Логотип Казан Утлары
Шигърият

Агыла болыт

Агыла да болыт агыла... Болытлар да язны сагына.

Агыла да болыт агыла.

 Х.Туфан

 

Агыла да болыт агыла...

Болытлар да язны сагына.

Болытлар да коштай кычкыра,

Болытлар да канат кагына.

Бар болытның алда барганы –

Көтү башы булып калганы.

Тау битләрен күмгән карларга

Күзләреннән яше тамганы.

Тау чәчкәсен табып үпкәне,

Кар астыннан башын төрткәнен

Кочагына алыр бер хәлдә

Ак болытның бик күп көткәне.

Агыла да болыт агыла,

Акмас иде – канат кагына.

Акмас иде – диңгез сагына –

Кайтып бара туган ягына.

Тотынганнар йомшак болытлар

Көтү башы булган болытка.

Яшь койганчы, башын җуйганчы

Яшәр алар өер булып та.

Килер алар чирү кебек тә,

Агар болыт, шифа булып та.

И көтәрбез аны челләдә,

И сүгәрбез аны суыкта.

Чакырырбыз аны – ул юкта,

Безгә ярап инде аргандыр,

Тау башында бер хәл алгандыр,

Тау-ташына башын яргандыр.

Агыла да болыт агыла:

Агыла ул туган ягына.

Диңгез өсләренә ерак шул –

Җитсәм иде, диеп кагына.

 

"КУ" 5 (май), 2019

Фото: pixabay

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев