Логотип Казан Утлары
Шигърият

Алдану

Картлыгымда гына алдым шуннан гыйбрәт, Мин нибары ялган вәгъдә ишеткәнмен!

Хакыйкатькә гашыйк булдым йөз мәртәбә,
Акыллыдан, галимнәрдән ишеттем дә.
Тик аңладым асла хата икәнлеген,
Уйлап баккач, шул көнне үк кич җитүгә.
Гашыйк булдым матур сүзгә мең мәртәбә,
Гашыйклардан, инсафлыдан ишеттем дә.
Тик аңладым ялганлыгын, шул сүзләрне
Айлар, еллар кабатланыр дип көттем дә.

Гашыйк булгач егетләргә, чын ирләргә,
Яннарында хатын-кыз күк хис иткәнмен.
Картлыгымда гына алдым шуннан гыйбрәт,
Мин нибары ялган вәгъдә ишеткәнмен!

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев