Логотип Казан Утлары
Шигърият

Аяныч

...Ә бүген аңарга кәфенлек Кидерә чит туфрак тилгәне.

Шартлаган боралак, очкычлар;

Чәрдәкле, төтәлгән язмышлар...

Җан кыеп, кан коеп йөргәннең

Башына төшәсе каргыш бар!..

Җаннары өзелгән җәсәдләр

Ауныйлар котсызлап җир өстен...

Шулармы шәһидләр? Шулармы

Каһарман, батырлар? Кем белсен...

Өзелгән аягы, куллары,

Чәчәктәй гомере өзелгән…

Берәүнең газизе булган ул –

Нур качкан дәһшәтле йөзеннән...

Шартлаган боралак, очкычлар,

Танклар көлендә – мәетләр...
Кемнеңдер бердәнбер газизен

Кемнәрдер каһәрләр, гаепләр...

Җәсәден танырлык чара да

Калмаган – шыр сөяк, юк ите.

Әҗәлен тапкан ул... (аяныч!) –

Дан-шөһрәт артыннан юл китеп;

Күкләрдә кайгы күк кабарган

Болытлар агыза күз яшен –

Җеназа госеле изрәтә

Тетелгән, гөнаһлы гаурәтен...

Кемнеңдер өмете иде ул,

Бәхете иде ул, сөйгәне!

...Ә бүген аңарга кәфенлек

Кидерә чит туфрак тилгәне.
 

 

"КУ" 06, 2022

Фото: unsplash

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев