Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бездә шулай

Бездә шулай – агач утыртмыйлар Ботак тишегеннән көнләшеп...

Кем яратсын кемнең Кем булуын –

Яраша, йә бәреп төшерә.

Тары бөртегедәй уңышың да,

Көшел булып керә төшенә.

Бездә шулай, бездә безелдәүче

Өлгеррәк кортның үзеннән.
Бездә шулай, сынап тора сукыр

Югалганчы шәүләң күзеннән.

Кем яратсын кемнең кем булуын –

Яраша, йә сөрә көндәшен.

Бездә шулай – агач утыртмыйлар

Ботак тишегеннән көнләшеп...

 

"КУ" 12, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев