Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бердәмлек

Һәй, яшәсен, чебен-черки, үрнәк булып кешегә. Бәлкем, беркөн ышанырлар бердәмлекнең көченә...

Тәрәзәдән төшкән нурга

Чебен-черки җыела.

Миңа алар бар да дус һәм

Бердәм кебек тоела.

 

Безелдиләр үзләренчә,

Җырлары шул, күрәсең.

Аннан кушылып уйныйлар,

Урап лампа тирәсен.

 

Нур күреп шатланалармы, –

Гөж килә чебен-черки.

Шушы мәлдә күңелемдә

Өр-яңа уй теркелди.

 

Кешеләр дә алар кебек:

Җыелсалар кичләрен,

Ничек яхшы булыр иде,

Уртаклашса хисләрен...

 

Булмастыр шул, алар никтер

Ялгызлыкны ярата.

Читләшүгә сәбәп әзер:

Дөнья, имеш, тарата.

 

Һәй, яшәсен, чебен-черки,

Үрнәк булып кешегә.

Бәлкем, беркөн ышанырлар

Бердәмлекнең көченә.

 

"КУ" 6, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев