Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ачы гамь

Бу җиргә, мөгаен, килгән без Кышларны уятып китәргә!..

Ркаил Зәйдуллага

Ничә ел бер юлдан атлыйбыз,

Сулыйбыз шул бер үк гамьне без.

Баллана алмыйбыз,

Гамь ачы, –

Шуңа да гел балан тәмле без.

Язмышка язылган, күрәсең,

Гамьнәрнең ачысын йотарга.

Үтеңне сытардай ачыдан

Сискәнү

Күпвакыт коткара.

Йомылып

Йә оеп калудан

Коткара.

Һәм алга этәрә.

Бу җиргә, мөгаен, килгән без

Кышларны уятып китәргә!..

 

"КУ" 12, 2018

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев