Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ана йөрәге

Юллар киң дисеңдер, дөнья киң дисеңдер, Улкаем, артыңнан җил көчкә өлгерә. Мин сине гомергә җилләрдән сакладым, Машинаң алдыннан йөрәгем йөгерә.

Юллар киң дисеңдер, дөнья киң дисеңдер,

Улкаем, артыңнан җил көчкә өлгерә.

Мин сине гомергә җилләрдән сакладым,

Машинаң алдыннан йөрәгем йөгерә.

Юлларда кешеләр уйсызмы, гамьсезме,

Юлларда кешеләр тизлеккә тарыган.

Әниең йөрәге, улкаем, белсәңче,

Машинаң алдыннан йөгереп арыган.

Юлларда кешеләр тизлеккә тарыган,

Күкләрме эндәшә: «Аллаһ бар, син белмә!»

Җилләрне өзгәләп барганда, уалыр,

Син минем йөрәккә, улкаем, бәрелмә...

Син чорга бәрелмә, шул йөрәк белән бит

Халкымны, аннары телемне якладым.

Һәм сине, улкаем, давылдан яшердем,

Югыйсә гел алкын яшьлекне акладым.

Син моны белмисең, күңелең – далада,

Хәер, бар микән соң белүнең кирәге?

Гомерең буена алдыңнан йөгерер,

Яшәвең сагында – әниең йөрәге.

 
"КУ" 7 (июль), 2016
Фото: artsakhpress.am

Теги: шигырь шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев