Җаның барда сөю калыр

Мин сөюне күмдем йөрәккә...
Газинур Морат
Сөюеңне йөрәгеңә күмеп,
Озак яши алырсыңмы?
Йөрәгеңдә сөю булыр,
Күз алдыңда торыр сыны.
Күмү булыр микән соң ул,
Йөрәгеңдә сөю булгач.
Типкән саен, кан йөреше
Саныңа көч биреп торгач.
Салмак кына вөҗүдеңне
Сөю хисе чолгап алыр.
Күмгән булып азапланма –
Җаның барда сөю калыр.
"КУ" 09, 2022
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз