Логотип Казан Утлары
Шигърият

Авыл өсләрендә икмәк исе

Көз муллыгын күреп, хозурланып, Яши шулай авыл кешесе.

Авыл өсләрендә икмәк исе,

Алтын төстәдер басу өсте.

Тук бөртекләр, җил иссә дә аздан,

Коелышып төшәрләр төсле.

Авыл матур иген кыры белән,

Үссә күкрәп бодай, арышы.

Иртә яздан соң көзгәчә монда

Тынмый торса мотор тавышы.

Авыл өсләрендә икмәк исе,

Туган туфрак, туган җир исе.

Көз муллыгын күреп, хозурланып,

Яши шулай авыл кешесе.

 

"КУ" 05, 2019

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев