Логотип Казан Утлары
Шигърият

1 июль, 2020

Илең, телең юк бит синең, диде берәү, Җәй сайлауга барган чакта очратты да. Кояш белән җил эссесе узды тәнгә, Киемнәрен тәнем кинәт югалтты да...

Илең, телең юк бит синең, диде берәү.
Йөрәгемә ут капкандай булды кинәт.
Әйткән сүзе ким түгелдер очкыннардан,
Төштеләр дә, карт йөрәгем китте көйрәп.
Хәлсезләндем, чара тапмам бу вакытта,
Сүндерегез аның утын, ул яначак!
Сайлау көне үткәнне дә көтмәс, сизәм
Бу тәнемдә шашкан җаным калмаячак.
Илең, телең юк бит синең, диде берәү,
Җәй сайлауга барган чакта очратты да.
Кояш белән җил эссесе узды тәнгә,
Киемнәрен тәнем кинәт югалтты да...
Гаеплеме уйлаганын әйткән күршем? –
Кыздым аңа, тамырларда кызды каным.
Көйрәү исе менеп җитте бугазгача,
Без шушы ук хәлдәмени, татарларым?!
Ризамыни илсез, җирсез яшәүләргә?
Ризамыни канун язган Ил башына?
Мең-мең ләгънәт хуҗасына сайлауларның,
Алар сайлап хәл итәчәк язмышыма.
Алда булыр әле, диләр кайберәүләр,
Милләтнең дә якты көне, килер бәхете.
Күрәсеңдер, Аллам, сорыйм: коткар шуннан –
Баскан аны каракошның кургаш тәхете.

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев