Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ачы гыйбрәт өчен

Ергаланган Болгар эргәсендә җирне сөзмәк була көр үгез... Кичерегез инде, башбаталар, күпне сөйләр ачы гыйбрәт өчен, мәхшәргәчә чыдый күрегез!

Үз-үземне хәтер үзәнендә

әүвәл чукрак сыман хис итәм.

Чү, мондагы чиркәү нигезенә

кыстырылган кабер ташларының

сыкрау тулы аһын ишетәм.

 

Ерак бабам фөрьяд кылган төсле,

утка салды ошбу өн мине.

Хаксыз изеп торган авыр йөкне

күтәрикче, әйдә, бергәләшеп –

тизрәк куйыйм сезгә иңемне.

 

Ергаланган Болгар эргәсендә

җирне сөзмәк була көр үгез...

Кичерегез инде, башбаталар,

күпне сөйләр ачы гыйбрәт өчен,

мәхшәргәчә чыдый күрегез!

 

"КУ" 6, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев