Логотип Казан Утлары
Шигърият

Алмачуар

Моны әле бер Галимҗан белә, Чорлар узгач – дөнья беләчәк!..

Г.Ибраһимовның шул исемдәге

әсәре тәэсирендә язылды.

– Атлар килә!.. Беркем белми әле –

Алмачуар алдан киләчәк:

Моны әле бер Галимҗан белә,

Бәйге узгач – мәйдан беләчәк!..

 

Беркем белми әле – Алмачуар

Йөрәккәе ярылып үләчәк:

Моны әле бер Галимҗан белә,

Чорлар узгач – дөнья беләчәк!..

 

"КУ" 02, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев