Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бар иде...

Бар иде авылның яшьнәгән, Шаулаган, яшәгән чорлары.

Бар иде авылның яшьнәгән,

Шаулаган, яшәгән чорлары.

Тыкрыкка, сукмакка, клубка

Сыймады яшьлекнең җырлары.

Урамга, яланга, кырларга

Таралды моңнары гармунның.

Җыр итеп таратты халкыбыз,

Яңгыратты дөньяга бар моңын.

...Искәндә үзгәреш җилләре,

Кызгана белмәде замана.
Искене сүттерү, ваттыру

Кызыктыр юлыннан язганга.

Кырларның хуҗасы – чүп үлән,

Арышлар очырмый серкәсен.

Таралды авылның өйләре,

Ятимлек басканга иңсәсен...

Урамда буш йортлар ишәя,

Моңаеп авышкан капкалар.

Авылым тураер шикелле

Киткәннәр әйләнеп кайтсалар.
 

 

"КУ" 08, 2022

Фото: unsplash

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев