Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бер талпынам күккә карап, бер сүреләм

Күңел һаман тынычланмый, и талпына, Һаман тарта, тарта әле күк катлары.

Бер талпынам күккә карап, бер сүреләм,

Бер тагам да бер салам канатларны,

Күңел һаман тынычланмый, и талпына,

Һаман тарта, тарта әле күк катлары.

Әмма шунда сүреләм дә тынычланам,

Ә соң җирдә әзме серләр, тукта, кара,

Оныкларым, минем серле йомгакларым,

Үзләре бер дөнья булып үсеп бара.

Шул дөньялар хәзер минем җирем, күгем,

Шул дөньялар илтә мине еракларга,

Канатларны салып куеп, каурыйлардан

Тырыша-тырыша канат сиплим оныкларга.

 

"КУ" 11, 2016

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев