Логотип Казан Утлары
Шигърият

Балачакны сагыну

Сандыгымның төпләренә салдым, – Балачакны күлмәк белә кебек. Чыршы исе аңкый сыман аннан, Һәм мандарин исе килә кебек.

Сандыгымның төпләренә салдым, –
Балачакны күлмәк белә кебек.
Чыршы исе аңкый сыман аннан,
Һәм мандарин исе килә кебек.
Ул сандыкны ачкан саен мине
Бер яктылык тотып ала сыман.
Шәмгә утлар элдергәндәй булам,
Караңгыда калган бала сыман.
Сандыгымны ачкан саен хуш ис:
Заман шуны эзли... (Ушлы ла ул).
Җилләр йолкып ала тәрәзәмнән,
Еллар агышына кушыла ул.
Ә гомерем мандариндай көләч,
Энәле дә булган чыршы кебек.
Яңгырларга юлыкканда көнем,
Мандариндай кояш алган үбеп.
Һуш исле җил иярткәнме мине,
Күкләр биектәрәк бер иңлисе.
Очам, очам... Киек каз юлында
Чыршы исе һәм мандарин исе...

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев