Логотип Казан Утлары
Роман

Язмыш җиле (дәвамы)

– Тәңрем, нигә миннән шундый бәхетне күпсендең?! Аның Зәйнәбе дә гаҗәеп бер сылу иде. Ул сылуын да, сөюен дә, улын да саклап кала алмады...

(Романны башыннан МОНДА басып укыгыз)

 

* * *

Иртәнге чәй әзерләп йөргәндә, ишектә көмеш кыңгырау чыңлады. Гөлсем сискәнеп куйды. Таң атмас борын кем йөрер, Абдулланың берәр иптәшеме, әллә Мостафа абыйсын эзләп килүләреме? Гөлсем тау тәүмәлеге өелгән үтә күренмәле беленнәрнең соңгысын табадан төшерде дә ашыгып ишеккә юнәлде.

Хезмәтче кыз өлгеррәк булып чыкты. Ул: «Бер акын Абдулла Акчуринга килгән. Керергә рөхсәт сорый», – диде. Гөлсем шунда ук эсселе-суыклы булып китте. Магҗан...

– Килгәч, керсен, – диде ул, кырысрак күренергә тырышып.

Ул арада ишектә Магҗан үзе дә күренде. Иң элек күзенең явын Гөлсем алды.

Гәүдәсенә сыланып торган озын атлас халаты, ефәк яулык читеннән күренеп торган чәч бөдрәләре, ак йөзенә серлелек биргән зур коңгырт күзләре, ап-ак беләкләре аны алиһә итеп күрсәтә иде.

Абдулла да, елмая төшеп, балаларын ияртеп, йокы бүлмәсеннән чыкты. Ул эшенә киткәнче, аларның икесен ике тезенә утыртып, сөя-сөя ашатып, эчертеп китә. Магҗан Абдулланы күрүгә, үзен ниндидер кыңгыр эш өстендә тотылгандай, бөтенләй югалып калды. Балаларның чит кеше күрүгә, ничек әтиләренә сыенуларын күреп-күзәтүдән аның җаны, йөрәге дерелди иде. Бер мизгелдә ул, гафу үтенеп, чыгып китәргә дә уйлады. Чыгарга да Сардалага

йөгерергә, аунап-тәгәрәп еларга һәм бөтенләйгә шунда ятып калырга... Юк, алай килешмәс. Магҗан күз ачып йомган арада хис тезгенен тартып, үзен акыл эзенә төшерде.

– Иртәләрегез аман, көннәрегез уңышлы булсын, Абдулла әфәнде!

Кичерегез, сезне күреп калырга дип шулай иртәләвем. Мин – Магҗан Җомабаев – Кызылъярдагы педагогик курсларның мөдире булам. Кичә Гаяз әфәнде Исхакый белән очрашу вакытында мин дә Гөлсем ханым Акчурина белән танышкан идем. Безгә мөгаллимнәр җитешми. Гөлсем ханым бу хакта

сезнең белән киңәшермен, дип, күңелдә бер өмет чаткысы кабызып киткән иде. Инде кичектермичә, сезнең карарны белергә килүем... (1910 елдан башлап, ике ел чамасы Уфада «Галия» мәдрәсәсендә һәм аннан соңгы елларда Г.Ибраһимов,

М.Гафури, З.Вәлиди, Ш.Бабич, С.Кудашлар белән аралашкан Магҗанның11 татарчасы да шактый ук әйбәт иде.)

– Әйдәгез, аягөсте сөйләшмик. Хуш килдегез, чәйгә рәхим итегез, – дип, ихлас җылы каршылап, Абдулла кунакны аш бүлмәсенә чакырды.

– Гөлсем кичә кич сезнең хакта сөйләгән иде. Укыдык: шигырьләрегез тирән хис, фикер, ватандарлык белән сугарылган. Бөек Тукаебыз иҗатыннан соң мин беренче мәртәбә Чибәремнең шулай соклануын, хисләнүен күрдем. Безнең математик Гөл-әнкәбездә менә шундый искитәрлек шигъри йөрәк, – дип, Яхъя белән Сафураны күкрәгенә кысып, сөеп тә алды.

– Ә Гөлсемнең мөгаллимлек хыялларына килгәндә, без аңа һәрчак

теләктәш. Хәзерге заман шартларында укытуын дәвам итәргә мөмкинлек табыла икән, безгә сөенергә генә кирәктер. Туган апабыз балаларга да бик һәйбәт тәрбиячеләр табып куйган. Шулкадәресе дә бар: Магҗан акын, Гөлсем кебек, Петербургның атаклы институтында укыган, затлы мөгаллимәдән белем алу укучыларыгыз өчен үзе бер дәрәҗә булачак. Болары – минем

фикер. Калганын Гөлсем ханым үзе әйтергә тиештер, – диде. Гөлсем сүзне бик кыска тотты:

– Магҗан әфәнде, ышанычыгыз өчен рәхмәт. Сез килешсәгез, укуны киләсе атна башыннан башларбыз. Ул вакытка Абдулла кәбәм дә сәфәрдән кайтыр.

Килешмиме соң инде Магҗан! Ул бу көнне айлар-еллар көтәргә дә риза. Юк шул, алай түгел! Аның бер генә көн көтәрлек тә тәкате юк икән ләбаса!

...Юкса, язмыш шагыйрьгә бүген үзенең сабагын да биреп үтте шикелле. Ул – әле кайчан гына бөтен Русиядә иң атаклы, дәрәҗәле фабрикантлардан саналган Абдулла Акчуринның дөнья һәм гаилә тоткасы булганын да, гүзәл хатынына, йөрәк җимешләренә чиксез мәхәббәтен дә, бәхетенең түгәрәк бөтенлеген дә үз күзләре белән күрде. Күрде, әмма күрүенә үкенде.

– Тәңрем, нигә миннән шундый бәхетне күпсендең?! Аның Зәйнәбе дә гаҗәеп бер сылу иде. Ул сылуын да, сөюен дә, улын да саклап кала алмады. Бахырларны дала җиле, мәрхәмәтсез язмыш җиле көйдерде. Ә шагыйрьнең яралы җанын заманның җан өшеткеч суыгы тилмертте. Җылы эзли Магҗан! Сүнеп калган карашына очкын өстәрлек, казакъ илен кар-боз астыннан чыгарырлык, дөньяны яктыртырлык илаһи бер нур, илаһи бер зат, илаһи бер

җылылык. Һәм – юлыга! Ә мәхәббәт алдында беркайчан да: «Нигә?», «Ни өчен?» дигән сораулар тора алмый. Әнә язмыш җиле, үчекли-үчекли, тагын аның артыннан иярә. Бу юлы аны Тәңресе, Гөлгә гашыйк итеп, шигъри утларда яндырачак.

Магҗан китте, ә Гөлсемнең йөрәгендә, нигәдер, әйтеп бетергесез сагыш, моң калды. Азагы хәерле була күрсен. Үзләре генә калгач, Абдулланың күңел кылларын тартып карарга теләп, сорап куйды:

– Абдулла кәбәм, ни дип әле ул казакъ алдында шултикле энҗе чәчтең?

– Синең өчен килгән кеше ич. Затлы, зыялы, укымышлы казакълардан икәне күренеп тора. Нечкә җанлы. Искитмәле: йөрәк сызлавы да йөзенә үк язылып куелган. Күркәм ир-егет, һичшиксез, хатын-кыз күзе төшәрдәй... Гөлсем күзләрен тутырып, Абдуллага озак кына карап торды да:

– Кызылъярга килмәсәм, иремнең бу чаклы оста психолог икәнен белми дә калган булыр идем, валлаһи, – диде дә, балалары белән беррәттән, Абдуллага сыенды.

– Менә шулай, Гөлем! – диде Абдулла, бу сүзләргә аерата тирән бер мәгънә салып. – «Син кайсы мөгаллимдә укыдың?» – дип тә сора инде.

– Рәхмәт, – диде Гөлсем, аның хәйләкәр елмаюына каршы сүзне уенга бора төшеп.

Абдулланы озатып җибәргәч тә, Гөлсем озак кына уйланып йөрде:

«Көнләште, дисәм... Гомердә булмаганны... Ничек уйланмасын; йөрәгендә мәхәббәте, ихтирамы, тормышы булып тамыр җәйгән Абдулласы бит ул аның. Балаларының газиз атасы! Сүз дә юк, Магҗанның шигырьләре аны тетрәндерде. Алар кичкән сынауларны онытып, шигъри тылсым дөньясына кереп баруына ул үзе дә гаҗәпкә калды. «Көннән туган, һуннан туган

Пәйгамбәр»гә сокланды да, аның белән бергә сызланды да.

Кап-кара төн. Хәсрәт тулы җир җыры,

Кап-кара төн. Иңрәп егълый төн улы.

Көнчыгышта ак алтын бер сызык бар:

Мин киләмен, мин пәйгамбәр – көн улы.

«Пәйгамбәр»12

(Әмма шагыйрьләр туган илләрендә Пәйгамбәр була алмаслар. Заманы бүтән... Ә менә сөргеннәр, абакты-төрмәләр, лагерьлар, асу-атулар калган. Һәм Пәйгамбәр рухлы шагыйрьне дә 1938 елда атып үтерәчәкләр.)

...Магҗан исә бүген бар дөньяга, алай гынамы, Тәңренең үзенә дә үпкәле. Сыкраулары Сардалага сыйса гына инде... Ә тирә-якта күз ачкысыз кара буран, әллә җанында ил-даласы, халкы шулай илереп дулыйсы, елыйсы иттеме?!

Акын хәзер шушы халәтен шигъри телгә күчермәкче. Күкләргә ирешерлек итеп бар тавышына өзгәләнеп сөйләмәкче иде. Тик тавышы чыкмас булды. Аның өчен бар көченә буран улады. Яңаклары буйлап аккан яше бер дигәнче бозланып катты. Ул үҗәтләнеп пышылдады. 

Кичә күр, Тәңрем: бу сүз – бәндәчелек,

Әмма безгә золымың – ник? Юк гаделлек:

Рәхимеңнән шулкадәр дә буш калганбыз, –

Баласы алты Алашның – без ни кыйлдык?!

.................................................................

Безгә утсыз шул даланы урын кылдың,

Бәхет-дәүләт, һөнәр белемнән ким кылдың.

................................................................

Бәхетсез казакъ каңгыра, зарлы-моңлы,

Тормышы башкага гыйбрәт-мәзәк булды.

...Бер пәйгамбәр күндермәдең, – әллә бездән

Шәрә чүлдә дөя баккан гарәп зурмы?!

«Тәңрегә үпкә»13

Тик Тәңресенә болар күптән мәгълүм иде. Ул аны өшүдән саклап, үзенә ялкын гына өстәде. Уттан туган һун улының эче-тышы ут. Ул янә бар дөньяны, бар даланы шигъри утта җылытмакчы...

Ут яндырып туганга,

Бугазымны буганга,

Караңгылык – дошманым.

Шул явызны юк итсәм,

Сукыр күзен ут итсәм.

Үтим Тәңре кушканын

Алып чыккан Алтайдан

Балкангача – Кытайдан –

Барган юлым шул булыр...

«Ут»14

...Бимазалаганы тагын шул: бу көннәрдә Магҗан өчен вакыт тукталды. Юкса инде бу атна күптән узып, яз башланырга тиеш иде.

...Ниһаять, ниһаять! Магҗан бүген мәктәпкә таңнан килеп утырды.

Бүлмәсендәге ак чәчкә атып утырган бердәнбер яран гөлен дә кадерләп кертеп куйды. Тагын бер кат тактаны сөртеп: «Хуш килдегез, мөгаллимәбез!» – дип, өч-дүрт телдә сәламләде. Өстәлне уртагарак күчерде. Һәм пышылдап кына серен ачты: «Укучылар, бүген бездә бәйрәм! Бүген яңа укытучы гына түгел,

бүген Гөл килә, Сөю килә!»

Гөлсем дә иртәләде. Китап, дәфтәрләр, каләмнәр, сызгычлар, акбурын, хәтта такта сөрткеченә тикле әзерләде. Укучылар килгәнче, һәрберсе алдына «бүләкләрен» тезеп чыкты. Уку-язу әсбапларын, кайбер кирәк-яракларны алуны Абдулланың апасы Гөлсем, ире – атаклы финансист Мостафа Тюменевтан үтенде. Абдулла бу юлы нигәдер тоткарланды. Исән-имин генә йөрсен. Гөлсемнең йөрәге әлегә бигүк урынында түгел. Ә Магҗанның

күңелендә озын кыш буена беренче кат кояш чыкты. Гөлсем укучыларның исемлеге язылган калын гына журнал эчендә яткан шигырьләрне дә күреп үтте, әмма әлегә күрмәмешкә салышты.

Инде дәрес башланыр вакыт та җитте. Магҗан укучыларны яңа укытучы белән үзе таныштырды. Аның Петербургта Бестужев югары курсларында укуын, талантлы математик булуын ассызыклады. «Язмыш безнең бәхеттән бу якларга китереп чыгарган», дигәнне дә әйтергә онытмады. Таныштыру тәмам,

әмма мөдир чыгып китәргә ашыкмады. Артка буш урындыкка барып утырды да түземсезлек белән Гөлсемнең сүз башлавын көтте.

Гөлсем әүвәл аеруча бер җылылык белән танышып чыкты: кем кайдан, гыйлем дәрәҗәсе ниндирәк. Һәрберсен игътибар белән тыңлады һәм «рәхмәт» дия барды.

– Әйдәгез, хәзер математика дигән чиксезлек һәм гаҗәеп серләрдән торган фән дөньясына сәяхәт итеп кайтыйк. Мөгаен, һәммәгез дә бихисап йолдызлардан «тукылган» күк гөмбәзенә сокланып, гаҗәпләнеп карыйсыздыр? Шулаймы?

– Әйе, шулай, шулай! – дип, дәррәү шаулашып, мөгаллимәнең әйткәннәрен җөпләделәр һәм бер-берләренә карап елмаешып алдылар. Зөләйха исемле чибәре торып ук басты.

– Апа, безнең Сардала өстендә йолдызлар шундый эре, шундый якты, берәмтекләп санарга була, – диде.

– Санарсың, бар, – дип, берничә егет шунда ук каршы төште.

– Зөләйха искиткеч матур итеп әйтте, математика телендә әйтте! – диде мөгаллимә. – Ни өчен шулай дидемме? Атаклы Галилео Галилей фикеренчә: «Математика теле ул – табигать китабы язылган тел белән тәңгәл». Ә менә Гаус атлы алман галиме бәяләвенчә: «Математика – фәннәрнең патшабикәсе, ә

арифметика исә – математиканың патшабикәсе». Беләсезме, минем үземә ошаганы нинди?! Бик күп акыл ияләренең: «Математик булу өчен беркадәр шагыйрь булу

лазем», – дигәне. Димәк, Зөләйха шигъри күңелле математик. Ә хәзер мин иң кыю, иң хыялый математикны такта алдына чакырам. Йәгез, кем чыга?

– Зөләйха инде безнең, кем булсын тагын, – диде егетләр, елмаешып.

– Бик яхшы. Бу юлы Зөләйха, ә аннан калганнар чыгар. Тик сез беркайчан да аңламаганыгызны сорарга кыенсынмагыз. Мин дәрестән соң да калып аңлатырга әзер. Аннан, кызыксынучыларга француз теле күнекмәләре дә бирә алам. Зөләйха, тәнәфестә теләүчеләрнең исемлеген алуны синнән үтенәм.

– Беренче укучы итеп мине яз, Зөләйха, – диде Магҗан.

И-и, дәфтәргә генә язар анысы, бу исем күптән инде кызның йөрәгенә үк язылган иде. Зөләйха инде «ә» дигәнче мисалны чишеп тә куйган. Кулын очарга җыенган кош кебек җилпеп-талпынып торучы Мәрьям дә көчле укучылардан иде.

– Афәрин, кызлар! – диде Гөлсем, алар өчен сөенеп.

Магҗан да: «Безнең Кызылъяр кызлары шундый!» – дип куйды.

– Болай булгач, берәр кичтә Зөләйха белән Мәрьям безне йолдызлар санарга алып чыгар. Барыбыз да ризамы?

– Барыбыз да, барыбыз да! – дип, шунда ук балаларча кулларын чәбәкләргә тотындылар.

Гөлбаһәр исемле тагын бер гүзәле чыгып, әкрен генә Гөлсемнең колагына пышылдады:

– Мин Магҗан абыйның «Йолдызлар» дигән шигырен яттан беләм.

– Күрегез, монда гел математиклар гына җыелган икән, – дип, кызларны тәмам үсендерде мөгаллимә апалары.

– Аңламаган сорауларыгыз булса, иртәгә язып килегез. Ә бу мәсьәләләрне барыгыз да чишәргә тырышыгыз.

Дәрес тәмамланды. Әмма яңа мөгаллимә яныннан берсенең дә китәсе килми иде. Ә хәзер рус теле дәресе. Магҗан абыйлары укытачак. Аны да яраталар яратуын...

– Апа, – диде Зөләйха, чак кына сыена төшеп, – ике көннән тулган ай. Беләсезме, ай нинди сихри нурга күмә Сардаланы. Әйдәгез, берсекөнгә үк чыгабыз.

Зөләйханың сүзләрен егетләр ишетми каламыни инде?!

– Апа, учак ягыйк. Без сукмак ясап куярбыз.

– Учак мәйданын сайларбыз.

– Коры-сары, утын кирәк булыр.

– Барысын да үзебез эшләрбез.

Кызлар да, ризалык белдереп:

– Апа, беләсезме, даладагы ут теле нинди сихри көчкә ия, – диде һаман мөгаллимәдән аерыла алмаган Зөләйха.

– И-и бала, синдә сөю теле сөйли ич, – дип, әкрен генә колагына пышылдады.

Зөләйха, Гөлсемнең иңенә маңгаен тидереп алды да йөгереп чыгып та китте. Ниһаять, бу ятимәнең дә йөрәген аңлаучы табылды. Кыз качып кына үксеп- үксеп елады.

Барысы да адарынып көткән, Сардалага һәм җаннарга көмеш нур койган, баш очында миллиардлаган йолдызлар кабызган сихри кич керде. Тирә- якны, күңелләрне җылытып, очкыннары белән күктә уйнап, төнге учак янды. Гөлсем апаларының аналарча кайгыртып, чиләк тутырып алып килгән кайнар пәрәмәчләре барысын да шаккатырды.

– Минем туган ягым Чистай күгендә дә хәзер тулган ай йөзәдер. Исәпсез- хисапсыз йолдызлар җемелдидер. Әнкәем сагынадыр... – диде Гөлсем, чак кына моңсулана төшеп.

– Чистай... Әйтәм аны, сез ай кызы икәнсез ич, апа, – диде гел йөрәге белән уйлаучы Зөләйха.

– Зөләйха, син адым саен хәйран итәсең, – дип, Гөлсем дә кызны күңел бозларын эретерлек җылы карашына төрде.

Биредә һәммәсе Гөлсемгә олы ихтирам, соклану белән карады. Яңа мөгаллимәләре аларга кайбер атаклы математикларның дөньякүләм ачышларын сөйләп узды. Кар өстендә мисаллар чишелде. Тукай шигырьләре укылды. Бүгенге учак янында һәркемнең язмыш җиле җылынып китте. Иң көчле, иң кайнар учак булып Магҗанның йөрәге янды.

Беразга аңа кушылып, Гөлсемнең сөю учагы да ялкынлана-ялкынлана дөрләп алды. Шәүләсе йөзендә биеде. Нәрсә бу? Әлеге фаҗигаи заманның бар сынау-кичерешләр авырлыгын онытып, чит мәхәббәткә уралу түгелме соң бу?! Язмаганны, булмаганны, килешмәгәнне... Инде ничә көннәр, ничә төннәр шулай хис белән акыл көрәшә. Акылы гына җиңә күрсен!.. Шулай булмый ни тагын...

Чират акынга җитте.

Йолдызны – йөзек,

Айны алка итеп...15

– Бу – мәхәббәт шигыре. Мин бүген сезгә аның бер өлешен генә укырмын, – диде Магҗан. Иртәме-соңмы сезнең һәрберегезгә шундый сөю киләчәк...

Иркәтаем, килсәң әгәр каршыма,

Сөюемнән ялкын капса башыңа,

Күз яшемнән гәүһәр муенса тезим,

Кил, карама күздән аккан яшемә.

Иккүзем, кил, Көн нурына күмелим,

Сөйим дә – үлим, «нигә үләм?» димимен,

Килеп җит тик, агып кына, ефәк күк,

Йолдыз-йөзек,

Ай-алка... сиңа бирим?!

– Рәхмәт, Магҗан әфәнде, искиткеч шигъри бүләк. Бүген һәрбер кыз бала, шул исәптән мин дә, Сардаладан «Йолдыз-йөзек, Ай-алка» белән китәрбез.

Кызлар, шулаймы?!

– Шу-у-ла-ай!

– Инде Гөлбаһәр безгә вәгъдә иткәнчә, казакъ халкының зур, талантлы шагыйре Магҗан Җомабаевның «Йолдызлар» шигырен укысын. Һәм без күк- асманда бүген үзебезнең иң серле, иң якты йолдызыбызны билгеләп китик. Һәм Табигать-анага, бар Галәмгә, бер-беребезгә рәхмәтләр әйтеп таралышыйк.

Борынгы далада ак эзләребез, ак теләкләребез, күңел җылыбыз калсын! (Әлеге минутларда Гөлсем яратып күккә бакса да, аның «сихерле йолдызы» янында иде.)

Һәрберсе иң элек мөгаллимәгә килеп сарылды. Магҗан исә, зыялыларга хас булганча, сүзсез генә Гөлсемнең кулын үпте. Дөньяда бу игелекле, нәфис кулларның җылысыннан да кадерлерәк тагын ни-нәрсә булуы мөмкин?! 

Гөлсем дә өйгә дулкынланып кайтты. Тик Яхъя белән Сафура аны бик тиз күктән җиргә төшерделәр. Әниләрен килеп кочакладылар да: «Әттәм юк», – дип елый да башладылар. Абдулланың Омски-Омбыга киткәненә күпме вакыт, бер хәбәре-хәтере дә юк. Гөлсем ни дияргә дә белми. Алла гына сакласын. Замана турында уйлый башласаң, чәчләрең үрә торырлык. Мостафа абыйсының

элемтәләре зур зурын, тик ул да әлегә өздереп кенә берни дә әйтмәде. Бер уйны икенчесе кысрыклады. Әллә соңгы вакытларда иренең кадерен дә белеп бетермәдеме Гөлсем? Исән-имин кайтып кына керсен ире. Җаны-тәне белән сарылачак. Үзенә багышланган шигъри мәхәббәт ялкынын да өстәп сөяр.

Әлегә бөтен Кызылъяр диярлек шул кичке җыенны һәм Абдулла

Акчуринның хатынын сөйли. Бер ишесе мактый, бер ишесе гаеп итә. Ярый, эт өрә торыр, бүре йөри торыр, дигәндәй. Кемнәргәдер сөйләргә дә сүз кирәк, дип, үзен тынычландырды Гөлсем.

...Мең шөкер, ниһаять, Абдулла кайтты! Гөлсемне мәхәббәт һәм бәхет пьедесталына күтәргән, газизләренең газиз әткәләре кайтты! Тормыш тагын үз җаена төште. Абдулла да, читкә-чотка чыкмыйча, ай буе Кызылъярдагы эшләрен генә карады. Ә балалар, җай чыккан саен: «Әттәм, әттәм» –дип тизрәк алдына менеп утырдылар. Менә ул Абдулланың җан рәхәте, җан дәвасы

кайда! Ә бер төнне ул әнкәләренең «Шифам минем» дигән, сулкылдап елаган тавышына уянып китте. Бер дигәнче Гөлсем үзе дә торып утырды да үксеп- үксеп еларга тотынды. Абдулла курка калды.

– Гөлем, син төш күрдең, сөйләштең. Тынычлан, зинһар. Бер-бер хәл булмагандыр бит, – дип, чәчләреннән сыйпады, хатынын яратып күкрәгенә кысты.

– Абдулла – мин... без... Калны урманнарында йөрдек.

Абдулла шунда ук төшенде.

– Гөлем, син анда учлап-учлап мүк җиләге ашадыңмы?

Гөлсем башын гына какты. Ә күзләреннән кайнар яшь коелды.

– Син мине ак чәчәкле аланда кулларыңда күтәреп йөрдең. Шунда бер ак күбәләк кулыма кунды да: челтерәп торган бер тавыш белән: «Мин килдем!» – диде.

– Син шул күбәләккә: «Шифам минем!» – дип дәштең инде алайса.

– Әй-йе, – диде Гөлсем, елавыннан тыелырга тырышып.

– Гөлем, нинди сөенеч, безнең тагын бер кызыбыз туачак...

– Безнең Шифабыз...

– Әйе, безнең Шифабыз! Мин хәзер ак күбәләгебезнең әнкәсенә бал белән тәмле чәй китерәм. Син ялыктың, арыдың, сиңа хәзер ял кирәк, Гөлем, ял...

Гөлсем чак кына уйлады да Магҗанның зур бер конвертка җыеп барган шигырьләрен нәкъ бүген, шушы минутта бирергә карар кылды.

Бута күз16, сихерле сүз, ханым Гөлсем,

Күктә Көн17 көлмәсен, Гөлсем көлсен,

Гөлсем – Кояш, күктә әкрен йөзүен белә,

Сөйдереп, көйдергәнен каян белсен?!

«Гөлсем ханымга»

***

Җан ордым, җаннан телдем – кайрылмадың,

«Кит әле!» дигәнеңнән айрылмадым.

Күз алларыңда дөрләп уттай яндым –

Жәлләп, хәтта сүз белән кайгырмадың.

Хуш, күз нурым! Бәхетсез бер Мәгъшугың күр.

Саубуллашыйк, мин китәем, кулыңны бир.

Алдымда – колач җәеп каршы алучы

Миһербанлы сөйгән ярым – ул кара җир!

«Сөйгәнемә»

***

...................................................

Кояш кызының җан җырын,

Йөзендәге якты нурын

Эзләп йөреп әлсерәдем.

Йөрәгемне, кулым биреп,

Кан аралаш яшем түгеп:

«Юлым – сиңа, килче!» – дидем.

Кайрылып та карамады,

Җан-йөрәгем яралады.

«Мин – үлгән бер җанмын, – диде, –

Фәрештәләр күмгән инде».

Керфек какты – китеп барды.

Йөзендәге балкыш нуры,

Аузындагы моңлы җыры

Йөрәгемә сеңеп калды.

Йөрәгемнән китмәс бу җыр,

Үзгәрсә дә меңгә гомер.

«Гөлсемгә»

– Болар миңа атап язылган шигырьләр.

– Беләм, – диде Абдулла, чак кына елмая төшеп.

– Беләсең, ә бер сүз дә дәшмисең?! Башка ирнең хатыныңа гашыйк булуын белү бигүк күңелле хәл түгелдер. Ә син бер сүз белән дә белгертмисең...

– Шагыйрь мәхәббәтенә, шигъри мәхәббәткә ни әйтеп була, Гөлем?!

– Башыңа шикләнү, көнләшү уе да килеп карамыймы?

– Гөлем, мин синең кемлегеңне, ниндилегеңне белмәсәм иде. Әйдә, шагыйрь мәхәббәтен дә, үзебезне дә түбәнсетмик. Әнә минем – сине, синең мине яратуыбызның дәлилләре. Бак, ничек матур итеп йоклап яталар. Бәлкем, Ак күбәләгебез дә хәзер алар янындадыр. Яратып, аларның кулларына кунадыр.

Әнә төшләрендә ничек елмаялар.

– Абдулла кәбәм, минем сиңа сокланудан һәм рәхмәттән башка бер сүзем дә юк. Алай да бер үтенечем бар. Уку елы тәмамланганчы, миңа мәктәптә калырга рөхсәт ит.

– Гөлем, синең теләгеңә һичкайчан каршы төшкәнем булмады. Үзеңә генә авырга туры килмәсен, – дип, Абдулла хатынының күзләренә озак кына тутырып карап торды. Бу әйтеп бетергесез моңсу караштан Гөлсемнең күңеле тагын да тулып түгелде.

...Һаман бер ашкыну, яну белән көннәр, айлар, язлар, җәйләр үтәр.

Мәктәптән дә, укучыларыннан да, Магҗаннан да Гөлсем зур бер ярату, моңсулык белән аерылыр. Көз керер. Сардала өстендә тулган ай балкыр, исәпсез-сансыз йолдызлар янар. Һәм ак карлы дөньяга: «Мин килдем!» – дип, ак күбәләк аваз салыр.

Шифа туар. Язмышның көртле-буранлы, бормалы юллары янә туган илләр ягына борылыр.

Ә Магҗан?! Шагыйрь җаны нишләр?! Нишләсен, тагын янар, ялкынланыр, ут чәчәр.

Белдем, бүген мине ташлап китәсең,

Көмеш сулы Иделеңнән үтәрсең...

Бута күзлем18, үтереп кит кулыңнан,

Тере килеш ничек ташлап китәсең?!

«Аерылганда (Г...гә)»

***

Былбыл гөлсез,

Былбыл өнсез – гади кош.

Ай, кояшсыз,

«Гөл»сез, өнсез – гомер буш!

Бута күзлем,

Ефәктәй сүзлем – гарешкә

Китте очып,

Зарым кочып, алыста19

Калдым ялгыз,

Тере җансыз – кем белән?! –

Чиргә түзәм,

Киңәшәмен моң белән.

Дустым ерак,

Сүнде чырак,

Сүнәмен.

Сүнәдер Ай,

Мин дә тиздән үләрмен.

«N альбомына»20

***

Кыен һаман күз яшемне тыюым,

Алҗытты кич-көндез янып-көюем.

Аның ниләр уйлавы миңа нигә? –

Элеккедән мең кат артты сөюем.

Аерылуны уйлап алмыйм исемә, –

Ни кылыйм шул уйга салган кешемә?

Тәңре – иям, йокы бирче тизрәк, дим,

Җан ярымны бер сөйимче төшемдә!

«Җан ярымны сөйимче бер төшемдә»

«Җан ярым», «Ефәк сүзлем». Магҗан Гөлсемне шулай дип атый. Әйе, җаннар аңлашу, шигъри рухның бөеклеген тою һәркемгә дә бирелми. Гөлсемдә исә менә шундый нәфис җан. Ә иҗади шәхесләр андый аңлауга һәрчак мохтаҗ. Ни өчен аның юлында җанын шулай ярып-бүлеп бирердәй кешеләр очрап тора

икән? Ә бу җанны ничәгә бүлеп була соң?! Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ («Җан сүзе» дип аталган китапның төзүчесе) кереш сүзендә болай дип яза: «...мин Гөлсем

ханымны романнарга лаек шәхес дияр идем. XX гасыр иҗтимагый-мәдәни тормышындагы багланышларны күзаллап.

Әнә шул атаклы ханымның Магҗан белән мөнәсәбәтләре, шагыйрьнең аңа атап язган гаҗәеп көчле лирикасы – әлеге язылачак романның иң калку битләредер, бәлки. Комментарийларда язылганча, «Гөлсемнең дә башы буш

булмый»: ягъни зур шагыйрьнең җан дөньясын аңларлык, аның Тәңре, Муса, Гайсә һәм соңгы Мөхәммәд пәйгамбәрләр, Тур тавы һәм Туран турындагы шигъри хыялларын тирән кичереп, аңлый, кушыла белгәндер, мөгаен. Тарихи бу очрашу мизгелләре – үзләре үк шигырь өчен кыска һәм утлы хатирәләр өчен җирлек булгандыр. Гөлсем ханым үзе дә, шигырь көче белән ачылып:

Йөрәкләр Тәңресе – утлы,

Күзеңнең шөгъләсен (ялкынын – Р.Г.) миннән

Күчер бер үзгә агулга (объектка? – Р.Г.),

Сихерле йолдызым, тиздән! –

дип юкка гына кисәтмәгән бит. Мәхәббәтнең бөек сәхифәсе бу! Ә тормышның үз Тәңресе, аларны ул (язмыш!) болай да тиз аерачак. Үлемсез шигырьләрдә калачак бу кыска вакытлы ялкынлы күңелләр – аңлашу тарихы! Тиздән Гөлсемне ире, шигырьдәгечә, «ак Иделләрне кичеп», туган ягына, аннан

Мәскәүләргә алып китәчәк. Ә Магҗан тугры яры булачак Зөләйхасы белән

...Сихри көчкә ия сүз остасы була Магҗан. Һәм чын мәгънәсендә милли шагыйрь ул: казакъның бай тел-рухи дөньясын чагылдыруы белән бергә ул төрки дөнья берлеге җырчысы, хәтта туранчы. Һәм замандашы М.Әүэзов әле 20 нче елларда язып калдырганча, «киләчәккә әсәрләре барып җитәргә лаек

дөньяви колачлы-омтылышлы бердәнбер казакъ шагыйре!» Юкка гына бүгенге казакъ әдәбиятчылары Магҗанны: ул «безнең Пушкин, безнең Шекспир», – дип язмыйлар бит».

Инде шагыйрь сүзләрен куәтләп, бу бәяләмәнең асылында нәкъ менә шушы гаҗәеп көчле мәхәббәт лирикасы да күздә тотылгандыр, дип фаразлыйсы килә.

...Ә Сардаланың йолдызлы, тарихи хәтере ул кышларны һәм күңелләрнең аклыгын, язмыш җилләре җылынган учакларның кайнарлыгын, йөрәкләрнең серле шигъри ялкынын әле һаман да булса саклыйдыр. Шулайдыр...

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 5, 2019

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев