Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Тәвәккәл таш яра (повесть)

Гəрчə операция уңышлы гына килеп чыкса да, кат-кат дренаж алыштырулар да, шешкəн органны дəвалаулар да көткəн нəтиҗəне бирмəде. Үкенеч ки, чире азган хатынның гомерен саклап калып булмады...

Түбән Кама медицинасына нигез

салучыларның берсе Ф.М. Хәйбуллинның

якты истәлегенә багышлыйм.

Автор

 

Сугыш беткәнгә дә дистә елга якын вакыт үтте. Ил әле һаман җәрәхәтләреннән тернәкләнеп китә алмый интегә. Шундый авыр елларның берсендә фронтовик Мирзафатихны кайчандыр волость үзәге булган Субай авылындагы участок шифаханәсенә баш табиб итеп билгелиләр. Шифаханә димәсәң хәтере калыр. Агач бина. Инструментлар, медицина әсбаплары юк. Палатларны мичкә утын ягып җылыталар. Электр дигәннәре әле хыялда гына. Шулай булса да көн таң атса якын-тирә авыллардан сырхаулар өзелми. Кемнеңдер ашказаны авырта, кемнеңдер тыны бетә, аяклары, биле сызлый... Ярый андый пациентларга киңәшләр биреп, кулына рецепт тоттырып чыгарырсың да ди. Ә менә сукыр әчәгесе авыртып, яисә шартлап килгән кешеләргә шундук ярдәм итмәсәң, эш хәрап! Кичекмәстән авыруны район үзәгенә озатырга кирәк! Ә ул, йөгереп кенә барып җитәрдәй җир түгел: кырык биш чакрым ара! Юлы юл төсле булса бер хәл иде. Яңгыр яуса, тездән ләпеккә батасың. Мирзафатихның карамагында бар булган транспорт: “Консерв калае” кушаматы алган бер “Москвич” та, су ташырга билгеләнгән алаша. Көн туды исә ничек бу хәлдән чыгарга дип баш вата табиб.

Әнә бит арбага салып кайсыдыр авылдан тагын бер авыруны алып килгәннәр. Үзенең арбадан төшәр хәле дә юк. Озата килүчесе күтәреп төшермәкче булып азаплана. Андый чакта тәрәзәдән карап утырып була мыни? Авыру янына Мирзафатих үзе чыкты. Урта яшьләрдәге ир-ат эчен тотып бөгелеп төшкән, бертуктаусыз ах-ух килә, бертуктаусыз ыңгыраша.

–       Нәрсә булды? Кай төшең авырта? – дигән сорауга чырае качкан ир корсагының кендектән түбән уң ягына төртеп күрсәтте.

–       Кайчан авырта башлады?

–       Кичә кич йокларга ятыр алдыннан

–       Соң, алла колы, кичәдән бирле ничек түзеп яттыгыз?

Авыру гаепле кеше сыман башын иеп авызыннан берничә сүз сыгып чыгарды.

–       Үтәр әле дигән идек. Хатын да берни дә булмас, мә шуны эч дип, тозлы су да биреп караган иде.

–       Сәламәтлегегезгә шулкадәр ваемсыз булырга ярыймы соң инде, ә?

Мирзафатих авыруны бүлмәсенә алып керде. Кушеткага яткырып бармаклары белән сак кына эченә баскалап тикшерергә кереште. Ир-ат:

–       Ай, үләм! Бигрәк каты бастыгыз, – дип, тагын да ныграк ыңгырашырга тотынды. Авыруның температурасы да күтәрелгән иде.

Бу бәндәнең сукыр эчәгесе ярылган булуы ихтимал. Ярылган сукыр эчәгәдән (үлекләгән дә булса) инфекция организмга: бөтен тәнгә таралганчы бу мескенгә тизрәк операция ясарга кирәк. Мондый вакытта хирург пычагы скальпель гына авыруның гомерен саклап кала ала. Коткару өчен аны кичекмәстән район үзәгендәге хастаханәгә озатырга кирәк. Ә ничек? Нәрсә белән? Әле генә авыр хәлдәге бер авыруны калтырча “Москвич”ы белән район үзәгенә озатты. Хәзер каян транспорт табарга? Авыру белән кемне озатырга? Авыл шифаханәсенең штаты да бер кул чугының бармаклары санынча гына. Су ташучы Гильметдин белән җибәрер иден, палатадагы авыруларга ашарга пешерергә дә, кер юарга да су кирәк. Гильметдинсез ике кулсыз калган кебек буласың инде. Озата килгән агай белән сөйләшү дә нәтиҗәсез булды.

–       Юк, апай, юк! Хәләфетдинне монда алып килергә дә прсидәтел көчкә ат бирде. Йоклап йөрмә. Тиз әйләнеп кайт дип колагымны киртләп әйтте. - Аннары, басынкы тавыш белән күңелендәге шик-шөбһәсен дә чыгарып салды. – Хәләфетдин юлда өзлегеп китсә мин нишләрмен? Семьясына ни дип җавап бирермен?

–       Анысы өчен борчылмагыз. Авыру янында сезнең белән сестра да барыр.

–       Ачуланма, апай, булмый. Безнең прсидәтелнең талканы коры. Мин сезгә атны Хәләфетдинне бүлнискә илтергә генә бирдем. Көне буе кая йөрден? дип тыкырдатса ни дип жавап бирермен? Мин сезгә авыруны китереп тапшырдым. Эшем бетте. Миңа тизрәк кайтырга кирәк. Ату прсидәтел...

Мирзафатих агайның берөзлексез “прсидәтел... прсидәтел...” дип такылдаганын тыңлап тормады: "Сау булыгыз!" дигәнне аңлатып, кулы белән ишеккә ишарәләде.

Бүлмәгә сулы чиләк күтәреп санитарка Шәргия килеп керде. Өлкән яшьтә булса да  хатынның адымнары яшьләрчә. Чиләк эчендәге чүпрәк тә ул атлаган уңайга каядыр йөзеп китәргә омтылгандай, әле бер якка, әле икенче якка хәрәкәтләнеп ала иде.

–       Тәрәзәләрне сөртеп алмакчы идем. Авыру бар икән. Ярар, яңадан керермен инде.

Хатын чыгып китмәде, сулы чиләген күтәргән килеш ишек янында туктап калды.

–       Мирзафатих энем, кыяфәтегез... Авырып киттеңме әллә?

Борчылуы йөзенә чыккан табиб, әйтерең бармы дигәндәй, җиңелчә генә башын селкеп алды.

–       Көн саен проблемалар туып кына тора. Авырмас җиреңнән  авырырсың. Менә бу абзыйны нәрсә белән районга озатырга? Шуңа аптырап утырам.

–       Авыруы шулай катымыни?

–       Шулайрак шикелле. – Аннары үзенең фаразын йомшартып өстәде (авыру кеше дә аларның сүзен тыңлап ята бит әле!) – һәрхәлдә рентген аппаратында карамыйча төгәл генә әйтеп булмый. Ә андый аппарат үзәк больницада гына бар.

–   И-и, менә агай, хәзер нишләргә соң инде? Машинагызны да каядыр җибәрдегез бугай.

–     Кая булсын? Районга инде. Иртүк хәле начар бер авыруны китерделәр бит.

Кушеткада яткан авыруның хәле дә шәптән түгел иде. Ул көч – хәл белән башын ак халатлы кешеләр ягына борды.

–       Авызым кипте. Су бирегез әле, - диде ул бер мизгелгә ыңгырашуыннан туктап.

Мирзафатих өстәлдәге пыяла графиннан стаканның төбен күмәрлек кенә агызып су бирде.

– Мәгез, авызыгызны чайкап алыгыз.

Авыру авызын чайкап тормады, суны шундук йотып та куйды. Биргән суны азсынып тагын эчәргә сорады.

– Суга шулай кытлык мени сездә? Биргән суыгыз олы телдән үтмәде, кече телгә дә җитмәде.

Сукыр эчәгесе шартлаган булса биргән кадәресе дә артык иде. Мирзафатих сәбәбен аңлатып тормады, санитарка ханымга дәште.

–       Шәргия апа, су савытларын карап килегез әле. Су запасы бүгенгә җитәрлек микән?

Санитарка ханым табибның ниятен аңлаган иде инде.

–       Соң... Алай кешенең хәле авыр булгач, Гильметдингә әйтимме соң? Тизрәк атын җиксен дә, авыру кешене тизрәк алып китсен инде. Суны ни... Көянтә белән коедан үзем ташырмын. Кыз чагында әллә кайдагы тау астындагы чишмәгә бара торган идек әле.

Авылны икегә бүлеп кечкенә инеш ага. Инеш буендагы үзәнлектә өере белән хуҗасыз этләр йөри. Сугыштан соңгы ачлык заманда каян шулкадәр үрчегәннәрдер, шайтан белсен! Алар, ни өчендер, еш кына үзара сугышалар, чинашалар. Андый чакта өерләре белән ялгыз кешегә ташланырга да мөмкиннәр. Ә якындагы кое инешнең аргы ягында. Бәләкәй генә гәүдәле санитаркага үзәнлекне үтү-сират күперен үтүгә тиң була инде.

Табибның кисәтүенә хатынның исе дә китмәде.

–       Ә мин аларның холкын беләм. Берәр каткан сөяк ыргытсаң, алар шуның өчен үзара талаша башлыйлар. Сине оныталар. – дип кенә куйды.

Мирзафатих авыруны арбага салып озаткач, районга – үзәк шифаханәгә шылтыратты (ярый әле телефон бар!). Регистратурадагы кызларга “Москвич” машинасының шоферын таптырып, аңа хәзер үк юлга чыгарга, Гильметдин белән озаткан авыруны кичекмәстән үзәк шифаханәгә илтергә кушты. Ул шофер белән сөйләшкән арада регистратурада тавыш купты. Ниндидер ир-ат ачулы тавыш белән үзенә игътибар даулый башлады.

–       Сез минем кем икәнемне беләсезме? Мин бит Наполеон! Ишеткәнегез бармы? Мин – Бонапарт!..

–       Ярар, ярар! Ышанабыз. Зинһар, тынычланыгыз! Без сезне иртәгә Парижга...

Шофер егетнең кулыннан телефонын алдылар ахры, элемтә өзелде. Ярый әле сөйләшеп өлгерде.

Үзәк шифаханәдә эшләүчеләргә дә җиңел түгелдер. Районнарны берләштергәч, авыллар саны бермә-бер артты. Бу урында ихтыярсыздан безнең ил турында Англиянең премьер-министры Уинстон Черчилльнең: “Русские сами себе создают проблемы. А потом сами же их героически преодолевают” дигән сүзләре хәтердә яңара. Менә шул алдын-артын уйламыйча районнарны “эреләндерү” кемгә кирәк булгандыр, шайтан белсен? Һәрхәлдә авыл кешесенең мәнфәгатен кайгыртып эшләнгән дип булмый. Хәзер авыл кешесе мескен уч төбе кадәр белешмә кирәк булса, кырык биш чакырмдагы район үзәгенә җәяүләп ике көн барырга, ике көн кайтырга тиеш. Ярый ла кешесен туры китереп бер баруда юлы уңса! Ә уңмаса?! Әле бит аның хуҗалыгында сыеры-сарыгы, кош-корты бар. Авыл тормышына аның кендеге береккән.

Участок шифаханәсендә хәлләр тагын да аянычрак. Мирзафатих монда терапевт кына түгел, невропатолог, уролог, гинеколог... вазыйфаларын да үтәргә мәҗбур. Кулы йә, аягы шешкән, сукыр эчәгесе авырткан кешеләргә генә аның “теше үтми”. Шуңа борчыла. Кеше бит сиңа ярдәм сорап килә. “Брач” булгач барысын да дәваларга тиеш дип уйлый.

Мирзафатих шуларның барысы турында да, ара ераклыгын да искәртеп, район сәламәтлек саклау бүлегенә хирург штаты сорап мөрәҗәгать итте. Кычкырып көлделәр генә.

–       Райондагы бердәнбер хирургны сезгә җибәрсәк без монда нишләрбез, ә? Болай да Сергей Степановичның өч ел инде отпуск күргәне юк.

–       Министрлыкка мөрәжәгать итеп карыйк.

Чал чәчле бүлек житәкчесенең чырае житдиләнде.

–       Егет, беләсең килсә, без берничә мәртәбә мөрәжәгать итеп караган идек инде. – Ул жиңелчә генә кулын селтәп алды. – Файдасы гына булмады. Бу бишьеллыкта штат арттыру каралмаган дип кенә җавап бирделәр..

Мирзафатихның хирург буласы килгән иде. Ни сәбәптәндер, ул укырга кергән елны хирургия бүлегенә студентлар кабул ителмәде. Фронтовик егетнең (болай да яше бара!) бер ел вакытын югалтасы килмәде, гаризасын дәвалау бүлегенә тапшырды. Ә күңеленә кереп оялаган теләк сүнмәде, һәрдаим аны бимазалап торды. Әнә шул пыскып яткан, көннән-көн ялкынлана барган теләген сынап карыйсы килә егетнең. Сәбәбе дә бар. Ни хикмәттер, соңгы вакытта хирург ярдәменә мохтаҗ авырулар күбәйде. Кайберләренә шундук сәгате-минуты белән ярдәм итәргә кирәк. Ә бәлки тәвәкәлләп караргадыр?!

Көтмәгәндә аның уйларын бүлеп урамда этләр ярсып өрергә тотынды. Усал булсалар да, күпләр эт – кешенең дусты дигән фикердә. Соңгы сугышта яраланган күпме солдатның гомерен саклап калдылар ул акыллы маэмайлар. Бәлки монда да тагын бер кат чын дус икәннәрен күрсәтерләр?

Мирзафатих хуҗалык эшләре өчен җаваплы сестрага кер киптерә торган бүлмәне бушатырга кушты.

Кочагына кар кебек ап-ак простынялар күтәргән Тәслимә ни әйтергә белми беркавем аптырап калды. Менә сиңа мә! Тора-тора бер амин!

–       Мирзафатих Кыямович, ә юган керләрне кайда киптерербез?

Табибның җавабы кыска булды.

–       Урамда.

–       Кемгә кирәк булды соң әле бу бүлмә?

–       Без анда операционный блок ясарбыз. Белдеңме?

Ханым ихтыярсыз кычкырып көлеп җибәрде.

–       Китчәле! Булмасны! Операция ясарга бернинди дә шартлар юк ич бездә. Аның өчен никадәр инструмент, белгечләр кирәк. Ә бездә аларның берсе дә юк. Районнан берәр штат бирсәләр генә инде.

Мирзафатих җиңелчә генә башын чайкап алды.

–       Юк! Бернинди дә штат бирмәячәкләр. – Бер тын туктап алганнан соң авыр сулап өстәде. – Өйрәнербез.

Тәслимә табибның әмеренә буйсынып бүлмәне бушаткач, хәйләкәр генә елмаеп сорап куйды.

–       Мирзафатих Кыямович, безнең беренче пациент кем булыр икән инде, ә?

Баш табиб хатынның астыртын биргән соравына үпкәләмәде, үзе дә көлемсерәп, урамда өреп йөргән этләргә ымлады.

–       Әнә, ишетәсезме, никадәр «пациент» урамда чират  өчен даулашып йөри.

Урта яшьләрдәге ханым җитди төс алды.

–       Шаярып сөйләшүе җиңел анысы. Тик, безнең бу үзешчәнлек турында югарыдагылар белсә баштан сыйпамаячаклар бит. Шул турыда уйладыгызмы?

Хуҗалык мөдиренең соравы җавапсыз калды. Нәрсә дисен? Дөрес сүзгә җавап юк. Башбаштаклык өчен (бигрәк тә нәтиҗәсе аяныч килеп чыкса!) баштан сыйпамаячакларын да белә Мирзафатих. Шулай да тәвәкәлләп карыйсы килә. Ятса да, торса да бимазалап торган, аңа һич тынгылык бирмәгән, бу теләген хәзер үзе дә туктата алмастыр мөгаен. Ул үз акчасына инструментлар сатып алды, хирургиягә кагылышлы дәреслек – әсбаплар соратып алды. Штат булдырасы гына калды. Монысы барысыннан да кыены булып чыкты. Берсенең дә тәҗрибәсез хирургка ассистент буласы килмәде. Шәфкать туташлары сүз берләшкәндәй төрле сәбәп табып операция сестрасы булудан баш тартты. “Только не я!” принцибы өскә чыкты.

–       Ә ни өчен мин?

–       Мин генә мени? Әнә башкалар да бар бит...

–       Сез курыкмагыз, без башта этләр белән тәҗрибә ясарбыз. Остарып җиткәч, кул күнеккәч кенә кешеләргә алынырбыз. Күреп торасыз ич, соңгы вакытта үч иткәндәй, хирург ярдәменә мохтаҗ чирлеләр күбәйде. Безнең төп бурыч: авыруларга ярдәм итү бит!

Юк! Тәмле тел белән сөйләшү ңәтиҗә бирмәде. Баш табибка вазыйфасын кулланасы гына калды. Ул “Барыгыз алайса, таралышыгыз!” дип әйтмәкче генә иде арадан берсе:

–       Әнә, безнең Җәмилә фельдшер булып эшләгән кеше. Ассистент итеп аны алыгыз. – дип ычкындырды.

Моңарчы дәшми генә бер як читтә басып торган шәфкать туташының да “теле” бар икән.

–       Сез нәрсә миңа төртеп күрсәтәсез әле. Минем отработка срогы бетәргә бер ел гына калды. Аннан соң китәм мин бу эт оясыннан. Ә сез миннән (операция сестрасы димәде) «хирург» ясамакчы буласыз! – диде ул мыскыллы тон белән.

Коллективта андый сестраның булуы күптән түгел генә баш табиб вазыйфасына билгеләнгән Мирзафатих өчен әйбәт яңалык иде. Фельдшер белгеченә ия кеше хатын-кыз бәби тапканда да ярдәм итә. Шәфкать туташлары арасында операция сестрасына иң кулае ул булырга тиеш. Кызның ай – ваена, кискен рәвештә баш тартуына да карамастан, игъланнар тактасында акушерка Ханнанова Җәмиләне операция сестрасы итеп күчерү турында приказ барлыкка килде.Булачак хирург:

- Менә сиңа китаплар! Укы, өйрән! – дип, кызның кулына хирург  һөнәренә кагылышлы бер кочак китаплар тоттырды.

Бер ай да үтмәгәндер, кер киптерә торган бүлмә медицина теле белән әйткәндә операция блогына әверелде. Булачак хирурглар су ташучы Гильметдин юмалап алып килгән этләр белән тәҗрибә ясый башладылар: кистеләр, тектеләр...

Гыйльметдин баштарак:

–       Мин сезгә эт ташучы түгел, су ташучы гына, - дип карулашып торса да, кулына бер шешә спирт тоттырып, хезмәт хакына өстәмә вәгъдә иткәч ризалашты. Операция вакытында сестраларның берсенә анестезист вазыйфасы йөкләнде. Этләрнең борынына эфирлы маска-битлек каплап торды. Бу ул чор өчен наркоз урынына куллана торган бердәнбер препарат иде.

Хирург инструментларына стерилизация ясалган булырга тиеш. Санитарка Шәргия бу җитди эшкә – керогазда аларны кайнатып алырга берсүзсез ризалашты. Әмма (кирәк бит!) бервакыт көтмәгәндә керогаз шартлады! Аздан гына фаҗига булмый калды. Шуннан соң инструментларны... утын ягып кайната башладылар.

***

Көннәр бер-бер артлы үтеп торалар. Ел фасыллары бернигә карамый үз агымы белән бара. 1 май бәйрәме җитте. Мирзафатих кул астында эшләүче коллегаларын хезмәт ияләренең Халыкара бердәмлек көне белән котлады. Кешеләрнең сәламәтлеге сагында торучыларның үзлəренə саулык - сəламəтлек телəде. Хатын - кызлар бəйрəм хөрмəтенə җыйнак кына табын да əзерлəгəннəр иде.

Күрше бүлмәдә Сәгыйдә туташ, бәйрәмне тагын да ямьләндерергә теләп, репетиция ясый.

            Беләзекләрем -  саф алтын,

            Беләкләремә салкын.

            Бер анадан да тумадык,

            Нигә син миңа якын?

            Бәгырькәем, кояш булдың

            Минем күңел күгендә.

            Йөрәк каным суынганчы,

            Син булырсың күңелемдә.

Тулган айдай түгәрәк йөзле, толымнары биленә төшеп торган сестраның тавышы йомшак, күңелгә ятышлы. Кемгә атап сузар икән инде ул бу җырны дип, баш ватасы юк. Һәрхәлдә дүрт бала атасы Гыйльметдин абзыйга түгел инде. Арада бердәнбер өйләнмәгән ир заты Мирзафатих кына бар. Калку гәүдәле, чегән сыман куе кара чәчле егеткә сестраларның күбесе гашыйк.  Җырдагыча берсеннән-берсе чибәр туташларның берсенең дә сазаган кыз булып каласы килми. Һәрберсе юрганны үзенә тартырга тырыша.

Табынның “дилбегәсе” хуҗалык мөдире Тәслимә кулында. Ул хезмәттәшләрен өстәл янына кыстарга тотынды:

- Ашыгыз суына. Әйдәгез кызлар утырышыгыз инде. Ә сез, Мирзафатыйх Кыямович, әйдәгез түргә узыгыз!

Əмма баш табибка өстəл артында сыйланып утырырга туры килмəде. Ашка таракан төште. Күрше авылдан хəле начарланган бер хатын-кызны китерделəр. Булачак хирург сораштырып, тикшереп карау белəн бу хатынның сукыр эчəгесе шартлаган ахры дип фаразлады.

Бəйрəм көннəрендə авыруны район үзəгенə илтү мөмкинлеге юк иде. Мирзафатих үз гомерендə беренче мəртəбə тəвəккəллəп операция ясарга булды. Шəргия апага рəхмəт! Кирəге чыкса дип инструментларны əзерлəп куйган иде. Операция башлануга аның фаразы расланды. Хатынның сукыр эчəгесе үлеклəп шартлаган һəм эч куышлыгына җəелгəн иде. Операция сестрасы булырга чарасыз мəҗбүр булган Җəмилə кан күрүгə һушыннан язып егылды. Хəзер беренче чиратта кемгə ярдəм итəргə? Мирзафатих бермəлгə югалып калса да, фронтта көтелмəгəн хəллəр белəн күзгə-күз очрашкан кеше:

- Нашатырь китерегез! Тиз генə нашатырь! - дип шəфкать туташларының берсенə дəште.

Һушына килə башлауга нəрсə булганын абайлап өлгермəгəн Җəмилə Мирзафатихны кочаклап алды. Егет мамык кебек йомшак күкрəклəре белгəн аңа сарылган кызны кочаклап аласы килсə дə, кулында хирург инструментлары, ə операция өстəлендə яшəү белəн үлем арасында тартышып авыру ята…

Гəрчə операция уңышлы гына килеп чыкса да, кат-кат дренаж алыштырулар да, шешкəн органны дəвалаулар да көткəн нəтиҗəне бирмəде. Үкенеч ки, чире азган хатынның гомерен саклап калып булмады. Авыру керфеклəрен күккə терəде…

Билгеле бу яшереп кала торган хəл түгел, эзсез генə узмады. Өч бала белəн тол калган ир: “Хатынымны дөрес дəваламыйча хəрап иттелəр” дип район газетасына хат язган. Хат сəламəтлек саклау бүлегенə, район җитекчелəренə барып ирешкəн. Мирзафатихны райкомга чакырып алдылар. Ə бу бик хəтəр нəрсə. Монда:

- Партбилетыңны өстəлгə сал! - диюлəре дə мөмкин. Бу инде синең вазыйфаңа гына түгел, гомумəн, каръераңа нокта кую белəн бер!

Мирзафатих райкомның иркен бүлмəсендə сəгатьтəн артык аягөсте басып торды. Бюрочленнары аның башына да килмəгəн, уенда да булмаган гаеплəр тактылар.

- Что за партизанщина?!

- Кылыч айкап атакага ташланырга медицина кавалерия түгел!

- Гнать нады!

Күбесе галифе чалбарлы, френч кительле, кайберлəре пелəшлəнə башлаган коммунистлар каршында басып торганда Мирзафатих тирлəп чыкты. Иркен бүлмə кысанга əйлəнде. Хəзер аның башында бу экзекуция тизрəк бетсен иде дигəн уй гынакалды. Бу минутларда инде ул, ветеринар эше булса да табылыр əле дип, гариза язаргада əзер иде.

Ниһаять, киңəшлəшеп алырга булдылар ахры, аңа чыгып торырга куштылар. Бюрочленнары да егетне “талкып” арыганнар иде, форсаттан файдаланып урындакларында як-якка авышып, аякларын язып хəрəкəтлəндереп алдылар. Шул арада, урындыклар да шыгырдашып, үзара “серлəшеп” алырга өлгерде.

Райком секретары “Тынычланыгыз! “ дигəнне аңлатып, кызыл карандашы белəн җинелчəгенə өстəлне “төеп” алды. Бүлмəдəгелəрне бер кат күздəн кичергəннəн соң аның карашы сəламəтлек саклау бүлеге җитəкчесендə туктап калды.

- Леонид Леонидович, конкретно бер карарга килгəнче, əйдəгез, сезнең фикерне тыңлап карыйк.

Чал чəчле бүлек җитəкчесе урындыгын артка чигереп торып басты. Əмма кабинет хуҗасы кулы белəн ишарəлəп аңа утырырга боерды. Өлкəн яшьтəге табиб фикерен тупларга тырышыпмы, дулкынлануын басарга телəпме җиңелчə генə тамак кырып алды.

- Беренчедəн, медицина əкияттəге могҗизалар иле түгел. Нишлəтəсең, котылгысыз үлем очраклары да була. Конкретно бу егеткə карата минем фикер: фронтовик егет əлбəттə башбаштакланган, тəвəккəл адым ясаган. Шулай булса да ул аны явыз ният белəн түгел, авыру кешегə ярдəм итү телəге белəн эшлəгəн. Мин аны эштəн куарга дигəн фикер белəн килешмим. Бездə болай да кадрлар кытлыгы. Ярар, аны эшеннəн азат иттек ди. Ə аның урынына кемне куярбыз? Əллə кайдагы, ачуым килмəгəе, җəһəннəм артындагы участок шифаханəсенə барырга атлыгып торучы табибны каян табарбыз? Бу егет килгəч участок шифаханəсе күзгə күренеп рəтлəнеп бара. Коллегалары да аны яратканнар.

Ул учы белəн авызын каплап йөткереп алды. Кесəсеннəн кульяулыгын тартып чыгарды. Бер тынга аның тавышы өзелде.

- Сүзегез беттеме?

- Хəзер бетерəм. Сигнал килгəч, мин морг хезмəткəрлəре белəн сөйлəштем. Ул пациентның хəле табибларга күренгəнче үк начар булган. Глубокий перитонит - инфекция организмга таралган булган инде. Андый авыруны атказанган табиб та коткарып кала алмаган булыр иде. Ə бу егеткə килəчəктə башбаштакланмасын өчен җиңелчə генə шелтə белдерү белəн чиклəнергəдер.

Бюро членнары арасыннан “Гнать нады!” дигəне “с занесением в личное дело!” дип өстəде. Бу кеше кабинет хуҗасы ялгыш төчкерсə дə авызың сөртергə əзер торучы ялагай: оештыру бүлеге чиновнигы Сəлмəн Əбделмəнович Акаев иде. Райком секретары иң акырдан бюро членнарына əле беркем дə белмəгəн хəбəр җиткерде.

- Үзəк Комитет соңгы пленумда безнең республикада нефть эшкəртү заводы төзү турында карар кабул итте. Урыны əлегə билгесез. Өч вариант бар диделəр. Берсе Субай авылы тирəсе.

Бюро членнары, инеш күргəн казлар сыман, үзара “каңгылдашып” алдылар.

- Может быть!

- Партия əйтсə булыр да!

- Һо-о, болай булса Субайга баш иеп барырга туры килмəгəе.

Ничек кенə сəер тоелмасын, Субайда Мирзафатихның кайтуын “дүрт күз” белəн көткəн кеше… Җəмилə булгандыр. Табибның хəлен белергə иң беренче булып ул килеп керде

Форма өчен генə исəнлəшеп алды да, кабалана-кабалана:

- Мирзафатих Кыямович, райкомда нилəр булды? Нəрсə диделəр? Эшегездə калдырдылармы? - кебек сораулар яудырырга, төпченергə тотынды.

Өстəл артында ниндидер кəгазьлəр актарып утырган Мирзафатих иркен генə елмаеп, бусага янында басып торган шəфкать туташы янына килде. Аның кулларыннан тотып алды.

- Җəмилə сөеклем, ут алырга кергəн кеше шикелле, ишек төбендə генə басып торма инде. Əйдə, утыр! - Җитəклəп каршына утыртты. - Менə хəзер сөйлəшергə дə була.

- Беләсеңме, Җәмилә, райкомда миңа “выговор с занесением в личное дело” дигəн биик зур “бүлəк” бирделəр. Шуны көчкə күтəреп кайттым.

Кызның борчулы йөзе көтмəгəндə болытлар арасыннан килеп чыккан кояш кебек яктырып китте.

- Димəк эшегездə калдырдылар?!

- Əйе. Бюрода дөмбəсли башлагач, гариза язарга да əзер идем, “Бүлəк” биргəч, кире уйладым инде.

Егетнең шаяру катыш биргəн җавабын тыңлап торганда, ярый əле язмаган дип куйды туташ күңеленнəн генə. Юкса шифаханə коллективы буранлы төндə маягын югалткан юлчы хəлендə калыр иде. Ул кызарып, уңайсызланып кына халат кесəсеннəн дүрткə бөклəнгəн кəгазь тартып чыгарды.

- Белəсезме… белəсезме… без монда сезне яклап хат əзерлəгəн идек. Подписьлар да җыйдык. Кул куймаган бер кеше дə калмады. Шəргия апа бəби ялындагы ахирəте өчен дə куйды əле. Укып күрсəтимме?

- Рəхмəт, Җәмилә, рəхмəт! Кирəкми. Эчтəлеген болай да əйттең бит инде.

Бу минутларда сабый баладай ихлас күңелле туташ Мирзафатихка тагын да матуррак, ягымлырак, тагын да сөйкемлерəк булып күренде. Кочагына алып сөясе, иркəлисе, мəмрəп пешкəн чиядəй ымсындырып торган иреннəреннəн суырып үбəсе килде. Əмма…тәвәккәл егетне татардагы тыйнаклык туктатып калды. Юкса, кабинет та аулак: икəүдəн-икəү генə кара-каршы басып, күзгə-күз карап торалар иде…

Ниһаять егет телгə килде.

- Карале, Җəмилə, мин биргəн китапларны укып чыктыңмы əле?

Егет! Борчакны гына шулай бик тиз куырып алалар дип əйтергə кыз уңайсызланды.

Күзлəре белəн генə елмаеп:

- Ул китаплар мəхəббəт маҗаралары турында түгел шул, - диде кыз күзләре белән елмаеп торса да, ни өчендер тавышына үкенү чалымнары чыгарып. - Алар институт программасына кергəн дəреслеклəр түгел ич. Безгə - училище бетергəн кешелəргə - төбенə төшеп аңлар өчен аларны кат-кат укырга кирəк. Алай да аңламаган җирлəре күп. Мин аларны сездəн сорамакчы булып тамгалап та куйган идем. Кайчан вакытыгыз булыр икəн?

- Эштəн соң.

- Кайчан? Иртəгəме? Берсекөнгəме?

- Ə нигə сузарга? Əйдəгез, бүген үк.

* * *

Алар эштəн соң куыклы лампа яктысында хирург һөнəренə кагылышлы дəреслекне актара гына башлаганнар иде шифаханə капкасы төбенə атлы арба килеп туктады.

Мирзафатих төнге кунак китергəн авыруны карау белəн палаталарда кизү торган шəфкать туташларын аякка бастырды. Өзек кенə итеп хəлне аңлатты.

- Приступ булган! Өянəге кузгалган. Срочно операция ясарга кирəк. Тиз генə инструментлар əзерлəгез!

Ак халатлы туташлар ялгыш ишетмəдекме дигəндəй, бер-берсенə карашып алдылар.

- Мирзафатих Кыямович, лампа яктысында операция ясап буламыни?

- Гомердə булмаган хəл бит бу!

Үз сүзендə ташкыя булып баскан табиб:

- Кызлар! Безгə бик тə җаваплы: кешелəрнең сəламəтлеген кайгырту вазыйфасы йөклəнгəн. Анда лампа яктысында авыруларга ярдəм күрсəтергə ярамый дигəн сүз юк. Лампа яктысы гына аз дисəгез, барыгыз, берегез тиз генə Таһирны чакырып китерегез. Машинасын тəрəзəгə каратып фаралары белəн операция бүлмəсен яктыртып торыр.

Шəфкать туташларының берсе иптəшнең колагына иелеп:

- Кичə генə районга чакырып утлы табага бастырганнар иде. Ə ул һаман үзенекен тукый, - дип пышылдап алды.

Кулдашы аңа каршы бер сүз дə əйтмəде, нишлисең инде дигəндəй, иңбашларын гына сикертеп алды да “Москвич” шоферын алып килергə китте.

Ə пышылдарга яраткан тегесе табибның үҗəтлеген өнəмичə иреннəрен фырылдатып алды. Шулай да инструментлар хəстəренə кереште.

Мирзафатих əле һаман китаплар кочаклап торган Җəмилəне иңбашыннан тотып җинелчə генə селкетеп алды.

- Җəмилə туташ, уян! Хəзер теориядəн практикага күчəбез. Əзерлəн!

Бу юлы вакытында ярдəм күрсəтеп авыруның гомерен саклап кала алдылар. Бу - Мирзафатихның хыялына таба беренче уңышлы адым булды. Ул тагын да дəртлəнеп, канатланып эшлəргə тотынды. Тирə-якта аның турында яратып, мактап сөйли башладылар. Күрше белəн күрше очрашканда яисə үзара сөйлəшкəндə берəрсенең сытык чыраен күрсəлəр уенын-чынын бергə кушып:

- Нəрсə, авырып киттеңме əллə? Əнə, Мирзафатих Кыямович янына бар. Кисəсе җирең булса, кисеп ташлар, кирəк булса, ялгап та куяр. Ул сине момент терелтеп җибəрер, - дип, шыттырып та җибəрəлəр иде.

Ул чорда шифаханə еш кына даруларга кытлык кичерде. Кирəкле даруларның һəрчак кул астында булмавы да начар. Табибка булганы белəн генə эш итəргə кала.

Яхшылыкның да чеметем кадəр генə кимчелеге булган кебек, начарлыкның да бер уңай ягы була. Операция вакытында авыртуны баса торган новокаин куллануның (наркоз кытлыгы!) бер өстенлеге бар. Хирург пычагы астында яткан пациент үз аңында була. Ə бу сөйлəшергə яраткан Мирзафатих өчен кулай. Ул авыруның гаилəсе, балалары белəн кызыксына, хуҗалыгындагы мал-туарлары турында сораша. Гəрчə табибның бу гамəле шəфкать туташларының ачуын кабартса да (нигə кирəк безгə иренең исеме, аның сарыклары?!), авыру кешегə бөтенлəй икенче төрле тəэсир итə. Ул үзеннəн бигрəк гаилəсе турында уйлый башлый. Əйе, аның бит əле балаларын үстерəсе, аякка бастырасы бар. Табибның да аның язмышына битараф түгеллеген күрə. Əңгəмə аңа яшəргə көч бирə!

Мирзафатихның көннəн-көн үсə барган абруе районның сəламəтлек саклау бүлегенə пенсиягə киткəн Леонид Леонидович урынына килгəн яңа җитəкченең “үтенə тиде”. Аның башында көнчелек өянəге кузгалды. Ничек инде? Үзəк шифаханəдəге табибны түгел, əллə кайдагы участок шифаханəсендəге табибны мактыйлар?! Тикшерү өстенə тикшерү җибəреп тə бəйлəнерлек сəбəп тапмагач (начальник хатыны ич!) район җитəкчелеге аркылы пожарникларны җибəрттергəн. Янəсе “агач бина. Противопожарная безопасность не соблюдается” дигəн сигнал килде.

Янгынчылар сəфəрлəреннəн кайткач:

- Барысы да наят! Барысы да тəртиптə. Кычытмаган җирне кашып йөрдек, - дип отчёт биргəннəр.

 

***

Мирзафатих белән Җәмиләнең эштән соң озаклап табиб бүлмәсендә утыруларына коллегалары күнегеп беткәннәр иде инде.  Егет белән кыз арасында мәхәббәт хисләре бөреләнүенә дә шикләнмиләр иде. Алар өчен  баш табибның урынында булуы да әйбәт. Кирәк чакта ишеген шакып керәсең дә, киңәшләшәсең, консультация аласың.

Бүген Җәмиләнең һаман саен үзен борчып торган сорауга җавап аласы килә иде.

- Сез... Сез... Мирзафатих Кыямович... Миңа гел “Сөеклем”, “Җанкисәгем” дип эндәшәсез. Андый сүзне яраткан кешеңә генә әйтәләр ич.

Егет сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды, китап-әсбапларны бер якка күчерде, күзләрен каршында утырган туташның сөйкемле йөзенә төбәде. Аның карашы кызның ягымлы, нур бөркеп торган күзләрендә туктап калды.

- Башкаларга караганда сине күбрәк ярата торганмындыр. – Ул бер мизгелгә генә туктап алды. – Ә нигә? Сез... яратмаслыкмыни? Эшегезне җиренә җиткереп башкарасыз. – Мизгел генә тынып торганнан соң тавышын салмакландырып, сүзләрен тагын да ягымлырак итеп әйтергә тырышты. – Килеш-килбәтегез дә...

Ул сүзләрен әйтеп бетермәде, кызның кулларыннан тотып алды... Гомерем буе синең йомшак кулларыңның җылысын тоеп яшисем килә димәкче булды...Ул гына да түгел... Бүген аның кызга әйтәсе сүзләре күп... бик күп иде... Китап-кәгазьләрен дә өстәлнең бер кырыена этеп куйган иде...

Юк! Иркенләп сөйләшергә ирек бирмәделәр. Бүлмәгә ук кебек атылып, стационарда яткан авыруларга  кизү торучы шәфкать туташы килеп керде.

- Мирзафатих Кыямович! Тулгагы тота башлаган яшь кенә хатынны алып килделәр. Беренче баласы бит: ах-ух килә!

Эш сәгате күптән бетсә дә, әле һаман халатын салмаган табиб (әйтерсең, менә-менә операция  башланырга тора!) җиңнәрен сызгана башлады. Шул арада ут капкандай йөгереп кергән сестрага күрсәтмәләр бирергә дә өлгерде. Ахыр чиктә аның карашы янында аягөсте басып торган Җәмиләдә туктап калды.

- Менә, күрәсеңме, Җәмилә җанкисәгем, безнең монда теориягә караганда күбрәк практик эшләр белән шөгыльләнергә туры килә. Аның бер уңай ягы бар. Үз кулларың белән тотып эшләгәндә генә тәҗрибә туплана. Ә монысын Сездән башка җиңеп чыгып булмас. Әйдәгез, каршы килмәсәгез, бу юлы мин Сезгә ассистент булырмын. 

Җитди эшкә тотынганда, янында остазы булуына кем каршы килсен инде.

Ул көнне Җәмилә Мирзафатихның якасы карала башлаган күлмəгенə “Хирургия дəреслəре”нә керешкәнче үк игътибар иткəн иде. Үзенə əйтергəме, юкмы дип, кыймыйча, икелəнеп торганнан соң гына тəвəккəллəргə булды (әңгәмә аның язмышын үзгәртәсен ул каян белсен?). 

- Мирзафатих Кыямович, күлмəгегезне бирегез əле, юып алып килим. Баш табибка керлəнгəн яка белəн йөрү килешми. 

Егет ни əйтергə белми бер мəлгə югалып калды. Күлмəк сəдəфлəрен бер ычкындырды, бер элəктерде. Ни өчендер, кулын селтəп куйды. Ахыр чиктə күптəн күңелендə бөрелəнеп тамыр җəйгəн хислəрен əйтергə булды. 

- Буйдак тормышның бер дə рəте-чираты юк икəн. Институтта укыганда да тулай торак тормышы туйдырган иде. Анда кайтып керəсе килми башлаган иде. Җəмилə, сөеклем, чык миңа кияүгə! 

- Сезнең тирәдә бөтерелеп йөрүчеләр болай да күп ич.

Мирзафатих ихтыярсыз көлеп җибәрде.

- Вазифалары буенча иң күп бөтерелүчеләр завхоз Тәслимә ханым белән Шәргия апалардыр. Шуларның кайсына яучы җибәрергә киңәш итәсең инде?

Җәмилә урынсызрак сүз ычкындырганы өчен уңайсызланып тынып калды.

Мирзафатих бер күрүдə башын югалтыр дəрəҗəдə гашыйк була торган яшьтəн үткəн. Акча алсаң - санап ал, хатын алсаң - сынап ал дилəр. Егетнең күңел түреннəн чыккан сүзлəр Җəмилəнең холкын-фигылен төрле яктан сынаганнан соң уйлап əйтелгəн булса да, бу приказ язып кына хəл ителə торган мəсьəлə түгел шул. Кызның да үз фикере бар. Булыр-булмас кеше белəн язмышыңны бəйлəсəң, гомер буе чилəнерсең. Балалар булгач, аларны ятим итəсең килмəс. Шул никтуды белəн гомереңне заяга үткəрүең дə бар дип тə уйлап куя. Дөрес, Мирзафатих алай төшеп калган егет түгел, түгелен. Чын ирлəрчə тəвəккəл. Əйткəнен эшли һəм… иң мөһиме: ул инде аңа иялəнеп бара, аның өчен борчыла, каядыр китсə, юксына… озаграк кайтмый торса сагына. Оясын югалткан каз кебек әле тегендә әле монда сугылып үзенә урын таба алмый йөри. Аның егеткә карата булган хисләре эчендә кайный. Ялкыны менә-менә бәреп чыгар сыман тоела. Әгәр Мирзафатих берәр авылга барганда, үзе белән аны түгел, икенче бер сестраны алса, күңелендә көнчелек борчаклары сикерешә башлый. Мәхәббәт ул акылны читкә этеп, хисләрнең ташыган чагы диләр. Мөгаен, ул аңа гашыйктыр... Сестралар арасында да аның “Сөйкемле сөяк” икəнен белə Җəмилə. Бигрәк тә Сәгыйдә дигәне юк сәбәпне бар итеп Мирзафатих янында бөтерелергә ярата. Наташасы тагын да әрсезрәк. Бер җылы сүз әйтсәләр, эреп китәргә әзер. Уртак малны эт җыймас ди. Көндəшең барлыкка килсə нишлəрсең? Егетнең тәкъдимен шундук кабул итсә, шуны гына көтеп йөргән икән дип уйлавы бар. Җәмилә “чүт кенә” үзенең бәясен күтәрмәкче, ялындырмакчы булды.

- Мирзафатих Киямович, минем бер начар сыйфатым бар. Мин үлеп көнләшәм.

Егетнең моңа җавабы әзер булып чыкты:

- Көнләшү – мәхәббәтнең юлдашы. Түзәрбез. Тик ул юк-бар белән баш кайнату гына булмасын. Үзең беләсең, безнең профессия кешеләренә хатын-кызны да чишендереп карарга туры килә.

Җəмилə шуларның барысы турында да уйлап беркавем дəшми торды. Егетнең тəкъдиме үтə дə җитди: алдын-артын уйламыйча тота-каба гына хəл итə торган түгел. 

- Əти - əнилəр белəн киңəшмичə өзеп кенə бер сүз дə əйтə алмыйм, - диде кыз егетнең күзенə туры карап. - Аларның ризалыгыннан башка килешмəс. Кайтып килергə кирəк. 

Тимерне кызуында сугарга яраткан Мирзафатих кызны шундук “кодалый” башлады. 

- Əйдә алайса бергəлəп кайтабыз! Мин Таһирга əйтеп куярмын. Ял көнне беркая да китмəсен. 

Җəмилə үзалдына канəгать кенə елмаеп куйды. Бөтен авылга ике-өч кешедə генə велосипед булганда булачак киявең белəн машинада җилдереп кайтып керсəң əйбəт инде анысы! Тик… никахлашмаган килеш егет ияртеп кайту!? Ай-һай! Килешер микəн? Əти-əнилəр ничек кабул итəр? Авылдашлар ни əйтер? 

- Ярар, Мирзафатих Кыямович, Таһирны атнасына бер килгəн ял көненнəн мəхрүм итмик инде. Үзем генə кайтып килермен. 

Җəмилə туган нигезенə кайтып əти-əнилəре белəн киңəшлəшергə өлгермəгəн иде əле. Мирзафатих кызның килүен көтеп тормаган су ташучы Гильметдинне башкода итеп шифаханə машинасы белəн авылга килеп керде. 

Багалмасы кебек кызларын кемнең тота-каба гына беренче күргəн кешегə биреп җибəрəсе килсен? Җəмилəнең əнисе:

- Чəй əзер. Əйдəгез, кунаклар табынга рəхим итегез! 

- Кул юарга, əнə почмакта… - кебек сүзлəрдəн ары китмəсə дə, əтисе Мирзафатихның нəсел-нəсəплəрен энəсеннəн җебенə кадəр сораштырып, тикшереп чыкты. Үзе турында тагын да тəфсиллəбрəк сөйлəтте. Сорауларын да егетнең күзенə бəреп, ике төрле уйларга урын калдырмаслык итеп бирде. 

- Сугышның башыннан ук катнаштыңмы? Яраланмадыңмы? 

- Нишлəп моңа кадəр өйлəнмичə йөрдең? 

- Юк. Мине унҗиде яшем тулгач кырык дүртенче елның декабрендə генə алдылар. Сугыш беткəч тə əле ике елга якын кайтарып җибəрми тордылар.

Шуннан соң гына укырга кердем.

Студент чагында, очын-очка ялгап яшəгəндə ничек өйлəнəсең инде? Диплом алгач, направление буенча өч ел отработка эшлəргə кирəк. Буйдак тормыш шулай озакка сузылды инде. 

- Син коммунистмы? 

- Əйе. Сугышта “кодаладылар”. 

Əңгəмə барышында кызының үз-үзен тотышына да игътибар итеп утырган Җəмиләнең əтисе егетне тагын бер кат сынап карап торганнан соң, ниһаять, сүзен йомгаклады.

- Ярар, болай начар егеткə охшамагансың. Тырышкансың. Укып чыккансың. Маладис! Безнең дə шартыбыз бар. Никах укытырга риза булсаң гына, без сезгə фатихабызны бирəбез. 

Башкода булып килгəн Гильметдин башкаларга сиздермичə генə Мирзафатихка карап. “Эшлəр пешə! Ризалаш!” дигəн кыяфəттə елмаеп күз кысып алды. 

- Өлкəннəрнең сүзе безнең өчен закон. Мин риза! 

Субайда аларны көтелмəгəн сюрприз белəн каршы алдылар.

Исем-фамилиясен əйтмəгəн хатын:

- Иремне савыктырды. Рəхмəт яугыры! Менə бəлəкəй генə күчтəнəч. Баш табибка тапшырырсыз! - дип, бөтен каз калдырып киткəн. Мирзафатих исем-фамилиясен əйтмəсə дə, аның ике айга якын стационарда дəваланып чыккан Фəйзелхак абзыйның хəлəле Зəйнəп апа икəнен чамалады. Ул булдыклы хатын көн саен диярлек ике авыл аша җəмəгате янына килеп, хəлен белеп йөрде. Иренə хуҗалыкларындагы хəллəрне җиткереп торды. Еш кына ул, кош тоткан сабыйдай, шатланып: “Казларым күкəй сала башлады”, “Казларым ояга утырды” дип сөйлəнə торган иде. Кем əйтмешли, нечкə билле - эшкə җилле җиңги яздагы хəлне көз җиткəч тə онытмаган, рəхмəт яугыры! 

Төптəн уйласаң, аның ирен савыктыруда бер Мирзафатихның гына түгел, сестраларның, санитарка апаларның да өлеше бар. 

Коллегалары Мирзафатихның сүзлəрен колакларына да элмəделəр. 

- Юк инде, Мирзафатих Кыямович, сезгə аталган бүлəк сезгə булсын! 

- Əйе! Тем более - яңа гына кавышкан парларга көне-сəгате белəн килгəн олы бүлəк! 

- Да! Нарочно не придумаешь! 

- Мирзафатих Кыямович, белəсегез килсə, бөтен каз: тормышыгыз бөтен, бəхетле булачагына бер ишарə дə бит əле ул! 

Ну бу хатын-кыз затын! Əллə нинди купшы сүзлəр əйтеп бетерделəр. Теллəреннəн бал гына таммады! Тыңлап торсаң, тау күчерергə риза булырсың, валлаһи! Татлы тел аю биетə дип юкка гына əйтмəгəннəр инде. Ярар, җае чыккач та каз бəясен түлəрбез дигəн уй белəн килешергə туры килде. Шулай да хезмəттəшлəрен:

- Зинһар, бүтəн алай кыланмагыз! Ат башы кадəр алтын бирсəлəр дə алмагыз! - дип, кисəтеп куйды. 

Арадан бер “сер тотмас үрдəге” генə ахирəтенең колагына пышылдап Мирзафатихка кадəр эшлəгəн табибны исенə төшереп:

- Богдан Семеновичның шампанское китерсəлəр, түбəсе күккə тия торган иде, - дип көлемсерəп алды. 

- Шуның өчен түпəйлəттелəр бит инде аны.  

***

Көннәр көзгә авышкан, беренче кырпак төшкән чор. Басуларда игеннәр җыеп алынган. Саламнар эскертләргә өелгән. Озакламый аларны кар көртләре – сырынды басып китәр көннәр дә, кем әйтмешли, кул сузымында гына. Табигать ял итәргә әзерләнгән, аяз көннәрнең берсендә Субай халкын гаҗәпкә калдырып басу уртасына вездеход машинасы килеп туктады. Машинадан бер төркем кышкы киемгә төренгән кешеләр сикерешеп төштеләр. Арадан берсе чатлы өчаякка ниндедер прибор беркетеп берсеннән-берсе бәләкәй, нәзберек шөрепләрен боргалый-боргалый көйләп алды. Аннары, прибордагы нечкә генә торбадан карый-карый кызыл, кара шакмакларга бүленгән нәзек такта (рейка) күтәргән кешене басу буйлап йөртергә тотынды. Аның артыннан ике кеше рулеткалары белән үлчәп казык кагып бара. Шакмаклы такта тотканы бара-бара бала-чага шикелле салам эскертенә үк менеп басты! Ә өчаяк янында калган тагын берсе кулындагы газетадан да зур, чолгау шикелле озын кәгазьгә карап команда биреп кенә тора! Нәрсә эшлиләр? Ни кыдырып йөриләр бу сәер кешеләр? Аңламассың!

Авыл кешесе чертеж, теодолит, нивелирның нәрсә икәнеп, геодезиянең нечкәлекләрен каян белсен? Аларга бу көтелмәгән кунакларның гамәлләре сәер тоелса, гаҗәпмени?

Мирзафатих үткән ел райкомда “кунакта” булган чакта Татарстанда нефть эшкәртү заводы төзеләчәген ишеткән иде. Димәк, югарыдагыларга Субай авылы янындагы вариант кулай күренгән. Ә монда геодезистлар разбивка ясап йөргән җирдә төзүчеләр өчен бараклар булачак диделәр. Рас алай зурдан кубып төзергә уйлаганнар икән, мөмкинлекләре чикле (нибары егерме биш койкага исәпләнгән) участок шифаханәсенең киләчәге дә өметле! Алга таба, һичшиксез, аларны заманча төзелгән биналарга күчерәчәкләр!

Һәм, чыннан да, яңа елны каршылап чыршы бәйрәме үткәргәннәр генә иде, авылга төзүчеләр килеп тулды. Аларны Субайга гына түгел, күрше авылларга да урнаштырдылар. Авыл умарта күч аергандагы шикеллегә әйләнде. Төзүчеләр туң жирне чокып фундамент салырга, бараклар төзергә керештеләр. Язга таба – җир җебетә башлагач, тантаналы төстә булачак шәһәрнең беренче фундамент блокларын урнаштырдылар. Бу тарихи вакыйганы фотога төшерергә башкаладан корреспондентлар да килгәннәр иде.

Тормыш булгач төзүчеләргә дә табиблар ярдәме кирәк була башлады. Мирзафатих артыннан йөри торгач, участок шифаханәсенә лаборант, тагын бер терапевт, стоматолог, педиатр штаты өстәлде.

Илдә резина ясар өчен кирәкле Бразилиядә үскән гевея агачының саркындысы гына җитми башлады. Берара колхозларда каучук өчен кирәкле чимал – күксагыз да үстереп карадылар. Ул да ил хаҗәтен кирәкле күләмдә тәэмин итә алмады. Ниһаять Татарстанда төзеләчәк нефть эшкәртү заводы химик ысул белән резина көпчәкләр өчен кирәкле чимал: каучук эшләп чыгарачак дигән хәбәр бөтен Союзга таралды. Алтын бәясенә булса да, Америкадан каучук ясый торган Андерсен аппаратлары сатып алынды. Төзелеш зурдан кубып комсомолның удар төзелешенә әйләнде.

Ә бер елдан соң участок шифаханәсен Төзүчеләр бистәсенә күчерделәр. Монда электр да, су да бар. Операция блогын да, ниһаять, бөтен шартына туры китереп җиһазладылар. Пациентларга операциядән соң дәваланырга уңайлы палаталар да көйләделәр. Мирзафатих переквалификация мәшәкатьләрен үтеп максатына иреште: дипломлы хирургка әйләнде!

Кайчандыр, “Китәм мин бу эт оясыннан!” дигән Җәмилә дә үз һөнәренә тугры булып калды. Декрет ялларына бүленә-бүленә булса да югары белем алды. Терапевт буларак пациентларның хөрмәтен казанды.

 

Эпилог

Субай басуында калыккан беренче йорт, беренче мәктәп, химкомбинат эшләп чыгарган беренче каучук брикетлары илне шаулатты. Алар турында иркенләп сөйләргә, тәфсилләп язарга мөмкин булыр иде. Мирзафатих өчен иң мөһиме: Химиклар шәһәрендә поликлиникалар гына түгел, хирургия корпусы барлыкка килде. Ул ординатура тәмамлап хыялын тормышка ашырды: танылган хирургка әйләнде, атказанган табиб дәрәҗәсенә иреште, шәһәрнең мактаулы гражданы исеменә лаек булды. Хәзер аны кая барса да беләләр, хөрмәт итәләр. Алгарыш сәнагать өлкәсендә генә түгел, медицинада да Алып батыр адымнары белән алга атлады. Литотрипсия, ангиография дигән тармаклар барлыкка килде. Бүгенге хирурглар эндоскопик ысул белән авыруның күкрәк читлеген ачмыйча да йөрәгенә операция ясый алалар. Бөергә утырган ташларны да махсус дулкыннар ярдәмендә чәрдәкләп-ваклап чыгара алалар. Элекке медицина белән чагыштырганда җир белән күк арасы!

Мирзафатих “Москвич” машинасының фарасы яктысында ясаган операцияләрен исенә  төшереп үзалдына елмаеп куйды. Шулай булса да алар күпләрнең гомерен саклап кала алдылар. Дистә елларга сузылган табиблык хезмәтендә аңа төрле характердагы пациентлар белән очрашырга туры килде. Алар арасында бармагына шырпы кадалса да “ах-ух!” килүче чәүчәләкләре дә, никадәр генә хәле авыр булса да тешен кысып түзүчеләре дә булды.

Дөнья куласа: бер әйләнә, бер баса ди. Берзаман, район оешкач, кәттәрәк, дәрәҗәлерәк урынга өметләнеп, химиклар шәһәренә күчкән, кайчандыр аны "Гнать нады!" дигән Сәлмән Әбдалмәнович Акаевка да Мирзафатих пычагы скальпель астына ятырга туры килде. Кая гына барса да, вак-төяк йомышлар үтәүче гади чиновниктан ары күтәрелә алмаган Акаев ак халатлы табибны танып алгач, нишләргә белми телсез калды, коелып төште.

Кем генә булса да синең алдыңда табиблар ярдәменә мохтаҗ кеше ята. Мирзафатих  борчылуы йөзенә чыккан Акаевны:

- Борчылмагыз. Барысы да әйбәт булыр! – дип тынычландырды.

Һәм чыннан да, ашказанына ясаган операция уңышлы үтте.

Күпмедер вакыттан соң, савыгып чыккан Сәлмән Әбделмәнович ике кулына ике төргәк күтәреп хирург бүлмәсенә килеп керде. Тантаналы төстә кулындагы төргәкләрнең берсен аңа сузды.

- Менә сезгә партия исеменнән бүләк!

Әммә чиновникны гаҗәпкә калдырып сузылган кулга үрелүче булмады.

- Рәхмәт, Сәлмән Әбделмәнович! Мин үз гомеремдә беркемнән дә ришвәт алмадым.

Акаев кулындагы төргәген тирбәтеп алды.

- Нинди взятка булсын! Буләк бу, бүләк! Подарок! Алыгыз!

Мирзафатих кулларын күкрәгенә куйды.

- Рәхмәт! Юк дигәч, юк инде. Кыстамагыз!

Берара нишләргә белми аптырап калган Акаев тагын да тантаналырак итеп икенче кулындагы төргәген аңа сузды.

- Менә алайса, әле яңа гына чыккан Ленин томнары!

- Рәхмәт! Фатирымдагы шкафта алар болай да шыплап тулган.

Чарасыз калган Акаев авыз эченнән нәрсәдер мыгырдап кулындагы төргәкләрен ничек күтәреп кергән булса, шулай күтәреп чыгып китте.

Мирзафатих өчен иң зур бүләк: кайчандыр ул үлем тырнагыннан коткарып калган пациентларның күбесе очрашканда:

- Исәнмесез, Мирзафатих Кыямович! Исәнмесез! Картаеп буламы? – дип, яратып кына аның иңбашыннан кагып китәләр.

Элеккечә шаян, җор телле табиб:

- Карт аю урманда гына була диләр бит. Ә минем картаерга исәбем юк, – дип җавап бирә.

- Без сезгә бик тә рәхмәтле инде. Сез мине үлемнән коткарып калдыгыз бит.

Андый чакта Мирзафатих жиңелчә генә кулларын җәеп:

- Шөкер, үз гомеремдә бер мәртәбә дә Гиппократ антына хыянәт иткәнем булмады, - дип елмаеп куя.

 

Фото: pixabay

 

Теги: повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев