Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бер сурәт

Дөньяда күп гыйбрәтле сурәт: Күктә – болыт, җирдә – гашыйклар. Салкын күз яшьләрен коймый гына Тукталган да калган болытлар.

Дөньяда күп гыйбрәтле сурәт:

Күктә – болыт, җирдә – гашыйклар.

Салкын күз яшьләрен коймый гына

Тукталган да калган болытлар.

Көпә-көндез урам уртасында

Кочаклаша түзмәс гашыйклар;

Сөю-сәгадәтне санламасаң,

Үч кайтармый калмас болытлар.

Сөрмә тарткан кашын җыерды да

Бәрде җиргә бозын болытлар;

Кая качар урын табалмагач,

Шәрәләнеп калды гашыйклар.

Арынгачтын йөктән, җилне җигеп,

Еракларга җилде болытлар;

Мәхәббәтне хәзер бар галәмгә

Күрсәтергә кыймый гашыйклар.

 

"КУ" 07, 2017

Фото: pixabay.com

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев