, бәлкем, гомерлеккәдер.

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

***

Иоанн тәкъва зат иде. Ике көннең берендә кояштан алда торып, догага ойый. Елый-елый Ходайдан үзен ярлыкавын, гөнаһларын кичерүне сорый. Динне ул саф йөрәктән, шашынып-бирелеп тота. Дуамаллыгы да зәһәрле, рәхимсез вә кансыз. Шулай ук ихластан. Нәкъ ике җәпле пычак. Һәр икесеннән дә бетмәс-төкәнмәс тәм таба. Бозым-сызым, сихер, хорафат та аннан ерак йөрми. Тиктомалдан тәхетен ташлап, кенәз Московский дәрәҗәсенә үзе теләп риза-бәхил булуын бәгъзеләр шуның белән аңлатты да инде. Моның нигезе дә бар иде.

1575 елның җәе – чын җәел җәй булып башланды. Ашлык котырып уңды. Төлке койрыгыдай купшы башаклар, сабакларына сыеша алмыйча, рәт араларына кадәр сырышты. Басу-кырлар мөлдерәмә иген, муллык, җитешлек исе белән тулышты. Халык сөенечтә иде. Бәхет, бер килсә, ишелеп килә бит ул. Патшабыз, әнә, урысларның кан дошманы шведларны солых килешүенә имза салырга мәҗбүр иткән, бәрелешләр туктаган. Австрия алманнары да Рәсәй воеводаларына баш игән.

Илгә тынычлык килә, муллык килә. Моңа ничек сөенмисең ди?

«Славу Богу!»

Күкләрнең генә үз гаме. Уракка төшәр алдыннан, көтмәгәндә, яңгырлар китмәсенме. Күп тә үтми, симез башаклар, сабакларын сындырып, җиргә ятты. Тора-бара шытымга күчте, бурсый башлады.

Халык яңгыр астында да урак урды, чүмәләләр куйды. Тик бу суга батканда саламга ябышу белән бер иде инде.

Сугышы-низагы да сагалап кына торган икән. Ливониядә янә атыш купты.

Иоанн бу талкышларның сәбәбен дин әһелләренең үшәнлегендә күрде булса кирәк, чиркәү даирәсен чистарту, үзе әйтмешли, чүп-чардан арыну мәшәкатенә кереште. Иң әүвәл үзе хуп күргән Филипп архиерейга каршы килүчеләрне оятсыз рәвештә яла ягучылар дип игълан итте. Аннан соң Рәзән епископы Филофейны чиркәүдән аерды. Соловки игумены Паисийны кыргый Валаам утравына сөрде. Бик күпләргә кагылды әлеге чистарту гамәлләренең җиле. Тау утравындагы монастырьга гына да ике дистә бәхетсезне озаттылар.

Иоанн рухи күтәренкелек кичергән мизгелләрдә төнге күкне күзәтергә ярата. Сихерли аны күк. Үзенең биләмәләре дә биниһая зур, аларны урап чыгарга гына да атналар-айлар кирәк. Ә күк очсыз-кырыйсыз. Җирдәге дәүләтен көчәйтү, киңәйтү, ишәйтү аның кулыннан килә. Ә менә ничек Күккә менәргә, Күкне йөгәнләргә?

Табигать сентябрьнең урталарында гына кешеләр күнгән эзенә төште. Җиһан әбиләр чуагы яменә төренде. Чалт аяз кояшлы көннәр! Әйтерсең лә күк тә күкрәмәгән, җир дә тетрәмәгән, атналар буе баш өстендә кара болытлар да йөзеп йөрмәгән, муенга җитәрдәй юеш пычраклар да булмаган...

Аяз булды, болыт булды,

Үткән көннәр онытылды.

Шушындый матур кичләрнең берсендә Иоанн, гадәтенчә, Кызыл болдырга чыкты. Һава саф, күк әле генә юып чыгарылган кәләш бүлмәседәй чиста, җемҗем йолдызлар җемелдәшә...

– Тәңрем, нинди киң синең рәхмәтең! Иоанн сөякчел учлары белән күзләрен угалап торды.

– О, Боже!

– Ни булды, галиҗәнап? – дип сорады йомышлы бояр.

– Иоанн Великий чиркәве белән Благовещение арасына күз төшер әле, нәрсә күрәсең?

– Булмас ла!

– Әйе, әйе, комета!

– О, Боже!

Болдырдагылар тычкан күзе кадәрле генә йөгерек ут ноктасына багып үрә каттылар. Комета йолдызлар арасыннан тәгәри-тәгәри чиркәү манарасы артына кереп югалгач кына, Иоанн телгә килде. – Писемский, бу – миңа алхәбәр, иртәгә үк Лондонга чыгып китәсең, – диде, – бар, әзерлән!

– Баш өсте, государь, нинди йомыш белән, максатым нинди? – дип белеште илче.

– Миссияң ифрат та җаваплы, яучы булып барасың. Ошбу комета – Тәңренең шәрәфле юлламасы, ул минем догаларымны ишеткән вә дәхи дә форсат бирә. Бурычларыңны иртән тәгаенләрмен, әле үземә дә уйлап бетерергә кирәк, искәртмәстәнрәк булды бит.

Боярлар каш астыннан гына бер-берсенә карашып куйдылар. Ник дисәң, Иоанның соңгы никахына әле ел да тулмаган иде. Дүртенчесе... алтынчымы, бәлки, җиденчедер дә – һич аңламассың. Православие мондый тышаусыз никахларны хупламый.

Митрополит Антоний баштагы мәлне аны акылына килергә өндәп тә караган иде.

– Хакимлегем – Тәңредән, мин бары Тәңре каршында гына хисап тотам, – дип кырт өзде, – сезнең кебекләр – билгеләнеп куелучы руханилар гына.

– Сын мой...

– Телеңне тый, йомырка тавыкны өйрәтми, – диде Иоанн, бастырып кына, – онытмагандырсың, шәт, дүртенче никахымны Собор рөхсәте белән тәгаенләдем. Рөхсәт таныклыгына өч архиепископ, җиде епископ, дистәдән артык архимандрит һәм игумен гына кул куйды. Имзаң өчен синең үзеңне митрополит урындыгына утырттым.

Хәзер инде ул берәү белән дә киңәшеп тормый, күңеленә ошаган кызны күрдеме, чарасына керешә. Чара дигәне – бергә түшәк бүлешкән җәмәгатеңне ирексездән, елата-елата, чәчен кырдыру дигән сүз.

Бөек княгиня Аннаны да әлеге язмыш күптәннән сагалап тора иде инде.

Беркөнне Бикбулат белән дә шушы хакта гәпләшеп утырдылар.

– Мөселманнарга җайлы, өч мәртәбә талак әйтәләр дә, шуның белән вәссәлам, дүрт ягың кыйбла, – диде Иоанн.

– Мине шул бәхеттән мәхрүм иттең бит, Иоанн Васильевич, – дип җорланды Бикбулат, – хәзер менә арт ягым бозга катты, нишләргә дә белгән юк.

– Анастасияне мин сиңа үз авызымнан өзеп бирдем! Бикбулат мөлдерәмә тулы шәраб касәсен авызына каплап куйды да, кызарып-бүртенеп әйтте:

– Һаман шул сүзне кабатлыйсың, Иоанн Васильевич, нәфесеңне сузмакчы ахры, – диде, – әмма бел, пычакка-пычак килсәм килермен, Анастасиямә чит кулларны кагылдырмам! Иоанн җиң эченнән зур йодрыгын чыгарып күрсәтте.

– Колагыңа киртлә, Симеон Бекбулатович, мин кеше оясына күкәй салмыйм. Рәсәй кызларыннан болай да гарык инде, диңгез арты чибәрләрен түш астына кертергә вакыт. Бабам Василий, әнә, Византия императорының оныгы сылудан сылу Софья Палеологны ярәшкән. Миңа да бәхет елмаерга тора. Бу – ике көймәнең койрыгын тоту. Инглизләр белән туганлашу Русиянең абруен да күп мәртәбәләр үстерәчәк.

Иоанн Англия королевасы Елизавета белән дустанә мөнәсәбәттә иде. Ике арада хат өзелеп тормый. Алыш-биреш, сәүдә эшләре дә көйләнеп бара. Елизаветаны күреп белгән бояр-илчеләр үзен бик мактыйлар, чибәр, мөлаем, ихтирамлы, диләр. Иоанн әвәлендә аның турында хыялланган иде. Ләкин хыялы буш хыял көе генә калачагын төшендергәч, фикерен үзгәртте. Дөрестән дә, бөтен дөньяны шауда тоткан бай һәм тәкәббер Англиянең королевасы чабаталы Русиягә килен булып төшмәс бит инде.

Шушы көннәрдә генә Роберт Якоби атлы лейб-медик килеп төште. Хатында Елизавета: «Ошбу галим-белгечемне үземә хаҗәте юкка түгел, сиңа файдасы тисенгә җибәрәм. Аңа һич икеләнмичә сәламәтлегең турында кайгыртуны ышанып тапшыра аласың», – дигән.

Иоанн табибтан туп-турыдан:

– Англиядә минем кебек дәрәҗәле тәхет иясенә тиң кәләшләр бармы? – дип белеште.

Роберт эченнән генә елмаеп куйды. Чөнки королева аңа утырып калу куркынычы янаган туганай сеңлесенә пар табу бурычын да йөкләгән иде. Эшләр пешәргә тора лабаса!

– Бар, – диде, ике дә уйлап тормыйча. Шундук эченнән генә үзен битәрләп тә алды: аһ, ялгыштым, бераз ялындырасы калган бу аюны. Ләкин әйтеләсе әйтелгән, абруйны тотарга кирәк.

– Бар, – дип, серле генә елмаеп куйды, – бу асыл кош – шәрәфле граф Гонтингдонскийның яраткан кызы, королева Елизаветаның туганае княгиня Мария Гастингс! 

Иоанн бүлмәне иңли-иңли җилләнеп йөреп килде.

– Графиня матурмы, буй-сынга ничек, килеш-килбәте нинди? – Матурлык – фәлсәфи төшенчә, галиҗәнап, һәркемнең үз идеалы, мисал өчен, үземә килгәндә...

– Миңа синең идеалың ни пычагыма, – дип ярты юлда бүлде әңгәмәдәшен Иоанн, – йөзе ничек, йөзе, мин ак йөзле туташларны яратам.

– Графиняларныкыча, галиҗәнап.

Роберт баштагы хатасын инде кабатламады. Иоанн исә тәвәккәлләгән иде инде.

Комета нәкъ вакытында пәйда булды.

Бер ай дигәндә, Писемскийдан хат та килеп төште. Иоанн хатны берәүгә дә тоттырмый, түш кесәсендә генә йөртә. Анда язылганнарны түкми-чәчми күңелендә саклый. Хәтере ташка язган аның, «Библия»не үзенең биш бармагыдай яттан белә, Рим, Грек тарихларыннан якыннан хәбәрдар. Урыс тарихын әйткән дә юк.

«Галиҗәнап падишаһым, Иоанн Васильевич! Синең барча биремнәреңне дә үтәдем. Һәм дә түбәндәгеләрне ирештерүне кирәк таптым. Королева Елизавета, әүвәл нигәдер, төрледән-төрле сәбәпләр табып, графиня Мария белән очрашуны сузып килде. Мин түземсезләнәм. Ниһаять, әйтте бу: «Күптән түгел туганаем чәчәк авыруы белән авырды. Кып-кызыл йөзле, шадра княгиняны һич тә кеше арасына чыгарасым килми, бераз савыксын инде», – диде. Сизеп торам: хәйләли. Шулай булып чыкты да. Чөнки шундук никах Шартлары хакында сүз кузгатты, булачак патшабикәнең, туачак балаларның хокуклары белән кызыксынды. Үзем дә югалып калмадым, кәләшнең грек диненә күчү мәсьәләсен кабыргасы белән куйдым. Әлегә тәгаен генә җавап юк, һавадагы болыт кебек баш очында асылынып тора. Ә менә мәмләкәтләр арасындагы халыкара мөнәсәбәткә кагылышлы сорауга карата фикерен яшермәде. «Мин патшаны теләсә кем белән килештерүгә әзер, әмма Англия, Мәскәүгә ярыйм дип, Литвага каршы да, Швециягә, Данияга каршы да сугыш ачмаячак», – диде.

Йөри торгач, графиня Мария Гастингс белән дә очрашу насыйп булды. Паркта таныштырдылар. Тылмач аша сөйләшеп тә алдык. Гәүдәгә биек, төз, йөзе ак, күзләре соры, чәчләре коңгырт, борыны туры, бармаклары озын...»

Матурлыгы, мөлаемлыгы хакында ләм-мим. Ә йөзе ак! Хәер, Иоанн калган «ваклыклар»га әһәмият бирер хәлдә түгел иде. Болай да көн кебек ачык лабаса, Англия королевасының туганае, ырулы графиня булсын да, матур да булмасын ди?

Матур, әлбәттә. Матур гынамы... Алиһә!

– О, Боже, Мария! Мәскәү белән Лондон арасында четерекле никах дипломатиясе башланды.

Иоанн үзен тулысы белән шушы никах мәнфәгатьләренә багышлады, дәүләт хәлләре пәрдә артына күчте. Хәзерлек чаралары шулкадәр җитди иде ки, хәтта ул казна хәзинәсен яшертен рәвештә Вологда саклагычына илттерде. Кирәге чыга-нитә калса дип, кораблар да төзетте. Дөнья хәлен белеп булмый.

Гыйшык-мыйшык хәлләре кешене сукыр вә чукрак итә, ди гарәп мәкале. Гыйшык Иоанның да акылын алган иде. Тәмам ташы кызды кияү егетенең.

Һәм...

1575 ел. Үктәбернең ни арбалы, ни чаналы бер көне иде. Кремль манараларын, чиркәү диварларын ниндидер аксыл томан чорнап алды.Әйтерсең лә күккә биниһая зур чыбылдык элеп куйдылар. Суык дисәң, суык түгел, җылы дисәң, җылы түгел, шәрехләүгә бирелми торган төссез, томана көн. Нәкъ әйтемдәгечә, кыш кысыл, яз языл, җәй җәел, көзен үзең белерсең.

Шушы аңлаешсыз хөнәсә5 көнгә җан өреп, кремль юлында иң дәрәҗәле боярлар, «Пентархия»6 әгъзалары Иван Мстиславский, Никита Юрьев, Василий Шуйский, Богдан Бельский һәм Дмитрий Годуновларның башта чүмәләдәй биек кырма бүрекләре күренде, аннары томан эченнән буй-сыннары йөзеп чыкты.

– Боярларның артына ут капкан, күр, ничек йөгерешәләр, – диде урам хәерчесе әшнәсенә.

– Саран тәреләр, бакыр тиеннәрен дә жәлләделәр. Тәхет залының бизәкле ишекләре киерелеп ачылды.

– Рәхим итегез!

Билгесезлектән гаҗиз боярлар этешә-төртешә патша катына үттеләр. Һәммәсе бөек затка үзенең эчкерсез хөрмәтен исбатларга ашыкты.

– Государь...

Иоанн кулын изәде дә, күкрәк төпкеленнән чыккан кытыршы тавыш белән диварны яңгыратты:

– Миңа түгел, Барча Русь җиренең олуг кенәзе Симеон Бекбулатовичка бил бөгегез, – диде.

Бүлмә мәет чыккан йорттай тын калды. Боярларның мыш-мыш килүе генә әлеге хәвефле бушлыкка азмы-күпме тере төс кертә иде.

– Мин бүгеннән, ягъни мең дә биш йөз җитмеш бишенче елның егерме өченче үктәбереннән, тәхетемнән ваз кичәм һәм вәкаләтләремне данлы ыру вәкиле, күренекле хан, олуг кенәз Симеон Бекбулатовичка тапшырам. Вакытлычамы – анысын әйтә алмыйм, бәлкем, гомерлеккәдер. Үзем кенәз Московский титулында калып, яшәү өчен Арбатка, Неглинный янындагы элекке опричнинам утарына күченәм.

С Богом!

Иоанн, Бикбулатны да, Бишлекне дә тәмам аптырашта кадырып, залдан чыгып китте.

Ханның ясины укылган икән инде, кызым Анастасия тол кала болай булса, дип ачынып куйды Иван Мстиславский, патша тозакны тирәннән корганга охшый.

Шамакайга гына ике дөнья – бер кәнди, һичнигә карамыйча бии-бии такмакларга тотынды.

Юмартны утырт югары,

Саранны утырт сәкегә;

Юашны утырт янга,

Гаделне утырт алга...

Кунак –хуҗаның чәчәге, әйдәгез, табынга рәхим итегез!

– Табының кая соң?

– Табын белән кем дә сыйлый, табынсыз сыйлап кара син. Боярларга акрынлап кот кайтты, шыпан-шыпан гына таю ягын карадылар.

5 Хөнәсә – кыз-тәкә.

6 Пентархия – Бишлек.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2017

Фото: pixabay

 

Теги: проза чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев