Логотип Казан Утлары
Шигърият

Безнең буын

Җанга кергән үзгәрешләр җиле үтә бара һаман бәгырьгә...

Иреннәрдән без тезләнеп үпкән

Байракларның төсе кипмәгән.

Йөрәкләрдән шомлы үткәннәрнең

Куркулары әле китмәгән.

 

Шанлы тарих әле мең йозаклы

Зинданнарга кертеп ябылган.

Карашларның тирән чоңгылына

Коммунизм кыры убылган.

 

Колакларда яшеннәрдәй яшьнәп,

«Яшәсен!»нәр тора яңгырап.

Бөек, ләкин боек «җиңүләр»нең

Кайтавазы кайта каңгырап.

 

Сын-потларга табынып бөкрәйгән

Буй-сыннар шул чорның сурәте.

Буй сынган. Аһ, буйсынган җаннарны

Шик-шомнар аламы көйрәтеп?

 

Нинди горур яңгырый иде: «Кеше!»

Кирәк иде әле ул илгә.

«Кара козгын»нарда җилгән еллар

Озатса да аны үтилгә...

 

Безнең күңелләргә башын салып

Мәрхәмәтле шытым бирәсе

Иман орлыкларын усал җилләр

Тараткандыр читкә, күрәсең.

 

Җанга кергән үзгәрешләр җиле

Үтә бара һаман бәгырьгә.

Исеп карасак та җилгә каршы

Үзгәрмәде тормыш ул бер дә.

 

Йота бара упкын, нинди генә

Изгелекләр җирдә кылсак та.

Бәхетлерәк булыр идек сыман

Торгынлыкта торып калсак та...

 

"КУ" 9, 2020

Фото: архив

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев