Логотип Казан Утлары
Шигърият

Авылда туй...

Киереп ач урыс капкаларны! Керсен кунак безнең өйгә дә. Авылда туй. Тракторчы егет Сыер савучыга өйләнә.

Киереп ач урыс капкаларны!
Керсен кунак безнең өйгә дә.
Авылда туй. Тракторчы егет
Сыер савучыга өйләнә.

Урамнар тар бүген егетләргә,
Җыр агыла басу ягына.
Бии бабай. «Кеше көлдермә», – дип,
Еламсырап әби ялына.

Коеларның суы эчелеп беткән.
Колхоз аты баткан күбеккә,
Иске җырлар яңа булып яңгырый:
Тургай кунганмыни күреккә!

Авылда туй. Гап-гади бер егет
Гап-гади бер кызга өйләнә.
Машиналар тынып калган бүген...
Атлар чаба, атлар... әл-лә-лә!

Калым да бар, бирнә дә бар туйда...
Искелек бит бу хәл! димә лә:
Егет батырлыгы калым булса,
Кызның матурлыгы – бирнәгә.

Чаба торгач тезгеннәрне өздек,
Тик һаман да җырлар өзелми!
Гасырлардан күчә-күчә килгән
Кыңгыраулар илдә зеңгелди.

Урамнарны иңләп шатлык килә,
Дус сөенә, дошман көенә.
Каерып ач урыс капкаларны!
Керсен бәйрәм дуслар өенә.
«Казан утлары». 1971 ел, 11нче сан.

 

"КУ", 05, 2022

Фото: pixabay

Теги: татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев