Логотип Казан Утлары
Шигърият

Без икебез бербөтен

Син минем сыеныр кыям, Ә мин синең бөркетең.

Алдагы юл өзелсә дә,

Хыяллар булса төтен,

Сүндермик без, сүрелдермик

Җанда яшәү өметен.

Әгәр дә иртәгә калса

Гомерем бер чеметем, 
Белеп тор: син – минем җаным,

Бәхетем һәм өметем.

Без икебез бербөтен бит,

Без икебез бербөтен.

Син минем сыеныр кыям,

Ә мин синең бөркетең.

«Казан утлары». 2006 ел, 5нче сан.
 

 

"КУ" 05, 2022

Фото: pixabay

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев