Логотип Казан Утлары
Шигърият

Без – Тукайлы!

Без бәхетле, Без шагыйрьле халык, Без – Тукайлы халык мәңгегә!

Иске Казан, Синең урамыңда

«Дон Кихотлар» туе бар иде.

Тукай кебек халык улларына

Ул чакларда урын тар иде.

Х.Мөҗәй

Мәңгелектән килеп, мәңгелектә калдың,

Син җырларда калдың, аңнарда.

Тугры булып тарихларга кердең,

Байрак булып яндың таңнарда.

Әткәм теле булып иркәләдең,

Әнкәм теле булып назладың.

Үткәннәрдән киләчәккә китеп,

Җир әйләнә моңлы сазларың.

Чын безнеңчә итеп, милли итеп,

Йөрәкләргә үтеп, бәгырьгә.

«Зиләйлүк»ләр килә, «Тәфтиләү»ләр,

«Әллүки»ләр кайта хәтергә.

Гамәлләре, гамь-гарьләре кайта,

Рухы торып баса шул чорның.

Үлеләрне хәтта терелтерлек

Көчен тоясызмы сез җырның?

Якты исем килә дастаннардан,

Милли моңнар килә үткәннән.

Без тумыштан «Туган тел»гә гашыйк,

Туган җиргә гашыйк күптәннән.

Чишмәләрен эзләп, Кушлавычка,

Өчилегә бардык, Кырлайга.

Арабызда берәү бармы икән

Табынмаган бөек Тукайга?

Бәйрәм ясап күңел түрләрендә,

Пар атлары чаба заманның.

Тукайлары туганчыга кадәр

Нуры булды микән Казанның?

Нуры булды микән авылларның,

Якты җыры җитү кызларның?

Язы барның җирдә җыры булыр,

Язлар бирде Сине бу җиргә.

Зур җаннарга гына насыйптыр шул

Гасырларга үтеп керергә.

Җыры барның җирдә даны булыр,

Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.

Без бәхетле,

Без шагыйрьле халык,

Без – Тукайлы халык мәңгегә!

 

"КУ" 06, 2017

Фото: архив

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев