Логотип Казан Утлары
Сәнгать

Тугрылык

Бөек Ватан сугышы елларында театрны яшәтү, саклау да, авылларда йөреп, тылдагыларның күңелен юату да аларның бурычы була, алай гына да түгел, фронтта катнашып, сугышчыларга да концерт-спектакльләр куялар.

Рәшидә Җиһаншинаның тууына 100 ел

Рәшидә Җиһаншина 1917 елның 19 октябрендә Казан шәһәрендә туа. Татар академия театрына 1936 елны Татар театр техникумын тәмамлауга ук килә ул. Хәер, аңа кадәр, әле укыган чагында ук «Беренче чәчәкләр»дә Хәдичә роленә чакыралар аны. Аннан соң «Алар өчәү иде»дә – Сүнмәс ханым... Таҗи Гыйззәтнең «Мактаулы заман» әсәре театрда куелырга җыенганлыктан, әлеге әсәр алар группасының диплом спектакле итеп тә билгеләнелә. Камал III, Х.Уразиков, Х.Сәлимҗанов, Н.Таҗдарова, Г.Камскаялар белән берлектә зур уңыш белән барган спектакль булачак артистларга да уңыш китерә, Людмила роле Рәшидә Җиһаншинаны өметле артистка итеп таныта. Ветеринария фельдшеры Людмиладан башланган роль аңа сәхнәдә М.Горькийның «Дошманнар»ында чибәр, горур Клеопатраны, М.Әмирнең «Миңлекамал»ында эшлекле Миңлекамалны, Т.Миңнуллинның «Канкай углы Бәхтияр»ында данлыклы Әби патша – Екатерина IIне, «Әлдермештән Әлмәндәр»дә тыйнак, итагатьле Хәмдебануны, «Моңлы бер җыр»да Муса Җәлилнең анасы – сабыр, мәрхәмәтле ана Рәхимәне һәм башка бик күп төп рольләрне уйнау югарылыгына күтәрә, Татарстанның һәм Рәсәйнең халык артисткасы исеменә ирешә ул.

Бөек Ватан сугышы елларында театрны яшәтү, саклау да, авылларда йөреп, тылдагыларның күңелен юату да аларның бурычы була, алай гына да түгел, фронтта катнашып, сугышчыларга да концерт-спектакльләр куялар.

Театрларда төрле чаклар була – репертуар ярлылыгы тамашачыга кире тәэсир иткән чорлар да, оештыру сәләтенә ия булган яхшы җитәкчегә кытлык еллар да. Әнә шундый катлаулы бер чорда, инде театрның партоешма җитәкчесе буларак үзен җитәкче итеп күрсәткән Рәшидә Җиһаншина Камал театрына директор итеп билгеләнә. Театр тормышын бөтен тулылыгы, дан-дәрәҗәсе белән аңлаган ханым әлеге вазифада да үзен оста җитәкче итеп таныта ала һәм унбер ел хезмәт куя. Тарихка «юклык заманы» белән кереп калган еллар, билгеле, хатын-кыз җитәкче өчен генә түгел, ир-атлар өчен дә җиңел булмый. Ул директор эшенә алынуга, башка милләт кешеләре дә татар театрына йөрсенгә, синхрон тәрҗемә өчен урындыкларга колак телефоны куюны, ерактагы милләттәшләребезгә дә татар спектакльләрен күрсәтү, артистларны азрак ял иттереп алу максатын да күздә тотып, кояшлы, җиләк-җимешле Алматы, Ташкент шәһәрләренә гастрольләрне оештырып җибәрә. Ул вакытта башланган хезмәттәшлек бүгенге көндә дә мәдәниятара багланышлар булып дәвам итә. 1975 елда Рәшидә Җиһаншина директорлыктан китсә дә, Бөтенсоюз театр җәмгыятенең рәисе вазифасында егерме елга якын хезмәт куя, Татарстан Югары советы депутаты була, 1991 елда театрның өлкән артистларыннан торган «Инсаният» группасын оештыра, пьесалар да иҗат итә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының үткәнен, аның күренекле артистларының иҗатларын киләчәк буыннарга тапшырып калдыру максатыннан, «Күңелем түреннән» дип исемләнгән истәлекләр китабы яза. Анда без халкыбызның талантлы артисткасы Рәшидә Җиһаншинаның үзе турында: «Мин 50 елдан артык гомеремне театрга багышладым, сәхнәдә 70 яшемне тутырдым, ләкин бервакытта да «уф, ардым, театрдан туйдым», димәдем», дигән сүзләрен укып, аңа театрның никадәрле якын, газиз булганын да тоябыз. Тормыш юлының беренче көннәрен театрдан башлаган талантлы артистка гомеренең соңгы көннәренә кадәр театр дөньясыннан аерылмый.

 

"КУ" 10, 2017

Фото: pixabay

 

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев