Логотип Казан Утлары
Сәнгать

Яратып китү

Еллар аны әйтерсең лә урап узган... Һаман да шул ук нәфис буй-сын, нур чәчеп торган елмаюлы күзләр, җиңел-җитез адымнар... Үз бәһасен белгән хатын-кыз гына тормыш ваклыкларына бирешми, еллар каршысында баш имичә, вакыт белән гармониядә яши ала...

Еллар аны әйтерсең лә урап узган... Һаман да шул ук нәфис буй-сын, нур чәчеп торган елмаюлы күзләр, җиңел-җитез адымнар... Үз бәһасен белгән хатын-кыз гына тормыш ваклыкларына бирешми, еллар каршысында баш имичә, вакыт белән гармониядә яши ала. Хак Тәгалә сине, башкалардан өстен куеп, талант югарылыгына күтәргән икән – баш ию сине яраткан, сине рухландырган, талант икәнлегеңне таныган тамашачың, халкың алдында гына булырга мөмкиндер. Андый горур, рәхәт баш июләр аның тормышында аз булмаган. К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ы гына да сәхнәдә биш йөз тапкыр уйнала. Флёра-Сәрвәр биш йөз тапкыр Сәрвәр булып яши, Сәрвәр булып үлә. Флёра Хәмитованың иң беренче роле – К.Тинчуринның «Казан сөлгесе»ндә Мөршидә. Тик тамашачы аны актриса буларак Ф.Бурнашның «Яшь йөрәкләр»ендә Сәрби роле аша ача. Мөлаемлыгы, рольне үзенеке итеп кабул итә белүе тамашачыда үзенә карата ышаныч тудыра. Артистканың гаҗәеп матур тавышы, моңы аңа «Ак калфак»та Хәмдияне, «Зәңгәр шәл»дә Мәйсәрәне уйнау мөмкинлеге бирә. Тик артист гел бертөрле генә рольләрдә уйный икән – ул аңа бик тиз ияләшә, анда эзләнү, үсеш тукталып калырга, тамашачы өчен дә, үзе өчен дә кызыксызга әйләнә башларга да мөмкин. Режиссёр М.Сәлимҗанов әнә шуны күздә тотып, алдагы рольләренә капма-каршы булган, К.Тинчуринның «Американ» сатирик комедиясендә Дилбәр ролен бирә. Тамашачы бу образ аша үз-үзен генә яратучы, тышкы кыяфәте белән үк тискәре фикер уятучы кызны күрә. Н.Асанбаевның «Канат җәйгәндә» спектаклендәге Мәрьям образында Ф.Хәмитова үзенең инде өлгереп җиткән артистка икәнен раслый ала. Болардан тыш әле тамашачы яратып калган, М.Әмирнең «Тормыш җыры»нда – Халидә, «Миңлекамал»ында – Гайни, Д.Вәлиевнең «Үзеңә хыянәт итсәң»дә – Гөлсем, Т.Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү»ендә – чая Саҗидә һәм башка тагын дистәләгән рольләр. Соңгысы исә сәхнәдә 600 тапкыр уйнала! Артистка һәр ролен яратып искә ала. Н.Исәнбәтнең «Зифа»сындагы Кәләмсә роле турында сүз чыккач кына: «Нишләптер Кәләмсә – минем җанга, мин аның җанына үтеп керә алмадым. Әллә Камская уйнаганын сокланып караганым булгангамы, күз алдыма ул килә дә баса», – ди, бераз моңсуланып. Ниһаять, Тинчуринның «Зәңгәр шәл»е... Күпләр хыялланган Мәйсәрә... Һәр чорның, һәр артистканың үз Галиябануы, үз Мәйсәрәсе. Флёра Хәмитованың артистка буласы, Мәйсәрәне уйныйсы язмышына язылган, күрәмсең. Әле мәктәптә укыганда ук Сәйдәшнең, фәрештә канаты белән кагып узгандай, хорда җырлаучы дистәләгән бала тавышы арасыннан аерып, сабыйның аркасыннан кагып: «Бәгырь, син әле Мәйсәрәне уйнаячаксың», – дигән сүзләре теләкләр кабул була торган бер вакытта әйтелмәгәндер дип кем әйтә ала! Ышанмый кара син шуннан соң язмышка! Тик Ходай Тәгалә, каршысына ике юл куеп, адәм баласына сайлау мөмкинлеге дә бирер ди. Язмыш юлыңның кайсын сайлыйсың – монысы инде синең үзеңнән тора. Казан шәһәренең 51нче урта мәктәбен тәмамлагач (Ф.Хәмитова 1936 елның 2 маенда Казанда туа), укытучы булу теләге белән педучилищега укырга керә. Мәктәптә укыганда ук аңа «Отелло»ны карау мөмкинлеге туа, укытучылыкка барса да, ул вакытта алган тәэсирләр, сәхнәнең сихри көче кызның күңелен һаман да алгысытып, җилкетеп тора. Тагын язмыш дими ни дисең – 1956 елны Мәскәүгә Щепкин исемендәге театр училищесына студентлар җыюлары турында игълан күрә, өстәвенә педучилищедагы мөгаллиме Вәли Хаҗиев та: «Җырлый беләсең, бии беләсең, сөйләмең матур», – дип кызга канатлар өсти.

Һәр буын иҗат кешеләре – әдәбияттамы ул, сәнгатьтәме – үзләре белән ниндидер яңалык алып киләләр. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел! Моны чор, буыннар алмашы үзе үк таләп итә. Заман башка, тамашачы башка. Аңа үзгәреш, үзгәлек кирәк. Мәскәү хәтле Мәскүдә укып кайткан яшьләрдән күпне таләп итәргә Г.Камал исемендәге академия театрының да, тамашачының да хакы бар. Театрны театр иткән әйбер – бердән, актёрлар булса, икенчедән, репертуар. Ә безнең халык хисле, самими. Сәхнәдә аңа саф мәхәббәт, тугрылык, гаделлек сурәтләнсен. Ф.Хәмитованың Мәйсәрәсе дә, Сәрвәре дә, Хәмдиясе дә – әнә шундыйлардан. Актриса героинясы белән шулкадәр гармониядә яши ки, хәтта ул «Сүнгән йолдызлар»ның ничек башланып китәсен, ничек итеп Сәрвәрнең көлә-көлә сәхнәгә йөгереп чыгасын режиссёр Марсель Сәлимҗановка үзе тәкъдим итә.

Төп рольләрне уйнау – һәр артистның хыялы. Күмәк рольләрдә генә йөрер өчен беркем дә артист булырга ул кадәр омтылмыйдыр, һәркемнең кешеләр хәтерендә калырлык образ тудырасы килә, шулай булмаса, синең артистлыгыңны вакыт җилләре бик тиз юкка чыгарачак. Күп хатын-кыз актрисалар хыялланган Мәйсәрә роле, бер караганда, җиңел генә – җырлы-биюле роль кебек кенә тоелса да, һәркем аны үзенчә тудыра. Флёра Хәмитованың Мәйсәрәсе, ятим бала булуына карамастан, шат күңелле, кешеләргә ышанучан, тормышны яратучы, дуслары белән яхшы мөгамәләдәге тыйнак-сөйкемле татар хатын-кызларының үрнәк образы. Моңлы тавышы җырлы-музыкаль драмаларда уйнаганда режиссёр өчен чын мәгънәсендә табыш була. Кайбер артистлар тудырган образлар үзе сәхнәдән киткәнче үк тә онытыла. Аның Мәйсәрәсе, Сәрвәре әле һаман да күпләрнең хәтерендә.

Китү дигәннән... 24 ел буе сәхнәдә йолдыз булып балкыган бер чорында ул театрдан китәргә карар кыла. Кемдер моны яшь, чибәр героиняларны гына уйнаган актрисаның өлкәннәр роленә алынасы килмәүдән дип уйласа, кемдер исә (репертуарның да яңа әсәрләргә кытлык чоры булып ала) аның амплуасына туры килерлек рольләр булмаганлыктан дип тә гөманлый. Ни сәбәпле икәнен бер Ходай Тәгалә һәм дә үзе генә беләдер. Артистның сәхнәдәге язмышы режиссёр кулында, дисәләр дә, ул аны үзенчә дә хәл итә ала. Киткәненә бәлки әле сөенеп кул чабучылар да булгандыр. (Алкышларның андый төре дә була!) Театр дөньясы – аллы-гөлле утлар балкышы, көчле алкышлары белән генә түгел шул ул! Әнә бит, атаклы сатира остасы Гамил Афзал «Театрда» дип исемләнгән шигырендә нәрсә ди: «Халык китә, утлар сүнә, тынып кала бу кичәләр. Ак Фәрештә, Кара Елан бергә утырып чәй эчәләр». Әйе, сәхнә артында да тулы бер тормыш. Сәхнәнең ал ягында автор тудырган язмышны сурәтләсәң, янәшәдә үк табу-югалтуларга, әрнү-газапларга уралган үз тормышың. Сәхнә әйләнә-әйләнә дә ирең булган кеше – Дилүс Ильясовны – Х.Вахитның «Кайда соң син?» әсәрендә Шәүкәт, сине Сәрия итеп тә куя. Күңел сәхнәсенең иң түрендә татар театрының атаклы артисткасы – каенанасы Гөлсем Камская! Фаҗигале язмышка ия булган, 1934-1936 елларда академия театрында режиссёр булып эшләгән каенатасы Гали Ильясов. Теләсә, теләмәсә дә көндәшенең һәр адымына күз ташларга мәҗбүр булган (соңыннан исә аралары җылына), күпләрне дер селкетеп торган Гәүһәр Камалова... Артист буларак үсүең шәхси тормышың белән дә бәйле икән, инде син шундый талантлар арасына килеп кергәнсең икән, кем әйтмешли, талантлы булмаска просто хакың юк! Әле иртән генә, яшәештәге кайбер мәсьәләләрне хәл иткәндә үпкәләшеп чыгып киткән ирең белән кичкә инде син бер-берсен өзелеп яраткан парлар ролен башкарырга тиеш буласың. Иртәнге кәеф тә, тавыш интонациясе дә биредә чагыла алмый. Сәхнә кануннары аяусыз! Театрда кавышып, аннан аерылышып та бер-берсен өзелеп сөйгән ярларны уйнаган парларны да күрде тамашачы. Сүз дә юк, Дилүс Ильясов белән унҗиде ел бергә яшәлгән тормышында нинди генә хисләр кичерелмәгәндер. Талантлар каршылыклы була, дибез. Ике талант иясе бер түбә астында, бер сәхнәдә дә булса... Хатынына соклану белән бергә күпмедер дәрәҗәдә көнләшү дә булгандыр, бәлки... «Бу турыда хәзер, еллар узгач, кайта-кайта уйланам. Юкса без Наил Әюпов белән «Сүнгән йолдызлар»ны уйнаганда, сәхнә читеннән генә карап торыр идеме? Наил-Исмәгыйльнең кочагына сыенып бетеп ярату аңлатуым күңеленә тими калмагандыр. Театрда артист булса да, өйдә ир бит ул. Үзе исә тел белән түгел, күз карашы белән генә дә тискәре мөнәсәбәт сиздермәде, киресенчә, мине нәрсәдәндер саклаган кебек иде, Мәйсәрәне уйныйсы көнем булса, балаларга артык шаулашмаска куша иде», – дип искә ала Флёра Хәмитова ире, балаларының атасы, Татарстанның халык артисты Дилүс Ильясовны. Тамашачы исә тиздән Флёра ханымның аңа багышланган фотоальбомын күреп сөенәчәк, бу да мөнәсәбәтләрнең зурлыгы, игътирам, хөрмәт турында сөйләмиме?

...Т.Миңнуллинның «Миләүшәнең туган көне», «Дуслар җыелган җирдә» спектакльләрендә уйнаса да, соңгысы – «Хушыгыз»да уйнарга туры килми аңа... гәрчә әлеге әсәр аның үзе турында булса да! Бәлки, тулаем ук та түгелдер, тик Флёра Хәмитованың театрдан киткәндә, ачынып: «Хушыгыз!» – дип әйтүе авторга әлеге әсәрне язарга этәргеч бирә. Спектакльне күз яшьләре аша караганда, нинди хисләр кичергәнен ул үзе генә белгәндер...

Театр белән хушлашса да, әлеге яратып китү аны сәнгать дөньясыннан еракка алып китми. Кайчандыр, әле иҗатының гөрләп чәчәк аткан бер чорында, әбиләр роле ят тоелса да, барыбер уйнарга туры килә аңа ул рольне дә. Тик ясалма картайтылган, гримнар ярдәмендә тарттырылып китерелгән өлкәнәю түгел инде бу «Яланаяклы кыз» телеспектаклендәге Дилбәрнең дәү әнисе! Үз яшенә, эчке халәтенә туры килүче, оныклар белән ике арада була торган җылы, мөлаем мөнәсәбәтне тудыручы дәү әни ул биредә. Чын безнеңчә, милли дәү әни!

...Сәхнә әйләнә-әйләнә дә аны тагын язмышына язылган юл башына – укытучылыкка кайтарып куя. «Һөнәрле – үлмәс» дип тиккә әйтми шул халык. Менә 32 ел инде ул Казан дәүләт мәдәният институтында, Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә булачак сәхнә осталарына сәхнә теленнән һәм актёрлык осталыгыннан дәресләр бирә. Әйе, еллар аны чынлап та урап уза, ахры. Аңардагы энергиягә, хәтер ныклыгына, һәр туган көнгә сөенеп яшәвенә сокланмый мөмкин түгел. Студентлар белән эшләгәндә, татар шигърияте – аның өчен төп җирлек. Шигърият аша ул аларга телебезнең байлыгын, матурлыгын ачарга ярдәм итә, яратырга өйрәтә. Туган телне начаррак белүче шәһәр балалары да яннарында Флёра Харис кызы кебек остаз булганда югалып калмый. Һәрдаим яшьләр арасында булу, аңа чынлап та вакыт агышын сиздерми, чыгарылыш арты чыгарылыш, бәйге арты бәйгеләргә студентларын әзерләргә көч-куәт биреп тора. Татар әдәбиятының күренекле шагыйрьләре Н.Дәүли иҗаты буенча «Бәхетлеме кеше дөньяда?», И.Юзеевның «Шагыйрьләр нигә картаймый?», Р.Фәйзуллинның «Сәйдәш», «Гадиләргә гимн» һәм башка олуг шагыйрьләрнең әсәрләре буенча куелган әдәби-музыкаль композицияләр, бүгенге көндә әзерләнүче «Тукайча татар кодексы», Г.Исхакый әсәре буенча «Тормышмы бу?» дип аталган әдәби композицияләрне әзерләү студентлар белән араны тагын да якынайта, аларда иҗади фикер йөртү сәләтен арттыра. Студентлары арасыннан Зөһрә Шәрәфетдинова остазы турында менә нәрсәләр ди:

«Флёра апа Хәмитова безне Казан музыка көллиятендә актёрлык осталыгы серләренә төшендерә. Ул ягымлылыгы, самимилеге, таләпчәнлеге белән башка педагоглардан аерылып тора. Ишекне ачып керүгә, безне елмаеп каршы ала. Репетицияләр вакытында гел әйтә килә: «Сәхнәдә артист халыкны үзенең күз карашы белән җәлеп итәргә тиеш, күзләр бик күп нәрсәләрне сүзсез генә аңлатып бирә», — ди. Ул безгә һәрдаим акыллы киңәшләр бирә, дөрес аралашырга, төз, матур йөрергә өйрәтә. Нинди генә ярдәм сорасаң да, кире борып җибәрми... Аның белән әни белән сөйләшкән кебек сәгатьләр буе гәпләшеп утырырга була... Репетиция барганда тавышланып утыручылар булса, бер тапкыр күзгә карап ала да, җиңелчә генә ачуланып, рәхмәт дип әйтеп куя торган гадәте дә бар әле... Флёра апага кечкенә генә яхшылык эшләсәң дә, аннан ихлас рәхмәтләр ишетәсең. Кәефе булмаса да, авырса да, башын беркайчан да аска иеп йөрми. Флёра Хәмитова чын мәгънәсендә абруйлы, тәҗрибәле, зыялы шәхес».

Чынлап та, сәхнә теле буенча анда укыганнар сәхнәдә башкалар арасында аерылып торалар. Сөйләмнәре ачык-аңлаешлы, басым, сулыш алулары, татар орфоэпия кагыйдәләре урынлы, дикцияләре төгәл. Сөйләмендә ул үзе дә сүзгә шулкадәр сак карый – сүзләрнең әңгәмәдәше күңеленә ята торганын, матурын кулланып сөйләшкәне сизелеп тора. Кайчандыр «Татарстан» радиосында ул алып барган «Тел күрке – сүз» тапшыруларын да искә төшерсәк, Татарстанның атказанган артисткасы Флёра Хәмитованың ана телебезне никадәр яратуын, зурлавын күрә алабыз. Бүгенге көндә дә теләге – сәнгатькә чын күңелдән бирелгән, милләт балалары дип аталырлык шәхесләр тәрбияләп калдыру. Бирсен Ходай!

 

"КУ" 5, 2016
Фото: "Казан утлары" архивыннан

Теги: сәнгать

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев