Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ак эзләрем...

...Ак эзләрем кала арттан ап-ак җирдә...

Сөбханаллаһ, тагын матур ал таң аткан,

Ак бәсләрдән бөтен агач чәчәк аткан,

Сукмакларга, зур юлларга карлар яткан.

Атлап киттем бик сак кына энҗеләрдән,

Кая басма, бөтен җирдә энҗе-мәрҗән...

...Ак эзләрем кала арттан ап-ак җирдә...

 

"КУ" 01, 2016

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев