Логотип Казан Утлары
Сәнгать

Җилкәннәрне сыный чор җилләре

Әлеге һәм башка каршылыкларны исәпкә алганда, милләтнең ачы язмышын күрсәтеп биргән сәхнә әсәрләре язу мөмкин булмастай хәл кебек күзаллана.

Галиәсгар Камал театрында – «Җилкәнсезләр» спектакле

Кәрим Тинчурин иҗаты турында язылган фәнни хезмәтләр, мәкалә-истәлекләр бик күп, пьесаларына театрларыбыз кайтып-кайтып мөрәҗәгать итә. Галим-язучыларны да, режиссёр-актёрларны да әлеге фаҗигале язмышлы талантның уңышы нидә соң дигән сорау еш борчый. Заманында әдәби тәнкыйтьчеләр һәм вакытлы матбугатка язышучылар тарафыннан шактый кыйналган, чор афәте – репрессия корбаны булган Тинчуринның бүгенге көнгә иң популяр классик драматург сыйфатында килеп җитүенең серен мин әдипнең үз мәкаләсендә ачтым. Ул болай ди: «Миссионерлар яңа туып килгән драматургия сәнгатен игътибарсыз калдырмады. Аларның, татар драматургиясе идеологиясен үз кулларында калдыру өчен, мәсәлән, «Чистай комедиясе»н (соңгы тикшеренүләрдән бу пьесаның әби патша язган «О, время» дигән пьесасыннан тәрҗемә ителгәне аңлашылды) кулланма, күчергеч итеп дөньяга чыгарулары – хәзер ачык мәсьәлә. Әлеге әсәрнең, кәләпүш киертелеп, татар матбугатына чыгарылуы иттифакый бер эш булмаганлыгын түбәндәге мисал ачык күрсәтә.

1905 елгы революциядән соң туган реакция чорында берәр оригиналь татар пьесасын бастыру яки сәхнәгә куяр өчен рөхсәт сорап Петербургка барганда, цензор Смирнов, рөхсәт бирү түгел, әсәрнең язучысын арестовать итү белән янап, өркетеп кайтарып җибәрә, оригиналь татар пьесалары язмаска, бәлки Рыжковның яисә берәр мәгънәсез водевильне русчадан тәрҗемә итәргә мәслихәт күреп киңәш бирә иде. Бу хәл XIX йөздәге миссионерлар методының ХХ йөздә дә кулланылганын ачык күрсәтә. Шуның белән бергә, эксплуататорлар файдасын күзәткән татар пьесаларын бастырып таратырга, әлбәттә, рөхсәт ителә иде».

Өзектән күренгәнчә, татар сәхнә әдәбиятының башында торган барлык драматурглар диярлек, цензура янавына буйсынып, «оригиналь татар пьесалары» язудан бигрәк, йә тәрҗемә белән, йә «эксплуататорлар файдасын күзәткән татар пьесаларын бастырып таратырга» мәҗбүр була. Озакламый илдә башланып китәчәк революцион күтәрелешләр, колхозлашу, яңа җәмгыять төзү барышы күп драматургларны, милләт язмышыннан бигрәк, җәмгыятьтә барган вакыйгаларның фотокүчермәсен сурәтләп калдыруга этәрә, репрессия еллары исә Тинчурин атаган сәбәпләрнең каһәрле дәвамы була.

Әлеге һәм башка каршылыкларны исәпкә алганда, милләтнең ачы язмышын күрсәтеп биргән сәхнә әсәрләре язу мөмкин булмастай хәл кебек күзаллана. Туган халкының җан авазын үзенең астарлы җөмләләре, этнография, фольклор элементлары, символлары арасына гади күз белән күреп булмас рәвештә яшерә алган, наданлыкка, хөсетлеккә, капкорсаклыкка сатира рәвешендә яңгыраган көлкеле ситуацияләр куелыгында «адаштырган» Кәрим Тинчурин моңа ирешә – аның төрле чорларда актуаль калачак фикерләренең сере дә шундадыр.

Быелгы театр сезонында Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсенә кире кайткан «Җилкәнсезләр» спектакле дә заманыбыз вазгыятенә аваздаш фикерләргә шактый бай. Узган гасырда татар театры сәхнәләрендә кат-кат уйналып, рус театрында да уңышлы гына барган «Җилкәнсезләр»не бу юлы Камалда Омск дәүләт академия драма театрының баш режиссёры, безгә 2004 елда премьерасы булган «Ханума» спектакле аша таныш Георгий Цхвирава куйды. Ул Кәрим Тинчурин «комедия» дип билгеләгән пьесаның жанрын «киләчәк турында искә төшерү» буларак үзгәртеп тәкъдим итте.

Чыннан да, әсәрнең жанры бәхәсле. Төрле чор галимнәре, театр белгечләренең фикерләре дә әлеге мәсьәләдә икегә аерыла. Мәсәлән, Совет чоры тәнкыйте Тинчуринны большевистик идеологияне алга сөрүче, кадимчелек һәм аның тарафдарларын кискен кире кагучы, алардан мыскыллы көлүче дип атый. Инде бүгенге заман күзлегеннән карасак, фикер шактый үзгә. Персонажларның күңел дөньясына, ягъни аерым күренешләрдәге эчке конфликт үзенчәлекләренә игътибар итсәк, драматургның шәхес мәнфәгатьләрен күз уңында тотып язганлыгына төшенербез. Совет чоры җәмәгатьчелеге көлкеле тискәре геройлар дип таныган Нуретдин (спектакльдә – Рамил Вәҗиев), Мисбах хаҗи (Искәндәр Хәйруллин), Батырхан (Эмиль Талипов) һәм Фәттахларның (Раил Шәмсуаров) асылында фаҗига ята, «...алар да, иң беренче, кеше, шәхес, җан иясе. Яңа тәртипләрнең урнашуы һәм ныгый баруы аларга фаҗига гына китерә. Менә ни өчен әсәрдә көлү генә өстенлек итми, монда сатира һәм фаҗига аралашып килә. ...Шуңа да ул, ...жанр төре буларак, «трагикомедия».

Жанр мәсьәләсендәге икеяклы карашларны аңлаган хәлдә, режиссёр «комедия» ягына да, «трагикомедия» тарафына да авышмый – алтын урталыкны сайлый.

Ә ник менә нәкъ «киләчәк турында искә төшерү» соң? Бу сорау шулай ук фәлсәфи уйлануларга китерә. Әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов язганча, «яңа хакимиятне кабул итә алмыйча, «тормыш төбендә» яшәүчеләрнең, шулай ук йорт-җирләрен, туган илләрен ташлап китүчеләрнең эш-гамәле артында күпләрнең ачы фаҗигасе ята. Әлеге адашып калган «җилкәнсезләрне» аңларга теләүче, ярдәм итүче юк. Үз иленең гражданнарын (бәреп төшерелгән сыйныф вәкиле булсалар да) шундый шартларга куйган, бик авыр хәлгә калдырган властьны ничек дип атарга? Пьесаның субъектив эчтәлегендә әнә шулар ачыла. Тексттагы зур булмаган репликалар да җитди уйлануларга этәрә. Мисал өчен, 1920 елларның икътисади сәясәте турында нэпман Зәйнетдин (Алмаз Сабирҗанов) болай ди: «Сез бай чакта сезнең милләтегез булган. Ә без, каенатай, интернационал, ха-ха-ха!.. Бездә милләт тә, чёрт та юк».

Драматург Кәрим Тинчурин җиткергән әлеге фикерләр, тематик киңлек режиссёр Георгий Цхвирава тарафыннан урынлы тотып алынган. Бер гасыр элек (әсәрдә 1910-1924 еллардагы вакыйгалар сурәтләнә) ил язмышын үтәли тишеп узган Беренче Бөтендөнья сугышы, инкыйлаблар, Гражданнар сугышы, НЭП чоры бүген илләр арасында, гомумән, дөньякүләм барган яшерен сугышларга, икътисади тотрыксызлыкка, «милләт тә, чёрт та» икенче планга күчеп барган кешелек җәмгыятенең өстенлек алуына кайтаваз булып яңгырый. Менә шуңа да режиссёр идеясе, Кәрим Тинчуринның бер гасыр узгач кабатланачак вакыйгаларны алдан тоемлавын исәпкә алып, «киләчәк турында искә төшерү» рәвешендә формалаша.

1926 елда иҗат ителгән, әүвәл «Ишкәксезләр», аннан соң «Җилкәнсезләр» атамасын алган пьесаның исем символикасына игътибар итик. ХХ гасыр башы татар әдәбиятында, заман болганышлары аркасында, үз юлын таба алмаган, киң дәрьяда «ишкәксез, җилкәнсез калган», кыйбласын җуйган, кайсы тарафка авышса, алданмаячагын абайламаган образ-персонажлар бик күп. Чоры өчен хас типик геройлар алар. Бер гасыр узгач, нәрсә үзгәрде?! ХIХ гасыр, Совет чоры әдәбиятында «ялтыраган» идеаль яки кырт тискәре заман героен, ХХ йөз башында булмаган кебек үк, бүген дә табып булмый – җәмгыятьтә ишкәксезләр өстенлек итә.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 12, 2016

Фото: pixabay

 

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев